ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘ
план-конспект урока (8 класс)
"Иярченле кушма җөмлә", 8 татар классы өчен дәрес планы, презентация.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Дәрес планы. Иярченле кушма җөмлә | 20.09 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема. Иярченле кушма җөмлә һәм аның үзенчәлекләре. Баш һәм иярчен җөмләләр. / Сложноподчиненное предложение и его особенности. Главное и придаточные предложения.
Ресурслар.
- Дәреслек: Р.К. Сәгъдиева, Э. Х. Кадирова – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2017; 30-32 нче битләр.
- дәреслекнең электрон варианты:
https://docs.google.com/file/d/0Bx9_h_s-zv6PNTFmbENiV285Uzg/preview;
- презентация -видеодәрес.
Без бүген дәрестә:
- иярченле кушма җөмлә һәм аның үзенчәлекләре, баш һәм иярчен җөмләләр белән танышырбыз; кушма җөмләдәге баш һәм иярчен җөмләләрне тану буенча күнегүләр башкарырбыз.
Дәрес барышы.
Укучылар, бүгенге дәрес өчен безгә дәреслек, эш дәфтәре, интернет челтәренә чыгу мөмкинлекләре булган компьютер яисә телефон кирәк булачак.
- Укучылар белән әңгәмә оештыру.
Дәреслектән 53 нче күнегүне (30 нчы бит) карагыз. Биремне үтәгез.
Бирем: Таблицаны кара, нәтиҗә яса.
- Укучылар, бу таблицадагы беренче җөмләне укыгыз. Ул ничә гади җөмләдән тора? Гади җөмләләр үзара нинди чара ярдәмендә бәйләнгәннәр? Җавапларыгызны раслагыз.
- ...
- Әйе, бу кушма җөмлә. Ул ике гади җөмләдән тора (Ике грамматик нигезе бар). Алар үзара КАЙЧАН – ШУЛ ВАКЫТТА (мөнәсәбәтле) сүзләре белән бәйләнгәннәр.
- Икенче җөмләне тикшерегез. Ничә гади җөмләдән тора? Гади җөмләләр үзара нинди чара ярдәмендә бәйләнгәннәр? Һәр гади җөмләне аерым-аерым сөйләмдә кулланып буламы? Җавапларыгызны раслагыз.
- Бу кушма җөмлә. Ул ике гади җөмләдән тора (Ике грамматик нигезе бар). Беренче җөмлә икенчесенә –гач кушымчасы белән бәйләнгән. Беренче җөмләне аерым гына кулланып та булмый.
- Видеодәрес.
Билгеле булганча, кушма җөмлә ике яки берничә гади җөмләдән тора. Алар үзара ике төрле бәйләнештә була алалар: тезүле һәм ияртүле. Тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр тезмә кушма җөмләләр, ияртүле юл белән бәйләнгәннәре иярченле кушма җөмләләр дип йөртеләләр. Ияреп килгән җөмлә — иярчен җөмлә, ияртеп килгәне баш җөмлә була.
Мәсәлән,
1) Кем эшләми, шул ашамый җөмләсе ике гади җөмләдән тора. Беренче җөмлә - Кем эшләми, икенче җөмлә - шул ашамый. Икенче җөмлә - баш җөмлә , беренче җөмлә - иярчен җөмлә. Ике җөмләне бәйләүче чаралар – кем-шул мөнәсәбәтле сүзләре. Баш җөмләдән иярчен җөмләгә сорау бирелә: кем ашамый? Кем эшләми (Шул) ашамый. Бу очракта баш җөмләдәге шул мөнәсәбәтле сүзе иярчен җөмләне тулысынча алыштыра.
2) Укулар беткәч, мәктәп тынып калды җөмләсе ике гади җөмләдән тора. Беренче җөмлә - Укулар беткәч, икенче җөмлә - мәктәп тынып калды. Икенче җөмлә - баш җөмлә , беренче җөмлә - иярчен җөмлә. Иярчен җөмлә баш җөмләгә – кәч кушымчасы белән бәйләнгән. Баш җөмләдән иярчен җөмләгә сорау куябыз: кайчан мәктәп тынып калды? (Укулар беткәч).
Татар телендә иярчен җөмләләр төзелешенә һәм мәгънәсенә карап төркемләнә.
Төзелешеннән һәм бәйләүче чаралардан чыгып, иярчен җөмләләр аналитик һәм синтетик булалар.
Мәгънәсе ягыннан иярчен җөмләләр җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренә тәңгәл килә: иярчен ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, вакыт, урын, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт, кире һәм аныклагыч җөмләләргә бүленә.
- 55 нче күнегү. Биремне үтәгез. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне аерып яз. Баш кисәкләрен билгелә. Нәтиҗәләр ясагыз.
- 57 нче күнегү. Укы, рус теленә тәрҗемә ит. Иярченле кушма җөмләләрне табып, баш кисәкләрен әйт.
- Рефлексия. Дәрестә нинди УМ тикшердек? Син бүгенге дәрестә ниләр белдең?
- Өй эше. Түбәндәге күнегүләрнең берсен сайлап үтәргә.
- 31 нче бит, 56 нчы күнегү. Укы, татарчага тәрҗемә ит. Тиңдәш кисәкләрне нинди чаралар ярдәмендә бәйләдең? Туган җир табигате кешене тәрбиялиме?
- 32 нче бит, 57 нче күнегү. Бер гади җөмләгә синтаксик анализ ясарга.
- Агачтан өзелеп төшкән яфракның иң олы хыялы турында хикәя яз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Синтетик иярченле кушма жомлэлэр
8 класста татар теле дэресеннэн дэрес эшкэртмэсе...
Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.
Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...
"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.
Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре 9 сыйныфта татар теле дәресе I. Дәреснең максатлары.Укучыларның и...
ТР Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау. Дәрес – пресс – конференция
Укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Тема: Иярченле кушма җөмләләрне ...
Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау
Халык авыз иҗаты әсәрләре аша иярченле кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. Алар халкыбызның тел байлыгын, зирәклеген күрсәтә...
Иярченле кушма җөмләләр.
презентация...
Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.
Тема: Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.VIII сыйныф.Максат: 1. Катлаулы төзелмәләр белән танышуны дәвам итү, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләләр турында мәгълү...