Ак күлмәкне кайчан кияләр
план-конспект

Саргузина Гузель Расимовна

Ачык чара эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ak_kulmkne_kaychan_kiyalr.docx17.84 КБ

Предварительный просмотр:

Саргузина Г.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ак күлмәкне кайчан кияләр?


*Сәхнә төрле чиккән яулыклар, кул эшләнмәләре  белән бизәлгән. 
Кичәгә әбиләр, әниләр, ветеран укытучылар чакырыла. Катнашучылар барысы да актан киенгән.

Ике яктан алып баручылар чыга 
1-а.б Җир җиләге төшкән ак күлмәгең 
Бала итәк белән чигелгән. 
Зәңгәр читле батист яулыгыңа 
Болын бизәкләре түгелгән.

  2.а.б.Татар хатын-кызлары арасында ак яулыклы, күлмәген-итәген күркәм итеп җыйган, үз-үзләрен тотуларыннан ук нур бөркелеп торган туташларны күрү – үзе үк зур бәхет.

1.а.б. Татар халкы элек-электән ак төскә мәдхия җырлый.Чөнки аклык - пөхтәлек, сафлык билгесе.
2-а.б.Ә менә чиккән яулык-яшьлек истәлеге .Анда яз истәлеге дә, җәйге кояш һәм көзге сагыш та,кышкы сафлык та.Анда ничәмә төс, күпме сер! 
1-а.б.Әйдәгез, әбиләребезнең, әниләребезнең яшьлегенә  күз салыйк, бүгенгебезне барлыйк:хатын –кыз күрке булган күлмәкләр һәм яулыклар турында сөйләшик әле.


(Талгын гына көй барышында сәхнәгә кызлар чыга. Алар ак яулыктан һәм ак күлмәкләрдән биеп сәхнәдә әйләнәләр) .

2 а.б. Әйе, беребезгә дә сер түгел: һәр кыз баланың ап-ак туй күлмәкләре киеп кияүгә чыгасы килә. Әниләрнең дә кызларының бәхетле йөзләрен менә шушы вакытта күрәселәре килә торгандыр. Әйтегез әле, хөрмәтле кызларыбыз,  сезнеңчә ак төс нәрсәне аңлата? (кызларның җаваплары тыңланыла)

1 а.б. Ә хәзер шушы сорауны дәү әниләргә дә бирик. . Әйтегез әле, хөрмәтле дәү әниләребез, сезнеңчә ак төс нәрсәне аңлата? ( җаваплар тыңлана).

3 а.б. Ак күлмәкне кайчан кияләр?

Кызлар:

  -Туйда кияләр...

-Ак төс яратканга кияләр...

Матур булганга...

-Мәктәпкә, бәйрәмгә...

4 а.б. Чыннан да, һәр бала, һәр кеше үзенчә хаклы. Һәр кеше аклыкка, сафлыкка, матурлыкка тартыла.

Кичә барышында гаилә һәм бала темасын да читләтеп үтмәдек. Тугач та әнкәйләр сабыен ак биләүгә биләгәннәр. Нинди генә вакытлар булса да, баланы ак җирдә, чиста җирдә яткырырга тырышалар. Ана һәм бала күпме йокысыз төннәр үткәрсәләр дә, сәламәт  итеп үстергәннәр.  Сабые укырга киткәндә дә, ана ак, саф теләкләр теләгән. Әлбәттә инде, әнкәйләрнең  саф йөрәгеннән чыккан изге теләкләре кабул булган.

 3 а.б. Гомер уза. Инде кеше үсә, өлгерә. Ул нәсел калдырырга, өйләнергә-кияүгә чыгарга , тормыш корырга тели. Олы тормыш юлына аяк басканда яшьләр актан киенә. “Ак күгәрченнәр” диләр алар турында. Актан киенгән яшь парларга күпме соклану, кызыгу.

 Ак чәчәктәй, ак ефәктән

Ак күлмәктән киленкәй.

Күп тукталып, күп сокланып

 Карамагыз күз тия.

Ак күгәрчен, пар күгәрчен

Сүз кермәсен арага.

Озын, матур тигез гомер

Бәхет телик аларга.

Шул ук вакытта, бу ак күлмәкнең төсенә кер кундырмаска кирәклеге дә әйтелә. Тормыш коргач, бер-береңә хыянәт итмичә яшәү- аклыкны, сафлыкны хөрмәт итү дигән сүз дә бит әле ул.

2 а.б.  Дәү әниләр, кайсыгыз туй көнегезне хәтерли? Сезнең оныкларыгызга бу турыда әйтер сүзләрегез, киңәшләрегез бардыр. Рәхим итегез.

*6 нчы сыйныф укучысы Дәүләтова Г. башкаруында җыр.

3 а.б. Кичәбезнең алдагы өлеше “ Ак яулык- күңел көзгесе” дип атала. Бераз гына тарихка күз салыйк. Элегерәк безнең әбиләр, әниләр башларына өрпәк(өчпочмаклы яулык) белән тастар(ак киндердән киселгән озынча яулык)бәйләп йөргәннәр.Ләкин яңа төр тукымалар барлыкка килү белән,фабрикада эшләнгән яулаклар киң таралган,ә өрпәк белән тастар кулланылыштан төшеп калган.Фабрикада эшләнгән дүртпочмаклы яулык бу вакытта гадәти баш киеменә әйләнә.Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнә:ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп,яүлыкның үзен таратып аркага төшерә,ә бу,элекеге гадәт буенча,баш,муен,арка һәм иңбашларын каплап торсын өчен шулай эшләнә.(Сәхнәдә дүртпочмаклап яулык бәйләгән кызлар биеп әйләнәләр) 

4 а.б.
Беркайчан да кара яулык, кара шәл бөркәнгән татар әбисен күрмәссез. Яшь чагында да ул, чәчләрен икедән үреп, башына ак яулыгын бәйләп йөргән.

Сорау: ә яулыкны ни өчен бәйлиләр соң?

Кызлар:

  • матурлык өчен
  • чисталык өчен
  • җылылык өчен
  • кояш нурларыннан саклану өчен
  • җилдән саклану өчен
  • аш-су әзерләгәндә...

3 а.б. Әйе, укучылар, җәй көннәрендә җилдән, тузаннан саклаган яулыклар ... Башына ак яулык бәйләгән мөселман хатын – кызларын күреп, җан сөенә, аларда күңелдә соклану хисе туа. Безнең әбиләребез табын янында, аш-су әзерләгәндә бервакытта да яулыкларын салмаганнар. Чөнки яулык эле ул күп кенә авырулардан да саклаган.

1 а.б. Хәзер бирегә әниләрне чакырабыз. Әниләр кызлары белән берлектә чыгалар, кайсы бирем эләгә, шунда кушылганча яулыкны кызларына бәйләп күрсәтәләр.

1 нче пар. (өчпочмаклап артка яулык бәйләгән):

- Маңгайга төшереп өчпочмаклап бәйләгән яулык спорт киеме белән генә килешле.

2 нче пар (муенына кечкенә яулык бәйләгән):

- Пулавер һәм муенга бәйләгән кечкенә яулык бер – берсен тулыландырып тора.

3 нче пар (Чөеп бәйләгән. йорт эшләрен башкарганда, уңайлы):

- Чөен бәйләү- йорт эшләрен башкарганда уңайлы

4 нче пар(башына шарфсыман яулык бәйләгән):

- башка бәйләгән шарфсыман яулыкның төсе башка киемнәрегез белән төстәш булырга тиеш.

5 нче пар (пальто белән кия торган зур яулык бәйләгән):

- бу яулык өлкәннәр өчен. Ул пальто белән бик килешле.

6 нчы пар (косынка бәйләгән):

- җәйге кызу көннәрдә, кояшның эссе нурларыннан саклану өчен, гадәттә, гади косынка бәйлиләр.

7 нче пар (җилкәсенә шәльяулык салган):

- җилкәгә салган шәльяулык киемгә матурлык өсти.

8 нче пар (башына зур өчпочмаклы яулык бәйләгән):

- бу яулык урта яшьләрдәге хатын – кызлар өчен бик килешле

2 а.б. Бик зур рәхмәт, хөрмәтле әниләребез һәм кызларыбыз. Сезнең хөрмәткә музыка укытучысы Туктарова З.Ш. җыр багышлый.

3 а.б. Безнең кызларыбызның дәү әниләре һәм әниләре өчен чигелгән кулъяулыклары да бар бит әле. Рәхим итеп, кызларның бүләкләрен кабул итеп алыгыз.

(9Б сыйныфы башкаруында татар биюе).

4 а.б. Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез. “Ак күлмәкне нигә кияләр” дип исемләнгән кичәбез ахырына якынлашты.  

Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык, татар яулыгы, ап-ак күлмәк – сафлык билгесе булып калсын иде. Ак күлмәк һәм ак яулык кебек, күңелләребез дә, хыялларыбыз да керсез һәм пакь булсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Проект дәрес "Кеше кайчан матур була?"

   Рухи гариплек арта барган, ансат юл белән байлык туплау көчәйгән заманда, яшьләребез кайсы кыйблага табынырга тиеш? Әхлаксызлык, миһербансызлык чиреннән  аларны ничек саклап к...

“Нәрсә,кайда, кайчан?”

Иҗади эзләнүчеләр ярышы.Бирелгән приборлар ярдәмендә табарга.Җисемнең күләмен табарга. (мензурка, сулы стакан, җепле шар)Җисемнең массасын билгеләргә. (динамометр, 3 цилиндр)...

Кеше кайчан матур була?

Открытый урок в 11 классе по стихотворению Р. Хариса "Кеше кайчан матур?"...

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены.

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына   багышланган     “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”   интеллектуаль  уены 9-11 сыйныф укучыларына...

Нәрсә? Кайда? Кайчан? интеллектуаль уен

Максат: Татар теленә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; төрле кызыклы грамматик биремнәр үтәү...