Иҗат җимешләре
творческая работа учащихся (5 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Аучы малай
Җыелышкан балалар.
Аучыны тыңлый алар.
Уенчыктыр - мылтыгы,
Ни сөйләр икән тагы?
“Мин дә беркөн урманга
Кердем куян ауларга,
Күрәм:күзен акайтып,
Аю килә каршыма!
Уңга-сулга борылмый,
Туры миңа ашыга.
Яныма якын килгәч,
Кыюлыгымны күргәч,
Басты да аягүрә,
Дию кебек үкерә.
Мылтыгымны ташладым,
Йонлачны тиз алдадым:
“Йә-йә!” дип кычкырып,
Тибеп ектым, аудардым!
Аю, мескен, куркудан
Тормый ятты, аунады.
Ялварулы карашын
Күзләремнән алмады.
Калдырдым аңа тунын
Күрсәттем китәр юлын.
Аюым торып чапты,
Кире килмәде, качты!
...минем әле, дусларым,
Шүрәле тотканым бар.
Сөйләр идем бу хакта-
Вакыт дигәнем бик тар!
Әлмәт шәһәре
21нче урта мәктәбенең
5нче Б сыйныф укучысы
Шәрипова Наилә
Кошлар.
Әйдәгез, киттек!
Әйдәгез, киттек!
Безгә китәр көн җитте.
Чәчәкләр шиңде,
Яфраклар кипте,
Көзге салкын җил исте.
Әлмәт шәһәре
21нче урта мәктәбенең
5нче Б сыйныф укучысы
Шәрипова Наилә
Яз.
Яз җитте.
Көннәр җылынды.
Карлар эри,сулар йөгерә.
Агачларда бөреләр.
Тиздән кайтыр кошкайлар-
Сыерчыклар, тургайлар.
Көн аяз, күңелдә яз.
Әлмәт шәһәре
21нче урта мәктәбенең
5нче Б сыйныф укучысы
Гарифуллина Әдилә
Шаян песи
Шаян песи, наян песи
Бар безнең өебездә.
Сикерә, уйный,йөгерә.
Тынгылык бирми безгә.
Әни тирги, әти тирги!
Әби, бабай шелтәли.
Бу шелтә-кисәтүләргә
Һич тә аның исе китми!
Белә, чөнки наян песи:
Аны бит мин иркәлим.
Әлмәт шәһәре
21нче урта мәктәбенең
5нче Б сыйныф укучысы
Гарифуллина Әдилә
Яз.
Яз җитә. Көннәр җылыта.
Җылы яктан кошлар кайта.
Елгада бозлар ага.
Язга балалар шатлана.
Агачлар яфрак яра,
Бар гөлләр чәчәк ата.
Кырлар, урманнар яшелләнә,
Бөтен дөнья ямьләнә.
Урамда кошлар көлә,
Балаларны әйдәкли.
“Әйдәгез, әйдәгез.
Урамда уйнагыз!”-ди.
Әлмәт шәһәре
21нче урта мәктәбенең
5нче Б сыйныф укучысы
Хөсәинов Ранис
Рәсем.
Карадым да ”Аһ!”иттем:
-Идәндә ни бар анда?
Сеңлем рәсем ясаган
“Туган тел” китабына.
Анда кошлар очалар,
Хайваннар йөри утлап.
Бу ни, дигән шикелле
Пескәйләр калган туктап.
Әллә нинди сызыклар,
Түгәрәкләр, шакмаклар.
Әй орыштым сеңлемне:
-Китап боза ахмаклар!
Әлмәт шәһәре
21нче урта мәктәбенең
5нче Б сыйныф укучысы
Миниханов Камил
Кыш җитте.
Болын, кырларга Карлар өелде. Ә җәнлекләр Туннарын киде. Кыш озын әле, Чаңгы шуарбыз! Сәламәтлекне Без ныгытырбыз! |
Көз көне күрдек
Кошлар киткәнен.
Зарыгып көттек
Кышлар җиткәнен.
Ап-ак кар яуды
Юллар бозланды.
Күктәге кояш
Саран елмайды.
Әлмәт шәһәре 21 нче урта мәктәбенең 6а сыйныфы укучысы Нуриәхмәтова Алия.
Яңа ел кичендә.
Кышкы җилләр капка төбен
Тутырганнар ак кар белән.
Гүя җирне тагын бер кат
Агартканнар акшар белән.
Ярылып ята чана эзе,
Озын тасма сузган кебек.
Кыш бабабыз бүләк төяп,
Әле генә узган кебек.
Кыш бабай да кыш бабай! – дип,
Шау-гөр килә бөтен урам.
Бәзле койма ярыгыннан
Мин барын да күреп торам.
Әлмәт шәһәре 21 нче урта мәктәбенең 6а сыйныфы укучысы Мордымова Эльвина.
Минем авылым.
Кормашта һәр иртәдә
Алсу булып ата таң.
Ходай мине аермасын
Шул гүзәл Кормашымнан.
Матур синең табигатең,
И ямьле син, Кормашым!
Данлап җырлыйбыз без сине,
И минем, мактанычым!
Килегез сез бер Кормашка,
Үзегез бер күрегез!
Хозурланып гүзәллеккә,
Кормашымда йөрегез!
Әлмәт шәһәре 21 нче урта мәктәбенең 6а сыйныфы укучысы Талипова Динәрә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация "Җиләк - җимешләр"
Презентация "Җиләк - җимешләр"...
Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.
Тема: Яшелчәләр, җиләк-җимешләр....
Иҗат җимешләребез
Балачак – хыялларга бай чор ул. Күктәге болытларны күзәткәндә, яшел чирәмле яланнарда аунаганда, гомумән, табигать кочагында йөзгәндә күңелдә хыял туа. Берәүләр аны хикәя, нәсер, әкият юлларына ...
"Җиләк - җимешләр"темасы буенча презентация
1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен " Җиләк - җимешләр" темасы буенча презентация"...
«Яшелчә һәм җиләк- җимешләр» темасын ныгыту.
Максат: яшелчә һәм җиләк – җимешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү; - бәйләнешле сөйләм үстерү...
"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты
"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты...
"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына презентация
"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына презентация...