Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"
методическая разработка (8 класс) по теме

Минахметова Гульнур Нуховна

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_klass.tukay_beznen_yorklrd.docx21.01 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

"Болгар санатор интернат-мәктәп",

 озак дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен санатор тибындагы дәүләт сәламәтләндерү белем бирү  учреждениесе

“Тукай безнең йөрәкләрдә”

(8 нче сыйныфның рус телле балалары өчен татар әдәбияты дәресе)

  Төзеде:

1 нче квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Минәхмәтова Гөлнур Нух кызы

2011нче ел

Максат:

1.Татар халкының күренекле шагыйре Г.Тукайның тормышы,иҗаты турындагы белемнәрен системага салу,гомумиләштерү.

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3.Шагыйрь иҗатына кызыксыну, аның белән горурлану хисе уяту.

Дәрес тибы: гомумиләштерү.

Методлар: укытучы сүзе, әңгәмә,акыл штурмы,энергизатор,парларда,төркемнәрдә эшләү,җырлау.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты,китаплар күргәзмәсе,слайдлар, шигъри карточкалар,интерактив китап.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү. Уңай психологик атмосфера тудыру.

2. ,,Кәефең ничек?” энергизаторы белән дәресне башлап җибәрү. Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорашалар, теләкләр телиләр.

II.Актуальләштерү.

Укытучы. Әйтегез әле үткән дәрестә без кем турында сөйләштек?

-Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай турында.

- Әйе, бик дөрес әйттегез. Бүген дәресебездә бөек шагыйребез турында өйрәнгәннәрне искә төшерербез, ныгытырбыз. Дәресебезнең темасы ,,Тукай безнең йөрәкләрдә”.Ә хәзер экранга карагыз. Үткәннәрне искә төшерәбез.

( Видеосюжет карау).

Укытучы. Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай дөньяда нибары 27 ел яшәгән, бары тик 8 ел иҗат иткән. Шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган.

Иң элек  бүгенге дәресебездә кирәкле булган сүзләрне һәм сүзтезмәләрне искә төшерик.  (1 нче слайд)

( укучылар укыйлар, тәрҗемә итәләр)

        аның балачагы

        туган телне, табигатьне яратырга

        белемле, эшчән булырга

        замандаш Тукай

        һәрвакыт безнең белән бергә

        шигырь бәйрәме

Укытучы.Ә хәзер Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын искә төшерү максатыннан ,,Акыл штурмы” үткәреп алабыз. Кагыйдәне искә төшерик:

-        фикерләр кабатланмый,

-        фикерләр күбрәк булган саен яхшырак,

-        әйтелгән фикерләр тәнкыйтьләнми.

(укучыларга уйлар өчен 1 минут вакыт бирелә)

Тактада :   Г.Тукай ...

(укучыларның җавапларын укытучы тактага язып бара)

Укытучы. Яхшы балалар, Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын яхшы беләсез. Бик матур фикерләр әйттегез. Кем Г.Тукай турында сөйләргә тели? (Бер укучы сөйли).

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Укытучы. Парларда эшебезне дәвам итәбез. Бирелгән биремнәр

 нигезендә сораулар төзибез һәм җавап бирәбез.

    Спроси у друга:

1) Где и когда родился Г.Тукай?

2) Как прошло детство Тукая?

3) В каких местах он жил?

4) Какие произведения Тукая он знает?

5) Чему учат произведения Тукая?

6)Где есть музеи Тукая в Татарстане?

(укучыларның җаваплары тыңлана һәм нәтиҗә ясала).

Укытучы. Г. Тукай балалар өчен бик күп шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Аның китаплары безнең көннәрдә дә аеруча күпсанлы тираж белән

 еш басылып тора. Талантлы рәссамнар аларга рәсемнәр ясый. Ә хәзер мин сезгә аның әсәрләреннән иллюстрацияләр күрсәтәм, ә сез нинди әсәрдән икәнен әйтерсез һәм төп геройларын атарсыз (слайдлар күрсәтелә).

   1нче слайд. ,,Бала белән күбәләк”. (Бала, күбәләк)

   2 нче слайд. ,,Шүрәле”. (Былтыр, Шүрәле)

   3нче слайд. ,,Су анасы”. (Су анасы, малай, малайның әнисе)

   4нче слайд. ,,Кызыклы шәкерт”. (Малай, Акбай)

   5нче слайд. ,,Эш беткәч уйнарга ярый”. (Бала, кояш, сандугач, алмагач)

Ял минуты. ,,Алкышлар”

Укытучы. Ә хәзер төркемнәрдә карточкалар белән биремнәр эшләрбез. Кояш, алмагач, сандугачка санашып өч төркемгә бүленәбез. (Төркемнәрнең җитәкчеләре билгеләнә).

Карточкаларда Г.Тукай әсәреннән өзекләр бирелгән. Игътибар белән биремне укыгыз. Бирелгән өзекнең кайсы әсәрдән икәнлеген әйтергә һәм сәнгатьле итеп укырга кирәк. Бу әсәр белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели?

1нче төркем. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

2 нче төркем. Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәресен карый.

Чын күңел белән укый ул, кат –кат әйтеп һәр сүзен;

Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

3 нче төркем. Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим сезгә, тимим;

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!

Курыкмагыз – яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;

Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

(Бу биремне эшләү өчен 5 минут вакыт бирелә.)

Укучыларның җаваплары тыңлана һәм нәтиҗә ясала.

Укытучы: Ә хәзер шигырь эчтәлегенә туры килгән мәкальләрне табып укыгыз. ( Мәкальләр язылган карточкадан шигырь эчтәлегенә туры килгәнен табып уку).

Ә хәзер парларда эшләвебезне дәвам итәбез. Ситуация буенча

диалог төзибез.

Товарищ идет в книжный магазин.Вы даете ему деньги и просите купить вам сборник стихотворений ГабдуллыТукая.Какой разговор произойдет между вами. (Укучыларның җаваплары тыңлана)    

Укытучы. Ел саен 26 нчы апрельдә Шигырь бәйрәме уздырыла. Ул Муса Җәлил исемендәге  Татар дәүләт опера һәм балет театры янында үткәрелә. Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була. Тукай шигырьләре укыла, әсәрләре тыңлана (слайд)

 Әхмәт Ерикәйнең Тукайга атап язылган ,, Тукай” шигыреннән өзек

укып китәм. Сез аны ничек аңлыйсыз?

Һәрчак безнең белән бергә-

Безнең замандаш Тукай.

       (   җавапларны тыңлау)

IV. Йомгаклау.

Укытучы. Әйе, чыннан да татар халкының Тукайга хөрмәте бик зур. Бүген дә Тукай безнең йөрәкләрдә. Аның шигырьләре-җырга, әкиятләре балетка әйләнде. Ә аның истәлекләре музейларда саклана. Төрле шәһәрләрдәге  иң матур урамнар аның исемен йөртәләр. Дәресебезне татар халкының иң популяр, гимнына әйләнгән “ Туган тел “ җыры белән тәмамларбыз.

V. Өй эше.Сез дустыгызга Г.Тукай турында нәрсәләр сөйләр идегез? План төзегез һәм дәфтәрегезгә языгыз.

Билгеләр кую.

Дәрестә актив катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәт, дәрес бетте. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока по литературе в 9 классе по теме "Древнерусская литература и литература XVIII века"

План-конспект итогового урока по литературе в 9 классе по теме "Древнерусская литература и литература XVIII века" в форме литературной игры...

Открытый урок по литературе . Образ "странного" героя в творчестве В.М.Шукшина. Рассказ "Критики"( Подготовка к ВПР на уроке литературы, работа с текстом)

Урок направлен на развитие навыков анализа текста, монологической и диалогической  речи, читательской грамотности учащихся. Задания связаны с материалами ВПР по русскому языку в 6 классе (2 часть...

Технологическая карта урока по литературе в 10 классе на тему «Отцы и дети» в романе «Отцы и дети» И.С. Тургенева. Предмет: литература Класс: 10 Используемый учебно-методический комплекс: ЛИТЕРАТУРА 10 класс Учебник для общеобразовательных учреждений Баз

Технологическая карта урока по литературе в 10 классе на тему «Отцы и дети» в романе «Отцы и дети» И.С. Тургенева. Предмет: литератураКласс: 10Используемый учебно-методиче...

8 февраля 2022 года. Интегрированный открытый урок по литературе и химии «Два великих имени: Д.И. Менделеев и А. А. Блок». Отделение "Автозаводская" ГБПОУ МТК. Провела открытый урок преподаватель русского языка и литературы Моисеева Т.А.

8 февраля 1834 года родился великий русский ученый Д. И. Менделеев. Казалось бы, этот урок  должен был быть посвящен ему и его научной деятельности, но у нас необычное занятие, из которого ...

8 февраля 2024 года. Интегрированный открытый урок по литературе и химии «Две судьбы: Д.И. Менделеев и А. А. Блок». Отделение "Автозаводская" ГБПОУ МТК. Провела открытый урок преподаватель русского языка и литературы Моисеева Т.А.

Ежегодно в Московском технологическом колледже учащимся рассказывают интересную историю о двух великих людях начала 20 века: Д.И. Менделееве и А.А. Блоке, о том, что пересеклись их пути, что их связыв...