Синонимнар
план-конспект урока (10 класс) на тему
10 класста Синонимнар темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres_murtazina.docx | 22.44 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Синонимнар. 10 сыйныф.
Дәреснең максатлары:
- Белем бирү максаты: синоним сүзләрне искә төшерү; синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү; үткән белемнәрне ныгыту.
- Үстерү максаты: укучыларның сөйләм һәм язма телен, фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль активлыкларын үстерү.
- Тәрбияви максат: төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша белү, бер-береңне тыңлый белү культурасы, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү; туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Дәреснең төре: үткән материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, тема буенча презентация, дәреслек, карточкалар, синонимнар сүзлеге.
I.Оештыру өлеше.
1.Уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле көн, укучылар! Сез дәрескә әзерме?
Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген искиткеч матур көн. Көннең матурлыгына сокланып, елларның иминлегенә ышанып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресне башлыйк. Әйдәгез, укучылар, ян күршегезне һәм каршы күршегезне кул биреп сәламләгез.
II. Уку мәсьәләсе кую.
- Тактада Резедә Вәлиеваның шигыре язылган. Әйдәгез, әлеге шигырьне укып китик. (слайд 1)
Туган җир.
Сандугачкай, сайра, сайра!
Котлап безнең таңнарны.
Туган җирдәй гүзәл җирләр
Дөньяда тагын бармы?
Күрче, дөнья нинди матур,
Тирә-ягың гөл генә
Гөлбакчадай ямьле була
Бары туган җир генә.( Р. Вәлиева)
- Шигырьне укып чыгыгыз. Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? Нәрсәгә багышлап язган автор әлеге әсәрен?
- Шигырь туган якка, туган җиргә багышлап язылган.
- Дөрес, укучылар. Димәк, әлеге текстка исем бирик. Нинди исем б-н атар идегез әлеге шигырьне?
- Туган як, Туган җир дип исем куяр идек әлеге текстка.
- Бик яхшы. Димәк, шигырьнең темасы Туган җир. Тактадагы слайдка игътибар итегез. Р.Вәлиеваның шигыре Туган җир дип атала.
Автор нинди дип атый туган ягын?
- Гүзәл, матур, ямьле дип әйтә туган ягын автор.
- Әйе, әлеге сүзләр барысы да бер мәгънәне аңлатамы?
- Эйе
- Ә бер үк мәгънәне аңлата торган, ягъни охшаш мәгънәле сүзләр ничек дип аталалар?
- Синонимнар дип аталалар.
- Дөрес. Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы?
- Синонимнар. (слайд 2)
III. Уку мәсьәләсен чишү.
Төркемнәрдә эш.
- Әйдәгез, укучылар, төркемнәрдә сезгә бирелгән карточкалар буенча эшләп алыйк. Сезнең алдыгызда ике конверт бар. Шушы ике конверттагы һәрбер карточкага пар табырга кирәк.
1 конверттагы сүзләр: Шатлык, яхшы, матур, йөз, бәя, салкын, кечкенә, ялгыш, кояш
2 конверттагы сүзләр: чибәр, куаныч, хак, әйбәт, суык, бит, хата, бәләкәй, сары.
- Эшегезне тәмамлаган булсагыз, әйдәгез тикшерик. (һәрбер укучы чыгыш ясый).
- Яхшы, ни өчен сез сүзләрнең шушы парын сайладыгыз?
- Чөнки һәрбер сүзнең мәгънәсе ягыннан охшаш пары бар.
- Ә нишләп бу карточкаларыгыз калды?
- Чөнки әлеге сүзләрнең бирелгән конвертта синонимнары юк.
- Бик әйбәт. Әйдәгез, слайд буенча синонимнарның парларын тикшерик. (Слайд 3).
- Укучылар, синонимнардан парлы сүзләр дә ясалырга мөмкин. Мәсәлән: ару-талу, дус-иш, кадер-хөрмәт.
Сүзгә синоним булып фразеологик берәмлекләр дә килә ала. Мәсәлән: курку – дер-дер килү, коты алыну; алдау – төп башына утырту. (слайд 4)
IV. Белемнәрне ныгыту.
-Хәзер, укучылар “Тәрҗемәче” уенын уйнап алыйк. Тактада җөмләләр язылган. Шушы җөмләләрдә калын хәрефләр б-н бирелгән сүзләрне синонимнары б-н алыштырырга кирәк.(слайд 5)
1. Почтальон зур СӨЕНЧЕ алып килгән. (шатлык)
2. Ул кеше урамнан бик САЛМАК бара иде. (әкрен)
3. Соңга калуына бик ХӘСРӘТЛӘНДЕ. (кайгырды)
4. Камил теге юлы да мине КӘКРЕ КАЕНГА ТЕРӘТЕП КИТТЕ. (алдады)
5. КИТАПХАНӘ кичке җидегә хәтле эшли. (библиотека)
6. Тәрәзә төбендәге гөлләр СУЛГАННАР. (шиңгәннәр)
7. ДУС-ИШләремне күреп кайттым. (иптәшләремне)
8. Әбинең мәчесен күргәч КОТЫМ ОЧТЫ. (хәзинә)
9. Яңа елдан соң ХАКЛАР күтәрелде.
- Ярар, бу эшне дә бик җайлы башкарып чыктыгыз. Чираттагы эшебез иҗади бирем булыр. Тактада татар халкының горурлыгы Габдулла Тукай портреты бирелгән. Шушы портретка синонимнар кулланып , кечкенә характеристика язырга кирәк булачак. Сез синонимик сүзлекләрдән файдалана аласыз. (слайд 6) Төркемнәрдә киңәшләшеп эшне башкарабыз.
(укучылар портретка характеристика бирәләр, төркемнәрдән берешәр укучы чыгышы ясый).
V. Рефлексив бәяләү.
- Сез нәрсә белә идегез?
- Бүгенге дәрестә нәрсә белдегез?
- Нәрсә белергә теләр идегез?
VI. Өй эше бирү.
Синоним-сүзләр б-н җөмләләр төзеп килергә:
- төркем: куана, шатлана, сөенә синонимнары б-н җөмләләр төзеп килергә
- төркем: дус, тату, бердәм синонимнары б-н җөмләләр төзеп килергә.
Бөтен сыйныфка: дәреслектән 118 нче күнегүне эшләргә.
VII. Йомгаклау.
- Укучылар, ничек уйлыйсыз? Синонимнарны телдә без ни өчен кулланабыз?
- Синонимнар куллану текстта кабатланулардан качарга ярдәм итә. Синонимнар безнең сөйләмебезне баета, төрлеләндерә, эмоциональ яктан бизи.
- Дөрес, балалар. Татар телендә синоним-сүзләр бик күп. Алар барысы безнең лексик байлыгыбызны тәшкил итәләр. Синонимнар безнең фикерләребезне төрлеләндереп һәм үткен итеп әйтеп бирергә ярдәм итүче көчле чара. Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларга 5 билгесе куям, ә калганнар исә киләсе дәресләрдә күбрәк җавап бирерләр дип ышанам. Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Дәрес тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация. Синонимнар.
Синонимнар темасы буенча презентация...
Антонимнар, синонимнар, омонимнар
Татар теленнән олимпиадага әзерлек өчен антонимнар, синонимнар, омонимнар исемлеге....
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Синонимнар"
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Синонимнар"...