"Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә заманча технологияләр" (Инновационные технологии при изучении татарского языка и литературы).
учебно-методический материал на тему

Федорова Фирдаус Файзхановна

     Татарстан Республикасында ике дәүләт теле - татар һәм рус телләре. Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде.

     Хезмәтнең төп максаты - заманча технологияләрне дәресләрдә куллану, конкрет технологияләрне куллану үзенчәлекләрне барлау.

     Заманча технологияләрнең төрләре һәм аларны татар телен чит тел буларак укытканда куллану. Заманча технологияләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтеп була:

1. шәхескә юнәтелгән технологияләр;

2. укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр;

3. уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kontseptsiya_fedorovoy.doc114 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек

I. Кереш....................................................................................................................3

II. Төп өлеш. Татар  телен  чит  аудиториядә укытканда  заманча                 технологияләрне куллану.......................................................................................5

1.Заманча технологияләр турында төшенчә.........................................................5

2.Заманча технологияләрнең төрләре һәм аларны татар телен чит тел

буларак укытканда куллану...................................................................................6

III. Йомгак.............................................................................................................17

Кулланылган әдәбият.........................................................................................19


Кереш

Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган. Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.

Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре төзеп бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде. Шулай ук әлеге проблемага багышланган берничә монографик хезмәт дөнья күрде (Ф.Ф. Харисов[1], А.Ш. Әсәдуллин[2], Ф.С. Сафиуллина[3]).

Бүгенге көндә “педагогик технология” дигән төшенчә кулланылышка керде. Селевко Герман Константинович “Современные образовательные технологии”[4] дигән китабында 50 төрле педагогик технологиягә аңлатма бирә. Әлеге педагогик технологияләрнең иң мөһим шарты – белем бирүдә өстәмә мәгълүмат чыганакларын (китаплар, дидактик материал, техник чара, компьютердан һ.б.) нәтиҗәле файдалану.

Бу технологияләрне татар телен чит аудиториядә укытканда куллану күптөрле методик проблемаларны хәл итәргә булыша. Әмма алар турында әле төгәл, системалы мәгълүмат биргән хезмәт юк. Шунлыктан, минем эшем актуаль дип санала.

Хезмәтнең төп максаты – рус балаларына татар теле укытуда заманча технологияләргә таяну үзенчәлекләрен анализлау. Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл иттем:

1.Татар телен чит аудиториядә укыту буенча фәнни-методик әдәбият белән танышу;

2. Заманча технологияләрне куллану мөмкинлекләрен ачыклау;

3. Конкрет  технологияләрне куллану үзенчәлекләрен барлау.

Хезмәтне язу барышында, мин А.Ш.Әсәдуллин, Р.А. Йосыпов, Ф.С.Сафиуллина, Ф.Ф.Харисов, К.С. Фәтхуллова һ.б. хезмәтләрен өйрәндем. Шушы материал нигезендә рус балаларына татар теле укытуның үзенчәлекләренә анализ ясадым.


Төп өлеш. Татар телен чит аудиториядә укытканда заманча технологияләрне куллану

  1. Заманча технологияләр турында төшенчә

“Инновация” (яңа, заманча) термины XIX гасырдан уку кулланылышта йөри. Аны, төрле халыкларның мәдәниятләре бер-берсенә йогынты ясый, хезмәттәшлек итә башлагач, америка галиме Джеймс У.Боткин тәкъдим иткән, чөнки  ХХ гасыр башы җитештерү өлкәсенә яңалыклар кертү турындагы фән барлыкка килү белән мәгълүм. Педагогика өлкәсендәге яңалык проблемалары белән шөгыльләнә башлау узган гасырның 50 нче еллар ахырына туры килә.

“Инновация” терминын мин педагогик тәҗрибәдәге махсус эшләнгән яисә “очраклы рәвештә генә алынган” яңалык итеп кабул итәм. Фәнни әдәбиятта “яңалык” һәм “инновация” төшенчәләре төрлечә аңлатыла. Яңалык – ул укыту процессына караган яңа чара (яңа метод, яңа методика, яңа технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип саныйлар. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Соңгылары исә, яңа технологияләрне файдаланып, иҗади мөмкинлекләрне, фикерләүне, аралашу күнекмәләрен үстерү исәбенә, программаларда каралган. Заманча технологияләрне кулланганда, өйрәтү процессы буларак дәрес системасыннан укучыларның “төп яшәү формасына” күчүе күзәтелә (дәрес-иҗат, дәрес-очрашу, дәрес-хезмәт, дәрес-аралашу, дәрес-дуслык, дәрес-концерт, дәрес-әңгәмә, катнаш дәрес, дәрес-түгәрәк өстәл, дәрес-остаханә һ.б.)[5]

Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләрне саныйм:

  • укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;
  • укучының танып белү активлыгын арттыру;
  • тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохиты тудыру;
  • укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.[6]

Педагогик һәм методик әдәбиятта, шулай ук гамәлдә дә “технология”, “педагогик технология”, “белем бирү технологиясе” дигән терминнар һаман саен ешрак кулланыла. Алар нәрсәне аңлата соң? Бу турыда Ф.Ф.Харисов хезмәтендә киң язылган. Галим билгеләп үткәнчә, бу терминнарны татар телен чит тел буларак укытканда да кулланып була, һәм ул мондый яссылыкта беренче тапкыр тәкъдим ителә.

2. Заманча технологияләрнең төрләре һәм аларны татар телен чит тел буларак укытканда куллану

Мин бу докладта заманча технологияләрнең  бүленешен тәкъдим итәм.

 Заманча технологияләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтеп була:

  1. шәхескә юнәлтелгән технологияләр;

а)  Ш.А.Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе;

б) Үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе;

  1. укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр;

б) Проблемалы укыту;

в) Аралашуга өйрәтү технологиясе;

  1. уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр.[7]

а) Терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе;

б) Белем бирүнең компьютер технологияләре;

Шәхескә юнәлтелгән технологияләргә мин югарыда карап үткән үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясен һәм Ш.А.Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе кертәм. Телгә өйрәткәндә иң мөһим шарт итеп, укучыларның язма, телдән сөйләм эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруны, аңлап укуны һәм лингвистик мөмкинлекләрне үстерүне саныйм. Бу вакытта укучыларның эшен билгеләр аша (оценка) бәяләүне Ш.А.Амонашвили дөрес түгел дип исәпли. Мәктәп системасындагы гадәти билгеләргә ул “аксак педагогиканың таяклары” дип карый, балалар хезмәтен үзанализ аркылы һәм сүз белән характерлап, сөйләп биреп бәяләргә тәкъдим итә.

Дәресне укучы тормышының төп формасы дип исәпләп, аны түбәндәгечә үткәрүне кулай күрә: дәрес-кояш, дәрес-дуслык, дәрес-шатлык, дәрес-тормыш, дәрес-иҗат, дәрес-очрашу, дәрес-хезмәт, дәрес-уен[8].

Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләргә проблемалы укыту технологиясе белән беррәттән, уен технологиясе дә керә[9]. Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Г.К.Селевко, максатчан юнәлеш буенча,

  • дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану һ.б.),
  • тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.),
  • үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.),
  • социальләштерүче (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннарны аера.

Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату-ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланам.  Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

  • укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;
  • сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;
  • уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;
  • укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;
  • үзара ярдәмләшү, телдә актив аралашу мохите булдыру.[10]

 Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора.

Мәсәлән, дәрес вакытында түбәндәге уеннар кертәм.

Дәрес-шоу. Сыйныф берничә төркемгә бүленә. Һәр группа лидер сайлый. Ул укытучы тәкъдим иткән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала. Шул тәртиптә башка группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дәрес-уены. Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла.

“Могҗизалар кыры” уены. Бу уенны бер дәрес вакытына бүлеп кулланырга да, шулай ук аның бер этабында гына да кулланырга мөмкин. Мондый төр уен укучыларның сүзлек запасын тикшерү өчен бигрәк тә уңай һәм нәтиҗәле.

“Татар телен яратучылар” клубы утырышы. Ул һәр чирек ахырында оештырыла. Һәр утырыш аерым бер темага багышлана, өй эшләре дә бирелергә мөмкин.

 Бер дәрес фрагментын алыйк. Дәрес аерым турларга бүленгән. Мәсәлән, 4 нче тур “Капитаннар ярышы” дип атала. Монда “капитаннар” ярышканда, калганнары да эшсез калмый. Алар ребуслар чишәләр:

“100”ә – (фигыль)

(каз рәсеме)ан – шәһәр исеме

“6”н – (металл)

(баш рәсеме)+к+ “берёт” сүзенең татарчасы – (исем)

5 нче турда укучыларга кроссворд тәкъдим ителә.

Болардан тыш та төрле уен элементлары кулланырга мөмкин. Бөтен дәресне ситуацияле уенга кормыйча, аның билгеле бер этабында гына да уен элементы кертеп җибәреп була. Мәсәлән, кечерәк сыйныфларда “Ашханәдә”, “Кибеттә” кебек рольле уеннар бик кызыклы. Аны, гадәттә, шушы темаларга караган лексика һәм репликаларны өйрәнгәндә кулланалар. Ул дәресне җанландырып җибәрә. Зуррак сыйныфларда югарыда санап үтелгән бөтен дәресне иңләп ала торган уен формалары кулайрак.

Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләргә тагын аралашуга өйрәтү технологиясен дә кертәм. Коммуникатив белем бирү, ягъни аралашу нигезендә өйрәтү технологиясе укучыга татар теле дәресләрендә белем һәм күнекмәләрне урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә гамәлдәге программа таләбе күләмендә аралашуга җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкинлек бирә. Технологиянең төп нигезләмәләре: чит телне үзләштерү чаралары, уку материалының күләме һәм ешлыгы, гамәлгә ашырылучы коммуникатив эшчәнлек бергәлеге һ.б.

Татар телен чит тел буларак укытканда, Ф.Ф.Харисов һәм Е.И.Пассов билгеләгән, белем бирүнең эчтәлегенә караган түбәндәге принципларын хуплыйм:

  1. Сөйләмгә өйрәтү юнәлеше аралашу аша укытуны аңлата. Бу исә, иң беренче чиратта, диалогик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү.
  2. Функциональлек өйрәнелә торган телнең сүзләре һәм грамматик формалары уку эшчәнлеге процессында берьюлы үзләштерелә. Бу принцип, безнең фикеребезчә, телне гомуми система буларак өйрәнүгә юл ача. Укучы сөйләм, аралашу барышында, лексик берәмлекләр белән беррәттән, төрле грамматик формаларны  да өйрәнә ала.
  3. Яңалык принцибы сөйләм ситуациясенең яңалыгын аңлата. Әлбәттә, һәр дәрестә яңа ситуацияләргә нигезләнү төрле тел бермәлекләрен өйрәнү мөмкинлеге бирә. Бу, бердән, уку-укыту процессын кызыклы, мавыктыргыч итә, икенчедән, укучыларның белемнәрен тирәнәйтә.
  4. Ситуативлык уку процессын рольле оештыруга нигезләнә. Бу вакытта дәрес материалы көндәлек тормышта еш очрый торган ситуацияләрне торгыза.  Болай укыту балаларны татар телен гамәли кулланырга өйрәтүгә этәргеч булып тора.
  5. Коллектив ара бәйләнеш принцибы балалар бер-берсе белән актив аралашуын аңлата. Бу технологиянең нигезендә нәкъ менә укучы - укытучы һәм укучы - укучы аралашуы иң мөһим фактор булып тора. Шулай булгач, әлеге технология тәрбияви максатка да хезмәт итә, шул ягы белән ул аеруча әһәмияткә ия.
  6. Аралашуның шәхси юнәлеше принцибы сөйләм үзенчәлеген аңлата. Әлеге принцип сөйләмгә куелган таләпләрне балаларга җиткерүне дә, шул ук вакытта  һәр  баланың  сөйләм  үзенчәлекләрен  исәпкә  алып  эш  итүне белдерә.

Бу технология буенча укытканда, балаларга тәкъдим ителгән барлык күнегүләр аралашу өчен билгеләнгән сөйләм күнегүләрен тәшкил итәргә тиеш. Сөйләм күнегүләре шартлы сөйләм (лексик берәмлекләр кабатланган күнекмәләрне формалаштыру максатында вакытның чикләнмәгән булуы) һәм сөйләм (предметларны, рәсемнәрне тасвирлау, текстның эчтәлеген сөйләү һ.б.) күнегүләренә бүленә[11].

Уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләрнең иң мөһим шарты итеп өстәмә мәгълүмат чыганагы булуда (китаплар, дадактик материаллар, техник чаралар, компьютер һ.б.)[12].

Әлеге төр техноологияләргә терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе керә. Педагог-новатор С.Н.Лысенкова башлангыч сыйныфларда үзенең шәхси тәҗрибәсендә яңа методика – төрле интеллектуаль мөмкинлекләре булган укучыларны өстәмә дәресләрсез бер үк вакытта укыту методикасын төзи. Бу очракта әти-әниләр ягыннан балага ярдәм булмый. Дәрестә авыр темаларны өйрәнгәндә, башта – көчле, аннары – уртача, ахырдан исә йомшаграк укучылар эшли. Шулай итеп, белем бирү процессында, көчләреннән килгәнчә, барлык балалар да катнаша. Бу методиканың төп нигезләмәләре:

- эзлеклелек, өйрәнелә торган материалны бирүгә системалы якын килү;

- сәләтле укучының көчсезрәгенә ярдәм итүе;

- балага шәхси якын килү;

- хаталарны кисәтү;

- сыйныфта үзара ярдәмләшү мохиты, уңайлык тудыру;

- уку материалының һәр укучыга көч җитәрлек итеп бирелүе.

Терәк схемалар, укытучы материалны аңлаткан вакытта, балалар күз алдында ук туа һәм схема, таблица, рәсем, карточкалар рәвешендә тәкъдим ителә. Мәсәлән, 1нче сыйныфта “Җөмлә” темасын үткәндә балаларга мондый схемалар тәкъдим итәм:

Билгеле булганча, рус сыйныфларында укучыларның әзерлек дәрәҗәсе төрлечә була. Шул сәбәпле, татар теле дәресләрендә С.Н.Лысенкова технологиясен файдалану (бигрәк тә башлангыч сыйныфларда) өйрәнелә торган телдә сөйләм эшчәнлегенең белем һәм күнекмәләрен үзләштерүне яңа дәрәҗәгә күтәрүне тәэмин итә. Материалның схемаларга салынып бирелүе күрү хәтере яхшырак булган укучылар өчен бигрәк тә уңайлы санала, шулай ук башкалар да билгеле бер теманы, тел күренешен схема рәвешендә системалы истә калдыралар.

3нче сыйныфта “Исем” темасын үткәндә балаларга мондый таблица бирәм: үрнәк буенча дәвам ит.

Кем?

укытучы

кыз

әни

Кемне?

укытучыны

...

...

Кемгә?

укытучыга

...

...

Нәрсә?

бетергеч

дәрес

каләм

Нәрсәне?

бетергечне

...

...

Нәрсәгә?

бетергечкә

...

...

Программалаштырылган укыту технологияләре дәресләрне компьютер программалары нигезендә алып барырга тәкъдим итәм. Әмма татар телен чит аудиториядә укытуда бу чикле генә кулланыла ала, чөнки тыңлап аңлауга, диалогик сөйләмгә рус баласын компьютер гына өйрәтә алмый, монда укытучы сөйләме мөһим роль уйный. Шулай да соңгы елларда татар теле дәресләрендә компьютер технологияләренә нигезләнү турында һаман да ешрак сүз алып барыла башлады.

7 нче сыйныфта “Кырлайда Тукай музее” хикәясен өйрәнгәндә компьютер кулланып дәрес  үткәрәм. Компьютер аша балаларга “Дөресме? Ялгышмы?” дигән бирем бирәм. Мәсәлән:

1) Габдулла Тукай Кырлай авылында туа.

2) Әмма, кызганыч, яшьли әтисез һәм әнисез кала.

3) Кечкенә Габдулла Өчиледә Сәгъди абзыйларда яши башлый.

4) Шушы матур авылда ул укырга, эшкә өйрәнә, халык бәйрәмнәренә йөри.

Информацион технологияләр терминын төрле галимнәр төрлечә аңлата. М.И.Желдаков тарафыннан, мәсәлән, түбәндәге билгеләмә бирелә: “Информацион технология ул – кешеләрнең белемнәрен киңәйтүче һәм аларның социаль һәм техник процесслар белән идарә итү мөмкинлекләрен үстерә торган информацияне җыю, оештыру, эшкәртү һәм җиткерүнең методлары һәм техник чаралары”.[13] 

Шунысын билгеләргә кирәк: соңгы елларда “компьютер һәм телекоммуникация технологияләре” дигән термин бик актив кулланыла башлады.

Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең инновацион технологияләре арасында проектлар методы аерым урын алып тора.[14] Бу метод буенча эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау-фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Проектның нигезен проблемалы ситуация булдыру тәшкил итә. Аны чишү өчен телне лингвистик фән буларак үзләштерү генә җитми, бәлки өйрәнелә торган предмет буенча җитди коммуникатив күнекмәләр һәм осталык таләп ителә. Мәсәлән: 6нчы сыйныфта “Сәламәтлек иле” темасын үткәндә, балаларга шундый бирем бирәм. Сәламәтлек сүзе белән бәйле сүзтезмәләр табыгыз. Балалар алдында проблема куела. Сүзтезмәләрдән – чыныгу, хәрәкәтләнү; начар гадәтләрдән саклану; атна саен мунча кермәскә; тәннең, киемнең һәм торакның чисталыгы; тәмәке тартырга; дөрес туклану; хезмәтне һәм ялны дөрес оештыру; һава торышына карап, киенмәскә – балалар дөрес сүзтезмәләрне табып куелган проблеманы чишәләр.

Проект методы төрле фәннәрне, шул исәптән чит телләрне укытканда да уңышлы файдаланыла. Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, түбәндәге проектларны кулланып була:

  • тикшеренү (хезмәтнең актуальлеге нигезләнә, тикшеренүнең максаты, бурычлары куела, аларны чишү юллары күрсәтелә, кулланылган чыганакларга  басым  ясала һ.б.)
  • иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, сочинение планын төзү, мәктәп яки күптиражлы газета өчен мәкаләләр язу һ.б.)
  • гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру)
  • мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аны катнашучыларга тәкъдим итү, алар белән фикер алышу, йомгаклау)
  • рольле (проект эчтәлегеннән чыгып, укучылар рольләр алалар, бу аларга нәрсәдер әйтергә, яки нәрсә турында булса да сорарга этәргеч бирә)
  • предметара (берничә предметка нигезләнә).

Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшылап әзерләнүләрен, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында фикер алышуда катнашып, укытучы да тигез хокуклы яшьтәш, ярдәмчегә әйләнә. Балаларның яшь үзенчәлекләренә, акыл үсешенә һәм сөйләү сәләтенә карап, төрле дәрәҗәдәге проектлар булырга мөмкин.

Мәктәп шартларында бу метод белән эшләү коммуникатив күнекмәләр барлыкка килә, татар теленә формаль якын килүне бетерә. Бу вакытта балалар күбрәк сөйләм эчтәлегенә игътибар итәләр. Әлеге метод предметара бәйләнешләрне тормышка ашырып, аларның белемнәрен интеграцияли, танып белү эшчәнлеген арттыра, иҗади һәм тикшеренү күнекмәләрен үстерә.

Бу методика шәхескә юнәлтелгән, чөнки укыту гадәти аралашуга якыная төшә һәм татар теленә өйрәтүнең яңа технологияләре таләпләренә җавап бирә; балаларның акыл эшчәнлеген төрле яклап үстерә, чөнки проект методикасы мөстәкыйльлекне, инициативаны һәм өйрәнелә торган предмет белән кызыксынуны тагын да арттыра.

Мәсәлән, “Очрашу-брифинг” дәресендә тәрбияви проблемаларга тукталырга тәкъдим итәм. 11нче сыйныфта “Яшьләр бүген һәм иртәгә” дигән теманы үткәндә  яшьләр проблемаларына зур игътибар итәм. Монда һөнәр сайлау, наркотиклар проблемасын кузгалтып үтәм. Укучыларга үзләренең фикерләрен әйтергә мөмкинлекләр бирәм. Монда тәрбияви яктан, милли гореф-гадәтләр, татарлардан чыккан бөек шәхесләр дә телгә алына: “Роальд Сәгъдиев – халыкара космик станциясе төзүне тормышка ашыручыларның берсе буларак дөньяга танылган шәхес” – дип, укучылар танышып үтә.

Яңа технологияләр өлкәсендә аеруча зур урынны тестлар алып тора. Тестлар еш куллануның тагын бер сәбәбе бар: урта мәктәп имтиханнары бердәм таләпләргә китерелә, һәм анда нәкъ менә тестлар кулланыла. Хәзерге көндә тестлар укытучылар өчен еш очрый. Тестлар дәрестә синтаксис укытканда да кулланыш таба. Ә С.Данилова, С.Хәйруллина мәкаләсендә тестлар балаларны дөрес сөйләшергә өйрәтү максатына ирешергә булышалар.

 Мәсәлән, 5нче сыйныфта “Күрсәтмә әсбаплар файдалану” темасын үткәндә балаларга мондый күнегү бирәм:

Түбәндәге сүзләрдән сүзтезмәләр һәм бер җөмлә төзеп языгыз:

     хуш              иртә

              көчле            дәрес
             кызыклы      тавыш
             хәерле          өстәл
             уңайлы        исле

Мәсәлән,
хуш исле, кызыклы дәрес, көчле тавыш, уңайлы өстәл, хәерле  иртә. Укучылар бирелгән сүзләр белән, беренче чирата,  сүзтезмәләр, аннары гына җөмләләр төзиләр.

         7нче сыйныфта “Кырлайда Тукай музее” темасын үткәндә, өйрәнгән материалны ныгыту өчен тест бирәм:

1. Шигырь бәйрәме ... үткәрелә.

     а) халыкара туган тел көнендә.

     б) һәр елны апрель ахырында.

     в) М. Җәлилнең туган көнендә.

2. Шигырь бәйрәме көнне ... .

     а) Тукай бүләге лауреатлары билгеле була.

     б) спорт ярышлары үткәрелә.

     в) милли уеннар уздырыла.

3. Г. Тукай яшәгән Кырлай авылы ... урнашкан.

     а) Актаныш районында.

     б) Мамадыш районында.

     в) Арча районында.

4. Габдулла Кырлай авылында ... .

     а) укырга, эшкә өйрәнә, халык бәйрәменә йөри.

     б) мәктәптә укый.

     в) беренче шигырен яза.

5. Яңа Кырлайдагы музей ... ачылган.

     а) 1950нче елда.

     б) 2000нче елда.

     в) 1979нчы елда.

Шулай итеп, татар теленә өйрәткәндә яңа технологияләр, методлар, ысуллар бар. Әмма күп кенә дәреслекләрдә, үзөйрәткечләрдә, әсбапларда һәм кулланмаларда аларны сирәк кулланалар.

Шул рәвешле, татар телен чит аудиториядә укытканда, заманча технологияләргә таяну укытучының да эшен җиңеләйтә, укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруда да мөһим чара булып тора.

Йомгак

Җәмгыятьтә үзгәртеп кору җилләре, татар теленә өйрәтүне дәүләт эше дәрәҗәсенә күтәреп, 1992 нче елда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы законы» кабул ителү белән аның хокукый яктан да беркетеп куйды. Аның 3 нче маддәсендә болай язылган: «Тигез хокуклы татар һәм рус телләре Татарстан Республикасында дәүләт телләре булалар».

Хәзерге шартларда бу законны тормышка ашыру, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсендә гамәлгә кертү өчен, объектив шартлар җитәрлек. Ә татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү, иң беренче чиратта, мәктәпләр эшчәнлеге белән бәйле. Шунлыктан, татар телен чит аудиториядә укытуны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итү – бүгенге көн педагогикасының мөһим бурычларыннан берсе. Ә уңай нәтиҗәләргә ирешүдә заманча технологияләргә таяну ярдәм итә ала.

Бүгенге көндә татар теле мәктәпләрдә, училищеларда, югары уку йортларында укытылып килә. Татар теленә өйрәтүнең 200 еллык тарихы бар. Үз тарихында татар теленә өйрәтү методикасы, нигездә, традицион метод-алымнарга нигезләнеп үскән.

Бүгенге көндә белем бирүнең яңа системасы эшләнде. Ул үз максаты итеп укыту процессында яңа технологияләрне куллануны да билгели. Белем бирүдә заманча технологияләрне куллану ул - әхлаклы кеше тәрбияләү, педагогик технологияләр булдыруда фәннең роле арту, өйрәнгәнне тормышта куллана белү һәм башкалар.

1980 еллардан башланган мәктәп реформасы уку-укыту барышына  гамәли үзгәрешләр кертүне күздә тота. Барыннан да бигрәк, сыйныф-дәрес рамкаларын күздә тотып әйтелә торган “традицион укыту” белән янәшә мәктәпкә яңа технологияләр, инновацион дәресләр күбрәк үтеп керә. Яңалык яклылар традицион дәреснең фәлсәфи нигезен мәҗбүр итү педагогикасы тәшкил иткәнлеккә, аның мәгълүмат бирүгә йөз тотуына, балага якын килү ягыннан авторитар (таләп итү педагогикасы) булуына, өстенлек алган ысул буларак аңлату-күрсәтүгә мөрәҗәгать итүенә басым ясыйлар.

Инновацион технология буенча татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыруны аңлата. Бу вакытта укыту процессы төп нәтиҗәгә - укучының актив коммуникатив эшчәнлеккә омтылуын алдан сизүгә, баланың хисси һәм интелектуаль мөмкинлекләрен файдаланып аралашуга юнәлтелә.

Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләрне саныйм:

  • укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;
  • укучының танып белү активлыгын арттыру;
  • тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохиты тудыру;
  • укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.

Үземә килгәндә, үз дәресләремдә 5 һәм 7 нче сыйныфларда проектлар  методын уңышлы кулланам.

Шул рәвешле, заманча технологияләрне куллану татар телен чит аудиториядә укыту процессын тагын да нәтиҗәлерәк итә.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә булам: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарури. Иң мөһиме шул: заманча технологияләрне куллану алынган мәгълүматның 85%ка якынын, ә традицион технологияләр – 40% белемне хәтердә озак сакларга ярдәм итә.


Кулланылган әдәбият

  1. Н. В. Агапова. Перспективы развития новых технологий обучения. – М.: ТК Велби, 2005 – 247 с.
  2. Әсәдуллин А., Фәтхуллова К. Сөйләшергә тел булсын // Мәгариф, 2001,   № 9. – Б. 10-12.
  3. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б.
  4. Желдаков М. И. – Внедрения информационных технологий в учебный процесс.  – Мн.: Новое знание, 2003. -  152 с
  5. Кононов А.Н. История изучения тюркских народов в России. Дооктябрьский период. – Л.: Наука, 1972. – 271 с.
  6. Махмутов М.И. Методы проблемно-развивающего обучения в средних профтехучилищах. – М.: АПН СССР, 1983. – 63 с.
  7. Рус мәктәпләре өчен татар теле программалары. – Казан: Мәгариф, 2001. – 88 б.
  8. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татарский язык. Интенсивный курс. – Казан: Хәтер, 1998; 1999.
  9. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.
  10. Советов Б. Я. – Информационные технологии в образование и общество XXI века. – Информатика и информационные технологии в образовании, 2004, № 5 – 95 с.
  11. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку  как  неродному. –  Казань:  Изд-во  ТаРИХ,  2000.  –  479  с.
  12. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367 б.
  13. Харисов Ф.Ф. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. – 431 с.


[1]         Харисов Ф.Ф. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. – 431 с.

[2]         Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б. 

[3]         Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.

[4]         Селевко Г.К. Современные образвательные технологии: Учебное пособие. – М.: Народное образование, 1998. – 256 с.

[5]         Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2002. – 260 б.

[8]         Амонашвили Ш.А. Психологические особенности усвоения второго языка младшими школьниками // Научные традиции и новые направления в преподавании русского языка и литературы. – М., 1986. – С.25-26.

[9]         Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2002. – 265 б.

[10]         Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2002. – 266 б.

[11]         Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2002. – 268 б.

[12]         Шунда ук. – 268 б.

[13]         Желдаков М. И. – Внедрения информационных технологий в учебный процесс.  – Мн.: Новое знание, 2003. -  152 с.

[14]         Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2002. – 272 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...