Сценарий праздника Новый год-2017 год Петуха
методическая разработка на тему

Загитова Елена Халимьяновна

Данное мероприятие провели в сельском клубе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarcha_atach_elyna_stsenariyyana_2017_el.docx41.58 КБ

Предварительный просмотр:

2017 атач елына

“Атачнын мажаралары”,-дип исемланган сценарий.

Сценарийнын  авторы:Загтова Е.Х.

Шулган урта мактабенын

биология  укытучысы.

30 декабрь 2016 ел.

Алып баручы: Исәмесез тамашачым.

Утлы залга җыелгансыз монда,

Рәхәт сезгә, тамашачым, кышкы кичтә.

Утырасыз рәхәтләнеп тезелешеп,

Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һичтә.

Барчагызны җыйган олы бәйрәм бүген

Утыргансыз матур гына рәт-рәт белән.

Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә.

Үтә сезнең кичләрегез безнең белән.

Тышты иссен ачы җилләр, тузсын карлар

Без утырыйк әле җылыда шулай бергә.

Шатланып каршы алыйк бүген дуслар.

Кызыл  әтәч елы бәхет алып килсен җиргә.

Җир өстенә аклык-паклык алып килгән,

Яңа ел бәйрәме котлы булсын.

Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен.

Аткан таңнарның барысы да алсу булсын.

Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар. Бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын. Яңа елга беренче адым изгелек булсын. Якынлашып килуче 2017 яңа ел белән.

Телисезме, тамашачым, мин хәзер әкият сөйлим сезгә?

Алайса тыңлагыз.

Өй алды күренеше. Эт будкасы янында,  песи гыр-гыр йоклап ята(скамейкада йоклый). Әтәч кычкырган тавыш ишетелә.

Әтәч: Эх, туйдырды. Бу ялкау песинен бот кутэреп йоклап ятуы , туйдым бу ялкау этнен дә йокы бүсеп ятуын. Нишләтергә инде боларны. Эй кычкырам, эй тамагымны ярам, бер фәтуәсе дә юк бит. Көне- төне йоклайлар да йоклайлар. Мине , будильникны ишетеп тә карамыйлар. Карагыз инде моның гырлавына. Трактор мени. Туктатмасаң, соляры беткәнче гырлаячак бу. (селкетә, колагыннан тарта, ки- ки- ри- күк дип кычкыра). Әлү- әлү, ялкауэтдин тракторович, сүндер тракторынны. Йокы симертбаевич, ки-киүри-күк, кояш төшә күзенә, оялыр иден, тор (тибеп төшерә, теге йоклавын дәвам итә). Ләәә, боларнын булулары житкән. Мин, әтәч кикерекбаев башыма боларны уята алмагач нигә кирәгем бар минем. Бу хәлгә гәрләнәм, ямагат.

 

Тавык килеп чыга.

Тавык: Нәрсә эшләп син монда трай тибеп йөрисең әле, нәрсә синең дөняң юкмыни? Боларга кырганда борган, әзергә мәзер генә яшиләр алар. Ә синең кетәктә ничә тавыгың, чут-чамасы да юк, балаларың ач утыра. Бар, әнә, хуҗалар торганчы, бу караул галәмәте йокы симерткән арада, әнә теге матур чәчкәләр арасында селәүченнәрне көчле аякларың белән актарып чыгарып куй. Мин хәзер балаларны уятам, алар бер арада корсакларын туйдырып алырлар.

Әтәч башын  иеп кайгыга баткан килеш утыруын белә.

Тавык: Сиңа әйтәм мин, нәрсә әллә синдә йоклап киттеңме?

Әтәч: Эх син тавык, тавык, бер нәрсә дә анламыйсын шул. Шул донья мәшәкәте бн глобаль проблемаларны күрмисен син. Чынлап тавык мие синен монда. Только корсак туйдыру уеңда. Кайда инде сина минем кичерешләрне аңларга.

Тавык: Әллә эссе суккан инде әтәчемнең башын. Әллә нәрсәләр сөйли бу.

Менә панамаңны киеп куй әле башыңа, ахрысы миеңне кояш эретеп сыеклаган.

Әтәч: Менә инде ничә ел гомер иткән тавыкбикә дә анламый бит мине. Все, житте, китәм, китәм.

Тавык: Кайда китәсең?

Әтәч: Хет армияга

Тавык: Җибәрмим! Китсәң әнә балаларыңны да алып кит армияга.

Әтәч: Ярар, мыжыма, бармыйм. Бар-бар, нәрсә монда раскудакталась, эшен юк мени. Бар әнә кетәкне тазарт.балаларны тынычландыр. Күкәй салсан да ярар. Бүген жомга. Хәзер шәхәрнекеләри  кайтып хужаларнын эре жөннәрен тарап китәчәкләр. Сезнен , авыл халкынын барысы да узегезнеке, сезгә рәхәт авылда, узегезнен күкәй, май , сөт, каймак, ит дип кайтып , телләре бн юып күчтәнәчне төяп китәчәкләр. Так что давай күкәй сал, шәхәр халкын ач итмәек, авыл күкәе тәмле ул.  

Тавык: Шулай шул Кикрекбаевым! Хуҗалар торганчы теге чәчәк бакчасына кереп тибенеп чыгыйк, бәрәңге бакчасын да онытмаек. Селәүче, теләсә нинди үлән, корт ашагач, авыл күкәе чынлап та тәмле була инде ул.

Тавык чыгып китә.

Әтәч: Ә мин әзрәк бу мәшәкәтләрдән арынып торыйм әле. Урманга барвп, уй- кичерешләремне урман кошларына булса да бушатып кайтыйм әле.(чыгып китә) 

 

2-нче күренеш.

Бакалар биюүе.

Баба яга: Игтибар, халык, игтибар!

Колак сузып тыңлагыз.

Тыңламыйча калмагыз.

Хушбуй исле сазлыгымда

Турагенство мин ачам.

Ямсез тормыш кочагыннан

Мин инде, дуслар, качам.

Төрле илләр буйлап сәяхәткә

Барырбыз яхәт кенә.

Тылсымлы себеркем минем

Җилдерер җитез генә.

Онытылмас кичерешләр

Көтәләр сезне монда

Килегез, йоклап ятмагыз

Калмагыз берүк соңга.

Әнә беренче клиентым

Килеп тә ята үзе

Бисмилламны әйтеп башлыйм

Тимәсен читләр күзе.

Әпсен-төпсен, бетсен- китсен, кара күздән, соры күздән Ходай үзе сакласын. Тфү-тфү

Әтәч: Лә- хәүлә, сихерче корткасы бу сазлыкта нишли икән.

Баба яга: Нәрсә? Кем мона  сихерче корткасы, минме?

Әтәч: Син инде, син. Монда синнән башка берәрсен күрәсен әллә.

Баба яга: Әй, өтәләгән әтәч! Сөйләнеп торган була тагын!

Әтәч: Кай жирем өтәләгән. Мин әле әтәч хоть куда, в самом рассвете сил.

Баба яга: Әй-әй кереште инде әтәчләнергә. Җитәр инде калай әтәч. Нәрсә эшләп монда йөрисең? Әллә куып чыгардылармы?

Әтәч: Юк, күнелсез минә, жиләтте шул авыл тормышы. Көн дә бер үк күренеш. Ялкаутдин бн ялкау песибикә көне- төне йокы симертәләр, тавыклар көн дә бакча трамповать итәләр. Ә минә, кикерекбаевка, острые ощущения житми.  

Баба яга: Хәзер булыр сиңа острые ощущения, незабываемые впечатления!

Әтәч: Син кем сон ул, әллә чынлап та сихерчеме?

Баба яга: Нинди сихерче, ди. Мин “Тылсымлы сәяхәт” турагенствосының генеральный директоры.

Әтәч: Кем- кем?

Баба яга: Нәрсә колагың каттымы әллә? Генеральный директор!

Әтәч: Сина ди әле генеральный директор, син монда карачкы булсан гына инде.

Баба яга: Я,я, мыскыллама, агуым килсә, хәзер чынлап та сихер-михеремне эшкә җигеп сине берәр бакага әйләндерептә куярмын. Монда, минем сазлыгымда, әтәч булып кычкыручы бака гына җитми.

Әтәч: Юк, кирәкми, болай да минем тормышым эт тормышына тиң. Мин, әтәчне, ишетүче дә юк, йокыларына бүселеп йоклыйлар да йоклыйлар.

Баба яга: Сиңа тормышыңны кискен үзгәртергә кирәк. Мондый возможность  әллә нигә бер генә килеп чыга. Син бит нәк по адресу эләктең. Әйдә синең тормышыңны сразу 360 борып эт тормышыннан, әкият дөнясына алып барабыз.

Әтәч: Эй, была ни была, әйдә мин риза. Нәрсә эшләргә кирәк.

Баба яга: Позолоти ручку!

Әтәч: Минем алтыным юк алай.

Баба яга: Нәрсәң бар соң?

Әтәч: Бүтәкәмдә простой ташлар бар, шулар ярамый мы сон.

Баба яга: Андый ташлар монда да җитәрлек.

Әтәч: Минем ни бар байлыгым- матур тавышым.

Баба яга: Синең тавыш миңә ни пычагыма кирәк, урмандагы җәнлекләрне куркытырга мени?

Әтәч: Ә сиңа авыл күкәе кирәкми ме соң?

 Баба яга: Я, ярар. Нәрсә аласың инде хәерче авыл әтәченнән. Китер күкәйләреңне.

Әтәч йөгереп чыгып китә. Баба яга бакалар бн парлашып бииләр.

Әтәч: Менә чаклы- чоклы ун  күкәй  таптым. Уже хужалар торып кетәклекне тикшереп чыкканнар. Ун күкәй житәрме.

Баба яга: Ярар, җитәр инде. Әйдә утыр җайлап менә бу бүкәнгә. Хәзер мин тылсымлы көчемне эшкә җигәм.

Сихерне башлый.

Әтәч: Тукта- тукта, син бит әле кайда жибәрергә миннән сорамадын.

Баба яга: Әй, шулай икән. Я, әйт әле, кайда барасың килә?

Әтәч: Минем туганнарымны күреп кайтасым килә. Беләсенме син минем туган ягым кайда булган.

Баба яга: Ну, күкәй эченнән, тавык астыннан, Белминисә кортканың кетәгендә дип күрәм мин.

Әтәч: Юк, аннан мин кайда туган . ә менә минем зүр зүр зүр әниләрем кайда дим.

Баба яга: Кая әле, күземә туры гына кара әле. Хәзер әйтеп бирәм. Тәк-тәк, бик җылы як, анда кыә булмай икән. Күрәм-күрәм, Индия янындагы Банки утравыннан икән сезнең төбәгегез.

Әтәч: Нәк шулай. Мине шунда банки утравына жибәр инде. Сагындым туганнарымнын нигезен. Түлке миңа ничек кире кайтырга кирәк икәнен дә өйрәтеп куй.

Баба яга: Бер җөнеңне тартып аласыңда тылсымлы сүзләр әйтәсең. Тәк, нәрсә диеп иде соң ул? Хәзер-хәзер, искә төшерәем әле. Әһә искә төште. Очып китте җөнкәем,

Килеп алчы әнкәем.

Бик сагындым илкәем,

Мин кайтырга теләем.

Әтәч: Әхә, аңлашылды, әйдә сихерлә, аллага тапшырдык, бисмиллахи рахман рахим.

 Баба яга: Ныгырак тотынып утыр. Хәзер-хәзер, ничек иде соң әле... Әпсен-төпсен, бетсен-китсен, юк-юк монсы күз тигәнн иде бит әле ул.

Әтәч: Әй, моңа ышанып юлга чыгарга да инде?

Баба яга: Тәк кенә утыр, менә хәзер...

Әби колдовать итә, Гагаринның “Поехали” һәм ракета тавышы ишетелә.

3нче күренеш. Хур кызы оҗмах бакчасында, янында ангелочеклар оча.

Хур кызы: Кара әле минем оҗмахка тагын бер бәндә килеп эләкте. Әйдә түрдән уз. Без сине оҗмах бакчасында капкаларны ачып каршы алабыз.

Әтәч: Нинди ожмах тагын. Индия түгел мени бу?

Ангелочек: Син оҗмахка эләктең. Мин оҗмах бакчасының ангелочегы, ә монсы безнең Хур кызы.

Әтәч: Лә хәүлә, лә хәүлә, саташа башладым бугай мин, чеметегез әле, уяныйм. Вәт төш тәк төш. Имеш үлеп ожмах бакчасына эләктем микән, ә.

Ангелочек:Чеметтеңни, чеметмәдеңни. Син оҗмахта инде.

Әтәч: Нәрсә, мин үлдем мени? Караул, коткарыгыз! Вәт җен корткасы алдады бит мине, минем үләсем килми бит!

Хур кызы: Берсенең дә үләсе килми, син сөен тамугка эләкмәгәнеңә. Хәзер без сиңәрдан сорау алачакбыз. Әгәрдә синең гөнаһларың булса, син тәмуг утына эләгеп яначаксың.

Әтәч: Кирәкми, кирәкми, яндырмагыз мине. Минем әле доньяда эшләнәсе эшләрем бар. Зинхар, жибәрегез.

Хур кызы: Я, беренче сорау. Әйт әле, син теге доньяда нинди изгелекләр кылдың?

Әтәч: Мин бик изге жан. Көн дә матур тавышым бн кешеләрне уятып берсен эшкә, берсен мәктәпкә озатам.

Хур кызы: Изгелек эшләгәнсең икән. Бер плюс. Икенче сорау: теге доньяда сине көтеп торучылар бармы?

Әтәч: А как же. Кетәктә унбер тавыгым, чуты- чамасы юк балаларым

Хур кызы: Бу сораугада уңай җавап алдык. Өченче сорау: синең гөнаһларың бармы?

Әтәч: Юк, бер гөнахым да юк. Мин изгеләрнен дә изге жаны.

Шулвакыт җир тетрәгән тавыш ишетелә, тәмуг күренеше.

Газраил: Ха-ха. Түрдән уз тәмугка. Без сине түземсезләнеп көтеп торабыз.

Әтәч: Нинди тамук ди, мин ожмахта. Кая хур кызы, кая ожхах бакчасы?

Газраил: Гөнаһлыларны оҗмахка алмыйлар. Ә синең гөнаһларың бар.

Әтәч: Юк, нинди гонах тагын. Минем гонахым юк, мин изгеләрдән дә изге жан.

Газраил: Бар шул, бар, алдашма. Син тавыгыңны алдый аласың. Ә без барында күрәбез. Теге чакта нигә күрше Хөснә кортканың тавыклары белә гыйшык-мыйшык уйнадың?

Әтәч: Мин бит, мин бит, уф аллам, гафу итегез, мин валлахи башка үз тавыкларымнан башка бүтән берсенә дә күз салмам.  

Газраил: Юк инде. Синең бу ялваруларың бушка әтәч дус. Тәмуг ишеге ачылды, анда сине җеннәр көтеп тора.

Җеннәр биюүе.

Газраил: Менә сезгә гөнаһлы бәндә. Алыгыз, пешерегез үзен тәмуг утында.

Җеннәр әтәчне тотып алаларда казанга салалар.

Әтәч: Коткарыгыз, үтерәләр. Тавыкбикәм, зинхар гафу ит. Мин бүтән алай кыйланмам. Жен корткасы алдады. Ә тылсымлы сүзләр ничек иде сон әле. Әлләләү, әлләләү, тәнем пешә, жөнем көя. Ә жөн жөн . искә төште.

 Очып китте жөнкәем,  

Килеп алчы әнкәем

Бик сагындым илкәем

Мин кайтырга теләем.

 

Ут сүнә, Баба яга күкәй ашап утыра.

Әтәч: Уф, котылдым инде әллә. Әлләлә, бөтен жирем авырта, әллә пешкән әтәчкә әйләндем инде.

Баба яга: Менә бит, менә табынга пешкән әтәч үзе килеп эләкте.

 Әтәч: Ә жен корткасы, син монда мени әле, мине үлемгә жибәреп, үзең мин жибәргән күкәйләрне ашап утырасын мы әле. Хәзерме мин сине, алдакчы, турагентство имеш, кеше  алдап баемакчы булдынмы.

Баба яга: Тукта әле, котырынма! Нәрсә Индиядә шул кадәрле эссемени, шулай җөннәр көярлекмени?

Әтәч: Индия ди менә. Тәмукка жибәрден бит син мине. Чак газраилнен кочагыннан чыгып ычкындым.

Баба яга: Тәмугка гөнаһлылар гына эләгә бит ул. Значит синең гөнаһларың бар. По делом тебе.

Әтәч: Бу доньяда кемнен гонахасы юк дисен. Нәрсә, әллә син гонахсызмын дип уйлыйсынмы. Китер кире күкәйләрне. Мин өйгә тавыкбикә янына кайтам.

Баба яга: Әй, ни бит әле. Күкәйләрең менә монда бит инде (эченә төртеп курсәтә).

Әтәч: Знать не знаю, мин сина ун күкәй бирдем. Индияга туганнарны күрергә барасы урынга тәмуг утында жөннәремне көйдердем. Так что за моралный ущерб син үзен допольнительно ун күкәй бирергә тиешсен. Давай күкәй.  

Баба яга: Нәрсә мин сиңа тавыкмени? Я, әтәч дус, кызма әле. Беренче попытка неудачная попытка.Әйдә икенче попыткадан син нәк туганнарыңа Индияга эләгерсең. Әзерәк җөннәреңне рәтләштереп җибәрик. Менә түмәктә минем, әтәч җөннәре дә бар ул. (Ябештерә). Менә бит чын ясау, нәк тәва кошы. Ул кикрикләрең янып тора, ул җөннәрең нәк әкият кошыныкы мени.

Әтәч: Шулай шул, бик матур шул мин. Кашкак авылында шундый матур , батыр әтәч мин генә. Шуна да инде теге күрше хөснә тавыклары бер алдыма, биш артыма басып, күнелне илке- салкы итеп кенә торалар. Я мин риза. Әйдә, икенче попытка. Ну смотри аны. Әгәр дә мәгәр тагын алдасан турагентствонны тар- мар итәм.  

Баба яга: Аңнашылды, аңнашылды. Утыр инде әйдә киттек Индияга.

4-нче күренеш. Индия биюүе.

Әтәч: Аллага шөкер, туганнарымнын төбәгенә аяк бастым. Бу юлы теге жен корткасы алдамады ахрысы. Тукта але, алай да сорыйм әле, (тавык чыга) . Ай, бигрәк дә чибәр икән, хушын китәрлек. Әллә гашик та булдым инде.

Индия тавыгы: Син нинди кош буласың? Мондый өтәләгән ямсез кошны күргәнем юк иде әле.

Әтәч: Кем ямсез, кем өтәләгән, минме. Мин авылда ин матуры, ин батыры, ин унганы, ин...

Индия тавыгы: һәм иң мактанчыгы!

Әтәч: Кем, мин мактанчыкмы. Мин мактаниыйм. Дөресен генә  әйтәм. Кара әле минем мускулларны, минем елтырап торган төсле жөннәремне, кызарып торган кикерегемне.

Шулвакыт индия әтәче килеп керә, читтән карап тора.

Индия әтәче: Кикерекүк! Нинди хәл бу?! Нинди өтәләгән әтәч минем тавыкбикәмне азындыра. Син...

Индия тавыгы: Юк-юк, әтәчкәем, минем бер гөнаһымда юк. Менә бу кош галәмәте, мин әтәч дип, мин матур дип, минем алдымда тасма телләре бн мине алдап маташа. Син әтәчкәемне мин башкага алыштыраммы соң инде?!

Индия әтәче: Бар әле син моннан китеп тор. Хәзер күрсәтәм мин бу өтәләгән кошка кем мода иң матуры, иң батыры, иң көчлесе!

Әтәч: Туганнар, сез нәрсә, мин бит сезнен Кашкактан нәсел- нәсәбегез. Мин сезне сагынып, туганнарны күрим әле дип кенә килгән идем.

Индия әтәче килеп куна. Шулвакыт:

Әтәч: Караул монда да үтерәләр бит мине, коткарыгыз, караул! Кикерекүк!!!

Индия әтәче: Кем кикерекүк диде ул?

Әтәч: Мин Кашкактан туганыгыз  

Индия әтәче: Бәй. Бу бит чынлап та әтәч., минем зурәтиемнең тавышын хәтерләтә бу әтәчнең тавышы.

Әтәч: Әйтәм бит, мин әтәч Кашкактан сезгә кунакка килдем дип.

Индия әтәче: Гафу ит безне, танымадык бит. Әйдә түрдән уз, кунак бул. Кая китер әле тавыкбикә иң тәмле селәүченнәрне, кортларны.

Тавык елан алып керә, алдына куя.

Әтәч: Әбәү, елан, инәкәем үләм, үләм, коткарыгыз.

Индия әтәче: Нинди елан ди, селәүчен бу.

Әтәч: Ну и селәүчен сездә. Селәүченегез елан зурлык, әйтәм син дә бик озын ул. Шундый елан кебек селәүченнәр ашаганы күренә.

Индия әтәче: Әйдә синдә аша, үсәрсең минем кебек.

Әтәч: Юк, кирәкми, үсмәсәм үсмәм, но курыкмаенча бу елан зурлыгындагы селәүченнәр ашамаем. Уф, сездә дә бездәге кебек эссе икән.

Индия әтәче: Нинди июль ди бездә. Бездә 31 декабрь.

Әтәч: 31 декабрь . Уф аллам, яңа ел бит бүген.

Индия әтәче: Әйе, яңа 2017 ел- Әтәч елы килә, безнең ел. Хәзер бәйрәм булачак. Бәйрәм ашыннан отказатҗся иттең инде, хәзер менә биюләр булачак.

Әтәч: Юк, рәхмәт, кирәкми. Мин лучше өйгә Кашкакка кайтам. Мине анда тавыкбикәм көтә. Бездә көрт, кыш бабай, кар кызы, хужабикәм бәрәңге тукымы бн бодай бирә. Сагындым туган ягымны, кайтам мин.

Индия әтәче: Кайтам дигәч, кайтасың инде. Кашкактан башлап килгәч без сине буш кул бн генә кайтармайбыз инде. Кал әле. Тавыкбикәм китер әле теге алтын күкәйне. Менә бүген минем Тавыкбикәм гади күкәй түгел, алтын күкәй салды. Нишләтик ине дип баш вата идек. Ватарга  тырышып карадык, вата алмадык. Мәгез сезгә бүләк-сюрпризыбыз булыр.

Әтәч: Рәхмәт зур итеп күчтәтәчегезгә. Безгә әйдәгез барыгыз да кунакка барыйк.сезнең бит кар күргәнегез юктыр әле.  

Индия тавыгы: Юк, ә нәрсә соң ул кар?

Әтәч: Кар ул үзе шундый ап-ак, үзе йомшак, үзе суык, үзе жиңел генә нәрсә.

Индия тавыгы: Әтәчбай! Зинһар өчен бараек кунакка, минем кар күрәсем килә.

Индия әтәче: Ярар, әйдә җыеныйк булмаса. Бараек Кашкакка. Ә нәрсә бн барабыз соң?

Әтәч: Хәзер, хәзер. Минем тылсымлы жөнем бар. Хәзер кирәкле сүзләрне әйтәм дә без Кашкакка барып та житәбез. Сез әзерме. Әйдәгез, тотыныгыз мина

 Очып китте жөнкәем,  

Килеп алчы әнкәем

Бик сагындым илкәем

Мин кайтырга теләем.

5-нче күренеш. Великий Устюг җире. Кыш бабай резиденциясе.

Индия әтәче: Әләләү нәрсә булды ул? Без кайда? Нигә бигрәк суык?

Индия тавыгы: Туңам! Коткарыгыз, нигә шул хәтлем суык?!

Әтәч: Нәрсә булган бу, әллә жир күчәре урынынннан күчкәнме. Нигә болай суык ул. Кая минем авылым.(катып калалар)

Карсылу белән Кыш бабая килеп керә.

Карсылу: Кыш бабай, кара әле бик матур әтәчләр боздан эшләп куйганнар. Чын әтәчләр, чын тавык мени!

Кыш бабай: Шулай шул, кызым. Кем ясады икән?

Карсылу: Бабакай, менә монсы күзен йомып алды, әллә чын әтәчләр инде. Кая тылсымлы таягың бн кагылып кара әле.

Кыш бабай: Кая әле, тагым, карап карыйк әле тере әтәчләр микән болар?

Кагыла, тегеләр терелеп китәләр.

Индия әтәче: Нәрсә булды ул? Болары кем тагын?

Әтәч: ( күзен уа-уа)  өнме, төшме кыш бабай бн кар кызы бит болар.

Карсылу: Ә сез ни эшләп монда төняк полюска килеп эләктегез соң?

Индия әтәче: Менә бу Кашкак әтәче безне кунакка алып барам диеп алдады. Тавыгына карап Кар күрәсең килгән идеме?Менә карапмы кара, уңда да, сулда да, алда да, артта да- кругом кар.

Әтәч: Мин гаепле түгел. Теге жен корткасынын тылсымы гаепле. Тагын мине алдады ахрысы. Нәрсә эшләргә инде. Бәйрәмгә кайтып житеп булмас микәнни.

Карсылу: Без Кашкакка кунакка барабыз. Теләсәгез, әйдәгез безнең бн.

Кыш бабай: Хәзер боланнарны җигәбездә, җиләбез Кашкакка Яңа ел бәйрәменә.

Әтәч: Ай рәхмәт төшкере. Алып кайтыгызчы безне Кашкакка. Сагындым туган якларымны. Авылдан чыгып китүемә ярты ел узган бит инде. Мин киткәндә эссе жәй ае иде. Ә хәзер салкын кышлар житкән.

Кыш бабай: Әйдәгез, боланнар җигелгән, киттек.

6-нчы күренеш. Елка яны. Чебиләре бн тавык утыра.

Тавык: Менә монысы әтиегезнең фотосы. Бахыркаем ярты ел элек мәсәйгә барып киләм дип кенә киткән иде, юк булды. Кайдан гына эзләмәдек без аны. “Жди меня” передачасына да биреп карадык, бахырың ут та су булды. Сезне, мине ятим итеп калдырып китте бит. (Җылый).

Шулвакыт кыңгырау шалтыраган тавышлар ишетелә.

Тавык: Балакайларым Яңа елда җиткән бит, әнә безгә кар-бураннар туздырып Кыш бабай бн Карсылу килә. Әйдәгез каршы алыйк кунакларны. Ялкау этдин, песибикә торыгыз. Нинди йокыдыр инде ул.

Кыш бабай: Исәнмесез минем яякын дусларым.

Карсылу: Саумысыз безнең яраткан авылдашларыбыз.

Кыш бабай: Сезне сагынып ашкынып килдек тагын.

Тавык: Түрдән узыгыз, кадерле кунаклар! Без сезне бер ел буе зарыгып көтеп алдык. Сез килгәч күңелләр күтәрелде.

Карсылу: Ә нигә сез бик боек, әллә елап та алгансыз инде. Яңа елны елап каршы алмыйлар инде.

Тавык: Еламый булдыра алмадым. Минем әтәчем ярты ел элек чыгып китеп югалды, балаларымны, мине ятим калдырып.

Кыш бабай: Шундый озын, ябык әтәчме?

Тавык: Юк минем әтәч кыскарак, юантыгырак, менә аның фотосы.

Кыш бабай: Таныш йөз, бик таныш. Кара әле, кызым, кайда күрдек әле бу әтәчне.

Карсылу: Бабакай, бу бит безгә Великий Устюгтан утырып килгән әтәчләрнең берсе.

Тавык: Сез аны күрдегез мени? Кайда ул?

Әтәч: Мин монда ул.

Тавык: Әтәчбаем, җаныкаем, алтын тавышым, очлы чукышым, матурым, батырым.

Әтәч: Тавыкбикәм, йомшагым, аппагым, нечкәбилем, сагындым үзенне күз нурым. Балакайларым, кара ничек үскәннәр. Килегез әле мин сезгә Индия дигән ерак илдән күчтәнәч алып кайттым. Монсы сины жаныкаем. ( бүләк бирә),  (халыкка өндәшә) ә сезгә авылдашлар мин алтын күкәй алып кайттым. Чыгарыгыз бүләкне.

Бу бүләкне миңа Индиядан менә минем туганнарым бирде.

Чеби 1: Ура-ура, безгә тәгәрәтеп уйнарга зур шар булды.

Чеби 2: Әйдә тәгәрәтик.

Тәгәрәтә башлыйлар. Шулвакыт күкәй ватылып китә, эченнән яңа ел чыга.

 Кыш бабай: Безгә нинди зур бүләк булган аның эчендә. Әйдә улым түрдән уз, төпле аягың бн.

Алып баручы: Кунаклар әйдәгез, чыршы тирәсе ямьләнеп китсен, бергәләп җыр җырлап алыйк.

Кыш бабай, кар кызы, яңы елны биетү.

Яңа ел килгчәч сүз.

Күңел көтә яңа елның

Ак мамыктай карларын

Ап-ак шәлле агачларын

Эх, зәхәр бураннарын.

Ак басуны ярып үткән

Тирән чана юлларын.

Истә әле зарыкканны

Көтеп яңа елларны.

Ул теләклләр,ул бүләкләр

Яна еллның көнендә.

Рәхәт чаклар, кызык чаклар

Онытылмай бүген дә.

Менә тагын әкрен генә

Атлап килә яңа ел.

Теләкләрем тормышыма

Ашсын иде дим быел.

Кайгы-хәсрәтләр булмасын

Булмасын авыртлар.

Тыныч яшәсәң иде дим

Булмасын югалтулар.

Хәрбер җанның күңеленә

Изгелекләр бүләк ит

Ялгызларга пар насып ит

Ялгыз тормыш авыр бит.

Моңлыларга, зарлыларга

Күңеле китекләргә

Зур ышанычлар алып кил

Көттермә, интектермә

Әткәй-әнкәй фатихасын

Дөрес алсын балалар

Хәр нәрсәдә тәртип булса

Тыныч булыр дөньялар.

Нурың белән кил яңа ел

Ап-ак көннәрең белән

Бездә сне каршы алыйк,

Якты өметләр белән.

Ә хәзер сәхнә түренә әтәч елында туганнарны чакырабыз: 1921,1933,1945,1957,1969,1981,1993,2005,2017.

Кар кызы әтәч елында туганнарны котлап җыр башкара.

Концерт номеры

Җыр Альбина.

Кадерле авылдашлар! Безнең сезгә дип әзерләгән кечкенә бәйрәм  кичәбез ахрына якынлаша.

Ак биләүдә сабый бала кебек

 Туып килә назлы Яна ел

 Саф куңелле кызлар кебек серле

 Батыр егетләр күк чая ул.

Яңа елның  изге сәгатьләре

Изге эшләр белән башлансын

Изге эшләр гел өстәлеп торсын

Кимчелекләр сызып ташлансын.

 Бас әйдә, бие әйдә

 Биегәнне курсеннәр

 Менэ нинди оста бии

Кыш бабае дисеннәр.

Якты өмет сыман

Тузгый ап-ак буран

Шатлык белән тулы йөрәкләр

Өр- яда ел килә

Бәхет иңсен илгә

Телим әле мин дә теләкләр.

Ил- көн тыныч булсын

Сабыйлар күп тусын

 Кавышсыннар өзелеп сөйгәннәр

 Яшәсеннәр бергә

 Кешеләр бит жиргә

 Рәхәт күрер өчен килгәннәр.

 Дуслар бергә булсын

Табын тулып торсын

Кунак булсын курше куршегә

 Канат куяр өчен Бәхет тояр өчен

Бер жылы сүз җитә кешегә.

 Балкып тора йортлар

Бүген якты утлар

Буген таңга кадәр яналар

 Бер теләгем тагын

Яңа елның таңын

Ялгыз көтмәсеннәр аналар.

 Яңа ел килә, яңа ел

 Өй эченң шатлык тулсын

Кыш бизәге энҗе карлар

 Жиргә муллык таратсын

 Туган илнең ал таңнары

Әрчак саф, тыныч булсын

Ьэрбер йөрәк яңа елда

 Чын бәхетлелек тойсын.

 Балкысын кояш нурлары

 Шат җырлар янгырасын

Илебезнен йолдызлары

 Уңганнарны зурласын.

Әкрен генә йомшак карлар ява,

Өр- яңа ел башлана.

Бәйрәм бүген, куанычлы дөнья.

 Ьәрбер йортта шатлык, тантана.

Ап- ак серле кышы белән

 Сөнечле Яңа ел килә.

Бар дөньяга тыныч бәхет теләп:

“ Рәхим ит, син, әйдә, үз түргә”.

 Маймыл елындагы кимчелекләр

 Әтәч елына аяк басмасын.

 Куңелебез чиста, якты булсын,

Кайгы- хәсрәт ишек какмасын.

 Булсын бу ел матур, тыныч,имин,

 Сугыш афәте берүк булмасын.

 Аналар да газиз улларыннан

Хәвеф- хәтәр көтеп тормасын.

Авылларда артсын яшь гаиләләр,

 Гузәл тормыш алар корсыннар.

 Маңгай тире тамган кырларымда

 Тук башаклар шаулап торсыннар.

 Яңа елда Ьәрбер гаилэ Ьәм дә йортка

Иңсен бәхет, муллык, бәрәкәт.

 Яшәсеннәр иде- хәвеф хәтер күрми

Таза, тыныч, тату, сәламәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника Нового года в младшей подготовительной группе «Нюша и Новый год!»

Сценарий для праздника в музыкальной школе. Дети 4-5 лет....

Сценарий праздника "Новый Новый год"

Мероприятие для учащихся 5 - 9 классов....

Сценарий праздника, "Последний звонок 2017"

Звени звонок последний школьный,О том, что школу не вернуть!Пусть слёзы просятся невольно......

Сценарий праздника Последнего звонка-2017

Сценарий праздника Последнего звонка предназначен для классных руководителей выпускных классов, зам.директорам по воспитательной работе...

Сценарий праздника "Осенний Бал 2017"

Сценарий праздника "Осенний Бал 2017". Весёлые игры и конкурсы....

Сценарий праздника "Новый год в музыкальной школе" 2017 г.

Сценарий праздника "Новый год в музыкальной школе" 2017 г. Новогодний концерт для цчащихся отделений "Фортепиано", "Хоровое пение"....