Гаилә – җылы учак
план-конспект занятия (10 класс)

Конспект внеурочного мероприятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaile2006.docx25.98 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә – җылы учак

Алып баручы.Хөрмэтле кунаклар,кадерле укучылар,эти-энилэр,эби- бабайлар,буген бездэ Гаилэ бэйрэме!

Гаилэ!Никадэр шатлык,никадэр тантана бу суздэ!Бала һәм гаилә.Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән.,баланы гаилэсез,гаилэне баласыз күз алдына да китеруе кыен.Тату гаилэ-ил терәге,Бала өчен иң кирэге.Гаилә бердәм булса,Бала бәхетле була.Нәрсә соң ул гаилә?Ул нәрсәдән башлана?Без бу сорауларга җаваплар  табарбыз һәм куңелле ял итәрбез.Сезне килгэн кунакларыбыз белән таныштырып утик.10нчы сыйныф укучылары  Хайруллин Раяз белән Сахибулллина Әдиләнең әби – бабасы Хайруллин Шамил абый белән Зәлфирә апа,10 нчы сыйныф укучысы Гатиятуллин Риназнын әбисе Светлана апа,9 сыйныф укучысы Сәгдиев Ильясның әбисе Сәвия апа,әтисе Наил,әнисе Гөлназ,Сибагатуллиннар гаилэсе.

                1 укучы

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен туганнарым белән!

Нәселебез дәвамчысы -мин ,беләм,

Горурланам  гаиләм белән.

2 укучы.

Дөньяларда яшәү рәхәт,

Туганнар бергә булса.

Гаилә  учагы һәрвакыт

Безне  җылытып торса.

Тормыш җиңел бергәләшеп ,

Тату торганда.

Янәшәдә әти  белән әни булганда!

 3 укучы.

Йөрәгемнең иң турендә-

Туганнарым,яраткан гаиләм!

Дөньяда ничек яшәргә,

Кеше булырга шунда өйрәнәм.

Алып баручы.Әйе,дөньяда ничек яшәргә,кеше булырга өйрәтуче дә,сине яклаучы да ул-безнең гаилә.Гаилә ул- җылы учак.Гаилә никадәр нык булса,анннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.Гаилә ул-олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бэйрэмнэр кирэк әнигә!

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр куп болай да.

Ә шулай да,ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак.

Скетч «Ике эби». 9 сыйныф укучылары Сагдиев Ильяс,Сибагатуллин Искәндәр чыгыш ясый.

1 нче а.б.

Без, гадәттә, кадерле әниләребез, әтиләребез турында бик күп сөйлибез. Ә бит әле безнең тагын барыбыз өчен дә бик кадерле кешеләребез-дәү әти, дәү әниләребез бар.

2нче а.б.

Әйе, дәү әтисе һәм дәү әнисе булган бала- бик бәхетле дисәм, минем белән күпләр килешер, дип уйлыйм.

1 нче а.б.

Жыерчыклы йөзең-үзе тормыш,

Яме дә шул йөздә, кайгың да.

Рәхмәт сиңа, әби-дәү әнием,

Догаң йөртәм һәрчак янымда.

Кулларыңны кулга алыйм әле,

Хәлең ничек, сабыр әбием?

Көмеш чәчле, ак күңелле,

Мәрхәмәтле минем дәү әнием.

2 нче а.б.

Элек-электән үк бала тәрбияләүдә әби-бабайларның өлеше әйтеп бетергесез зур булган һәм бу әле дә шулай. Алар оныкларында туган телебезгә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итү хисе, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләгәннәр.

Хэзер дэ эби-бабайлар тэрбия эшендэ  катнаша микэн?Хәзерге заман балалары  элекке балалардан аерыламы,бераз шул турыда сөйлэп китсэгезче безгә,Зәлфирә апа.

Иң зур бэхет нэрсә кеше өчен?

Сэламәтлек ,җаны тыныч булса,

Янэшэдэ эти –эни диеп

Газиз балалары өзелеп торса.

Оныклары әби –бабай диеп,

Кочагына килеп сыенса.

Сызламаса иртән аяк- куллар,

Төннәр кыска булып тоелса..

Әрнемәсә әгәр йөрәккәе,

Нигә болай булды ,балам,дип

Читкә чыгып китеп йөрәк парәң

Картлык көндә ялгыз калам ,дип.

Иң кирәкле газиз затлар булып,

Бала  хәсрәтләре курмичә,

Яшәгез сез,бар булыгыз эле,

Картаюны бар дип белмичә.

8 сыйныф укучылары Сабирзянов Айбулат,Фатыйхов Райнур,Хакимуллин Газиз башкаруында скетч .”Больницада”

         1 нче а.б.»Ата вә ананың ярдәмгә мохтаж чагы-картлык көннәредер. Бу чорда аларга аеруча хөрмәт күрсәтергә тиешледер», - дигән Ризаитдин Фәхреддин.

2 нче а.б. Ата-ананы хөрмәт итүче кеше- бәхетле булыр. Никадәр бәхетле булсак та, бөек мәртәбәләргә ирешсәк тә, ата-ананы онытмыйк, нәсихәтләрен тыңлап, ризалыкларын алыйк.

  Уллар туар, бакча күкрәп үсәр,

  Өлгерербез йортлар салырга.

  Тик соңармыйк әти-әниләрнең

  Фатихасын алып калырга.

1 нчеа.б.Гаилә корып, балаларга дөрес тәрбия бирү-кешеләрнең картлыктагы шатлыклары, ә дөрес булмаган тәрбия күз яшьләре була ала.Наил хәзрәт,диндэ ата- аналарның ,эби- бабайларның хакын  хаклау турында ниләр эйтелэ? Бераз гына эйтеп китмәссез микэн ?

1укучы нәфис суз сойли

Әйбәт тә миинем әби!

Ни тотса шуны булдыра —
Минем әбием шәп тә!
Аның эшләгән эшләрен
Бетералмам сөйләп тә.

Төймәне өздереп кайтсам,
Тагып бирә шалт кына.
Галстугымны югалтсам,
Табып бирә ялт кына.

Китапларны, дәфтәрләрне
Тикшереп, карап тора.
Ертылган битләре булса,
Тота да ябыштыра.

Тәмле сыйлар белән дә ул
Гел мине сыйлап тора.
Мин таратып ташлый торам,
Әбекәй җыйнап тора.

Күңелләре күтәрелә,
Бер ертыкны ямаса.
Минем өчен мәктәпкә дә
Барыр иде... яраса.

Килсә мәктәпкә берәрсе
Онытып кирәк китабын,
Уйлыймын шунда эчемнән:
Әбисе юк, мөгаен.

Сәвия апа,сез  оныкларыгызга ничек булышасыз?Укучыларга  нинди теләкләрегез бар?

2 нче а.б.Нәрсә эшләргә?  Нинди булырга?  Без бүген шушы сорауларга жавап табарга тырыштык. Кешеләрнең шатлыкларын да, кайгыларын да йөрәк аша үткәрергә өйрәнсәк, әхлаклы булсак, үзебезнең кылган һәр гамәлебез өчен жаваплылыкны һәм ата-ана хакын, бала хакын аңласак, тормышка битараф булмасак, без, әлбәттә, ялгыш адымнар ясамабыз.

Хәзер инде кичәбезнең икенче өлешенә  - уен-ярышларга күчәбез. Бәйгегә  жюри бәя бирәчәк.Алар белән танышып китик:

1 нче ярышны башлыйбыз. Һәр командага гаилә темасына кагылышлы 5 сорау тәкъдим ителәчәк, тиз арада җавапларны әйтергә кирәк. Дөрес җавапка 2 балл куела.

1 нче командага сораулар.

1. Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шуңа карамастан, аны һәркем ярата.

2. Әниегезнең бердәнбер сеңлесенең җизнәсе сезгә кем була?

3. Гаилә нәрсәдән башлана? (халкыбызның иң күркәм йолаларыннан берсе).

4. Әниләр аның белән балаларын йоклата.

5. Аны әниләр ясый, әтиләр аңа еш таяна. Ялгыз кешеләр кочаклап ятарга ярата.

           2 нче командага сораулар.

1. Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли.

2. Әниегезнең төпчек улы сезгә кем була?

3. 50 ел бергә гомер иткәннән соң нинди туйны билгеләп үтәләр?

4. Бергә яшәүче туганнар төркеме ничек атала?

5. Аны бигрәк тә әби-бабайлар ярата. Аның ике колагы, бер борыны бар. Аның белән чәй эчәргә күңелле.

       3 нче командага сораулар.

1. Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше.

2. Әтиегезнең өлкән кызы сезгә кем була?

3. 25 ел бергә гомер иткәннән соң нинди туйны билгеләп үтәләр?

4.Бернигә дә карамый, нәрсәсез яшәү ярамый.

5. Аны малайлар ныграк ярата. Тотып йөртү өчен “мөгезе” дә бар. Малайлар аңа атланса, урамнан бик озак кайтып керми.

2 нче ярыш Кызыклы табышмакларга җавап  табу   .Командаларга табышмаклар бирелэ

  • Бер тишеккә кердем, өч тишектән чыктым.Чыккан кебек тоелдым, чынлыкта исә кердем. (майка кию)
  • Кашыктан аягын салындырып утыра.( токмач)
  • Җаны да юк, тыны да юк, үзе күлмәк кия. (мендәр)
  • Ач булса ята, тук булса торып утыра. (капчык)
  • Җаны юк, каны юк, үзе тимерне тарта. (магнит)
  • Бер өй эчендә

         Нәкъ илле егет

         Тигез үскәннәр

         Үлчәнгән кебек.

         Бүрекләр башка

         Бик нык береккән.

         Һәр егет әгәр

         Салса бүреген

     Ашың да пешә,

       Җылына өең.(шырпылар)

Башы да тишек, Төбә дә тишек, Уртасында ут, Читендә су.

Самавыр

Өстәлемдә ак үгез, Маңгаенда бер мөгез.

Чәйнек

Читтән карасам - аклы, Татып карасам - татлы.

Кабыклап пешерелгән бәрәңге

Үзе түгәрәк, Урыны түрдәрәк, Эче тулы күзәнәк; Әчкелтем дә төчкелтем, Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.

Икмәк

Өсте такта, асты такта, Уртасында майлы турта.

Якмыш (кыстыбый)

Ахактан, бохактан, Тар - авыздан, киң төптән, Эче өрелгән, Якасы бәрелгән, Сырлы кәпәчен кигән, Табын түренә үрелгән.

Бәлеш

Минем ялгызымны ашамыйлар, Әмма миннән башка татарга аш булмый.

Токмач

Сары куйлар суга батты, Шешенде дә өскә калыкты.

Бавырсак

Эче кызыл шикәрле, Тышы яшел бәрхетле.

Карбыз

Мине тотып ашамыйлар, Миннән башка туй да ясамыйлар.

Тоз

Ашка салсаң - тәм кертә, Борынга салсаң - төчкертә.

Борыч

Кар түгел - ак, Боз түгел - каты, Тоз түгел – эри.    Шикәр

                  3 нче ярышыбыз “Өлгерләр иленә сәяхәт” дип атала. Сезгә аерым хәрефләр тәкъдим ителә. Шул хәрефләрдән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзергә кирәк һәм бу сүзләр гаилә темасыннан читләшмәскә тиеш. Бер хәрефне берничә мәртәбә куллана аласыз, булмаган хәрефтән генә файдалана алмыйсыз. Сезгә уйларга 4 минут вакыт бирелә. Жюри тарафыннан битләргә язылган сүзләрегез генә дөрес җавап дип кабул ителәчәк.( бер сүзгә 1 бал куела). Тамашачылар да бу эшкә кушыла алалар, командалар җавап биргәннән соң , сездә өстәмә кабатланмаган сүз булса, үз иптәшләрегезгә ярдәм итә аласыз.

Б, я, х, л, н, р, а, т, у, м, ә, ы, к, и.

бала        ярату        хатын        туй

ана        мәхәббәт        ир        бәйрәм

ата        татулык        никах

                                Музыка.

     

                           

    Молодцы, булдырдыгыз. Жюрига соңгы нәтиҗәләрне генә ясыйсы кала. Алар фикерләшкән арада җыр тыңлап китәбез.

.Абдуллина Азалия,Зиннэтуллина Алсу җыр башкара.”Таң “ җыры

Иң дулкынландыргыч мизгелгә җиттек. Жюри соңгы нәтиҗә чыгара. Рәхим итегез.

Гаиләләр –имин,аларның нигез ташлары нык булсын!Бер- беребезгә игътибарлы,мәрхәмәтле булыйк !

Без телибез имин көннәр,

Гел шатланып типсен йөрәкләр.

Гаиләдә бәхет,муллык,сәламәтлек булсын,

Кабул булсын әйткән теләкләр.

Гаилә бәйрәме белән!

.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Гаилә татулыгының сере

Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\...

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...