Тукай-безнең күңелләрдә.
методическая разработка (5 класс) по теме
Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 42.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Магнитафон тасмасында” Туган тел ”көе яңгырый.
Укытучы . Габдулла Тукай - өлкәннәрнең дә,балаларның да иң яраткан шагыйрьләреннән берсе иде . Без бүгенге иртәдә аның шигырьләрен яттан сөйләрбез , аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырларбыз,әкиятләрен,мәсәлләрен укырбыз.
Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Аның балачагы төрле кешеләр кулында үтә.Ул сәләтле , тырыш була:мәдрәсәдә уку белән генә чикләнми , рус башлангыч мәктәбендә дә укый , рус , иран , төрек , гарәп телләрен өйрәнә.
Г.Тукай- И.Крылов , А.Пушкин , М.Лермонтов , Н.Некрасов һ.б. рус шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.Бөек шагыйрьнең бай иҗаты ватан – ананы , аның табигатен чын күңелдән ярату , халыклар дуслыгы , көчле патриотизм рухы белән сугарылган . Г.Тукай туган телгә олы ихтирам белән караган , аның гүзәллегенә дан җырлаган .
Укучы. Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.
“Туган тел” җыры башкарыла.
Укытучы. Г.Тукай балалар өчен шигырьләр,җырлар, әкиятләр , табышмаклар яза. Ул үзенең әсәрендә яшь буынны тырышып эшләргә , акыллы , белемле булырга өнди.
Укучы. Тынма , эшлә , и сабый!
Иртә торгач та язарга , дәрсең укырга тотын.
Күр , ничек эшли кояш; иртә тора , таң аттыра,
Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.
Укытучы. Белем алу – хезмәт ул . Белем алу – зур тырышлык , күп көч сорый. Шуңа күрә шагыйрь: “ Эш беткәч , уйнарга ярый “ , - ди.
Укучы. Бик матур бер җәйге көн:
Өстәл янында бер сабый
Ян тәрәзә каршында
Иртәнге дәрсен карый.
Укучы. Аны тышка уйнарга кояш , сандугач , алмагач чакыра , ә ул аларга:
“ Тукта , сабыр ит , уйнамыйм , ди
Уйнасам , дәрсем кала ,
Көн озын ич , ул уенның
Мин һаман вакытын табам ,
Чыкмамын тышка , уенга ,
Булмыйча дәрсем тәмам “ , - ди.
Укытучы. Тырыш , көчле ихтыярлы , эшчән бала , дәресен әзерләп бетергәч кенә , бакчага чыга.
Укучы. Я , кем чакырды? Әйдә , кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсем .
Укучы. Шунда аңар бик матурлап ,
Елмаеп көлде кояш ,
Шунда аңар кып – кызыл ,
Зур алма бирде алмагач ;
Шунда аңар , шатланып ,
Сайрап җибәрде сандугач ,
Шунда аңар баш иделәр
Бакчада һәрбер агач .
Укытучы. Г.Тукай үзенең “ Кызыклы шәкерт “ шигырендә хезмәткә бәхет чишмәсе , яшәү шатлыгы , ди . Армый – талмый эшләргә , кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра .
Укучы . Ах , юләр маэмай ! Тырыш яшьләй ,
Зурайгач җайсыз ул ,
Картаеп каткач буыннар ,
Эш белү уңайсыз ул !
Укытучы . Сөекле шагыйребез Г.Тукай табигатьне ярата , туган якның басу- урманнары , елгалары , авыл һәм шәһәрләре аңа якын һәм кадерле. Ул күп кенә шигырьләрендә хайваннарны , кошларны яратырга өнди , аларны читлекләрдә тотмаска , азат итәргә куша.
Укучы . Курыкмагыз , кошлар , күреп сез
Яныгызда мин барын ,
Мин тимәм сезгә , фәкать ,
Сайравыгызны тыңлармын .
Бик тынычлап сайрагыз сез ,
Мин тимим , сезгә тимим
Әллә иркендә торуның кадерен
Белмимме мин?!
Курыкмагыз , яхшы беләм ,
Мин һич тә сезне ауламам ,
Сайрагыз , тыңлап торырмын ,
Тын да алмам , шауламам
Укытучы. Шагыйрь табигать серләрен аңларга ярдәм итә торган шигырьләр дә яза .
Кырга ак кардан
Юрган ябылган ,
Җир язга чаклы .
Йокыга талган .
Җир йоклый тыныч ,
Күреп тәмле төш ,
Уяныр әле ,
Тукта , үтсен кыш .
(залдагылар табышмакларның җавапларын әйтәләр )
Укучы. Ашлыклар үсте ,
Башаклар пеште ,
Кояш пешерә ,
Тиргә төшерә
Халык ашыга .
Китә басуга .
Урагын ура,-
Бу кайчак була?
Укучы . Һәр җир карланган ,
Сулар бозланган ,
Уйный җил , буран
Бу кайчак , туган ?
Укытучы. Без Г.Тукай шигырьләрен сәхнә әсәрләре итеп тә уйныйбыз.(2 укучы “ Бала белән күбәләк “ шигырен сәхнәләштерәләр)
Укытучы. Г.Тукай балаларга багышлап бик кызыклы , мавыктыргыч хикәяләр , мәсәлләр дә язган .( “Әтәч илә күке “ , “Аккош , чуртан , кысла “ әсәрләре)
Укытучы. Г.Тукай әсәрләре җир йөзендә яшәүче бик күп милләт халыклары теленә тәрҗемә ителгән . Тугандаш республикаларда яшәүчеләр Тукай шигырьләрен үз телләрендә укыйлар .
Укучы . Г. Тукай турында татар , рус , тугандаш халыклар һәм чит ил әдипләре шигъри әсәрләр иҗат иткәннәр , күренекле каләм осталары тирән мәгънәле фикерләр әйткәннәр .
Укучы . Иң матур моңлы җырларын
Халыкка бирде Тукай .
Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай .
(Ә.Ерикәй)
Укучы . Тукай яшәр , яшәр халык белән
Бергә хезмәт итеп , җырлашып .
Россиянең бөек семьясында
Көч , гадәт һәм бәхет алмашып!
(М.Садри)
Укучы . Юк , үлмәдең , гакыллы ир , мәшһүр Тукай !
Тавышың яши кабатланып һәр буында ,
Халкың кебек бөек , матур җырларыңдай ,
Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга .
(Д.Жерманетто италия язучысы )
Әдәби иртә З.Яруллинның “ Тукай маршы “ музыкасы белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/11/picture-201264-1360577575.jpg)
Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"
Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...
Тукай безнең күңелләрдә
Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...
Тукай - безнең күңелләрдә. Тамчы - шоу.
6-7 нче сыйныф укучыларының әдәбият фәне буенча белемнәрен тикшерү,балаларда Г.Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту максатынна...
Тукай безнең күңелләрдә.
Тукай безнең күңелләрдә....
![](/sites/default/files/pictures/2016/11/10/picture-434662-1478784722.jpg)
Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)
Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....
![](/sites/default/files/pictures/2013/03/04/picture-215984-1362412367.jpg)
Телсез идек-Тукай безне телле итте, Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.
Әдәби-музыкаль, сәяхәт истәлек кичәсе....