Педагогик эссе
материал

Набиуллина Альфия Илдаровна

Исем дә кешенең нинди милләт вәкиле икәнен күрсәтеп тора бит. Телебез белән бергә үзебезнең төрки-татарча, гарәпчә-фарсыча үзенчәлекле яңгырашлы исемнәребезне дә югалтмасак иде. 

Менә мин, киләчәктә татар телен укытырга җыенучы буларак, шушы хакта уйланам. Димәк, миңа бу юнәлештә ата-аналар белән дә, балалар белән дә максатчан эш алып барырга кирәк. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nabiullina_pedagogik_esse.docx15.13 КБ

Предварительный просмотр:

Нәбиуллина Әлфия,

Стәрлетамак, УФһТУ

ТУГАН ТЕЛ ЯЗМЫШЫ КЕМ КУЛЫНДА?

(педагогик эссе)

Әби-бабаларым да, әти-әнием дә – татарлар. Туган телем – татар теле. Без гаиләдә биш бала: мин – Әлфия, сеңлем – Гөлфия, энеләрем – Илдус, Илшат, Айдар. Күреп торасыз, якыннарыбыз безгә матур чын татар исемнәре кушканнар, безне милли гореф-гадәтләр, йолалар аша тәрбиялиләр. Без гаиләдә үзебезнең ана телендә аралашып-җырлашып яшибез. Ләкин искәрмәстән безнең кояшыбызны кара болыт каплады: кече туганыбыз белән бер хикмәт килеп туды. Айдарга 6 яшь тулды, быел ул инде мәктәпкә барачак. Бер яшь ярым булганда, аның теле ачылды, матур итеп-кызык итеп татарча сөйләшә башлады, сөйләмендә бер генә рус сүзе дә юк иде. Әнием аны ике яшендә балалар бакчасына бирде, һәм ул тынып калды, берничә ай сөйләшмәде. Менә ул кабат сөйләшә башлады, ләкин инде сүзләр татарча түгел, ә русча иде. Әти-әнием шаккатты. Без аны яңадан өйрәтә алмыйбыз, чөнки барлык яшьтәшләре, хәтта тәрбиячеләре дә аның белән русча сөйләшәләр. Хәзерге вакытта ул татарча берничә сүз генә белә: “әти”, “әни” һәм “коймак”. Әйе, кызык та, кызганыч та ...

Бу уңайдан, татар балаларына чит-ят исемнәр кушалар дип борчылу, оран салу, бәлки, бик үк урынлы да түгелдер. Бүген бит күпме Әминәләр, Әмирләр, Әскәрләр, Юлияләр, Лилияләр дә татарча “рәхмәт”, “әйе” яки “юк”, “исәнме”, “сау бул” дип тә әйтмиләр. Димәк, исем түгел, җисем әһәмиятле. Мәсәлән, Рудольф, Руальд (Сәгъдиев Руальд Зинур улы, физик, академик), Сергей (Шәкүров), Маратлар, Робертлар татар милләте вәкилләре буларак, кылган эшләре белән татар халкын дөньяга таныттылар, танылалар. Әле алар арасында без белмәгәннәре күпме?! Луара Шакирҗанова, Марсель Сәлимҗанов, Ленар Шәех кебек башка бик күп татар теленә турыдан-туры хезмәт итүчеләре дә бар бит.

Ә шулай да, ә шулай да ... Исем дә кешенең нинди милләт вәкиле икәнен күрсәтеп тора бит. Телебез белән бергә үзебезнең төрки-татарча, гарәпчә-фарсыча үзенчәлекле яңгырашлы исемнәребезне дә югалтмасак иде.

Менә мин, киләчәктә татар телен укытырга җыенучы буларак, шушы хакта уйланам. Димәк, миңа бу юнәлештә ата-аналар белән дә, балалар белән дә максатчан эш алып барырга кирәк.

Мин нишли алам?

Бүгеннән үк методик куматам-копилкама (аны Нәсимә Әнвәр кызы методика укыта башлау белән таләп итә) татар исемнәре турында мәгълүмат туплый башлыйм.

Ата-аналар җыелышларында чыгыш ясау өчен материаллар әзерлим.

Ә менә балалар бакчасы белән нишләргә белмим!!!

Ләкин шуны беләм: без – укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм туган тел язмышына битараф булмаган һәркем – туган тел саклансын һәм үссен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме: битараф булмаска!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Взгляд на педагогику"

Размышления о назначении педагога...

Эссе по педагогике на тему "Педагогическая система Я. Корчака" "

Эссе по педагогике.  Педагогическая система Я. Корчака. Главный постулат педагогических принципов Я.Корчака - абсолютнейшая ценность детства."Те, у кого не было безмятежного детства, страдают всю...

Эссе по педагогике по книге Джона Локка “Мысли о воспитании» (1693).

Данное эссе раскрывает мой взгляд на теорию педагогики Джона Локка....

Моя педагогика (эссе)

В эссе отражено мое видение места педагога в школе....

Педагогик эссе

Мин - уҡытыусы!...

Минең педагогик эссе.

Һәр кешенең үҙ һөнәренә ҡарата уйланыуҙары, һығымта яһауы була. Был юлдар ҙа хеҙмәт юлындағы төрлө күҙәтеүҙәрҙән сығып яҙылды....

Заман балалары яңа формат сорый (педагогик эссе).

Стәрлетамак шәһәренең татарлар конгресы оешмасы, татар теле укытучылар оешмасы һәм башкорт һәм төрки телләр филологиясе факультеты төрле яңа форматларда чаралар үткәрде....