"Ягез әле, егетләр!" (Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге)
методическая разработка по теме
Ватанны саклаучылар уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yagez_le_egetl_r.doc | 214 КБ |
Предварительный просмотр:
ЯГЕЗ ӘЛЕ,
егетләр!
Гизатуллин Р.Ш.
2014 нче ел
“Ягез, әле егетләр”
(Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге).
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар! Бәйрәм белән сезне кадерле дуслар! Ватанны саклаучылар уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсен башлыйбыз! Без аны күңелле сабантуй дип атадык.
Сабантуймы, Сабантуй- Уеннар туе бит ул. Тәм-томнар сые бит ул. Җиңүләр уе бит ул. Чаптар өстендә чабып Катыктан тәңкә табып. Колга башына менеп, Узышларда йөгереп, Чын татарча көрәшеп, Аркан белән сөйрәшеп , Ватмый йомырка ташып, Тапкырларга сынашып, Җиңсәң әгәр-Сабантуй, Эчкә шатлык-Сыймас туй!
Укучылар,ел саен авылларда,барыбыз да зарыгып,көтеп алган сабантуй бәйрәме үткәрелә.Сабантуй кайчан үткәрелә соң.Язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә ул.Менә без дә бүген үзебезнең бәйрәмгә-күңелле сабантуйга килдек. Бүген бәйрәм булганга Күңел шундый шатлана. Бик күңелле мәктәптә. Менә булыр тамаша.
Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез.
Үзара көч сынашырга
Кемнәр тели, әйтегез?
Хәрәкәттә бәрәкәт
Икәнен онытмагыз.
Бер урында тик торудан
Тимер күк тутыкмагыз.
Сабантуй программасы белән танышыйк:
1.Сабантуйга әзерлек. 2.Кашык кабып йөгерү. 3.Колгага менү. 4. Мин яхшы очучы. 5.Ат чабышы. 6.Капчык киеп йөгерү. 7.Балык тоту. 8.Турникта күтәрелү. 9.Кашык белән су ташу. 10.Мин яхшы әти булырмын. 11. Мин оста пешекче.. 12.Аркан тартышу. 13.Йомгаклау.
Бәйрәм кичәбезне башлыйбыз.
Бүген бәйрәм мәктәбебездә Әтиләрнең бәйрәме. Бабайларның,абыйларның, Малайларның бәйрәме. Без аларны яратабыз, Алар безне яклаучы. Явызлардан,усаллардан Илебезне саклаучы. Сезнең янда гына без акыллы,
Сезнең янда гына без чибәрләр.
Солдат булган өчен генә түгел
Көн дә кирәк илгә егетләр.
1.Сабантуйга әзерлек.
Уенда 2 команда катнаша.
Һәр командага исем уйларга кирәк. Хәзер мин һәр командага конверт бирәм. Хәрефләрдән команданың исемен җыярга кирәк.
Жюри белән таныштыру.
Без жюри составына 3 кеше тәкъдим итәбез. Хәзер сезне алар белән таныштырып үтәбез.
Уенда катнашучы егетләребез: 1 Шук,хәрәкәтчән, ярдәмчел егетебез-Инсаф 2 Бик кызу, тиз кызып китүчән ,уңган егетебез -Әлфис 3 Тыйнак, тыныч, бөтен эшне үзе белеп башкаручы егетебез -Алмаз 4 Тырыш, чибәр, спортка мөккибән китүче егетебез -Нәфис 5 . Төгәл ,чиста,пөхтә егетебез - Илсур 6 . Шаян, юмор остасы ,көрәшче егетебез -Илназ 7 .Мәктәбебезнең иң оста көрәшчесе -Фәнис 8.Гел көлеп 9 классны яктыртып торучы егетебез– Рәсим 9.Уңган, җитез, спорт сөюче егетебез-Рамазан 10. Мәктәбебезнең аяклы комьютеры-Салават.
11.Тыйнак, тыныч егетебез-Фәнзил
Командаларның исемнәре:
Бөркетләр Батырлар
2.Кашык кабып йөгерү.
Кайдан уйлап тапканнар, Аш кашыгы капканнар. Һәммәгез дә кашыкка Куелган берәр йомырка. Үзем чабам,үзем уйлыйм- Ничек ватмый барырга...
3.Колгага менү.
соң,шома да соң, Сабан туе колгасы, Бу халкымның зур бәйрәме, Мәртәбәле йоласы. Колга тора мәйданда. Көч куеп,баскыч ясап, Менәрбез без анда да.
4. Мин яхшы очучы
Ә хәзер балачакның күңелле мизгелләрен искә төшереп үтәбез. Менә бу кәгазьләрдән самолетлар ясарга кирәк.
Самолетларны очыртырга һәм кыршау эченә кертергә кирәк. Ничә самолет кыршау эченә керә?
5.Ат чабышы
Ясап куйган атлар бар Кыңгыраулар такканнар. Ярышабыз атларда Сабантуйда чапканда.
Ясаган агач атларда узышу. Концерт номеры
6.Капчык киеп йөгерү
Капчык киеп йөгереп, Җиңүче булып була. Егылмыйча йөгерсәң, Беренче булып була. Күзең белән кара син, Күңелең белән уйла син Ашыгып йөгерәм диеп, Ялгышып егылма син.
7.Балык тоту
Балык тоту осталыгын
Сынарга вакыт җитте. Уйла җитез,уйла тиз Җиде кат үлчә,бер кат кис!
8.Турникта күтәрелү.
Йөгерекләр,җитезләр Кем өлгер,чыдам,елгыр Кем күбрәк күтәрелер Шул бездә алда булыр.
9.Кашык белән су ташу.
Сабан туе-хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе Кашык белән су ташып Бәйрәм итик көн буе.
10.Мин яхшы әти булырмын.
Гаиләнең терәге- ир-ат,әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше- гаилә башлыгы.Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да.Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Якын кешеләребезне, әтиләрне 23 февраль Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Исәнлек,саулык,бәхет,шатлык телибез. Курчак киендерү. Концерт номеры
11. Мин оста пешекче
Малайларны сынап карыйк
Аш-су өлкәсендә дә.
Кайсысы оста микән
Бәрәңге әрчегәндә. Бәрәңге әрчү.
12.Аркан тартышу
13.Йомгаклау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әтием сүзе. Башлангыч сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә кичә .
Башлангыч сыйныфларда укучы малайлар һәм әтиләр өчен үткәрелгән чара....
КВН. "Ягез әле, малайлар! "
4-5 сыныфлар өчен " Тапкырлар һәм Зирәкләр" бәйгесе....
ягез әле, кызлар!
конкурс для девочек "А ну-ка, девочки!" на татарском языке...
Ватанны саклаучылар көненэ багышланган кичэ «Йолдызлар яңгыры
Сценарий вечера на военно-патриотическую тему поможет начинающим классным руководителям. Материал на татарском языке...
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә: "Ягез әле, әтиләр!"
Егет. Исәнмесез, кадерле дуслар, әтиләр, бабайлар, абыйлар! Без бүген 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык.Кыз. Кемнәр уйнарга ярата,...
«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.
5а сыйныфында үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне.
Мероприятие посвященное к 23 февраля...