МӨҺИМ СОРАУЛАРНЫҢ БЕРСЕ БУЛАРАК ТАТАРЧА СӨЙЛӘМНЕҢ САФЛЫГЫ
методическая разработка (11 класс)

Тинбакова Римма Варисовна

Мәкаләдә автор тарафыннан татарча сөйләмнең сафлыгы мәсьәләләре яктыртыла. Автор татарча сөйләмнең сафлыгын үсеп килүче буынның уйлау, фикерләү дәрәҗәсенең өлгер булмавы, үз теленең нечкәлекләрен һәм үз милләтенең рухи байлыгын белергә теләмәве белән бәйли. Автор − сөйләмнең сафлыгын югалтуга китергән сәбәпләрне тикшерә, шул кимчелекләрне бетерү юлларын тәкъдим итә. Уку-укыту һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә генә түгел, ә милли үзаңы булырга тиешле һәммә кешедә үзаңны үстерү, танып белү эшчәнлеген, кызыксынуны, өйрәнүне, эзләнүне, тикшеренүне активлаштыру кебек универсаль гамәлләрне ныгыту кирәклеген мөһим дип белдерә, милләтеңнең билгеләрен горур йөртә белүнең асылын ачарга тырыша.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_tinbakova_r.v.docx24.35 КБ

Предварительный просмотр:

Тинбакова Римма Варисовна,

Азнакай шәһәре 3 нче урта гомуми белем мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

МӨҺИМ СОРАУЛАРНЫҢ БЕРСЕ БУЛАРАК

ТАТАРЧА СӨЙЛӘМНЕҢ САФЛЫГЫ

 

Аннотация

Мәкаләдә автор тарафыннан татарча сөйләмнең сафлыгы мәсьәләләре яктыртыла. Автор татарча сөйләмнең сафлыгын үсеп килүче буынның уйлау, фикерләү дәрәҗәсенең өлгер булмавы, үз теленең нечкәлекләрен һәм үз милләтенең рухи байлыгын белергә теләмәве белән бәйли. Автор − сөйләмнең сафлыгын югалтуга китергән сәбәпләрне тикшерә, шул кимчелекләрне бетерү юлларын тәкъдим итә. Уку-укыту һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә генә түгел, ә милли үзаңы булырга тиешле һәммә кешедә үзаңны үстерү, танып белү эшчәнлеген, кызыксынуны, өйрәнүне, эзләнүне, тикшеренүне активлаштыру кебек универсаль гамәлләрне ныгыту кирәклеген мөһим дип белдерә, милләтеңнең билгеләрен горур йөртә белүнең асылын ачарга тырыша.

Бары тик алга омтылып, кызу темплар белән, яңадан-яңа технологияләр уйлап чыгарып яшәгән заманада  халыклар, милләтләр, телләр, мәдәниятләр язмышы үз тарихын яңа вакыйгалар белән тулыландырып ятканда игътибар үзәгеннән читкә тайпылып барган мөһим сораулар барлыгын күрми калмыйк. Дөнькүләм вакыйгалар массакүләм матбугат чараларында (СМИ) әйдәп баручы илләрнең телләре белән аңлатылганда, төрле илләр җитәкчеләренең очрашулары шул телләрдә алып барылганда, калган телләрнең кулланылу дәрәҗәсе шул телнең хуҗасы булган халкыннан гына тора икәнлеген онытмаска кирәк. Үз телендә сөйләшмәгән халык телен башка милләтләр нигә сөйләшсен яки, мәсәлән, сезнең чит милләттән булган кешеләрнең татар исемнәре кушуын күргәнегез, я ишеткәнегез бармы? Юк. Ә безнең татар халкында үз теленнән ерагаеп, үз исемен яратмаган булып, европача исемнәр кушып “әллә кем” булырга җыенучылар шактый. Бу - күңелсез күренеш, үз милләтеңнән читләшү, үз тарихыңны, гасырлар буе җыелып килгән рухи хәзинәңнең ни икәнлеген белмәү, аның белән кызыксынмау. Ә бит кызыксынырга кирәк, өйрәнергә, үзеңнең кем икәнлегеңне белергә, аңларга, үз йөзеңне булдырырга һәм горурланып яшәргә кирәк. Чөнки безнең татар халкының гасырлар күләме белән үлчәнә торган бай тарихы, бай җирләре, бай мәдәнияте, матур гореф-гадәтләре, камил теле бар.

Һәрнәрсәнең нигезендә тел белү ята. Бүген мәктәпләрдә балаларның татар телендә аралашуына, дөрес сөйләменә зур игътибар итәргә кирәк. Балалар, нигездә, күпчелек русча сөйләшә, татарча сөйләшкән очракта, сөйләмнәре рус теленнән сүзен-сүзгә туры тәрҗемә ителгән, рус җөмләсендәге сүзләрнең урнашу тәртибендәге формада килеп чыга – бу дөрес түгел. Синтаксис кагыйдәләре буенча, рус сөйләмендә җөмләнең баш кисәкләре булган ия белән хәбәр алдан килә, җөмләнең иярчен кисәкләре ия белән хәбәрдән соң урнашалар. Ә татар телендә башта ия, аннан ирчен кисәкләр, аннан соң гына хәбәр килә. [1] Балалар бу тәртипне белми (кагыйдәне өйрәнгәнче), яки белеп тә кулланмый, чөнки уйлау рус телендә булгач, ул сөйләшкәндә дә телдә шул тәртиптә чагыла. Татар телендә ияне әйткәннән соң, хәбәргә кадәр булган иярчен кисәкләрне аңа яраклыштырып әйтер өчен, шул хәбәрне истә тотарга кирәк, ягъни уйлау сәләте таләп ителә.  

Укучы балаларның сөйләм теле бүген инглиз, рус телләреннән кергән алынмалар белән чүпләнә. Чөнки телевидение, радио, интернет челтәрендәге мәгълуматлар – барысы да алынмалар белән баетылган. Укудан тыш вакытын күпчелек интернет челтәрләрендә үткәргән балаларның сүз байлыгы шулар белән генә чикләнә. Арта дип әйтергә дә мөмкин, ләкин үз ана телебез сүзләре белән түгел, ә рус, инглиз һәм башка телдән кергән алынмаларга арта.

Укучының сөйләм теле сафлыгына бердәм дәүләт имтахыннарын (БДИ) бирү, аңа әзерлек системасы да начар йогынты ясый, чөнки бөтен көчне, бөтен игътибарны, ихтыярны БДИга әзерләнү, мәгариф системасына отчет бирү өчен “ясалган югары баллар” артыннан куу   чын белем һәм чын тәрбия алуны арткы планга этеп куя. Тәрбия булмаган җирдә белем дә була алмый. Сүзнең очы барыбер урынында, вакытында бирелергә тиешле тәрбия чараларына, уку-укыту эшчәнлегенә барып тоташа.

Шулай ук радио, телевидение тапшыруларын алып баручы, халыкка, тамашачыга үрнәк булырга тиешле дикторлар, төрле чаралар алып баручыларның да сөйләмнәренә игътибар итегез әле – анда да хаталар һәм җитешсезлекләр күп: - рус җөмләсендәге сүзләрнең урнашу тәртибендәге формадагы сөйләм, - сүзләрнең мәгънәсен белмичә куллану, - сүз басымын  дөрес куймау,  - дөрес интонация белән сөйләшмәү, - рус сүзләрен куллану, - рус теленнән турыдан-туры тәрҗемә белән сөйләшү һ.б.

Татар тел белеме, фәне, сүз сәнгате өлкәсенең күренекле белгечләре, оратор, дикторлары Айрат Арсланов, Фоат Галимуллиннарны гына искә төшерегез – нинди сөйләм, нинди тыйнаклык – тыңлап туеп булмый торган матур, эчтәлекле, аһәңле сөйләм! [2]

Язучылар, шагыйрьләрне генә алыйк, мәсәлән, Г. Тукай – ул телнең сафлыгы өчен көрәш алып барган, иҗаты башында күп кулланылган гарәп сүзләре кимегән, кирәге генә калган, бу зыян түгел. Без ул алынмаларның бүген күбесен белмибез, шулар урынына инглиз, рус алынмаларын кулланып, татар телебезнең сафлыгын югалтабыз. [3] Димәк, сүзлекләр белән ешрак эш итү эшчәнлеге уку-укыту системасында дөрес куелмаган, даими эзләнү, өйрәнү, сөйләмгә кертеп җибәрү булса, татар теле үзенең асылына кайтыр иде, үсеп килүче буынның сөйләме чын татарча булыр иде.

Сөйләм теленең сафлыгын бүген ничек сакларга, телебезне киләсе буыннарга ничек чиста килеш тапшырырга икәнен түбәндәге юлларда күрсәтеп китәргә була:

-үзеңнең кем икәнеңне искә төшерергә һәм беркайчан онытмаска кирәк;

-үз милләтеңнең үткәне, бүгенгесе белән кызыксынырга һәм киләчәге турында уйланырга;

-сөйләмеңнең сафлыгына һәрвакыт колак салырга, игътибарлы булырга;

-сөйләмнең матур яңгырашына, интонациясенә, сәнгатьлелегенә, талгынлыгына, йомшаклыгына, урыны белән җитдилегенә игътибар итәргә;

-матур сөйләм тыңлап торучыларны үзеннән-үзе җәлеп итә, син бу очракта соклану объектына әйләнәсең, синдә милли хисләр тагы да ныгый, горурлык хисләре тагы да арта;

-классик язучыларыбызның әсәрләрен укырга, яңа буын язучыларның әсәрләре белән чагыштырырга, аларның сөйләм телен өйрәнергә кирәк;

-кулга китап тотып даими укуны, сүзлекләр белән даими эшләүне, тел байлыгын яңа сүзләр белән баетуны гадәткә кертү мөһим;

-сөйләм һәм язма телне фонетика, лексикология, морфология, синтаксис кагыйдәләренә таянып үстерү генә нәтиҗәле икәнен истә тоту да зарур.

Димәк, татар теленең сафлыгын саклау милли үзаңның югары дәрәҗәдә булуыннан тора – моны укучы балалары булган гаиләләр генә, әти-әниләр,  уку-укыту һәм тәрбия өлкәләре, укытучылар гына түгел, ә һәммә кешенең үз сөйләменә, үз ана теленә карата булган хөрмәтеннән дә икәнлеген аңлыйк. Үсеп килүче буынның аралашу даирәсе мәктәп, гаилә белән генә чикләнми,  аралашу даирәсе ул  чиксез, шуның өчен һәр татар кешесенең сөйләме саф булу – ул һәрберебезнең бурычы.

Кулланылган әдәбият

  1. Сәгъдиева Р.К. Хәзерге татар теле синтаксисы / Р.К. Сәгъдиева. – Казан, 2014. – 129б.
  2. Тукай Габдулла // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова − 3-е изд. − Москва: Советская энциклопедия, 1969. – 450с.
  3. Дикторы Татарстана. - https://ru.wikipedia.org/wiki


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

Милли бәйрәмнәребезнең берсе-Нәүрүз

Нәүрүз бәйрәменә багышланган материал...

"Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә заманча технологияләр" (Инновационные технологии при изучении татарского языка и литературы).

   Татарстан Республикасында ике дәүләт теле - татар һәм рус телләре. Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре бастырылды; методик кул...

"Кояш нурларының берсе..." Якташ шагыйрь Егор Уткинга багышланган презентация

Бу презентация якташ шагыйребез Егор Уткин иҗатына багышланган...