Синонимнар АНА ТЕЛЕ-2024
план-конспект урока (5 класс)

Набиуллина Альфия Илдаровна

технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nabiullina_dres_tehnologik_karta.doc85 КБ

Предварительный просмотр:

Туган тел дәресенең технологик картасы

Укытучы

Нәбиуллина Әлфия Илдар кызы

Дәрес

Туган (татар) тел

Сыйныф

5

Дәрес төре

Сөйләм үстерү дәресе

Дәрес темасы

Синонимнар. Халыкны хәтер яшәтә!

Максат

Бурычлар

Синонимик мәгънәдә булган сүзләр белән таныштыруны дәвам итү һәм билгеләнгән лексик тема буенча укучыларның телдән сөйләмен үстерү.

1) “Хәтер”, “истәлек”, “ядкәр” сүзләренең этимологиясен билгеләү аша синонимнар икәнлеген ачыкларга өйрәтергә.

2) Синонимнарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерергә.

3) Халкыбызның асыл сыйфатларын, гореф-гадәтләрен, уеннарын саклау теләге уятырга, хәтерләүгә уңай караш тәрбияләргә. Укучылар күңелендә милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләргә.

Төп төшенчәләр, аңлатмалар

Синонимнар, хәтер, ис, ядкәр, ядәч уены.

Эш формалары

Фронталь, индивидуаль.

Ресурслар

Татар теленең электрон сүзлекләре: https://suzlek.antat.ru/indexR.php 

Техник чаралар: компьютер, экран, проектр.

Power Point та презентация.

Сандык, балаларга тарату өчен кумталар.

Өйрәнү технологиясе

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Слайдлар, күрсәтмәлелекләр

Формалаштырырга тиешле универсаль уку гамәлләре  УУГ

I.Оештыру

(2 минут)

Исәнмесез, хәерле көн, укучылар.

Бүгенге дәресне мин Әлфия Илдар кызы алып барам.

Хәерле иртә, агачлар!

Хәерле иртә, кошлар!

Хәерле иртә, табигать!

Хәерле иртә, дуслар!

Хәерле иртә, агачлар!

Хәерле иртә, кошлар!

Хәерле иртә, табигать!

Хәерле иртә, дуслар!

Укуга уңай мөнәсәбәт булдыру

II.Актуальләштерү (4 минут)

Балалар, “хәерле” сүзе нәрсәне аңлата ул?

Аның урынына нинди сүзләр кулланып була?

Димәк, бу сүзләр мгънәләре буенча охшаш сүзләр.

Андый сүзләр ничек атала? Әйе, синонимнар.

Сез нинди синоним сүзләр беләсез?

Күреп торам, сезгә синоним сүзләрне кабатлап искә төшерергә, яңа сүзләрне белергә кирәк.

Бүгенге дәресебезне дә синонимнарга багышлыйбыз.

Хәерле, яхшы, әйбәт,  уңышлы

Синонимнар

........

Хәерле, яхшы, әйбәт,  уңышлы

Дәрес темасы:

Синоним сүзләр.

Халыкны хәтер яшәтә!

Регулятив

Контроль, телдән җавап бирү  күнекмәләрен үстерү.

III.Уку мәсьәләсен кую

(4 мин)

Әле мин дәрескә буш килмәдем, менә мондый әйбер алып килдем. Нәрсә бу?

Ничек атала?

Ни өчен кирәк булды икән?

Нәрсәләр саклаганнар анда?

Халыкны хәтер яшәтә!” дигән темага да сөйләшербез әле бүген дәрестә.

Сандыкны ачып, монда ниләр сакланганын безгә биремнәр үтәргә кирәк.

Сандык.

IV.Уку мәсьәләсен чишү

(20 минут)

1нче бирем.

[х] һәм [һ] авазларын дөрес әйтү күнегүләре башкарырга кирәк. 

Исегездә тотыгыз:

[х] авазы тамак төбе белән әйтелә, (увулярный звук);

[һ] авазы йоткылыктан чыга (фарингальный звук).

2 нче бирем.

Хәтер сүзенең мәгънәсен һәм килеп чыгышын белергә.

Моның өчен нишләргә кирәк?

Менә электрон сүзлек белән эшләргә өйрәтәм.

https://suzlek.antat.ru/indexR.php

Шушы сылтанма буенча яки “электронный свод словарей татарского языка” дип эзләүгә куябыз да, сүзне язып кертеп җибәрәбез. Сүз буенча бөтен мәгълүмат килеп чыга.

Ул анда бик күп. Мин сайлап алдым.

3 нче бирем.

Бу сүзнең синонимнарын белергә.  

Моның өчен безгә хәтерне тикшерә, ныгыта торган “Ядәч” дигән уенны ИСКӘ төшерегә кирәк.

Тавыкның шушы сөяген алалар да җиңелгән кеше нинди җәза үтәргә  тиешлеге турында сүз куешалар, сөякне сындыралар, һәм бер-берсенең кулына ни дә булса тоттырырга тырышалар. Берсе әйберне “Истә” дип әйтмичә алса, икенчесе “ядәч” дип кычкырып шатланып җибәрә, җиңелгән кеше җәза үти. Әйдәгез уйнап карыйк.

Шулай итеп, хәтер сүзенең синонимнары: истәлек, ядәч.

Сүзлектән мәгълүмат карыйк.

Шулай итеп, төрки телләрдә истәлек сүзенең гарәп теленнән алынган хәтер, хатирә һәм фарсы теленнән ядкәр сүзе бар. Бик актив кулланыла. Менә ни өчен шигырьне ятларга дип әйтәләр икән. Димәк, истә тотарга.

 

Хи-хы-хе-хә-ха-хө-ху: хәреф, хат, халык, хәтер, хөрмәт

Һи-һы-һе-һә-һа-һо-һө-һу-һү: һава, Таһир, һөнәр, шәһәр

Сүзлектән карарга.

Игра «ядәч» -  два человека разламывают куриную косточку, так называемую Y-образную кость, также ее называют дужка или вилочка (эта кость имеется в скелете всех птиц).

Суть игры заключается в том, что два игрока, разломав дужку, не должны брать друг у друга какой-либо предмет без произнесения слова «исемдә» (в некоторых регионах используется вариант «ядемдә») – «помню» (сегодня существует много вариантов произношения этого слова в игре в значении «помню»).

Хитрость игры заключается в том, что каждый игрок должен предложить любую вещь таким образом, чтобы другой игрок забыл об игре и взял ее без произнесения слова «исемдә», «ядемдә», в противном случае тот, кто дал предмет, произносит «ядәч» и выигрывает.

[х] авазы тамак төбе белән әйтелә, (увулярный звук);

[һ] авазы йоткылыктан чыга (фарингальный звук).

Хи-хы-хе-хә-ха-хө-ху: хәреф, хат, халык, хәтер, хөрмәт

Һи-һы-һе-һә-һа-һо-һө-һу-һү: һава, Таһир, һөнәр, шәһәр

ХӘТЕР и. гар. Элек булган вакыйгалар, кичерешләр турындагы мәгълүматны, тәэсирләрне саклый һәм яңарта алу сәләте.

ХӘТЕР «память; самосознание; достоинство личности» < гар. х̣āт̣р «хәтер; сак булырга кирәклек»  х̣т̣р «сак булу; истә тоту» тамырыннан.

“Ядәч” фильмыннан фото, яки ниндидер рәсем

ИСТӘЛЕК и. 1) Хәтердә, күңелдә, истә сакланып калган вакыйга, күренеш; хатирә. 2) Берәр кеше яки нәрсә турында искә төшереп торган, аны хәтерләткән әйбер, ядкәр. 

ИС «сознание, память, чувство» < гом. төрки эс, äс

ЯДКӘР и. фар. кит. 1) Хатирә, истәлек. «память (кого-чего), вещь в память; в памяти» <

фар. йāд кäр(д) «искә алу, йад итү»  (йāд «хәтер», кäрдäн «итү») сүзеннән. 

Дөрес сөйләү күнекмәләрен булдыру

Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, кагыйдә

нигезендә төп билгеләрне аерып ала белү.

Биремнәрне аңлап бәяли белүенә ирешү, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

V.Яңа белемнәрне ныгыту

(5 мин)

Татарстанның халык шагыйре Равил Файзуллинның  “Онытма син!” дигән шигыреннән өзекне минем белән бергәләп укыйк.

Шагыйрь нәрсәне онытмаска өнди?

Ике юлын кем беренче ятлап, сөйләп күрсәтә ала.

Менә бу сандык гади сандык түгел, ә хәтер сандыгы дип атала.

Ни өчен шулай атала икән?

Әйдәгез, сүзлектән карыйк.

укучылар җавапны әйтәләр (хәтер)

Укучылар игътибар белән шигырьне укыйлар, 2 юлын ятлыйлар.

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның
ничек итеп көн иткәнен,
нинди уйлар, нинди моңнар
безгә калдырып киткәнен.


Исеңдә тот, аларның син
сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен,
зинданнарда интеккәнен...

Горур сүз әйт, сорасалар:
ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!

Фразеологизмнар сүзлеге

Яхшы хәтерле кеше.

Хәтер капчыгы дип тә әйтәләр.

гомумуку  күнекмәләре булдыру

Фразеологизмнар буенча фикер алышырга, төп идеясен билгели белү.

Группада эш башкару, коммуникатив навыкны арттыру.

VI.Йомгаклау

Менә инде сандык та ачылды. Монда хатлар бар. Ләкин алар буш, язылмаган. Аңа сез хәзер язып миңа истәлеккә тапшырырсыз.

(Җыр куела)

 

9 слайд, җыр

Алган белемнәрне гомумиләштерү

VII.Рефлексия (4 мин)

Мин сезгә аманәт итеп бәләкәч кенә бүләк әзерләп алып килдем.

Шушында истәлекле әйберләрегезне салып, мине искә алып сакларсыз.

Танып белү (эшчәнлеккә рефлексия)

Регулятив (эшчәнлек процессына контроль һәм бәяләмә)

Шәхси (үзбилгеләнү (самоопределение) һәм үзбәя; уку эшчәнлегендәге уңышлар һәм уңышсызлыкларның сәбәбен аңлау)

Коммуникатив (үз фикереңне тулы һәм төгәл әйтә белү)

Өйгә эш бирү (1 минут)

Өй эше:

1)  гаиләгездә истәлекле әйберләр саклануы турында язарга.

2)  гаиләгездә истәлек итеп сакланган әйбернең рәсемен төшерергә.

Укучылар биремнәрне көндәлеккә язалар.

10 слайд


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Синонимнар

10 класста Синонимнар темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Презентация. Синонимнар.

Синонимнар темасы буенча презентация...

Антонимнар, синонимнар, омонимнар

Татар теленнән олимпиадага әзерлек өчен антонимнар, синонимнар, омонимнар исемлеге....

3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Синонимнар"

3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе  "Синонимнар"...