ЭССЕ: "Минем методик табышларым"
опыты и эксперименты по теме

Муллачанова Гузалия Халиловна

Эссе: "Минем методик табышларым".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_minem_metodik_tabyshlarym_mullachanova_g.h.docx.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Төмән өлкәсе, Төмән районы,                                                                                      Хабибулла Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбе

ЭССЕ

“Минем методик табышларым”

Язды:

 Муллачанова Гүзәлия Хәлил кызы,

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

2017 ел

Минем методик табышларым

     Һәр кешедә бер матурлык яши,

                                                                   Яңгыр көтеп яши бөре дә.

                                                                   Ләйсән булып ява алу кирәк

                                                                    Кеше матурлыгын күрергә.

              Укытучы эше бик авыр. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә.

Мөгаллим ул – белем таратучы, ул изге кешеләр рәтендә. Заман күзлегеннән караганда, татар теле укытучысы – сәясәтче дә, икътисадчы да, эшмәкәр дә түгел, ул – милләтне таркалудан, тузгытудан саклап торучы, милләтнең киләчәген булдыручы. Укытучы киләчәккә өмет белән карамаса, яшь буында өмет булмаячак. Укучыларның дөньясын яктыртучы, акылын үстерүче рольне югалтмау – безнең төп бурычыбыз.

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш соң? Ул балаларны ярата һәм хөрмәт итә, аларның бөтен яхшы якларын күрә  белә. Ул – сизгер җанлы, бөтен нәрсәне аңлаучы  табигый  кеше.  Һәрвакыт вакыйгаларның  үзәгендә  кайный. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки бөек Казан университетында белем алдым. Монда Ленин, Толстой, Лобочевский укыган, монда миңа татар әдәбиятын укыткан мәшһүр М.Мәһдиев, Р.Батулла, Т.Галиуллин, А.Ахмадуллин, Д.Заһидуллина, ә татар теленең нечкәлекләренә төшендергән Ф.Сафиуллина, С.Ибраһимов, Ф.Хисамова, Г.Саттаров. Белем алгач, язмыш мине яңадан туган якларыма, минем Төмән районыма, алып кайтты.

Тәүге эшләгән елларымда  беренче ачык дәрес бирүләрем хәтеремдә... Дәресемнең темасы: “Сыйфат иленә сәяхәт”. Монда районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары килделәр, алар арасында минем татар теле укытучым да бар иде. Фәүзия апа мине мактап, канатландырып кайтып китте. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгән  мендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам... «Әни булмый торып, әни кадерен белеп булмый», - ди татар халкы. Аз гына   үзгәртеп, мин болай дип әйтер идем: «Үзең укытучы булмый торып, укытучы кадерен төптән аңлап булмый.»

         Ничә мәртәбәләр барысын да ташлыйм микән әллә дигән уйлар килгәне бар. Дөресе шулай. Ул бетмәс - төкәнмәс дәфтәрләр, озын - озак педсоветлар, берсе артыннан берсе килгән тикшерүчеләр, тиктормас, тыңлаусыз малайлар, таләпчән әти-әниләр, конкурслар, игътибарга сусаган үз гаиләм!

     Мәктәп ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт!
  Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын  аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Мин үзем бигрәк тә татар әдәбиятын яратам, моның өчен мин диссертация дә якларга тырыштым. Соңгы елларда өлкә күләмендә күрсәткән мастер-классларым да шактый:

1.”Амирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше”;

2.”Сибгат Хәким иҗатында Ана образының бирелеше”;

3.”Коръән һәм татар әдәбияты”;

4.”Әкияттә кунакта”;

5.”Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән” әсәрендә катнаш никах проблемасының бирелеше” һ.б.

 Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум - дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес – дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм.

Мин бик тә үземнең укучыларым белән горурланып яшим, һәр бала үзенчә сәләтле, аларга индивидуаль караш кирәк. Билгеле, араларында шундый сәләтлеләр була, нәтиҗәләрен күргәндә, тагын да дәртләнебрәк эшлисе килә. Минем команда районда гына түгел, өлкәдә дә ел саен күп кенә призлы урыннар яулый. 2013 нче елда 10 нчы сыйныф укучысы Байбикова Раиля Татарстанда I урын яулады, 2015 нче елда Гадиева Анжелла, 11 нче сыйныф укучысы Халыкара олимпиадасында III урын алу бәхетенә иреште. Моңа билгеле күп көч сорала, чөнки без Татарстаннан бик ерак урнашкан регионда яшибез.

     Минем уйлавымча, укытучы  укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена газетасын да чыгарсын.

     Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар. “Һәркем үзен үзе төзесен”— бу минем төп максатым. Ә укытучы һәр дәрестә моңа ярдәм итәргә тиеш. Олы йорт кирпечләрдән төзелә. Һәр дәрес – бер кирпеч.

   Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы чамаларга кирәк.

И ходаем, миңа син гадилек һәм тирәнлек бир; минем көндәлек дәресләремне катлаулы һәм мәгънәсез булудан сакла! Ә иртәләрен мәктәп бусагасын атлап кергәндә, миңа яңа энергия, шат күңел, сабырлык, укучыларыма тырышлык һәм бергәләп нәтижәләргә, шатлыкка ирешергә насыйп ит. Мин бик тә бәхетле, чөнки өйдә мине аңлаучы гаиләм, мәктәптә минем 25 ел бергә ярдәмләшеп эшләгән коллегаларым, ә авылда мине хөрмәтли торган авылдашларым бар. Рәхмәт Ходайга, язмышыма, минем тырышлыкны күреп, бәяли дә белүчеләр  булды, ә бит кайберәүләр гомер буе тырышып эшләп тә,  эшләрен күрмәүчеләр бар. Минем язмыш бәхетле һәм мәгънәле тормыш була да инде, чөнки укучыларым Кеше булып яшәрләр дип ышанам !!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Эссе .Минем методик табышларым.

Бу эсседә үземнең эш тәҗрибәләрем белән уртаклаштым.Укучыларымның хезмәт җимешләре булуларын күрсәтергә тырыштым...

Эссе" Минем методик табышларым"

Эссе "Минем методик табышларым"....

Эссе. Минем методик табышларым

Эссе. Минем методик табышларым...

Эссе "Минем методик табышларым"

Минем методик  табышларым. Эссе....

Эссе Минем методик табышларым 2019.

Эссе. Минем методик табышларым. Андреева Миләүшә Рәшит кызы...