Эссе. К.Тинчуринның "Американ" комедиясендә "ачы" сатира.
статья (11 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

 

Кәрим Тинчуринның “Американ “ комедиясендә “ачы” сатира.

 

     Кәрим Тинчурин исемен ишетүгә күз алдыма аның “Зәңгәр шәл”е, “Сүнгән               йолдызлар”ы,”Американ”ы килеп баса. Татар драматургиясе һәм тарихында тирән эз калдырган  олы шәхес, үзенчәлекле артист, оста оештыручы, талантлы режиссер ул.Театр өчен җан атып яши, туган халкының язмышын үз язмышы  итеп кабул итә.Шуңа да республикабызның иң яхшы театрларыннан берсе булган Татар Дәүләт  комедия һәм драма театры хаклы рәвештә Кәрим Тинчурин исемен йөртә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon insha_ktinchurin_amerikan.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

             Кәрим Тинчуринның “Американ “ комедиясендә “ачы” сатира.

     Кәрим Тинчурин исемен ишетүгә күз алдыма аның “Зәңгәр шәл”е, “Сүнгән               йолдызлар”ы,”Американ”ы килеп баса. Татар драматургиясе һәм тарихында тирән эз калдырган  олы шәхес, үзенчәлекле артист, оста оештыручы, талантлы режиссер ул.Театр өчен җан атып яши, туган халкының язмышын үз язмышы  итеп кабул итә.Шуңа да республикабызның иң яхшы театрларыннан берсе булган Татар Дәүләт  комедия һәм драма театры хаклы рәвештә Кәрим Тинчурин исемен йөртә.

       Мин “Американ” әсәрен зур кызыксыну белән укып чыктым. К.Тинчурин яңа заман яшьләре аша революцион үзгәрешләргә каршы торган бер төркем интеллигенция вәкилләреннән, спекулянтлардан, мещаннардан ачы көлә, аларның яшерен эчке уй-хыялларын фаш итә.

 Вакыйга уку йортларының берсендә бара. Студентлар тарих түгәрәге оештыралар. Ләкин түгәрәк эшләп китә алмый-  материал җитми. Шәһәр баенда кулъязмалар, ярлыклар саклануы турындагы хәбәр ишетелә. Әлбәттә, бай аларны үз теләге белән бирмәс... Искәндәр исемле студент бер хәйлә уйлап таба...          

          Шәһәргә Америкадан “татар профессоры” килгән дигән хәбәр бик тиз тарала. Һәркем профессор белән танышып, үзенә берәр файда булмасмы дип өметләнә. Профессор белән танышырга элекке җәмәгать “эшлеклесе” Муса йортына заманында үзләрен галим, адвокат, тарихчы дип йөрткән “атаклы” кешеләр җыела.Алар үзләрен милләт хадимнәре, милләтебезне яклаучылар дип атыйлар. Вакыйгалар барышында аларның революция елларында кылган астыртын эшләре дә беленә.

          Комедиядә тартыш ике юнәлештә бара. Берсе - Искәндәр белән Габдуллаҗан арасында кулъязмалар өчен барган көрәш. Икенче көрәш учагы Муса һәм аның кызы Дилбәр белән Габдуллаҗан һәм кызы Мәйсәрә арасында кабына.

 Һәр ике ата үз кызын дәрәҗәле профессор кәләше булырга лаеклы дип саный.  Муса үзен алдынгы карашлы итеп күрсәтәсе килә. Ул француз телен белгән кызын зур “милли тәрбия” алган дип саный һәм тәрбиясез мулла кызларына каршы куя. Уңайны да, кимчелекне дә «миллилек» пәрдәсе белән яба. Дилбәрнең пианинода уйный белмәве, ”Әпипә” көенә  дөрес хәрәкәтләр күрсәтә белмәве дә бик кызганыч.

         К.Тинчурин миллилек сыйфатларын зур итеп күрсәтеп тәнкыйтли: милли пәрәмәч, милли җыр, бию, милли посу, милли имән бармак һ.б.

Драматург кайбер персонажларның күп кенә хыял-өметләрен, эш-гамәлләрен мыскыллап көлә. Бу мескеннәрнең «милләт өчен», «милли» дип сөйләнүләрендә дә көлкедән башка нәрсә юк. Ни өчен дигәндә, аларның мил-

лилеге үзләре өчен генә җайлыны эзләүдән, үз кимчелекләрен каплау-яшерүгә омтылудан тора.

      Габдуллаҗан сәүдә өлкәсендә зур уңышка ирешкән. Үзенең тупаслыгын һәм наданлыгын сиздермәскә тырыша, «җәдидче зыялы» булырга омтыла..Үзен  тәрбияле итеп күрсәтәсе килә. Хатыны белән кызын бик тырышып «тәрбияли». Тик шунда тупаслыгы һәм тәрбиясезлеге тагын өскә бәреп чыга. Ул кызын профессорга кияүгә чыгарга үгетли. Хәер, «үгетли» сүзе бу очракта туры килеп бетми, чөнки ул инде үзе өчен мәсьәләне хәл итеп куйган. Бер яктан, зыялы булырга омтылыш аңа кызын мәҗбүр итмәскә куша. Икенче яктан, канына сеңгән мин-минлек, байлык өчен җан ату (Америкадан вагонлап-вагонлап мал кайтартып, сәүдәсен тагын да киңәйтү), аны чын үзе булып сөйләшергә мәҗбүр итә. Кыска гына арада да ул үзендәге шушы капма-каршылыкны, шуны да аңламаслык наданлыгын күрсәтеп өлгерә.

            Милли тарлык, наданлык, мин-минлек, зур байлыкка омтылу, кеше җилкәсендә яшәргә тырышу, хөсетлек кебек сыйфатларны күрсәтеп, драматург бу “атаклы кешеләр”дән  ачы көлә.  

  Тискәре геройларның кимчелекле якларын фаш итә. Адым саен «мин факультет ярым факультет бетергән» дип мактанган Шәехмирза,  тупаслыгы, үзен тәкәббер тотуы  һәм әтәчләнүе, үзен Европада беренче галим дип санап та, базарда тоз төреп сатарга гына яраклы бер китап чыгарган булуы үз ишләре арасында  мыскыллы көлү уята.

      Искәндәр -“ профессор” булып Муса өенә килә.  Аның төп теләге  - кулъязмаларны кулга төшерү, форсаттан файдаланып, тәмле ашап-эчеп калу. Искәндәр  вакыйгаларның  үзәгендә, аларның ничек оешуында, хәл ителешендә төп рольне уйный Моннан соң вакыйгалар үстерелә, сюжет сызыгы яңадан-яңа персонажлар белән байый, яңадан-яңа көлке хәлләр туып тора. Профессорны үзенә карату, ахыр чиктә «профессор кияүле булу» өчен барган тартышның иң югары ноктасы итеп- Искәндәрнең Габдуллаҗан алдына таләп куюын алырга кирәк. «Я син тарихи кулъязмаларны бирәсең һәм мин синең кызың Мәйсәрәгә өйләнәм, юк икән —Дилбәрне кәләшем дип игълан итәм!»— ди профессор.

  Комедия яшләрнең үзләренә кирәк булган тарихи документларны алып чыгып качуы белән тәмамлана. Мал-мөлкәт югалды, сатып булмады дип борчыласы урынга, Габдуллаҗан, утны сүндерергә куша “тегеннән булмасын” Моны чекистлардан курку дип аңларга кирәктер.

                

Казан шәһәре Совет районының

“175 нче урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль учереждениясе

Драматург, актер,режиссер

          Кәрим Тинчуринның тууына 125 еллыгына багышланган

республика бәйгесе.

           

                       

                 Инша: К.Тинчуринның “Американ” комедиясендә                                                                                                      

                          “ачы” сатира.

                                                             Башкарды: Казан шәһәре Совет районы

                                                                                   175 нче  урта мәктәбенең

                                                                                   11а сыйныфы укучысы

                                                                                    Әхмәтова Энҗе

                                                      Укытучы: Әхтямова Гөлназ Мингали кызы,

                                                                    2 нче квалификацион категорияле  

                                                                   татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

                                                           Казан 2012 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...


 

Комментарии

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Сез укучыларның иҗади сәләтен үстерү өстендә зур эш алып барасыз. Укучыларыгызның уңышлары ул - сезнең уңышлар. Алга таба да бу эшегезне дәвам итегез. Сез - иҗади эшләүче УКЫТУЧЫ!