"Американ" әсәрен сәхнәләштерү
классный час на тему
Предварительный просмотр:
Американ
К.Тинчурин.
(өзек)
Катнашалар:
Дилбәр.
Мәйсәрә.
Искәндәр.
Габдуллаҗан.
Муса.
Дүртенче пәрдә.
Габдуллаҗан бай өе.Мәйсәрә белән Дилбәр диванда утыралар.
Мәйсәрә. Кара әле, Дилбәр, кешегә әйтмәсәң, мин сиңа бер нәрсә сөйләр идем.
Дилбәр. Ни эшләп әйтим Алла сакласын. Сүз ташып йөрергә мин Чулак Фатыйма түгел ич.
Мәйсәрә. Ләкин, зинһар, кешегә әйтмә.Әткәй мине, теге, Америкадан килгән мөселман профессорына кияүгә бирә.
Дилбәр. Ә профессор ризамы соң?
Мәйсәрә. Нәрсәгә?
Дилбәр. Сиңа өйләнергә?
Мәйсәрә. Зур придан белән.. Әти әйтә, акча барысын да эшли, ди. Әгәр шул профессорга барсаң, ди, ни генә сорасаң да кызганмам, ди. Әбэзиян сак тектерермен, ди.
Дилбәр. Әбэзиян маймыл була бит ул. Маймыл тиресе киеп йөрерсеңмени?
Мәйсәрә. Әбэзиян нишләп маймыл булсын ул! Мех ул, бик кыйммәтле мех. Әй, мескен, шуны да белмисеңмени? Маймыл булса, кем кияр иде соң аны? Әбәү, маймыл тиресен кияргә!
Дилбәр. Хәер, теләсәң ни эшлә. Мин синең урыныңда булсам, әллә нигә дә аңар кияүгә чыкмас идем. Монда бит сине теләсә кем алыр. Үзең матур, бай, укыган.
Мәйсәрә. Кем укыган, минме? Мин бернәрсә дә белмим. Валлаһи, байлык булгач, укуның нигә кирәге бар? Ярлы кешеләр берәр җирдә хезмәт итеп тамак туйдырыр өчен укыйлар бит. Ә миңа ул нигә? Чү, кемдер чыга бугай!
Дилбәр Мәйсәрәне кулыннан җитәкләп алгы бүлмәгә тарта, инде чыгып кителәр дигәндә Мәйсәрә борылып кире керә.Искәндәр чыга.
Искәндәр. (Мәйсәрәне күреп) Туташ, утырыгыз!
Мәйсәрә. Рәхмәт! (Чүгәләп ала.)
- 2-
Искәндәр. Туташ, дөньяда сезнең иң зур теләгегез нәрсә?
Мәйсәрә. Иң зур теләкме?.. һем, әйтергә оялам.
Искәндәр. Оялмагыз, әйтегез, туташ.
Мәйсәрә. Кияүгә чыгу. Һи-һи-һи..
Искәндәр. Бик яхшы. Рәхмәт, акыллы сүз әйттегез. Билгедә тоткан киявегез бармы?
Мәйсәрә. Бар.
Искәндәр. Кем?
Мәйсәрә. Электәгесеме,хәзергесеме?
Искәндәр. Хәзергесе.
Мәйсәрә. Хәзергесе – син.
Искәндәр. Мин?
Мәйсәрә. Әйе.
Искәндәр. Рәхмәт. Бу да акыллы сүз. Сез, туташ, бик акыллы икәнсез.
Мәйсәрә. Әти генә мине җүләр дип тирги.
Искәндәр.Әткәгез сезне тиргимени?
Мәйсәрә. Бик тирги,тәмам туеп беттем инде үзләреннән. Шуның өчен тизрәк кияүгә чыгасым килә дә бит... Син мине тиргәмәссең бит?
Искәндәр. Юк, юк, мин сине автомобильдә генә йөртермен. Теләсәң, аэропланда очырырмын.
Мәйсәрә. Юк, аэропланда очырма син мине, мин куркам. Автомобильдә генә йөртерсең, яме? Синең үз автомобилең бармы?
Искәндәр. Минем йөз дә биш автомобилем бар.
Мәйсәрә. Йөз дә биш? Бик күп икән. Без иртә белән берсендә, көндез берсендә, кич берсендә, төнлә берсендә йөрербез.
Искәндәр. Ярый, ярый.
Мәйсәрә. Ә син миңа күптәннән гашыйк тотасыңмы?
Искәндәр. Биш елдан бирле.
Мәйсәрә. Мескен. Нигә соң сәлам хатлары бер дә язмадың? Ә туебыз кайчан булыр?
Искәндәр. Теләсәгез бүген үк мөмкин.(Төртә.)
Мәйсәрә. Пәрәмәч!.. Нигә төртәсең? Әле никах укылганы юк ич!
Габдуллаҗан керә
Габдуллаҗан. Нәрсә, ни бар?
Мәйсәрә. Әти, ул төртә.
Габдуллаҗан. Ә, эһеммм... (Искәндәргә.) Кирәк нәрсәгез булса, сорагыз.
Искәндәр. Рәхмәт! Габдуллаҗан әфәнде, сезнең кызыгыз гаҗәп акыллы икән. Әгәр ул сөйләгән сүзләр дөрес булса...
Габдуллаҗан. Нәрсә, нәрсә?
Мәйсәрә. Әти, без туй хакында сөйләштек.
Габдуллаҗан. Ничек, профессор әфәнде, сез ризамы?
Искәндәр. Риза, ләкин бер шартым бар.
- 3 -
Габдуллаҗан. Приданы? Җаныгыз ни теләсә, шуны бирәбез. Әгәр дә акча кирәк булса, менә рәхим итегез. Хәзердән үк.
Искәндәр. Юк, бик рәхмәт. Минем акчага мохтаҗлыгым юк.
Габдуллаҗан. Соң нәрсә генә?
Искәндәр. Миңа сез придан итеп Болгар ханнарының тарихи ярлыкларын бирергә тиешсез.
Габдуллаҗан. Миндә һичбер төрле ярлык юк.
Искәндәр. Мин әйтәм, бар.
Габдуллаҗан. Юк, профессор әфәнде, миндә ярлык-марлык юк.
Искәндәр. Алай булса, гафу итегез. Мин Муса әфәнденең кызы Дилбәр туташка өйләнәм.
Габдуллаҗан. Хәерче бит ул. Өстенә кияргә күлмәге дә юк бит аның.
Искәндәр. Мин үзем бай. Шул ярлыкларны бирсәгез, бу көннән үк мин сезнең киявегез. Берничә көннән Америкага китәбез. Теләсәгез сезне дә алып китәрбез.Аннан товарлар алып кайтырсыз.
Габдуллаҗан. Юк кияү тфү...профессор әфәнде, миндә ярлыклар... Ничек дисез? Америкадан товар алып килеп булыр, дисезме?
Искәндәр. Теләсәгез ун вагон.
Габдуллаҗан. Ә, ун вагон? Ярлыкларны бирергә ярамый.
Искәндәр. Менә шул, Габдуллаҗан әфәнде, бирсәгез, иртәгә туй. Бирмәсәгез, гафу итегез. Мин бүген үк Дилбәр туташка өйләнеп, Америкага китәм.
Габдуллаҗан. Кияү, профессор әфәнде, теләсәгез җанымны сорагыз, жәл түгел, әмма ярлыкларны бирә алмыйм. Үзем үлгәч, сезгә калдырырмын. Бирә алмыйм. Мирас ул.
Искәндәр. Димәк бирмисез?(Дилбәр керә) Алай булгач гафу итегез. Ә. Дилбәр туташ, рәхим итегез! Минем сезгә бик мөһим йомышым бар иде, рәхим итеп утырыгыз!
Дилбәр. Мирси, мусио! (Реверанс ясый.)
Искәндәр. (тегеләрнең караганнарын сизеп). Дилбәр туташ, әткәгез миңа сезнең фикерегезне ирештергән иде. Мин башта Мәйсәрә туташка өйләнмәкче идем, хәзер инде сезгә өйләнергә булдым. Сез ризамы?
Дилбәр. Мирси, мусио!.. (Реверанс ясый.) Риза!.. (Тагын реверанс ясый.)
Искәндәр. Алайса иртәгә...
Муса керә.
Муса. Профессор әфәнде, сез мине бик һавага салдыгыз. Гүя сез Габдуллаҗан байның кызына өйләнмәкче буласыз, имеш, дөресме?
Искәндәр. Шулай уйлаган идем.
Муса. Сез ул эшегез белән бик зур ялгышлык эшлисез. Габдуллаҗан урлашып кына баеды. Революция вакытында халыкны талап баеды. Жулик, карак ул, кызы дивана. Аның әбисе дә шашып үлде.
Габдуллаҗан. Кем карак? Кем юләр? Кем жулик? Нәрсәңне урладым? Кем күргән, ә, кем күргән? Тоттыңмы? Ә?.. (Бугазына ябыша.)
Муса.Карак шул! Урлашып баедың.
- 4 -
Габдулаҗан. Син үзең шифырт, син үзең күмер карагы.
Сугышалар.
Мәйсәрә. (Дилбәргә). Мин юләрмени? Мин авырумени? Минем әтием каракмени? Сез үзегез мулла нәселе. Сорыкортлар!..
Дилбәр. Юләр шул, шыр тиле. Әтиең карак.
Мәйсәрә. Каракмы? Менә сиңа, менә сиңа!..
Дилбәр. Чеметмә! Җибәр, чеметмә, юләр!
Сугышалар.
Искәндәр. Туташлар!.. Сабыр!.. Әфәнделәр!.. Сабыр!..(аерырга тырыша). Җәмәгать! Сабыр! Габдуллаҗан әфәнде, ярлыкларны бирсәгез, хәзер туй итәрбез. Юкса, Дилбәр туташ минем хатыным дип хәзер игълан итәм.
Габдуллаҗан. Ә, кем, профессор әфәнде, ни эшлибез соң? (Мусага) У-у-у... сине, күмер карагы! (кизәнә.)
Искәндәр. Эш сездә. Әгәр хәзер үк ярлыкларны бирсәгез, Мәйсәрә туташ минем хатыным дип хәзер үк игълан итәм. Юкса...
Габдуллаҗан. Ярый. Аллага тапшырдым. Риза.
Искәндәр. Юк, кулга ярлыклар кермичә, мин риза түгел.
Габдуллаҗан. Бетте, бетте, риза. Хәзер алып килермен. У-у, сине, күмер карагы! Йә, Мәйсәрә минем хатыным дип игълан итегез!
Искәндәр. Әфәнделәр, хәзер мин сезнең алдыгызда бик зур эш ачачакмын... Әфәнделәр, мин өйләнәм...
Барысы. Өйләнәсез! Кемгә?
Искәндәр. Мин...
Габдуллаҗан. Ярый, ярый, риза. Алып киләм. (чыга.)
Муса. Профессор әфәнде, зинһар, байлыкка кызыкмагыз, кызы юләр бит. Җырлый да, бии дә, пионинода уйный да, французча сөйләшә дә белми. Минем кызым милли алтын бит!..
Габдуллаҗан. (керә). Менә, кияү, рәхим ит! Бөтен бәхетемне кызым белән сиңа тапшырам!.. (Искәндәр алып язуларны карый.)
Муса. Кызым, әйдә киттек. Дөньяда акчага сатылмаган нәрсә юк икән, Америка профессорлары да акчага сатылалар икән. Әйдә, кызым, үзеңә насыйп милли егет табылыр әле. (Чыгалар.)
Габдуллаҗан. Кияү, мунча ягарга кушыймы?
Искәндәр. Кушыгыз!.. ( Габдуллаҗан китә.) Ә син, Мәйсәрә, бар, ак күлмәгеңне киеп чык. (Төртә.)
Мәйсәрә. Төртмә әле, юньсез, никах укылганы юк ич әле. Һи-һи-һи!.. (Чыга.)
Искәндәр. Мондагы халык үзләре тарихи ярлыклар икән... (Залга). Менә бит, студент иптәш, уйлап эшләсәң бар нәрсәне дә эшләп чыгарырга була. Ярлык безнең кулда. Кая, үзләре чыкканчы качарга кирәк. (Чыгып йөгерә.)
Тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү
"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...
"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү
"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...
Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.
рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...
Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү
Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...
Пьеса для школьного театра "сказ о том, как Тушкан Американ был наказан за обман"
Размышление о нравственности, об ответственности за сказанное и совершённое...
Эссе. К.Тинчуринның "Американ" комедиясендә "ачы" сатира.
Кәрим Тинчуринның “Американ “ комедиясендә “ачы” сатира. Кәрим Тинчурин исемен ишетүгә күз алдыма аның “Зәңгәр шәл”е, “Сүн...
План урока К. Тинчуринның “Американ” комедиясендә конфликт үстерелеше", Әдәбият, 10 нчы сыйныф
Максат: 1. Кәрим Тинчуринның “Американ” комедиясендә конфликт бирелешен ачыклау.2. Сюжет элементларында конфликт үстерелешен күзәтү күнекмәләрен ныгыту.3. Укучыларда аң-белемгә омтылыш тәр...