Фигыль нигезе
план-конспект урока (5 класс)

Хайруллина Гульназ Рашитовна

Фигыль нигезе темасына технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon figyl_nigeze.doc91.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Фигыльнең нигезе

Максат

1.Фигыльнең нигезен аера белергә өйрәтү. Темалар буенча өйрәнелгән фигыль формаларын  кабатлау.
2.Эшне бергә планлаштыра белү күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларны җөмләләрне дөрес төзергә өйрәтү.

3.Татар сүзләренең матур яңгырашына кызыксыну уяту.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

УУЭ

Шәхескә кагылышлы УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

  - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

  -бәяләү.

 Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

  Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Төп төшенчәләр

Фигыль, заман формалары,  схема, проблема, модель,  нәтиҗә

Предметара бәйләнеш

Татар теле,   әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Ч.Харисова. Дәреслек, 5нче сыйныф өчен, 2012нче ел

Техник чаралар: компьютер, презентация, интерактив такта 

Эшчәнлекне оештыру формасы  

Фронталь,  индивидуаль,  парлап, төркемнәрдә эш.

Дәрес этаплары

Укытучы   эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру

-Исәнмесез! Хәерле  көн! Барыбыз да исән-сау, матур. Дәрестә без нинди булырга тиешбез?

Бүген сыйныфта кем дежур? Дежур укучының отчетын тыңлап китик.

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре  (1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла. 2. Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! 4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!)  искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана.

Исәнмесез! Хәерле көн!

Без игътибарлы.

Дежур отчет бирә.

Коммуникатив . Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар бер-берсенә теләкләр теләп уңай атмосфера тудыралар.

Шәхси.  Яхшы укучы сыйфатын аңлау.

2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат: Темалар буенча өйрәнелгән фигыль формаларын  кабатлау.

Фигыль формаларын кабатлау:

-эшне белдергән фигыльләр

- хәрәкәтне белдергән фигыльләр

-хәл-торышны белдергән фигыльләр

Яза

Кайта

Авырый

Буйый

Йөгерә

Шатлана

Укый

Ята

Оча

Фигыльнең барлык-юклык төре була.

Текст белән эшләү.

Безнең гимназиянең китапханәсе бик зур. Анда һәрвакыт яңа китаплар кайтмый. Мин дустым Айдар белән анда еш йөрмим.

Миңа тарихи китаплар ошамый. Айдарга  маҗаралы китаплар ошамый. Быел мин 4 китап укымадым. Укучылар китапларны күбрәк укымасыннар иде.

Фигыль заманын искә төшерү

Укучылар  сезнең алдыгызда фигыльләр  тора.  Сез аларны дөрес итеп урнаштырыгыз.

Әлеге сүзләрне кертеп  сүзтезмәләр төзеп карагыз әле.

Укучылар, фигыльнең барлык-юклык төре нәрсәне аңлата?

Юклык формасындагы фигыльләрне барлыкка куеп укыгыз әле.

Укучылар, фигыльнең ничә заманы бар? Ничә формасы бар?

 Коммуникатив: - бүтәннәрнен сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

 - үз фикерләренә ышандыра белү.

   

 

Балалар фигыльләрне дөрес итеп урнаштыралар.

Укучылар, фигыльнең барлык-юклык төре нәрсәне аңлатканын әйтәләр.

Юклык формасындагы фигыльләрне барлыкка куеп укыйлар.

3 этап. Уку мәсьәләсе кую

Максат:  Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап     бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую). 

ФИГЫЛЬ

Белдерү формасы

нигезе

Барлык-юклык төре

заманы

Парларда эш.

  Метапредмет УУГ

регулятив:

- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;

- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

физкультминут

Уку мәсьәләсен кую

Без  бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Фигыльнең нигезе турында сөйләшәчәкбез.

Шәхси УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

-парларда һәм төркемнәрдә  эшли белү.

Регулятив УУГ:

 -   уку бурычларын кую;

 - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

 -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм  укыганны анализлау.

  Коммуникатив УУГ:

 - башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү.

 

1 нче бирем:

Фигыльнең нигезе ул иң кирәкле, төп кисәк.  Ул боерык фигыльбелән туры килә.

Фигыль тамыр нигезле була һәм ясалма нигезле. Нигездән соң – куела.

Укучылар кагыйдә укыйлар, кабатлыйлар.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а) дәреслектән башка  сөйләп бирә алса - «5»;  

ә) дәреслеккә карап алса - «4»;

б) дәреслектән файдаланып  сөйләп бирә, сүзтезмәләр төзи  алса - «3».

2 нче бирем:

79нчы күнегүне башкару.

Телдән укыйлар, тамыр, ясалма нигезне билгелиләр.  2 җөмлә төзиләр.

 3 нче бирем:

81 нче күнегүне башкару

Көтелгән җавап.

Бар-, кил-, када-, күр-,  ал-, әйт-, бир-.

4 нче бирем: әкиятне сөйләү,  дәвам итү.

(Парларда эш)

 Үзбәя.

Үзбәя өчен критерий:

а)вакыйгаларны эзлекле сөйләсә –“5”;

б) вакыйгаларның тапса, сюжетын китап буенча сөйли алса –“4”; в)вакыйгаларны эзлексез сөйләсә–“3”.

5этап. Рефлексия.

   Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?

Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар:

а) дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? сорауларына үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”;

б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса – “4”;

в)дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -”3”;

г)укытучы яисә  иптәше ярдәме белән  дә сөйләп бирә алмаса – “2”

коммуникатив:

- бүтәннәрнең сөйләмен  тыңлау һәм аңлау;

-- үз фикерләреңне тулы,

төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау

Дәрескә гомуми бәя.  

Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.

Билгеләр саны ачыклана.

Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела.

Укучылар гомуми билге куялар.

 Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

-үз эшчәнлекләрен бәяләү.

6 этап. Өй эше бирү

 Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

  1. 82нче күнегү
  2. тамыр һәм ясалма нигезгә 5әр мисал язарга

 Метапредмет(УУГ)

регулятив:

-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе.

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе...

Тәрбия сәгате 5класс "Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе"

Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга,хәрәкәтләнергә,вакытында ашарга,ял итәргә,чисталыкны яратырга....

Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.

Фигыль төркемчәләрен  кабатлау; исем   фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...

Фигыль һәм аның нигезе.

Фигыль һәм аның нигезе...

Фигыль бүлеген кабатлау. Киләчәк заман хикәя фигыль.

Укучыларны киләчәк заман хикәя фигыль белән таныштыру, аны сорау куеп карап аерып алырга өйрәтү, фигыльләрне киләчәк заманга куя белү....