“Эпик әсәргә анализ” темасына осталык дәресе
методическая разработка (11 класс)

Нотфуллина Илира Рашитовна

“Эпик әсәргә анализ” темасына осталык дәресе. Л.Сабированың “Саттылар” хикәясе буенча.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл epik_srg_analiz_ostalyk_drese.docx27.57 КБ

Предварительный просмотр:

“Эпик әсәргә анализ” темасына осталык дәресе

(Л.Сабированың “Саттылар” хикәясе буенча)

Нотфуллина Илира Рәшит кызы

Сарман районы Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе

Максат:

1.А. Яхинның иҗади үсеш технологиясен кулланып, чәчмә әсәр эчтәлеген ачу;

2. Әдәби әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен, темасын, тормыш материалларын   танып-белү күнекмәләре формалаштыру, сәнгатьчә эшләнешнең иң әһәмиятле үзенчәлекләрен билгеләү;

3. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүдә, күргән-белгәннәр, укыган-өйрәнгәннәр турында логик эзлекле итеп язма һәм телдән белдерү алымнарына  өйрәнү, матур әдәбиятны сүз сәнгате буларак танып-белү;

4. Текстны әхлак сыйфатлары тәрбияләү чарасы буларак куллану.

-Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар. Осталык дәресебезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Сезнең игътибарыгызга Ләлә Сабированың “Саттылар” хикәясен өйрәнүне тәкъдим итәм. Язучы турында кыскача мәгълүмат биреп китәм. Ләлә Сабирова 1947 нче елның 1 нче мартында Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылында туган. Балалар язучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты. “Сабантуй” газетасында һәм журналында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип  һәм баш мөхәррир  булып эшләгән.

Хикәянең исеменә игътибар итик әле. “Саттылар”. Бу сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Әйдәгез Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бирелгән аңлатманы карыйк.

 Сату  ф.1) Кемгәдер нәрсәне дә булса билгеле бер бәягә бөтенләй бирү. Сатар өчен дә түгел, чит кешеләргә бирер өчен дә түгел, ә аның төсе итеп саклап тотар өчен бүләк итәргә тели. Ә.Еники.

2) сер...~ (күч.серне һ.б. мәгълүматны: хыянәтчел рәвештә әйтү, белдерү мәгънәсендә). Илне сату.

3) ата исемен, намусны, данны…~ (күч. исемне, намусны һ.б. сыйфатларны хурлый торган эш эшләү мәгънәсендә)

-Хикәянең башлам өлешен укыйк әле.

Абыйлы-сеңелле Газиз белән Зәринә авылга икесе бер көнне кайтып төште. Сәлимә әби ишегалдында тавыклар ашатып йөри иде, аптырап китте:
– Бәр-рәч! Хәбәрсез-нисез... Бер-бер хәл булмагандыр бит?
Аптырамыйча, алар бит ике-өч айга бер һәркайсы үз гаиләләре белән кайтып төшәләр дә, аласын алып, саласын салып, китеп тә баралар. Бу юлы кызыграк килеп чыкты.
– Әни, сагындык бит, әйдә, кала күчтәнәчләре белән утырып чәй эчик әле! – дип, Зәринә аны кочып ук алды. Әбинең күзләре яшьләнде. Газиз өстәл артында озак утырмады.
– Әни, урам як коймаң аварга тора, кая, балта-пычкыларыңны бир әле, рәтләп куйыйм, – дип, урамга ук чыгып китте. Улы балта-пычкы да тота белә микәнни?
Зәринә табак-савытларны да җыештырды, идән-сәкеләрне дә ялт иттереп сөртеп чыкты. Үзенең сөйләр сүзләре дә бетмәде. 
– Быел төпчегебез укырга кермәкче иде, баллары җитмәде. Түләүлегә бирми булмый инде. Олысы өйләнмәкче булып йөри. Хәзер бит яшьләрнең  ата-ана белән торасылары килми, ипотека алам ди. Ул ипотека дигәннәренә дә башта күп акча саласы бит әле. Әтиләрен дә эштән кыскарттылар, тегендә-монда сугылып йөри шунда. Менә шулайрак, әни, бездә хәлләр.
Сәлимә әби тыңлап кына утырды, бер сүз дә катмады.

-Шушы урында тукталабыз. Безнең күңелдә сорау туды:

-Кызы Зәринә белән улы Газизнең максаты нинди микән? Алга таба хикәядә  вакыйгалар ничек үстерелер? Нәрсә булачак?

1 нче төркем,сез  әлеге текстны төгәлләнгән мәгънәле  кисәкләргә бүләрсез.

2 нче төркем текстка “нечкә сораулар” куяр.

3 нче төркем текст буенча “калын сораулар” әзерләр.

Эш тәртибе брошюраларда бирелгән.Сезгә әлеге эшләрне эшләп чыгу өчен 2 минут вакыт бирелә.

Сез  эшләгән вакытта игътибарыгызны менә шушы рәсемгә юнәлтәсем килә (аудитория белән эш)

-Рәсемгә карагач, сездә нинди фикерләр туды? Бу өй кайда урнашкан?(шәһәрдәме, авылдамы?) Ул өйдә кем яши микән? Балалары шәһәргә киткән әниләр нигә үзләре дә шәһәргә китәргә теләмиләр?Туган йорт, нигез сүзләрен ничек аңлыйсыз? Туган йорт ни өчен кадерле була?

-Туган йортта кеше иң беренче сүзләрен әйтә.

-Туган йортта кеше тәпи йөри башлый.

-Анда аның әти-әнисе, башка туганнары яши.

-Шунда аның бала чагы үтә.

-Бик күп кадерле истәлекләр туган йорт белән бәйләнгән була.

Коллегалар, А.Гыйләҗевнең “Җомга көн,кич белән..”, Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”  әсәрләрен искә төшерик әле. Берсендә  балалары әни кешенең кайтып хәлен дә белмиләр, булган бар әйберен алып китәләр, икенчесендә улының туена да чакырмыйлар, авыру икәнен белгәч, берсе дә карарга теләми.

- Өйрәнәсе текстыбыз нәрсә турында булыр?Фикерләрне тыңлап китик әле...

- Безнең бүгенге әсәребез дә нәкъ менә анага булган мөнәсәбәт турында.

- Әйдәгез әле, фокус группаларга сүз бирик. 1 нче төркем, үзегезнең эшегез белән таныштырып китегез.

- Без, 1 нче төркем, текстны төгәлләнгән мәгънәле кисәкләргә бүлдек. Сезне 1 нче мәгънәле өлешне укып таныштырам. Сәлимә әбинең улы һәм кызы көтмәгәндә әниләре янына кайтып, үзләренә акча кирәклеген сиздерәләр. Әниләрен үзләренә алып китеп яшәргә теләүләрен әйтәләр. Алга таба ни булыр? Күчеп китәрме әниләре балалары янына?

2 нче мәгънәле өлештә Сәлимә әби шәһәрдәге балаларында яши башлый. Җәен авылдагы өенә кайтып торырмын дип уйлый. Ләкин балаларының сөйләшүеннән берсенең дә аны үз өендә яшәтергә теләмәвен аңлый. Авылга кайтып торыр иде ... “Бу хакта әйткәч, Зәринә аптыраган кыяфәт чыгарды.
– Ник, әни, белмисеңмени? Саттык бит инде без ул йортны! Үзең кул куйдың бит! Оныттыңмы?”- ди.Сәлимә әби кызы белән улының телефоннан сөйләшүләрен, кычкырышуларын ишетеп, урамга чыгып китә. Алга таба әби нишләр? Кая барыр?

3 нче мәгънәле өлештә Сәлимә әби, аңына килгәндә, больницада ятканын күрә. Таныш булмаган хатын-кыз, эскәмиядә аңсыз утырган карчыкны күреп, ашыгыч ярдәм чакырткан. Хәзер больницага хәлен белергә килгән. Балалар йортында үскән Тәслимә аны үзенә алып кайта. Аның 7 яшьлек кызы да әбине үз итә. Сәлимә әбине балалары эзләми, бәлки эзләп тә таба алмаганнардыр. Бабаларының сөргенгә җибәрелгәндә калдырган алтын-көмешләре төенчегендә була. Тәслимә белән бергәләп, шул акчаларга берәр авылдан йорт-җир сатып  алырга булалар.

- Яхшы! Хәзер инде 2 нче төркем әлеге өлешкә нечкә сораулар куяр, тыңлыйбыз сезне.

- Без, 2 нче төркем, әлеге текстка “нечкә сораулар” куйдык. Нечкә сорау ул- турыдан- туры текст буенча бирелгән сораулар. Аларга җавап бирү бик җиңел. Ләкин укучы текстны яхшы аңлаган булырга тиеш. Сораулар:1.Текстта сүз кемнәр турында бара?(Ана-Сәлимә әби, кызы-Зәринә, улы-Газиз, ярдәм кулын сузучы Тәслимә.)2. Балалары әниләре янына нинди максат белән кайткан? (Аны шәһәргә китәргә күндерергә.)3.Балаларының нигә әниләрен үз өйләрендә яшәтәселәре килми?(Үзләре генә яшиселәре килә.) 4. Әби ни өчен урамдагы эскәмиядә утыра да утыра?(Чөнки барыр җире булмый.) 5.Тәслимә Сәлимә әбигә ничек ярдәм иткән?(Ул аны больницага салган. Аннан яшәргә үз квартирасына алып кайткан.) 6. Сәлимә әби белән Тәслимә ни өчен авылдан йорт-җир алырга булганнар?(Икесенең дә авылда яшисе килә, авылда туганнар.)

-3 нче төркемне тыңлыйбыз.

-Без,өченче төркем, текстка “калын сораулар” төзедек. Сезнең игътибарыгызга укып китәбез.«Калын” сораулар. Бу сораулар өстәмә белем һәм күнекмәләр таләп итә, укучы уйлана,  фикер йөртә, вакыйгаларны анализлый.1.Балаларына акча кирәк булгач, әниләре яшәгән өйне сатып, акчасын бүлешергә булуларын ничек  бәялисез?(бик начар)2.  Аңлатыгыз әле , ни өчен Газиз урам як койма аварга тора, рәтлим әле дип чыгып китә?(сатар өчен, җимерек булмасын дип)3. Сезнең уйлавыгызча, ни өчен әниләрен шәһәргә алып килгәч, кызы, өйгә ремонт ясыйсы бар дип, әнисен абыйсына җибәрә ?(әнисен тәрбиялисе килми) 4. Ни өчен абыйсының да әниләрен тәрбиялисе килми?(үзләре генә яшиселәре килә, хатыны да риза түгел) 5. Ничек уйлыйсыз, үзе дә коммуналкада яши торган Тәслимә ни өчен Сәлимә әбине үзенә яшәргә алып кайта?( ул олы җанлы, анда әбине кызгану хисләре бар) 6. Әгәр балалары әбине алырга дип эзләп килсәләр, ул алар янына кайтырмы?(юктыр, чөнки ул аларның әбине тәрбияләү мәсьәләсендә үзара ничек кычкырышуларын ишетте, балалары аны йортсыз калдырды)7. Нигә ул йорт-җир  Сәлимә әбигә бик якын? (чөнки аны ире белән бергәләп төзегәннәр. Әле дә сарык-казлар асрый) 8. Бәлки, акча кирәк булгач, йортны сатып, балалары дөрес эшләгәндер?(берничек тә дөрес түгел. Әниләреннән рөхсәт тә сорамадылар. Туган нигезләре ул аларның)

“Блум ромашкасы” алымы.Аудитория белән эш. “Блум ромашкасы” таҗларындагы сорауларга җавап бирү.

Гади сорау:Нигә әбинең балалары өйне сатарга булганнар?

Практик сорау:Әби урынында булсагыз, нишләр идегез?

Иҗади сорау:Әгәр әбине балалары әдәп саклау йөзеннән генә булса да эзләп тапса...

Аныклый торган  сорау: Әбинең бабаларыннан калган алтын-көмеше күпме? Өй алырга җитәрлекме?

Интерпретацион сорау:  Тәслимә нигә әбине үзенә сыендыра ала?

Бәяләү сораулары:Нәрсә яхшы?Тәслимәнең әбине (балалары була торып та) үз янына алып кайтуы яхшы гамәлме? Нәрсә начар? Әниләре исән килеш, аның рөхсәтеннән башка йортны сатып җибәрүне ничек бәялисез?

-Сәлимә әбинең башыннан үткән вакыйгаларны төсләр аша күрсәтик әле.

Сары-Сәлимә әбинең балалары аны шәһәргә алып китәргә дип кайтканнар.

Соры- Әби шәһәрдә күңелсез генә яши, авылга кайтасы килә.

Кызыл-Балалары  өйне сатканнар.Әниләрен  үзләрендә яшәтәселәре дә  килми.

Кара- Әби урамдагы эскәмиядә  селкенмичә утыра да утыра.

Кызгылт-сары-Әби больницада аңына килә.

Ачык зәңгәр- әби Тәслимәнең коммуналкадагы бүлмәсендә яши башлый. Сәлимә әбинең мирас булып күчкән байлыгына үз авылларыннан йорт алырга булалар.

-Хикәянең исеменә әйләнеп кайтыйк әле. Балалары ата-аналары йортын, төп йортны саттылар. Шуның белән алар йортны гына түгел, әниләрен дә саттылар. Ана мәхәббәтенә хыянәт иттеләр. Һәм... намусларын да саттылар.

Әти – әниләрне хөрмәтләү, аларны тәрбияләү-һәркемнең изге бурычы.2024  нче ел- Президентыбыз тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Ныклы гаилә – ныклы дәүләт дигән сүз ул. Гаиләләребездә һәрчак иминлек, ышаныч, күңел җылысы булсын иде дип телисе килә. Әти-әниләребезне хөрмәтлик, алар яшәгән нигез йортның кадерен белик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс (Осталык дәресе)

Мәктәбебездә дүртенче ел "Тамчы" исеме астында мәктәп газетасы чыгарабыз. Газетада мәктәп яңалыклары, укучыларның иҗади эшләре бастырыла. Шул юнәлештәге эшчәнлеккә багышланган Осталык дәресе эшкәртмәс...

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча осталык дәресе

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча                               осталык дәресе       ...

Осталык дәресе

Осталык дәресе...

Тема: Г. Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе. Осталык дәресе (Мастер-класс)

        "Габдулла Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе" темасына мастер-класста   Г. Тукай иҗатын, заманча күзаллаулардан чыгып, А.Яхинның иҗади үстерелешл...

Осталык дәресе "Матурлык эзлим"

Матурлык төшенчәсе белән танышу ,матурлыкның Ә.Еникинең”Матурлык”хикәясе аша тирән мәгънәле сүз икәнен ачыклау.2)Мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү ,чагыштыру ,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыр...

“Фразеологизмнар дөньясында» темасына осталык дәресе

Укучыларны сөйләмдә фразеологизмнарны актив кулланырга, аерып ала белергә  өйрәтү.2.Телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.3.Фразеологизмнарның матур әдәбият әсәрләренд...

Осталык дәресе "Милли киемнәр"

Татар халкының тормышы сәнгатьтән аерылгысыз....