"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.
методическая разработка (9 класс) по теме

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

 

9  сыйныфта татар теле  дәресе

 

I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү; аларда җөмләнең төзелешенә һәм мәгънәсенә бәйле рәвештә тыныш билгеләрен дөрес куяр­га өйрәнү күнекмәләре формалаштыру;тиз фикерләү һәм төгәл җавап бирә белү сәләт­ләрен үстерү; туган телгә, гореф-гадәтләребезгә ихтирам хисе, мәкаль һәм әйтемнәр аша әхлак  сыйфатлары тәрбияләү.

II.         Дәреснең бурычлары:

бәйләүче чаралар нигезендә иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куярга  өйрәтү:

мәкальләрдә очрый торган иярченле кушма җөмләләрне куллану күнекмә­ләрен формалаштыру, мәкальләрнең мәгънәләренә төшенү.

III.         Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, аңлату-күрсәтү.

IV.       Укыту алымнары: сүзлекдиктантыяздыру, таблица белән эшләү, синтак-
сик анализ ясату, тестлар, карточкалар белән эшләү,тема турында фикер алышу.

V.        Дәреснең төре: катнаш дәрес. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_1.doc74 КБ

Предварительный просмотр:

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

9  сыйныфта татар теле  дәресе

I.        Дәреснең максатлары. Укучыларның иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү; аларда җөмләнең төзелешенә һәм мәгънәсенә бәйле рәвештә тыныш билгеләрен дөрес куяр га өйрәнү күнекмәләре формалаштыру;тиз фикерләү һәм төгәл җавап бирә белү сәләт ләрен үстерү; туган телгә, гореф-гадәтләребезгә ихтирам хисе, мәкаль һәм әйтемнәр аша әхлак  сыйфатлары тәрбияләү.

II.        Дәреснең бурычлары:

бәйләүче чаралар нигезендә иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куярга  өйрәтү:

мәкальләрдә очрый торган иярченле кушма җөмләләрне куллану күнекмә ләрен формалаштыру, мәкальләрнең мәгънәләренә төшенү.

III.        Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, аңлату-күрсәтү.

IV.        Укыту алымнары: сүзлек диктанты яздыру, таблица белән эшләү, синтак-
сик анализ ясату, тестлар, карточкалар белән эшләү, тема турында фикер алышу.

V.        Дәреснең төре: катнаш дәрес.

YI. Җиһазлау:  Дәреслек, «Иярченле кушма  җөмләләр» таблицалары,  тестлар, карточкалар, компьютер.

YII. Кулланылган әдәбият исемлеге:

Зәкиев М.З. Татар теле: Татар урта гомуми белем  мәктәбенең  8 нче сыйныфы өчен  дәреслек/ М.З.Зәкиев. – Тулыландырылган 4 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2007.  —  159 б.

Әхмәтшина Ф. Иярчен  җөмләләр/ Ф.Әхмәтшина// Мәгариф —2007. —  54 б.

Исәнбәт Нәкый. Татар халык мәкальләре. 3 нче басма: Яр Чаллы:  “Идел-йорт”, 2002. – 100 б.

Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Таблицалар һәм схемалар/Куйма
җөмлә синтаксисы: Укытучылар өчен методик ярдәмлек. — Казан: Школа. 2004. —
60 б.

Фәхретдинев.Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән/Р. Фәхреддин. – Казан: Мәгариф, 2009. – 184 б.

Харисова Ч.М.  Татар теле. Анализ үрнәкләре: Укытучылар өчен ярдәмлек/ Ч.М.Харисова. – Казан:  Мәгариф, 2009. – 119 б.

. Шәкүрова М.М. Дәреслекләр һәм программалар төзүдә бүлекара бәйләнеш
/ М.М.Шәкүрова. — Гыйльми язмалар. — 2009. – 59 б.

Дәрес барышы.

I.        Оештыру. Укучыларга дәреснең максаты, бурычлары аңлатыла. Укуга омтылыш һәм уңай психоло гик халәт тудырыла. Р.Фәхреддиннең мондый сүзләре китерелә: “Гыйлем өйрәнү гүзәл эш булса да, бозык ният белән укылганда гүзәллеге кими.”

– Укучылар, бу  гыйбарә нәрсә турында? Ул кемнәрне мактый? Сез бу фикерләр белән килешәсезме?

Актуальләштерү. 1. Ә хәзер өй эшләрен тикшереп үтик: бер синтетик һәм бер аналитик иярченле кушма  җөмләләрне язуга карата өй эше итеп бирелгән язма эш тикшерелә. Сүзлек диктанты язып, № 1 дәфтәрләрне җыеп алабыз, № 2 дәфтәрләрне өләшәбез.  Үтелгән темалар искә төшерелә:

Гомумән, кушма җөмләләрнең нинди төрләрен беләбез?

(Укучылар җавабы тыңлана.)

Тезмә кушма җөмләләр турында ниләр беләбез?

(Укучылар җавабы тыңлана.)

Иярченле кушма җөмлә турында ниләр беләбез?

(Укучылар җавабы тыңлана).

Схема бирелә. Балалар схеманы тутырып бирә.

Нәрсә ул иярченле кушма җөмлә?  Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала.

Алар мәгънәләренә һәм төзелешләренә
карап ничек бүленә?

Аналитик һәм синтетик иярченле кушма
җөмләләрнең үзенчәлекләре нинди?
(Укучы
ларның җаваплары тыңланыла.)

2. Кем эшләми, шул ашамый.

Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.

(Экранда бер аналитик, бер синтетик иярченле кушма җөмлә күрсәтелә, укучылар аны аерып күрсәтә, аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләргә билгеләмә китерелә.)

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән, шунлыктан аңа керешеп киткән җөмлә синтетик   иярчен   җөмлә   дип  йөртелә.

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә аналитик   иярчен   җөмлә   дип  йөртелә.

III. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

1. Экранда  язылган мәкальләр укыла һәм дәфтәрләргә күчереп языла.

Атаның сакал-мыегы кыек булса да, әйткән мәкале кыек булмас.

Ач эткә аш бирсәң, тук эт шыңшый.

Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.

(Һәр  җөмләнең мәгънәсен әйтеп, анализ ясала, төрен әйтеп, тактага схемасы ясала)

Мәкальләрнең тәрбиясе турында әйтеп үтелә.

Тыныш билгеләренә игътибар итик.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

 Җөмләгә синтаксик ана лиз ясау:

Бу нинди җөмлә?

Баш һәм иярчен җөмләләрне билгеләү.

Мәгънәсе ягыннан бу нинди җөмлә?
Төзелеше буенча нинди җөмлә?

Җөмләдә нинди тыныш билгеләре куела?

— Җөмләнең схемасын төзергә.

.Укучыларның тиз фикерләү, төгәл җавап бирү сәләтләрен үстерү.

Укучыларга түбәндәге мәкальләр язылган карточкалар таратыла.

Халык авыз иҗаты — әби-бабаларыбыздан калган югалмас хәзинә.

Үтемле, төпле фикер салынган мәкальләр телне бизи, шомарта, фикерне җыйнак итә.

Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.

Байлык кадере беткәч беленер.

Ат аунаган җирдә төк кала.

Изгелек беткән җирдә явызлык башлана.

Явызлык беткән җирдә изгелек башлана.

Су булмаган җирдә боз юк.

Һәр мәкальнең мәгънәсе табыла, сөйләм телен үстерү юнәлешендә эш башкарыла.

Бирем. Һәр кушма җөмләнең төрен  билгеләп, схемасын төзергә. (Укучылар  мөстәкыйль рәвештә эшли, тактада тикшерелә.)

Көтелгән җаваплар:

Синтетик иярчен тәмамлык җөмлә.

Синтетик иярчен вакыт җөмлә.

Синтетик иярчен урын җөмлә.

Синтетик иярчен урын җөмлә.

Синтетик иярчен урын җөмлә.

Синтетик иярчен урын җөмлә.

Җөмләләрнең уртаклыгын күрсәтергә. (Ты ныш билгесе куелмый, чөнки бәйләүче чара — янәшә тору.)

Укучы нәтиҗә чыгара. Иярчен кушма җөм ләдә бәйләүче чара янәшәлек юлы булса, ты ныш билгесе куелмый.

IV. Алган белемнәрне ныгыту.  Дәреслектән 72 күнегүдә бирелгән җөмләләрне укып, төрен әйтәбез һәм тактага схемасын ясатабыз. Калганнар дәфтәрдә башкара.

Әңгәмә. (Укучыларда әхлакый сый фатлар тәрбияләргә тырышу.)      

Укытучы. Укучылар, бу җөмләләр турында сез нәрсә әйтә апасыз? Аларның уртаклыгы нидә?

Укучы. Алар барысы да кушма җөмләләр.

Укытучы. Кушма җөмләләр составында сез таныган иярчен җөмләләр бармы? Булса, аларның төзелеш ягыннан төрләрен һәм баш җөмләгә бәйләүче чараларын әйтегез.

Нинди тыныш билгеләре куелган?

Схема буенча җөмләләр төзергә.(Һәр укучыга карточка бирелә). Җаваплар тыңлана.

V. Йомгаклау.

Димәк, йомгаклап нәрсә әйтә алабыз?

Синтетик иярчен  җөмләлә белән  баш җөмлә арасында бер генә билге – бары өтер генә куелырга мөмкин.

Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән өтер белән аерыла.

Үзе ияргән сүз белән янәшә торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән бернинди билге белән дә аерылмый.

 

Укытучы. Шулай итеп, уку чылар, бу дәрестә без синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен өйрәндек.

Таблицада синтетик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре күрсәтелгән.

Билгеләр кую.

Өй эше. Синтетик иярченле кушма җөмләләр кулланып, яхшы һәм яман гадәтләр турында хикәя төзеп килергә.

Рәхмәт.

Мисаллар

Схема һәм бәйләүче

чаралар

1. Эшкә теләк булса, беләк чыдар.

1. (...-са), [   ].

2. Чана юлы төшкәч, ул базарга китә тор-

2. (... -кәч), [   ].

 торган  иде. (Я. 3)

Кушымчалар.

3. Кырдагы печәнгә, бик көчле буран бул-

3. [...,(... –га  күрә),...]

      ганга күрә, бүген бер генә мәртәбә    

       бардылар.

4. Кар бетү белән, җир астыннан умырзая

4. (... -ү белән), [ ].

калкып чыга.

5. Яңгыр яуган булуга карамастан, юлда

5. (... -га карамас-

тузан басылмаган.

тан), [  ].

Кушымчалар, бәй-

лек һәм бәйлек сүз-

ләр.

6. Җире аз кешеләр батраклыкка яллана

6. (   )[   ]

иделәр. (Г. Б.)

Ике   җөмлә   ара-

сында пауза юк —

янәшә тору чарасы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Синтетик иярченле кушма жомлэлэр

8 класста татар теле дэресеннэн дэрес эшкэртмэсе...

Татар теленнән тестлар. Гади җөмлә синтаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре, сүз төркемнәре.

Татар теле дәресләрендә кулланыр өчен тестлар . Гади җөмлә синиаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм сүз төркемнәре темаларын өйрәнгәннән укчыларның белемнәрен тикшерү өчен бик уңайлы....

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

I. Оештыру моменты.(2 -3мин.)Укытучы өчен максат:балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.Укучылар өчен максат:дәрескә игътибар булдыру.-Исәнмесез,укучылар...

Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

Тема: “Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”(9нчы сыйныф)Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмлә...

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре....

Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре....

Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләре.

1. Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләрен кую турындагы белемнәрне кабатлау, ныгыту һәм камилләштерү;2. Бәйләнешле сөйләм үстерү, әниләне зурлау,аларга хөрмәт  тәрбияләү....