Нәрсә? Кайда? Кайчан? интеллектуаль уен
методическая разработка (6 класс)
Максат: Татар теленә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; төрле кызыклы грамматик биремнәр үтәү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dokument_microsoft_office_word_5.docx | 17.28 КБ |
Предварительный просмотр:
ТР “ЛМР” МБ
“ 5 нче урта гомуми белем мәктәбе” МБГББУ
“Нәрсә? Кайда? Кайчан?”
(6А сыйныфында үткәрелгән интеллектуаль уен )
Әзерләделәр: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аскарова Ә.Я.
Максат: Татар теленә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; төрле кызыклы грамматик биремнәр үтәү
Җиһазлау: Сәхнә уртасында ябалак рәсеме һәм “Нәрсә?Кайда?Кайчан?” язуы, чәчәкләр.
Уен өчен: түгәрәк өстәл, сораулар салынган конвертлар, кара ящик, призлар. (рус телле балалар өчен)
Уен барышы: Укытучы алдан ук уенның кагыйдәләрен аңлата. Һәр сыйныф үзенең командасын төзи, командага исем һәм эмблема уйлап таба.Һәр сыйныф өчен биремнәр әзерләнә. Һәр командага да унар конверт таратыла. Команданың капитаны конвертларның үзләре теләгән номерын сайлап ала, алты мөмкинлек бар. Дөрес җавап өчен 1 балл бирелә. Әгәр команда җавап бирә алмаса, мөмкинлек залда утыручы җанатарларга бирелә. Алар алган баллны үзләре теләгән командага бирә алалар.
Биремнәр:
Кара ящик
1.Борынгы заманда ул зур формада булган. Аны «таш бал» дип атаганнар. Аны кечкенә кисәкләргә бүлеп ашаганнар. Бу әйберне хәзер дә бик яраталар.
Игътибар! Сорау!
Кара ящикта нәрсә бар? (шикәр)
2.Бу яшелчәне борынгыдан ук беләләр. Индеецлар аны “әти” дип йөрткәннәр. Бездә аны “шайтан алмасы” диләр. Иң беренче аны чәчәк итеп үстергәннәр.
Игътибар! Сорау!
Кара ящикта нәрсә бар? (бәрәңге)
3. Ул гел алга бара. Еллар буе чаба да чаба, ә үзе гел бер урында тора.
Игътибар! Сорау!
Кара ящикта нәрсә бар? (сәгать)
4. Җирдә бик күп төрле чәчәкләр үсә. Алар апрельдән башлап октябрьгә кадәр чәчәк аталар. Бу чәчәк август аеның талисманы булып тора.
Игътибар! Сорау!
Кара ящикта нинди чәчәк бар?( кашкарый)
5. Аны барлык кешеләр дә яраталар. Кызлар, хаттә, аннан башка яши дә алмыйлар. Кайбер малайлар да аның яныннан китмиләр. Андый малайлар турында “нарцис” диләр. Ул төрле зурлыкта, формада була. Әкияттәге патшабикә аның белән сөйләшкән дә. Ул аңа сорау бирә булган.
Игътибар! Сорау!
Кара ящикта нәрсә ята? (көзге)
Сораулар.
5 класс:
1.Рус алфавитында 33 хәреф, ә татар алфавитында 39 хәреф. Игътибар! Сорау! Татар алфавитында икенче хәреф нинди? (ә)
2. Приз. ? уйнатыла.
Сезгә каршы Гүзәлия Минрасиховна уйный. Күп төрле премияләр бар. Шуларның берсе Нобель премиясе. Игътибар! Сорау! Кайсы рус язучысы Нобель премиясен иң беренче ала? (Иван Алексеевич Бунин)
3. Мода гел үзгәрә . Кешеләр мода һәм ел фасыллары буенча киенәләр. Мәсәлән: җәен – күлмәк, кышын - тун, язын – куртка. Игътибар! Сорау! Тагын нәрсә ел фасылы саен киемен алыштыра? (табигать, агач)
4. Казан шәһәрендә һәйкәлләр бик күп. Шуларның берсе Кремль каршында тора. Игътибар! Сорау! Бу һәйкәл кемгә куелган? (М.Җәлилгә)
5. Кара ящик. Борынгы заманда ул зур формада булган. Аны «таш бал» дип атаганнар. Аны кечкенә кисәкләргә бүлеп ашаганнар. Бу әйберне хәзер дә бик яраталар.
Игътибар! Сорау!
Кара ящикта нәрсә бар? (шикәр)
6. Табышмак. Йомшак-йомшак сары йомгак,
Йөгереп йөри үләндә.
Игътибар! Сорау! Бу нәрсә? (чеби)
7.Приз. ? уйнатыла.
Сезгә каршы Дилә Фоатовна уйный.
“Әйт әле, күбәләк
Сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?”
Игътибар! Сорау! Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем?(Күбәләк. Г.Тукай)
8. Дәреслектәге “Ботка шигырендәге кыз ботка ашарга теләми. , эшләгәч, ботканы ялт иттерә. Игътибар! Сорау! Бу кызның исеме ничек? (Ләйлә)
9. “Ике пирожный” хикәясендәге кыз әнисенә булыша. Ул савыт-саба юа, өстәл быештыра. Ә апасы китап укый. Игътибар! Сорау! Наташа нинди илгә сәяхәткә (в путешествие) киткән була? (Африкага)
10. Без Лениногорск районында яшибез. Районыбызда төрле милләт кешеләре дус яшиләр. Игътибар! Сорау! Безнең район башлыгының исеме ничек?
6 класс:
1.Татар һәм рус алфавитлары бер-берсенә охшаган. Татар алфавитында 39, ә рус алфавитында 33 хәреф бар. Игътибар! Сорау! Рус алфавитындагы нинди бер хәрефне татарчага тәрҗемә иткәч, өч хәреф килеп чыга. ( я – мин)
2.Бу язучының ике зур дәүләт бүләге бар: Ленин премиясе һәм Советлар Союзы Герое исеме.. Берсе билгеле шигырьләр циклы, ә икенчесе күрсәткән батырлыклары өчен. Игътибар! Сорау! Бу шагыйрьнең исеме ничек? (М.Җәлил)
3. Приз. ? уйнатыла.
Сезгә каршы Людмила Дмитриевна уйный. Җирдә күп төрле агачлар үсә. Алар кечкенә генә дә, зур да булалар. Игътибар! Сорау! Дөньядагы иң биек агачның исемен әйтегез. (эвкалипт)
4. Бу композитор 9 яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Пионинода да уйный белгән. Игътибар! Сорау! Бу композиторның исеме ничек? (С.Сәйдәшев)
5. Чәчәкләр җирдә үсәләр. Алар төрле-төрле булалар. Ләкин чәчәкләрне күктә күрергә була. Алар анда бәйрәмнәрдә чәчәк аталар . Игътибар! Сорау! Бу нинди чәчәкләр? (салют чәчәкләре)
6. Бу яшелчәне борынгыдан ук беләләр. Индеецлар аны “әти” дип йөрткәннәр. Бездә аны “шайтан алмасы” диләр. Иң беренче аны чәчәк итеп үстергәннәр.
Игътибар! Сорау!
Кара ящикта нәрсә бар? (бәрәңге)
7.Приз. ? уйнатыла.
Сезгә каршы Галия Шагитовна уйный.
“Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән”
Игътибар! Сорау! Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем?(Туган авыл. Г.Тукай)
8. Табышмак.
Җәй буе бал җыя,
Кыш буе ял итә. (Бал корты)
9. Сезнең мәктәбегез матур һәм җылы. Анда яхшы укытучылар эшли. Алар сезгә белем бирәләр. Сыйныфыгыз да яхшы. Сез бик дус һәм тату яшисез. Игътибар! Сорау! Сыйныф җитәкчегезнең исеме ничек?
10. Безнең табигатебез бик матур. Климат та яхшы. Бездә төрле-төрле яшелчәләр үсә:бәрәңге, кыяр, помидор, кишер... Игътибар! Сорау! Яшелчә турындагы әкиятнең исеме ничек? (шалкан)
Сезгә каршы Әлфия Ядкаровна уйный.
”Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын,
Оя итте минем сөйгән карлыгачым.
Ул көн буе авызы белән балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый”
Игътибар! Сорау! Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем?(Карлыгач. Г.Тукай)
7. Муса Җәлилгә багышланган “Хөкем алдыннан” (перед казнью) картинасы һәркем белә. Бу картина җәлилчеләрнең батырлыгын күрсәтә. Игътибар! Сорау! Картинаның авторы кем? (Х.Якупов)
8. Татарларда милли ризыклар күп. Бу ризыкны татарстанның визиткасы дип атыйлар. Игътибар! Сорау! Бу нинди ризык? (чәкчәк)
9. Бу язучы 4 айлык вакытта әтисе үлә, ә 4 яшендә әнисе үлә. Ул бары тик 27ел гына яши. Ләкин аның шигырьләрен хәзер дә укыйлар һәм яраталар. Игътибар! Сорау! Шагыйрьнең исемен әйтегез. (Г.Тукай)
10. Татарлар Яңа ел бәйрәмен 31 декабрьдә һәм тагын язын бер тапкыр каршы алалар. Игътибар! Сорау! Бу кайчан була һәм аның исеме ничек? (21 март,Нәүрүз)
Сезгә каршы Наталья Николаевна уйный. Җирдә төрле-төрле хайваннар һәм җәнлекләр яши. Аларның мөгезләре, койрыклары, зурлыклары, яшәү урыннары төрле. Бу хайванның тиресе бик-бик калын. Игътибар! Сорау! Бу хайванның исемен әйтегез. ( бегемот)
6. Язгы чәчү эшләре беткәч татарлар зур бәйрәм үткәрәләр. Ләкин бу бәйрәмгә бар милләтләр дә яратып йөриләр. Игътибар! Сорау! Бу нинди бәйрәм? (сабантуй)
7.Табышмак.
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (бүре)
Барлык очколарны санап, йомгак ясала. Җиңгән командаларга бүләк һәм грамоталар тапшырыла.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге
Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...
Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш
География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....
интеллектуаль уен
Сәләтле укучыны ачыклау өчен ярыш эшкәртмәсе...
Нәүрүз чибәре. Интеллектуаль ярыш.
Кызлар арасында Нәүрүз бәйрәменә карата интеллектуаль ярыш....
Игра "Битва интеллектуалов"
В интересной и увлекательной форме ребята повторяют основные разделы русского языка, углубляют свои знания, развивая мышление, кругозор и творческие способности....
Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен
“Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...
Турнир интеллектуалов
Разработка дружеской встречи команд седьмых классов. Открытое мероприятие врамках предметной недели математики...