Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.
план-конспект урока по теме
Тема: Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.
Максатлар:
- Рус телендә сөйләшечү укучыларның сүз байлыгын арттыру. Һәрбер атаманың дөрес итеп эйтелеше өстендә эшне дәвам итү.
- Яшелчәләрнең, җиләк-җимешләрнең дөрес итеп сыйфатын билгеләргә өйрәтү. Укытучы соравына төгәл җавап бирү өстендәге эшне дәвам итү.
- Укучыларның татарча сөйләшергә теләген арттыруда эшне дәвам итү.
Җиһазлау: Яшелчәләр рәсеме, техник чаралар.
Дәрес барышы
Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге. |
1.Кереш өлеш. -Хәерле көн, укучылар. Әйтегез әле, бүген ничәсе? -Атнаның нинди көне? -Бүген урамда көн нинди? Җылымы әллә салкынмы? Кар явамы? Җил исәме? |
-Бүген 6 нчы октябрь. –Бүген дүшәмбе көн. –Бүген урамда көн болытлы, салкын. –Юк, кар яумый. Җил исми. |
2. Беренче слайд буенча эш. -Укучылар, болар нәрсәләр? -Бер сүз белән ничек атыйбыз? (Слайдларда кишер, суган, чөгендер, алма, груша, бәрәңге, кәбестә, карбыз, кавын, карлыган, кыяр рәсемнәре) .
|
-Яшелчәләр,җиләкләр. (Нинди рәсемдә яшелчә, нинди рәсемдә җиләк-җимешләр күрсәтелгәнен аерып әйтеп чыгалар). |
3. Транскрипция өстендә эш. –Балалар, һәрбер атаманы дөрес итеп әйтер өчен безгә транскрипция ярдәм итә. Тикшереп карыйк әле, дөрес әйттегезме икән? ( Транскрипция белән бирелгән икенче слайдны күрсәтергә). | Укучылар сүзләрне укыйлар. |
4.Яңа сүзләр белән. Укытучы сүзләрне укып чыга. Өченче слайдта язылган сүзләр: әче-кислый ачы-горький баллы-сладкий тәмле-вкусный файдалы- полезный зарарлы- вредный. | Укучылар сүзләрне укыйлар. а) Башта кызлар, аннары малайлар. б) Беренче рәт, икенче рәт һ.б. в) Кызлар русчасын, малайлар татарчасын. г)слайдта бирелгән яшелчәләрнең, җиләкләрнең сыйфатларын әйтәләр. Мәсәлән: алма- файдалы, баллы, әче;суган-ачы, файдалы; карбыз-баллы, әче түгел һ.б. |
5. Дәфтәрдә эш. Балалар дәфтәрләрдә число һәм атна көнен язалар. –Укучылар, хәзер сез яңа гына әйткән сүзтезмәләрне дәфтәрегезгә язып куясыз. | Балалар язалар һәм язган сүзтезмәләрне укыйлар. |
6.Ял итү. | “Менә сиңа уң кулым” дигән уенны уйныйлар. |
7.Җөмләләр төзү өстендә эш. –Балалар, тактага карагыз әле, мин сезгә җөмләләр әзеләдем, аларны укыгыз һәм тәрҗемә итегез. Дүртенче слайд. Я люблю кислое яблоко. Ты любишь горький лук? Он ест сладкую дыню. Арбуз- полезная ягода. Свекла красного цвета. | Укучылар тәрҗемә итәләр һәм дәфтәргә язалар. Бер бала тактага чыгып яза. |
8.Диалогик сөйләм күнекмәләрен устерү. Укучыларга матур сүзләр язылган карточкалар таратыла. Алар шул сүзләрне кертеп кечкенә диалог төзиләр . ( Бир эле, зинһар; рәхмәт; исән бул; әйт әле) | Үрнәк диалог. 1)-Исәнмесез,миңа баллы алма бирегез әле . -Хәерле көн,мә сиңа баллы алма һәм файдалы груша. - Рәхмәт, груша бик файдалы. 2)-Әйтегез әле, кишер тәмлеме? -Бик тәмле. |
9.Табышмаклар әйтү Бишенче слайд Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
- Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.
- Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
- Үзе кызыл, үзе буямаган.
- Эсселәгән саен, -Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. * Җир астында җиз бүкән, −
|
|
10 Йомгаклау. Өй эшен бирү. –Укучылар, без бүген нинди яңа сүзләр белән таныштык?- Сезгә өй эшенә яңа сүзләрне өйрәнеп килергә һәм аларны сөйләмдә куллана белергә. | Укучылар сүзләрне әйтәләр. Өй эшен көндәлекләренә язалар. |
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dresk_slaydlar.pptx | 354.94 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Тәрәзәсе юк , ишеге юк , - Эче тулы халык . ( кыяр ) Үскәндә яфрагын ашыйлар , -Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар . ( Суган ) Үзем туныйм , үзем елыйм да елыйм . ( Суган )
Үзе кызыл , үзе буямаган . ( кишер ) -Эсселәгән саен , кат-кат тун кия. (кәбестә ) -Үзе шардай , эче кандай , тәме балдай . ( карбыз ) -Җир астында җиз бүкән,- Ул ни икән ? (бәрәңге )
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Иҗат җимешләре
Укучылар өчен шигырьләр...
Презентация "Яшелчәләр"
Презентация "Яшелчәләр"...
«Яшелчә һәм җиләк- җимешләр» темасын ныгыту.
Максат: яшелчә һәм җиләк – җимешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү; - бәйләнешле сөйләм үстерү...
"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты
"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты...
"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына презентация
"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына презентация...
«Җиләк - җимешләр, яшелчәләр. Тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану.» (1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән технологик карта (В.Н. Мещерякова системасы буенча дәрес))
Урок проводится с применением коммуникативных технологий. Обучение проходит в группе через совместные игры, общение....
Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр (Татар һәм инглиз теленнән катнаш дәрес)
1нче сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен дәрес эшкәртмәсе.Дәреснең максаты: тартым кушымчаларын сөйләмдә кулланырга өйрәнү, “Яшелчә, җиләк-җимеш” темасына караган лекси...