Статья на тему "Тел биргән дә гаилә, моң биргән дә гаилә"
статья (7 класс)

2024 нче ел Россия Федерациясе тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан һәм 21 нче февраль - Халыкара Туган телләр көне уңаеннан Бәрәскә урта мәктәбендә  “Тел биргән дә гаилә,  моң биргән дә гаилә” исемле кичә уздырылды.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tel_birgn_d_gail_mon_birgn_d_gail.docx13.42 КБ

Предварительный просмотр:

Тел биргән дә гаилә, моң биргән дә гаилә

2024 нче ел Россия Федерациясе тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан һәм 21 нче февраль - Халыкара Туган телләр көне уңаеннан Бәрәскә урта мәктәбендә  “Тел биргән дә гаилә,  моң биргән дә гаилә” исемле кичә уздырылды.  Гаилә – һәрбер кеше өчен иң кадерле төшенчә. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм үзара хөрмәткә өйрәнәбез. 

“Балаларда тел үлмәсә, милләт яши”, - диләр. Бик дөрес сүзләр. Әхлакый кыйммәтләр, иң беренче чиратта, гаиләдә салына. Бала әтисенең киңәшләрен, әнисенең бишек җырларын, әби-бабаларының догаларын ишетеп, тыңлап, йөрәгенә сеңдереп үсә.

  Кичәдә 5, 6, 7 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Бәйрәм командалар ярышы формасында алып барылды. Әти-әниләр, балалары белән берлектә, җиз кыңгырау чыңы астында, дәресләргә ашыктылар.  Гаиләләр бергәләп математика, физкультура, татар теле, хезмәт, җыр дәресләре укыдылар. Математика дәресендә төрле мәсьәләләр чиштеләр, физкультура дәресендә татар халкының хәрәкәтле уеннарын уйнадылар, татар телендә метаграммалар чиштеләр, хезмәт дәресендә исә әтиләр үзләренең кул эшләрендә осталыкларын күрсәттеләр, җыр дәресендә татар халык җырларын бергәләп башкардылар.  Балаларга үрнәк күрсәтеп, күмәк хуҗалыкта эшләп кайткан, үз хуҗалыгында терлек-туарын карап килгән  абый-апалар, (кайберләренең әле төнгә эшкә барасылары булса да),  үзләренең яшьлекләрен искә төшереп,  төрле ярыш-конкурсларда бик теләп катнаштылар.

Дәресләр арасында, әлбәттә,  күңелле тәнәфесләр дә булды. Татар халык уеннары белән берлектә телевизион викториналар  уздырылды. “Балалар теле белән”, “Әкияттә кунакта”, “Тәм-томнар пешерү буенча мастер-класслар” арасында гаиләләр төрле флешмобларда да катнаштылар.

Бәйрәм ахырында гаиләләр бер-берсенә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Аллаһ Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән, аларның теләкләре кабул булсын иде. Ата-ана мирасы – үрнәк гаилә, иман, намус, тел һәм тәрбия. Балаларыбызга шушы изге мирас ияләре булырга язсын.

7 нче сыйныф җитәкчесе Әхмәтҗанова Һиндия Мөхәммәтҗан кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр.

Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр. 2 нче сыйныф рус төркеме. И.И. Литвинов дәреслеге буенча....

БИРГИ УЛДУН

Конспекты уроков...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Кемне , нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр.

Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр....