ягез әле, кызлар!
методическая разработка по теме
конкурс для девочек "А ну-ка, девочки!" на татарском языке
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yagez_le_kyzlar.doc | 38.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Ягез әле, кызлар!”
1нче алып баручы.
Язлар җитте исә бар табигать
Кояш нурларына күмелә
Яфраклардан таңда чыклар тама,
Сиреньнәрдән хуш ис сибелә.
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, әниләр, әбиләр, укучылар!
2нче алып баручы. Кем сокланмас шушы гүзәллеккә!
Кем сөенмәс күреп яз ямен!
Иң зур бәхет – дуслык, тынычлыкта
Каршы алу язлар бәйрәмен!
1нче алып баручы. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – хатын – кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп балкыган кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелләрегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
Без бүген “Ягез әле, кызлар!” дигән кичәгә җыелдык.
2нче алып баручы. Бәйрәм белән, хөрмәтле кызларыбыз! 7 класс кызлары уңганнары да, булганнары да, бүгенге конкурста катнаша.
Менә алар безнең конкурсантларыбыз.
Абдуллина Г., Гәрәева Г., Фәйзуллина Ф., Хәеретдинова Л., Хамидуллина А.
7 класс малайлары кызларга җыр бүләк итәләр “Эх, сез матур кызлар”
1нче алып баручы. Һай кызлары, кызлары
Янып тора күзләре
Кызларына сүз әйтмәгез
Алдынгылар үзләре.
1нче конкурс Шигырьләр, котлаулар конкурсы. Һәр конкурсант бүгенге бәйрәмгә багышлап шигырь һәм котлау сөйли.
1нче, 2нче…
Хатын: Исәнмесез, балалар! Исәнме, Шәмсинур апа. Синең кызың бик булышадыр үзеңә?
Әби: Айгөлнеме? Монда гына уйнап йөри иде. Синең кызын бик булышадыр үзеңә?
Хатын: Әйе, апа, кызым бик уңган шул. Менә ул үзе дә килә.
Айгөл: Мин дә керләр юдым, әни сабынлап юдым, әни.
Әнисе: Ай, кызым, үскәнсең бигрәк чиста иткәнсең!
Айгөл: Бәрәнге юдым, әни, сабынлап юдым әни.
Әнисе:Ай, кызым, үскәнсен, нишләден?
И, кызым, болай булгач өйгә кайтам да
Яңадан бәрәңге пешерим.
(хатын китә)
Әби: Кызлар, ә кем тагын әнисенә булыша?
1нче алып баручы. 2нче конкурсыбыз бәрәңге чистарту.
Кызлар чистартканда музыкаль тәнәфес.
2нче алып баручы. Әниемнең күзләре
Диңгез кебек тирән.
Ул күзләргә карасам,
Мин үземне күрәм.
Әниемнең карашы
Дулкын кебек назлы
Чәчләремнән иркәли,
Иңнәремнән назлый.
3нче конкурсыбыз Әниләр турында мәкальләр. Кем күберәк әни турында мәкальләр белә.
1нче алып баручы. Дуслар, карагыз әле, безгә кунак кызлар килә!
/Залга малайлар кызлар киемен киеп керәләр һәм бию бииләр.\
Кызлар, карагыз әле, бу безнең малайлар түгелме соң? Ах, сез шаяннар.
2нче алып баручы. Хатын – кызлар нинди була?
Ай янамы, йолдыз калкамы –
Ул кулларда язын – чәчәк исе,
Җәен – икмәк, кышын – кар тәме.
1нче алып баручы.Дүртенче конкурсыбызны башлыйбыз. Кичәдә катнашучыларга өйдә татлы милли ашлар пешереп килергә кушылган иде. Хәзер безнең кызларыбыз аларны ничек пешүләре турында сөйләп, жюрига тапшыралар.
2нче алып баручы. Әйдә, әйдә катырак бас
Биегәнне күрсеннәр
Баскан җирдән ут чыгара
Безнең кызлар дисеннәр.
Бишенче кокурста кызлар үзләрнең бию сәләтләрен күрсәтерләр.
1нче алып баручы. Әй, курчагым, елак – мылак,
Тик кенә тормый карап.
Бастырсам, торып китә.
Яткырсам, торып китә.
Көн дә шулай тилмерәм,
Әммә өйрәтә беләм:
-Сүзем тыңла, тыйнак бул,
Башкаларга үрнәк бул.
Алтынчы конкурсыбыз курчак төрү.
Музыкаль тәнәфес.
2нче алып баручы. Коймагы да коймагы,
Агып тора каймагы!
Табада пешеп тора,
Табынга төшеп тора.
Кайнар! – ялан кул тотма.
Тәмле! – телеңне йотма.
Син телең йотсаң, Нәбирә,
Кем рәхмәт әйтер әбигә?
Ә хәзер безнең кызлар пилмән ясыячаклар. Моның өчен 5минут вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә кем күбрәк пилмән ясый – шул җиңүче.
Безнең кызлар пилмән ясаганда музыкаль тәнәфес.
1нче алып баручы. Чәй эчәбез бал белән
Балачагалар белән
Балачага алты җан
Әхмәт, Нәҗип,Закирҗан,
Зәйнәп белән Галия,
Иң кечкенә Асия.
Ә хәзер кызларга тулы исемнәрне язып бетерер өчен бу битләрне бирәбез.
2нче алып баручы. Ләйсән инде зур булган,
Әгәр килсә көенә,
Үзе торып юына,
Хәтта үзе киенә
Әллә менә бүген дә
Тик күз генә тимәсен
Үзе кигән күлмәгенең
Төймәләгән төймәсен.
Ә хәзер безнең кызларыбыз үзләрнең тегү осталыкларын күрсәтерләр.
Музыкаль тәнәфес.
1нче алып баручы. Кичәбез бик күңелле узды. Кызларыбыз уңганнар да, тапкырлар да, тырышлар да икән. Алар арасыннан җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмас, дип уйлыйм. Сезне тагын бер тапкыр яз бәйрәме – Халык – ара хатын – кызлар көне белән тәбрик итәбез. Ә хәзер конкурсны йомгаклау өчен сүз жюрига бирелә.
Жюри…
Җиңүчеләргә бүләк тапшырыла.
Класстан тыш чара
“Ягез әле, кызлар!”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.
5а сыйныфында үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...
Ягез әле, кызлар.
8 март бәйрәменә татарча сценарий....
Ягез әле,кызлар!
8 март бәйрәме уңаеннан үткәрелгән кичә.Кичә бәйге формасында алып барыла.Бәйгедә мәктәпнең кызлары ике командага бүленеп үзара көч сынаша.Бәйгедәге биремнәрнең кайберләре өй эше итеп бирелә....
Конкурс "Ягез әле, кызлар!" (А ну-ка, девушки!)
Сценарий праздника-конкурса "А ну-ка, девушки!" (на татарском языке)...
"Ягез әле,кызлар!"
Өстәмә белем бирү үзәкләрендә шөгыльләнүче балалар белән үткәрү өчен 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган уен- кичә эшкәртмәсе...
"Ягез әле, кызлар" кичәсе
8 март бәйрәменә багышланган кичә...
Ягез әле, кызлар!
Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән якт...