Тукай безнең күңелләрдә
план-конспект занятия (6 класс) на тему
Сценарий праздника посвященный великому татарскому поэту Габдулле Тукаю
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kich._tukay_ezlre_buylap.doc | 46.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе
Тукай эзләре буйлап
Эшне башкарды: I категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әхмәтҗанова Миләүшә Әнвәрша кызы.
Тема: Тукай эзләре буйлап
Максат: Тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен киңәйтү.
Бәйләнеш сөйләмен, фикерләү сәләтен, сәхнә осталыгын үстерү.
Балаларга Габдулла Тукай әсәрләре аша әхлак тәрбиясе бирү.
Җиһазы: китаплар күргәзмәсе, портрет, рәсемнәр, иллюстрацияләр
Алдан әзерлек эше үткәрелә: Г.Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр, иллюстрацияләр ясала, әсәрләре сәхнәләштерелә, кичәдә нинди тукталышлар буласы, тукталышларда якынча нинди биремнәр булачагы хәбәр ителә.
Кичәнең барышы
Алып баручы. (“Туган тел” җыры яңгырый). Исәнмесез, укучылар, хөрмәтле кунаклар. Бүген бездә бәйрәм, олы тантана. Укучылар, бу җырның сүзләрен кем язган? Әйе, Габдулла Тукай, бу җырны белмәгән кеше сирәктер. Габдулла Тукай – бөек татар шагыйре. Ул кошлар җылы яклардан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән. Кызганыч ки, ул бик яшьли үлә, әмма әсәрләре озын гомерле. Г.Тукай – әдәбият дөньясындагы иң якты йолдыз, халкыбызның бөек җырчысы. Тукай исеме җырдан, музыкадан аерылгысыз. Шагыйрьнең музыкаль аһәңле шигырьләрен халык, үз моңына салып, бик күптәннән бирле җырлап килә. Аның шигырьләре, әкиятләре композиторлар өчен бетмәс-төкәнмәс иҗат чишмәсе булып тора. Композиторлар әледән-әле Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итә, илһам ала. Бүгенге кичәдә аның кайбер әсәрләре сәхнәләштерелеп күрсәтелер, җырлар тыңланыр, Тукай иҗаты буенча бәйгедә көч сынашырбыз.
Ә хәзер 6нчы сыйныф укучылары башкаруында “Бәйрәм бүген” җырын тыңлап үтик. Сүзләрен Г.Тукай, көен Җ.Фәйзи язган. (Җыр тыңланыла)
Алып баручы. Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,
Кыюлар алга чыксын.
Һәрбер бала бәйгедә
Зирәклеген, тапкырлыгын,
Булганлыгын күрсәтсен!
Укучылар, сәхнәгә җиденче сыйныф укучыларын чакырам. Командаларга бүленер өчен өстәлдәге таҗларны алырга кирәк булачак.( Бәйге шартлары аңлатыла, хөкемдарлар белән таныштырыла).
Беренче тукталыш. “Оста куллар” . Һәр команда, Г.Тукай әкиятләреннән берәр геройның сынын әвәли һәм сынны башка командага бирә, ә икенче команда шул сынның нинди әкияттән икәнен әйтә һәм шул сын-герой турында сөйли. (Укучылар әвәләү эше белән мәшгуль булган арада тамашачылар игътибарына 5нче сыйныф укучылары Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” әсәрен сәхнәләштереп күрсәтә.)
Икенче тукталыш.
Һәр команда Г.Тукайның туганнан алып соңгы көненә кадәр яшәгән урыннарын сурәтләгән схеманы төзи. (Дүртенче сыйныф укучыларына сүз бирелә)
Тукай абый шигырьләрен
Өйрәнәбез дәрестә.
Тырышлык һәм зирәклек
Юлдаш булсын һәр эштә!
Кирәк икән җырлыйбыз,
Кирәк икән сөйлибез.
Тукай абый шигырьләрен
Бик яратып укыйбыз.
Туган телем – татар теле,
Җырга-моңга, шигырьгә бай.
Шушы телдә иҗат иткән
Бөек шагыйребез Тукай.
Татар телен, туган телемне мин
Яратырга синнән өйрәндем.
“Туган тел”не сабый чагымда ук
Матур көйгә салып көйләдем.
Схемалар хөкемдарларга тапшырыла.
Өченче тукталыш. “Җавабын тап” . Алып баручы сорауларны укый. Беренче сорау беренче командага бирелә. Әгәр дөрес җавап бирелмәсә, сүз икенче командага бирелә. Уен чиратлап дәвам итә.
Түбәндәге сораулар бирелә:
- Г.Тукайның туган авылы.(Кушлавыч)
- Әтисенең, әнисенең исеме.(Мөхәммәгариф, Мәмдүдә)
- Кечкенә Тукайга кем дип дәшәләр? (Апуш)
- Тукай, пар атка утырып, кайсы шәһәргә бара? (Казан)
- Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме? (Фатыйма)
- Г.Тукайның туган елы.(1886)
- Кайсы шигырь Тукайныкы түгел? (“Туган авыл”,“Авыл”, “Гали белән кәҗә”, “Сабыйга”)
- Автобиографик әсәренең исеме? (Исемдә калганнар)
Дүртенче тукталыш. “Башваткычлар илендә”
Һәр командага сүзләр язылган карточкалар белән конверт бирелә. Сүзләрне дөрес урнаштырсагыз, Г.Тукайның шигыре килеп чыга. Карточкаларны дөрес тәртиптә урнаштырып, шигырьнең исемен язып хөкемдарларга тапшырырга.
( Командалар эшләгәндә, тамашачылар игътибарына бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтәләр.)
Бишенче тукталыш. “Рәссамга булыш”
Укучылар, әлеге бәйгедә безгә рәссамга булышырга кирәк булачак. Ул берьюлы ике рәсем ясый башлаган, тик буталган. Әйдәгез аңа ярдәм итик. Игътибар белән карап, нәрсә ясарга теләгәнен ачыкларга һәм ясап бетерергә кирәк. (Бер командага елга, күпер ясалган рәсем, икенчесенә урман, киселгән агачлар ясалган рәсем бирелә. Рәсемнәрне ясап бетереп, әсәрнең исемен язып хөкемдарларга тапшырырга.)
Алып баручы.
Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син,
И моңлы, нурлы Тукай!
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең.
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Яп-яшь Тукай булып яшисең.
Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән
Туган халкым кодрәт, көч ала.
Габдулла Тукай халык иҗатына, халык теленә - туган телгә тирән мәхәббәт белән карады һәм аның бөеклегенә дан җырлады.
Бәйгегә нәтиҗә ясар өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез.(Җиңүчеләр тәбрикләнә. Бергәләп Г.Тукайның “Туган тел” җыры җырлана)
Алып баручы.
Хушыгыз, хуш бүгенгә
Безнең бәйгебез тәмам.
Барчагызга киләчәктә
Уңышлар теләп калам.
Кулланылган әдәбият.
- Р.Ш.Халикова. Раушан көзге.Казан “Мәгариф”, 1993.
- Мәгариф журналы. 2006 нчы ел, №4.
- Мәгариф журналы. 2011 нче ел, №4.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тукай-безнең күңелләрдә.
Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге....
Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"
Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...
Тукай безнең күңелләрдә
Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...
Тукай безнең күңелдә
5нче сыйныфта Г. Тукай иҗаты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...
Тукай - безнең күңелләрдә. Тамчы - шоу.
6-7 нче сыйныф укучыларының әдәбият фәне буенча белемнәрен тикшерү,балаларда Г.Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту максатынна...
Тукай безнең күңелләрдә.
Тукай безнең күңелләрдә....
Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)
Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....