Кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара булу белән беррәттән, тел җәмгыятьне үстерү хезмәтен дә үти. Тел кешеләргә үзара аңлашырга мөмкинлек бирә һәм кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында бергәләп эшләүне тәэмин итә. Тел милли мәдәниятебезнең нигезен тәшкил итә. Тел белән аң бер-берсенә тыгыз бәйләнештә карала, алар бергә үсә, бергә камилләшә. Башка бер фән дә аң белән шундый тыгыз бәйләнештә була алмый. Тел кешенең сәләте үсүдә иң әһәмиятле чара булып тора. Бу сәләтләрне формалаштыруда һәм үстерүдә грамматиканың роле аеруча зур. Тел — җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтен, иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, мәдәниятен борынгы заманнардан түкми-чәчми безнең көннәргә алып килгән. Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып ишетелә. Бу ике сүз күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уята. Үз туган теленә, тарихына хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-анасына, үз Ватанына, үз халкының әхлак нормаларына, халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы халык була. Менә ни өчен телне, туган телне — ана телен яхшы белергә, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк. Татар теле - татар халкы өчен уртак милли тел, бу телдә миллионлаган татар халкы үзара аңлаша, аралаша ала, үзенең тарихын өйрәнә, төрле фәннәрне үзләштерә, мәдәни байлыгы белән таныша, үз эшендә алардан иҗади файдалана ала. Мәктәптә өйрәнү предметы булу белән бергә, ана теле өйрәтү-үзләштерү чарасы булып та тора, ул башка фәннәрне үзләштерүгә дә хезмәт итә; укучы башка фәннәрне өйрәнгәндә дә аннан файдалана. Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, туган тел һәм аның әдәбиятын укытуның төп бурычлары билгеләнә: —үз халкына, аның әдәби теленә, тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү; —ана телен, аның грамматик төзелешен үзләштергән, грамматик, стилистик һәм орфографик яктан дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләренә ия булган, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан тулы белемле, тел чараларыннан уңышлы файдалана белүче һәм сәнгатьле уку күнекмәләре алган кешеләр әзерләү; — укучыларның сүзлек хәзинәсен баету; —үз фикерләрен ана телендә, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү; —укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерләү; —белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыларда әхлак законнары тәрбияләү; —мәктәптә укытыла торган башка фәннәрне үз ана телендә үзләштерүгә җирлек әзерләү, башка телләрне өйрәнүне җиңеләйтү; Югарыда саналган бурычларны хәл итү өчен, барыннан да бигрәк, укытучы үз туган телен, аның грамматик төзелешен яхшы белергә һәм дөрес, анык, эмоциональ-тәэсирле сөйләмгә ия булырга, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килеп, тел материалын урта мәктәп программасы нигезендә укучыларга аңлаешлы, кызыклы итеп бирә белергә; шул нигездә укучыларның уйлау сәләтен үстерергә һәм аларны хезмәтнең барлык тармакларында да актив катнашырлык итеп тәрбияли алырга ирешергә тиеш. Мәктәпнең төп дидактик принципларыннан берсе булып, фәннәрне өйрәтү процессында укучыларга төрле яклы тәрбия бирү санала. Анателен, аныңәдәбиятын укыту да шулукпринципканигезләнә. Аныөйрәнгәндә, укучыларныңдөньягакарашыформалаша; логик фикерйөртүләре, акылхезмәтекүнекмәләре арта. Тугантелнеңграмматикасынүзләштерүнәтиҗәсендә, укучыларүзфикерләренсөйләмәһәмязмарәвештәэзлеклеитеп бирергә өйрәнәләр. Дәрестә укытучының сөйләве дә, укучыларның мөстәкыйль эшен оештыра һәм аларны активлаштыра белүе дә, үз-үзен тотуы да, бирелгән эшне укучыларның төгәл үтәвен таләп итә белүе дә — һәммәсе дә укучыларга тәрбия бирү чарасы булып исәпләнә ала. Мәгълүм булганча, укыту процессы — укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиеш. Табигый ки, башка фәннәрне укыткандагы кебек үк, татар теле, әдәбияты буенча да белем - тәрбия бирү дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә алып барыла. Аерым темаларга бәйләп, татар теленең барлыкка килүе, байлыгы һәм матурлыгы, аның хәзерге үсеше һәм камилләшә баруы турында әңгәмәләр үткәрү; татар теле өлкәсендә эшләүче телче галимнәрнең хезмәтләре һәм аерым язучыларның әсәрләре белән таныштыру; мөмкин булганда ул галимнәр һәм язучылар белән очраштыру; тематик кичәләр һәм конференцияләр, семинарлар уздыру; татар теле дәресләре өчен материал туплаганда, укучыларга төрле яклы тәрбия бирерлек текстлар сайлау. Болар барысы да укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә комплекслы якын килергә мөмкинлек тудыралар. Татар теле дәресләрендә укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, аларда аңлылык, милли үзаң формалаштыру, милли әдәбият һәм сәнгать аша әхлакый-эстетик сыйфатлар тәрбияләү, аларны җитештерүчән хезмәткә әзерләү, белемнәрне үзлекләреннән тулыландыра белү, грамоталы һәм зыялы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Шушы бурычларны үтәү йөзеннән, урта мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләренең эчтәлеге һәм төрләре билгеләнә. Алар түбәндәгеләр: - грамматика һәм фонетиканы өйрәтү;
- орфография һәм пунктуацияне өйрәтү;
- дөрес сөйләү һәм сәнгатьле уку күнекмәләре бирү;
- төрле күнегүләр эшләтү юлы белән, укучыларның телдән һәм язма сөйләмен гамәли файдалана алу күнекмәләрен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру, сөйләмнәрен грамматик-стилистик яктан камилләштерү;
- әдәби әсәрләрне анализлау юлы аша укучыларда күзаллау булдыру;
милли үзаң формалаштыру һ.б. Укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләренең ныклы булуы өчен, дәреслек һәм башка уку әсбаплары белән эшне яхшы, шулай ук системалы оештыруның әһәмияте зур. Ул укучыга белем һәм күнекмәләр алуда төп чыганак булып исәпләнә. Алар дәрестә һәм өйдәге эшләрне үтәүгә, программа материалын үзләштерүгә зур ярдәм итә. Укучы аны яңа материалны өйрәнгәндә дә, материалны ныгытканда да һәм өйгә бирелгән эшләрне үтәгәндә дә, шулай ук дәреснең төрле этабында да куллана ала. Дәреслектән һәм башка уку әсбапларыннан (күнегүләр, изложениеләр һәм мөстәкыйль эшләр җыентыклары, әдәбият дәреслеге, сүзлекләр, фәнни хезмәтләр һ.б.) материалны ныгытканда файдалана алалар, дәреслектәге биремнәрне үтиләр: дәреслектәге таблицаларны укыйлар һәм анализ ясыйлар, таблицаларны сызып, аларны үз мисаллары белән иҗади тутыралар; өйрәнә торган темаларга карата әдәбият дәреслекләреннән мисаллар сайлап язалар, теге яки бу образга чагыштырма характеристика бирәләр, әдәби геройга хат язалар һ.б. Дәрестә мөстәкыйль үзләштерү өчен, материалны дөрес сайлый белү. Моның өчен укучыларның көче җитәрлек материалларны гына сайлап алу зарур. Укучыларның игътибарын өйрәнә торган материалның төп мәсьәләләренә юнәлтергә, кайвакыт төп сорауларны тактага язарга яки алдан эшләнгән таблицаны элеп куярга, аларның мөстәкыйль эшләренең тәртибен билгеләргә кирәк. Бу төр дәресләр укучыларга алдагы дәресләрдә алган белемнәрне гамәли мөстәкыйль куллана алу күнекмәләре бирүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләре белән тыгыз бәйләнеп алып барыла. Семинар дәресләрне 6-11 нче сыйныфта укытучының сораулары буенча фикер алышуга багышлап уздырырга була. Ул гамәли һәм мөстәкыйль эшләр белән ныгытыла. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфларда мөстәкыйль сүзләрне яки сүз төркемнәрен өйрәнеп бетергәч, 9 нчы сыйныфта “Сөйләм культурасы һәм стилистика”, “Тел турында гомуми мәгълүмат бирү” темалары буенча проблемалы лекция ысулы белән үткәрелгән дәресләрдән соң, семинар-дәресләр үткәрү укучыларның алган белемнәрен тирәнәйтергә, аларны хәтерләрендә ныгытырга, активлыкларын, мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерергә, сөйләм күнекмәләрен булдырырга, аларга төрле яклы тәрбия бирү бурычларын тормышка ашырырга, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен, мөстәкыйль эшләү дәрәҗәләрен даими өйрәнергә ярдәм итә һәм кирәк вакытта аларга ярдәм оештырырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр генә булдыру җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү–заман таләпләренең берсе. Барлык инновацияле технологияләр арасында мине тулы кыйммәтле укыту эшчәнлегенең киң танып белү ихтяҗларын һәм мотивларын формалаштыруны гарантияләүче үстерешле укыту җәлеп итә. Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә мин күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланам. Алар: “Уен-табышмак”, “Уен–сәяхәт”, “Хәрефләрдән сүзләр яса!”. Зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формаларына аеруча игътибар бирәм. “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизалар кыры” һәм башка уеннар оештырам. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иң кызыклы эш формалары–укыган текстларны сәхнәләштерү. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне үстерә. Еш кына дәресләремдә мин проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланам. Уку эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру–укучыларның үзара ярдәмләшеп эшләвенә дә этәргеч бирә. Төркем эчендә эшләгәндә укучы үз фикерен җиткерә, яклый, бәхәсләшә, дәрес материалын аңлап үзләштерү мөмкинлеге туа. Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирелә. Шул максаттан авыл буйлап экскурсияләр, рольле уеннар кебек дәресләр нәтиҗәле була. Әлеге дәресләрдә укучыларның сөйләмен, мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү–төп бурычларның берсе булып тора. Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр ныграк үтеп керә бара. Кеше мәгълүматлар чолганышында яши һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Балалар технологик алгарыштагы һәр яңалыкка сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау ысулларына ия булу максатында, компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнәләр. Компьютер – белем алу өлкәсендәге максатка ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Димәк, компьютер технологияләреннән файдалану – укучыларның танып-белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә. Бу исә аларның активлыгын һәм зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә, һичшиксез, ярдәм итә. Проект эшемнең темасын сайлаганда мәктәп дәреслекләрендә, гомумән алганда, татар мәктәпләрендә укучы татар балаларына тәкъдим ителгән биремнәр арасында алмашлыкларны дөрес кулланырга өйрәнүләренә игътибар иттем.
Проектның төп максаты: укучыларны алмашлык турында төшенчә белән таныштыру, мәгънәләрен аңлату, логик фикерләү, уйлау сәләте, уку активлыгы, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру. Гипотеза - укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү; - теоретик белемнәрен практикада куллану; - укучыларның сәләтләре төрле булуларына карамастан, проектта һәрбер укучының катнашуына ирешү. Проектның бурычлары: - Һәр төркем үзенә бирелгән биремнәрне үтәп чыгу өчен максат куя һәм аны тормышка ашыру өстендә эшли. - Укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру. - Төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укучының җаваплылыгына ирешү. Проектны әзерләү барышында, сыйныфта 18 укучы булуын исәпкә алып, 6 шар укучыдан өч төркем оештырылды. Һәрбер төркемнең үз җитәкчесе бар. Җитәкчеләргә исә көчле, сәләтле балалар алынды. Алар үз төркемнәре белән идарә итәләр, белемнәрен бәялиләр, кирәк вакытта ярдәм кулы сузалар. Болай эшләгәндә, балаларның сәләтләре күбрәк ачыла, үзләрен иркен тоталар, шәхес итеп сизәләр, үзләрендә күбрәк гомумкешелек сыйфатларын тәрбиялиләр. Һәр өч төркемгә сәләтләрен, шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып биремнәр бирелде. Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.
Проектның тикшерү объекты: татар төркемнәрендә балалар белем алган дәреслекләр, аларда алмашлыкларның бирелеше, аларның үзенчәлекләре. Проектның фәнни яктан әһәмияте. Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм. Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшләүче укытучыларга, кулланма өчен материал була алуында. Дәрес алты этаптан: оештыру, белемнәрне тигезләү, уку мәсьәләсен кую һәм адымлап чишү, ныгыту, рефлексиядән тора. Мәгълүматны үзләштерүне җиңеләйтү максатыннан дәрес презентация белән бергә алып барыла. Укучылар үзләренә билге куйганда, презентациягә карап, җавапларны чагыштырып карый һәм хаталарны төзәтә алалар. Дәрестә укучылар белән индивидуаль эш һәм төркемнәрдә эшләү каралган. Алдагы дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү һәм кабатлау максатыннан индивидуаль карточкалар әзерләнгән. Яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен тест биремнәре кулланылган.
I Бүлек Укучыда танып белү сәләтен булдыру, аның белән идарә итүнең төп шартлары
1.1. Укучыларның актив фикерләү сәләтләренә таяну.
Фикерләргә өйрәтү – ул анализ ясарга, иң әһәмиятлесен аерып чыгарырга, чагыштырырга, охшашлыкны табарга, гомумиләштерергә һәм системага салырга, исбатларга һәм кире кагарга, төшенчәләрне билгеләргә һәм аңлатырга, мәсьәләләрне куярга һәм хәл итәргә өйрәтү дигән сүз. Концепция: Фикер йөртү сораудан башлана. Үсеш дәресе сорарга өйрәтә. Методиканың үзенчәлеге: Татар грамматикасының иң әһәмиятле мәсьәләләрен аерып чыгару һәм материалны эре блоклар белән бирү. Яңа материалны бирү дәвамында, укучыларның чагыштыру, гомумиләштерү, төшенчәләрне билгеләү сәләтләре төрле сораулар ярдәмендә үстерелә. “Нигә?” дигән сорау дәрестә иң еш яңгырый торган сорау. Әйтелгәнне искә алып, укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерә торган күнегүләр эшләнде.
1.2. Уку-укыту процессын укучы үсешенең иң уңай дәрәҗәсендә булдыру Концепция: Диалектик фикерләү ысулларына нигезләнеп эшләү, укучының иҗади үсешенә куелган киртәне алып ташларга булыша. Методиканың үзенчәлеге:Аларны кулланганда,укучыга мөстәкыйль фикер йөртү мөмкинлеге бирелә. Укучы төрле әйбер, объект, күренешләрнең үзлекләрен, алар арасындагы бәйләнешләрне мөстәкыйль ачыкларга өйрәнә, аның сәләте, интеллекты үсә. Укучының позициясе: Укытучы һәм иптәшләрем белән тикшерү-эзләнү методы белән танып белдем – төшендем – истә калдырдым – үз фикеремне әйтә алам – алынган белемнәремне гамәлдә куллана алам. 1.3. Уку- укыту процессында кулланылучы төп психологик-педагогик ысуллар - Татар теленнән алынган белемнәрнең гамәли әһәмиятлелеген ачыклау;
- Уку материалының эчтәлеген иң мөһим фән ачышларына, иҗтимагый – сәяси тормышның төрле социаль күренешләренә якынлаштыру;
- Уку материалын күп тапкыр төрле вариантта кабатлау;
- Катлаулы теманы дозалаштырып алдан кертеп җибәрү;
- Уку-укыту процессында тышкы контроль һәм үзлегеннән контроль, үз-үзеңне бәяләү үрелеп бара;
- Укучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру.
1.4. Укучыларда гомуми белем, осталык, күнекмәләр булдыруның уңай ысуллары - Мин укучыларымнан татар грамматикасының иң әһәмиятле моментларын нык белергә өндим, чөнки алар яңа белем өчен нигез булып торалар. Укучыларның танып белү көчләре яңа белемгә юнәлә, шуңа күрә алар гомуми белемнәреннән, осталыкларыннан, күнекмәләреннән автоматик рәвештә куллана белергә тиеш. Шуны искә алып, мин укучыларыма төрле алгоритмнар тәкъдим итәм.
- Укучылар килеш сорауларын, кушымчаларын отып алгач, килешләрнең дөрес тәртибен күрсәтәм. Моны җиңел отып алыр өчен, вертикаль сызык рәвешендә язылган БИЮТЧУВ сүзен истә калдырырга кирәк (ул килешләрнең баш хәрефләреннән ясалган сүз)
- Зат кушымчаларының төрләре
Фигыльнең зат-сан белән төрләнешен бирер алдыннан, укучыларга зат кушымчаларының ике төре генә булуы турында әйтергә кирәк. Зат кушымчаларының дөрес ялгау шарты: Фигыльнең заман кушымчасы тартык авазга бетсә, I төр зат кушымчаларын ялгыйбыз (тулы вариантын). Фигыльнең хәзерге заман кушымчалары артыннан I төр зат кушымчаларының ким вариантын кулланабыз. Фигыльнең заман кушымчалары сузык авазга бетсә, II төр зат кушымчаларын өстибез. - Төрле сүз формалары яки конструкцияләрнең төзелешен өйрәнгәндә, башта аларның абстракт схемаларын сызу бик отышлы, чөнки укучыларда яңа проблемага бер бөтен караш туа.
- Укучыларга шактый күп төрле кушымчаларны истә тотарга һәм аларның калын – нечкә; яңгырау – саңгырау вариантларын бутамаска кирәк. Бу мәсьәләне җиңеләйтү максатыннан, мин кушымчаларның калын һәм яңгырау вариантларын ятларга өйрәтәм. Татар теленең авазлар системасын нык белгәч, укучы үзе кушымчаларның нечкә һәм саңгырау вариантларын әйтә.
- Кушымчаларның яңгырау-саңгырау вариантларын ялгаганда, укучылар сузык, яңгырау һәм саңгырау авазлар арасында югалып калалар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, мин укучыларыма “Сул кул кагыйдәсе”н тәкъдим итәм.
- Методиканың тагын бер үзенчәлеге – укучыларның әйтелешенә һәм уку техникасына зур игътибар бирү. Әйтелеш һәм укудагы хаталар язудагы хаталарга әвереләләр. Сәнгатьле уку баланың төшенеп укуы белән бәйле, чөнки шунысы ачык күренә: укучының акыл көчләре кая сарыф ителә - уку процессына гына, һәм укылган текстның мәгънәсен аңларга аның көчләре калмый яки, киресенчә, автоматик рәвештә укып, ул шунда ук укылганның мәгънәсенә төшенә. Ә бу турыдан-туры укучының танып белү кызыксынучанлыгы белән бәйле. Шуңа өстәп әйтәсе килә, уку вакытында салмак , басымсыз гына сүзләрнең актив һәм пассив запасы арта.
IIБүлек Уку-укыту процессының уңай атмосферасын булдыру
Концепция: “Шатлык аша укыту һәм тәрбияләү” тискәре хисләр һәм җәза куркынычына караганда нәтиҗәлерәк. Методиканың үзенчәлеге: Америка психологы А.Маслоу фикеренчә, иҗади үсешнең төп шартларыннан берсе - укучы шәхесенең өйрәнүгә омтылыш механизмын эшләтеп җибәрү, ягъни профессор В.И.Андреев әйтүенчә, стимуллар системасын булдыру: - бу кызык!
- минем фикерем...
- бу аңлаешлы!
- мин моны үзем ясадым!
- мин дә эшли алам, мин дә сәләтле!
Мин үземнең педагогик эшчәнлегемдә бу закончалыкларга таянып эшлим. Бу мәсьәләне чишү юллары күп, мәсәлән, Һәр чиректә үтелгән темалар буенча мин укучыларга берәр иҗади эш бирәм.
2.1. Уку-укыту субъектлары арасындагы хезмәттәшлек педагогикасына нигезләнгән уңай аралашу Концепция: Гуманлы педагогика – хезмәттәшлек педагогикасы – үсеш педагогикасы. Методиканың үзенчәлекләре: Һәрбер дәрес – үстерешле дәрес. Ул әзер хәкыйкать дәресе түгел, ул- хәкыйкать эзләү дәресе. Укытучы позициясе: Укучылар алдына әзер җаваплар белән түгел, ә сорау белән килү, алар белән бергә хәкыйкать эзләү, дөрес юнәлеш күрсәтеп тору.
2.2. Үстерешле дәресләр системасы Бу дәрестә теоретик материал эре блоклар белән һәм терәк схемалар яки таблица рәвешендә бирелә. Дәрес дәвамында укучыларның фикер йөртү сәләтләре төрле сораулар ярдәмендә гел активлаштырыла. Мәсәлән, укытучы мисаллар китерә, ә укучылар анализ ярдәмендә төшенчәне тәгъбир итәләр. Яки укытучы теоретик материалны аңлату вакытында аерым бер моментларда укучылардан сорау көтә башлый. Бу ысул теориянең катлаулы өлешенә укучыларның игътибарын җәлеп итү максатыннан кулланыла. Өй эше: теоретик материалны ятларга, теманы ныгыту максатыннан репродуктив характердагы күнегүләр эшләргә. - Грамматик һәм сөйләм күнегүләрен устерү дәресе
Биредә теоретик белемне гамәлдә куллану күздә тотыла.Коммуникатив ситуацияләр никадәр чынбарлыкка күбрәк охшаса, укучыларның аралашуы шулкадәр нәтиҗәлерәк була. Өй эше: теоретик материалны кабатларга, үстерешле характердагы күнегүләр эшләргә. - Текст белән танышу дәресе
Баланың уку эшчәнлегенең төп сәбәбе – текстның эчтәлеге белән кызыксыну. Шуңа күрә лексик теманың төп тексты алына һәм аның белән танышу алдыннан проблемалы сорау кую яки тексттан ниндидер кызык мәгълүмат китерү – бик отышлы ысул. Өй эше: яңа сүзләрне кабатларга, текстны бик яхшы укырга һәм тәрҗемәсен кабатларга. - Диалогик сөйләм үстерү дәресе
Тексттан алынган мәгълүмат буенча сорау – җавап формасында эш алып барыла. Таныш лексиканы кулланып, темага караган төрле коммуникатив биремнәр үтәү, шунда диалоглар төзү. Шул арада укучыларның сөйләм теленә яңа грамматик конструкцияләр, яңа лексика да кереп китә, үзләштерелә. Өй эше: Укучылар парларга бүленәләр. Яңа конструкцияләр кертеп, текст эчтәлеге буенча тулы диалог төзиләр.Материалны ныгыту максатыннан грамматик күнегүләр дә бирелә. - Монологик сөйләм үстерү дәресе
Бу дәрестә иң мөһиме – һәр укучы өйрәнелә торган тема буенча я телдән, я язмача бәйләнешле текст төзи белергә тиеш. Белем дәрәҗәсенә карап, һәр укучы эш төрен үзе сайлый: яки хәбәрләмә төзи, яки темага караган рәсемне тасвирлый, яки укылган текстның эчтәлеген кыскача сөйли. Өй эше: Дәрестә төзелгән план буенча текст төзү һәм сөйләү. - Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе
Бу дәрестә укучылар барлык белемнәреннән файдаланып, гомумән тема буенча әңгәмәдә катнашалар. Биредә иң мөһиме – темага карата үз фикереңне әйтергә тырышу. Бу дәрестә грамматик материал да системага салына, кабатлана. Укучыда аралашу теләге тусын өчен, балалар дөньясына хас ситуацияләр булдыру, дәресне уен формасында үткәрү зарури. Өй эше: Һәр укучыдан темага язмача обзор ясау, өйрәнелгән темага үз мөнәсәбәтен күрсәтү, үз эшчәнлегенә билге бирү сорала.
2.3. Укучының танып белү эшчәнлеген оештыру формалары
Концепция: Укучының танып белү эшчәнлегенең төрле формаларын берләштерү дәресләрне сыгылмалы, елгыр итә, ә бу, үз чиратында, шәхеснең үзүсешенә этәргеч булган кызыксынучанлыкны тудыра. Методиканың үзенчәлеге: танып белү процессының 4 формасы актив кулланыла. Индивидуаль форма – укучы мөстәкыйль рәвештә уку материалының эчтәлеген үзләштерә. Әлбәттә, уку материалы катлаулы булырга тиеш түгел. Укытучы тарафыннан балаларга бирем аңлатыла, аны үтәү юллары күрсәтелә. Укучылар сүзлекләр белән эшләргә өйрәнәләр. Бу- аларның мөстәкыйль эш итүенә, үзүсешенә этәргеч була, чөнки шундый юл белән алынган белемнең кадере бик зур. Фронталь форма- дәреснең азагында яки экскурсияләрдә тикшерү сораулары буларак бик отышлы форма.Проблемалы ситуацияләрне чишкәндә, бу форма укучыны күмәк эзләнү-тикшеренү эшендә катнашырга, үзенең иҗади активлыгын күрсәтергә этәрә. Группа белән үткәрелә торган форманың исеме үзе барысын да әйтә. Бирем аерым бер төркемгә бирелә. Төркемдәге укучылар саны 2дән 6га кадәр, күбрәк булса, һәр укучының актив эшчәнлеген оештырып булмый. Эшнең бу төрен конкурслар, викториналар, гомумиләштерү дәресләре үткәргәндә куллану бик отышлы. Күмәк үткәрелә торган форма – традицион булмаган дәресләр әзерләү вакытында кулланыла. Мондый дәресләр чирек дәвамында еш үткәрергә ярамый, ләкин шундый 1-2 дәрес уку-укыту процессын җанландырып җибәрә, балаларның танып белү сәләтләрен активлаштыра.
Традицион булмаган дәресләрнең төрләре: - Дәрес- сәяхәт
- Дәрес-викторина
- Дәрес-очрашу (язучы, рәссам һ.б. белән очрашу) һ.б.
2.4.Укучының класстан тыш эшчәнлеге Укучыларны татар теленә өйрәтү балаларның класстан тыш эшчәнлеген дә күздә тота. Эшнең бу төре укучының танып белү сәләтен стимуллаштыру белән турыдан-туры бәйләнгән. Ә ул, үз чиратында, баланың үзүсешенә этәргеч булып тора. Укучыларның класстан тыш эшчәнлеге нидән гыйбарәт? - өй эшен әзерләү. Өйгә бирелгән күнегүләр эчтәлекле, үстерешле биремле булсын дип тырышам.
- иҗади эшләр ясау ;
- татар теленнән төрле бәйгеләрдә катнашу;
- татар балалар газета һәм журналлар белән даими танышып бару;
- татар телендә булдырылган видеофильмнар карау, компьютер уеннарын уйнау.
- татар халкының тарихы, мәдәнияте белән экскурсияләр, концерт-спектакльләр аша, татар теле айлыгында катнашу аша танышу.
Укучының танып белү сәләтен булдыру, аның белән идарә итү - бу уңышка ирешүнең беренче басмасы.
2.5. Теориянең гамәлдә чагылышы.Дәрес-конспект Тема: Алмашлык Дәрес тибы: Яңа төшенчәләр формалаштыру. Максатлар: 1.Белем бирүмаксаты - Алмашлыклартурындагыбелемнәрненыгыту;
- Мөстәкыйль сүз төркемнәренҗөмләдәдөресбилгелиалуларынаирешү;
- Алмашлыктөркемчәләрендөресбилгеләүкүнекмәләренныгыту.
2. Үстерүмаксаты а) төркемнәрдәэшлибелүкүнекмәсенүстерү; б) сорауларгатөгәлҗавапбирү күнекмәсен камилләштерү. 3. Тәрбиявимаксат а) тугантелгә ихтирамтәрбияләүгәэтәргечясау. Җиһазлау: компьютер, проектор, дәреслек (Д.Г. Тумашева, Ф.Ф) I Оештыру. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү (ТБ) Оештыру моментының төп максаты: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә. (К) Укытучы: Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, – диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер- беребезгә елмаеп карыйк. Укучылар теләкләр телиләр: Яңа көн тынычлык алып килсен! Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк! Әти-әниебезгә ягымлы булыйк! Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк! Числоны һәм сыйныф эшен тактага һәм дәфтәрләргә язып кую. II Белемнәрне тигезләү. Укытучы: Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез. Көтелгән җавап: Алмашлыкларның төркемчәләре, аларның җөмләдәге функциясе һәм алмашлыкларның сөйләмдә иң еш кулланыла торган сүз төркеме булуын үзләштердек Индивидуаль карточкалар белән эшләү. (ТБ) Укытучы: Бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табып алыгыз. а) Мин сине көтәрмен, онытма, акыллым.(М. Хөсәенов) ә) Мин сезгәәйттем бит, мондаулгаеплетүгел. (Ф. Хөсни) б) Кем эшләми, шулашамый. (мәкаль) Көтелгән җавап: мин, сине, мин, сезгә, монда, ул, кем, шул. Үзбәя (Ш) Укытучы: Балалар, җавапларыгызны экранга карап тикшерегез. (1 нче слайд) Кемнең бер хатасы да юк, ул үзенең билгеләр дәфтәренә -“5”ле, кемнең бер хата –“4”, ике хата җибәргән укучы – “3”ле билгесе куя. III Уку мәсьәләсен кую. (Р) Укытучы: Укучылар, алдагы биремне үтәп уку мәсьләсен куегыз. Бирем: җөмләләрдәге ялгызлык исемнәрен нинди сүзләр белән алыштырып була? Шул сүзләрне генә сайлап алып язырга кирәк. Гаяз беренче тапкыр мәктәпкә барды. ГаязныбаскычтаНаиләЯкуповна каршыалды. НаиләЯкуповна Гаязныңбукчасынкүтәрергәярдәмитте. Гаязрәхмәтәйтте. (2 нче слайд) Укытучы: Җавапларыгызныалдагыслайдкакараптикшерегез. Көтелгәнҗавап: ул, аны, ул,аны, аның, ул. (3 нче слайд) Укытучы: Бусүзләртурынданәрсәәйтәаласыз, укучылар? Көтелгән җавап: Бусүзләр – алмашлыклар, аларзатларныалыштыралар. Укытучы: Димәк, без бүгендәрестәнинди тема үтәчәкбез? Көтелгәнҗавап: Заталмашлыклары.(5 нче слайд) Укытучы: Афәрин! IV Укумәсьәләсенадымлапчишү. (ТБ) Яңа теманы аңлату моментының төп максаты – укучыларның алмашлыкларны үзләре таба алуларына ирешерлек итеп уку эчтәлеген оештыру. Модельләштерү. а) 203 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү. (К) Укытучы: Булат, биремнеукыпчык әле. Укучы: Мәкальләрнеукыгыз. Алмашлыкларныязыпалыгыз. Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү Иртәторгач тел сөякләрдән: “Ни хәлегез бар?”- дипсорар, ди. Сөякләр: “Син тик торсаң, безнеңхәляхшы”, дипәйттеләр, ди. - Телең беләнтегермән корма, аннанбарыбер он чыкмас.
- Бакмакешенеңйөзенә, бак синәйткәнсүзенә.
Укытучы: Күнегүнетикшерүөченберенче төркемгә сүз бирәбез. Көтелгән җавап: син, безнең, аннан, син (6 нчы слайд) Болар – алмашлыклар. Заталмашлыклары. Укытучы: Кайбералмашлыкларкушымчаларалган. Борларниндикушымчалар? Көтелгән җавап: Килешкушымчалары. б) Сорауларганигезләнеп модель төзү.(ТБ) Укытучы: Ә хәзер сорауларга нигезләнеп белгәннәрне модельләштерәбез. Модельнең шапкасы? (Зат алмашлыклары) Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?( Кем? һәмбарлыккилешсораулары) Җөмләдәгефункциясенинди? (ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәлбулыпкилә ала.) Текстта ни өченкулланыла? (кабатлауларбулмасынөчен) (7 нче слайд) Көтелгәнҗавап: Заталмашлыклары Кем? һәмбарлыккилешсорауларынаҗавап бирә Ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәлбулыпкилә ала. Җөмләдәкабатлауларбулмасынөченкулланыла в) Үзбәя (Ш) Укытучы: Минем барлык сорауларыма да дөрес җавап биргән һәм язып өлгергән укучы үзенә – “5”ле, кем бераз ялгышкан һәм язып өлгермәгән – “4”, бер сорауга гына дөрес җавап биргән һәм күчергән укучы үзенә “3”ле билгесе куя. Укытучы: Ә хәзер, укучылар модель буенча билгеләмәне чыгарабыз. (Төркемнәрдә эшләү) (ТБ) , (К) Укытучы: Төркемнәр әзерме? Сүзне икенче төркемгә бирәбез. Көтелгән җавап: Исем сүз төркемен алмаштырып, сөйләү процессына катнашкан затларны белдерә торган сүз төркеме зат алмашлыгы була. Укытучы: Билгеләмәне эчтән әйтеп карагыз. г) Үзбәя (Ш) Укытучы: Әгәр дә билгеләмәне модельгә карамыйча әйтә аласыз икән, үзегезгә “5”ле куя аласыз, бер тапкыр гына модельгә карап алсагыз – “4”ле, модельгә генә карап билгеләмәне әйтә алсагыз – “3”. V Ныгыту Укучылар дәфтәрләрегездә зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше таблицасын тутырыгыз. Бу алмашлыкларның килеш белән төрләнеше шактый үзенчәлекле, ә күплек санда зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешендә үзгәрешләр күзәтелми. (ТБ) килешләр | Килешсоравы | мин | син | ул | Б. к.И. к.Ю.к. Т. к. Ч. к. У.-в.к. | кем?кемнең?кекмгә? кемне? кемнән? кемдә? | ……… … … … | ……… … … … | ……… … … … |
Укытучы: җавапларыгызныэкрангакараптикшерегез.(8 нче слайд) а) 291 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү(К) Укытучы: Алсу, биремнеукыпчык әле. Укучы: Бирелгәнҗөмләләрдәнзаталмашлыкларынязыпалып, килешләренбилгеләргә. Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз… Без гади җөмләләрне бер-берсенә кушабыз, тоташтырабыз да алардан чылбыр, бизәкле чәчәкләр чылбыры ясыйбыз. Ул чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзебезгә тартабыз, бәйлибез… (Ф. Әсгать.)Сүз белән төрлечә ярсыту безне чынбарлыктан ераклаштыра, һәм шуңа күрә, чынбарлыкка булган мөнәсәбәтләребезне бозмас өчен, без моны һәрвакыт истә тотарга тиеш. (И. Павлов)О, бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул – сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында, без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткермибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып җитмәгәнме?- ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шул ук вакытта океандай бай телебезнең энҗедәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кермичә, әкренләп төшеп кала, онытыла бара… Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү. (К) Укытучы: Сүзне өченче төркемгә бирәбез. Көтелгән җавап: без- б.к., без- б.к., ул- б.к., безне- т.к., без- б.к. Укытучы: Җавапны дүртенче төркем дәвам итә Көтелгән җавап: ул – б.к., без- б.к., аның-и.к., ул-б.к. VI Рефлексия Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз. (Р)
Тест
Бирем: сорауны иң тулы канәгатьләндергән җавапны билгеләргә
1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ? а. мөстәкыйль; ә. бәйләгеч; б. модаль. 2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез. а. эш яки хәлне яисә билгенең билгесен белдерә ; ә. предметның билгесен белдерә ; б. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләрен белдерә. 3. Җөмләдәзаталмашлыкларынинди функция үти? а. җөмләкисәгебулмыйлар; ә. ия ,хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәлбулыпкиләләр; б. аергычкынабулыпкалалар. 4.I заталмашлыкларынкүрсәт. а.мин,без; ә.мин,сез; б.без,алар. 5. Минем алмашлыгыкайсы килештә? а. И.к; ә. Б.к; б. Т.к. 6. Дөресязылышны билгеләгез. а. миң; ә. сиңга; б. аның. Укытучы: Тест биремнәренеңҗавапларынэкрангакараптикшерегез (10 нчы слайд) Үзбәя (Ш) Укытучы: Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз. Кем бүгенге дәрестә үзенә “5”ле куйды? (укучылар җавабы) Ә кем үзенә “4”ле куйды? (укучылар җавабы) Үзенә “3”ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы) Укытучы: Афәрин, укучылар. Сез бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз. Өй эшен үзегез сайлап алыгыз. Өй эше: (11 нче слайд) 1) 208 нче күнегү, Алмашлыкларның килешләрен билгеләргә; 2) Зат алмашлыклары кулланып кечкенә күләмле хикәя язарга
Көтелгән нәтиҗә:
1.Проект тәмамлангач, укучылар татар теленнән мәгълүматлар табу буенча проект эшендә катнаша алалар һәм тапкан мәгълүматларны бәялиләр; 2. Һәр төркемнең лидеры коллектив алдында чыгыш ясый, аны яклый; 3. Проект буенча презентация эшләнә; 4.Проектта катнашучы һәр укучының шәхси, интеллектуаль, аралашу осталыгы күрсәтелә; 5. Мәгълүматның күләменә,катнашучыларның санына карап, презентация үткәрү өчен тиешле вакыт күләме билгеләнә; 6.Уңышлар һәм чишелмәгән проблемаларны күмәкләп ачыклана, анализлана; 7.Киләчәктә проектны дәвам итү мөмкинлекләре, юллары билгеләнә;
Йомгаклау
Укучыларда аларның танып белү сәләтләрен активлаштыру аша татар телен өйрәнүгә тотрыклы кызыксынучанлык үстерү һәм шул нигездә һәр укучы шәхесен үсеш режимына чыгару, уку-укыту субъектын тәрбияләү, ягъни аның алдында торып баскан мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә омтылган , үзүсешкә ия булган кешене тәрбияләргә мөмкин. Татар теленә өйрәтү дигән сүз укучының дәрестә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлеген дә үз эченә ала. Бу ике төр бик тыгыз бәйләнештә яши. Шуңа күрә укучының класстан тыш эшчәнлегенең системасын да бирәм. Дәрестә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә укучы шәхесен күз алдында тотып эшләсәң, уңышка ирешәчәксең. Укытучы үзе иҗади үзүсешкә ия шәхес икән, ул башта укучылары алдыннан бара, аннан соң алар белән бергә юл үтә, соңыннан балаларын алга җибәрә, димәк, укучы шәхесе үсеш процессын кичерә. Сүземне йомгаклап,шуны әйтәсем килә: проектта катнашкан укучының аңлы рәвештә укуга теләге арта,ул фән белән ныграк кызыксына башлый,уз эшенә җаваплы карый,төркемдә үзара тарсынмыйча аралашырга өйрәнә.Иптәшләренең фикерләрен бәяли,хөрмәт итә. Шулай ук укучының танып белү эшчәнлеге камилләшә,ул үзендә ышаныч тоя, эшкә омтылышы көчәя.
Кулланылганәдәбият
1.Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Айдарова С.Х. Татарский язык в иноязычной аудитории: программа и методические рекомендации.- Казань: ТГГПУ,2007. 2. “Татар мәктәпләрендәукучы татар балаларынаана теле һәмәдәбиятукытупрограммалары” ( М.З. Зәкиев Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) 3. Татар теленнәнгомумибелембирүнеңдәүләт стандарты.( Казан, 2008) 4. Максимов Н.В. Татар теленнәнтестлар. – К., 2002. 5. Сафиуллина Ф.С. Сүз – иясебеләнйөри. – К., 1985. 6. Вәлиев З.В. Эшкәгазьләреүрнәкләре. – К., 1999. 7. Ибраһимов С.М., Сафиуллина Ф.С. Практик стилистика. – К., 1978. 8. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. – К., 2005. 9. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән дидактик материаллар. – К., 2004. Вәлива Ф.С. Укучыларның язуһәмсөйләмтеленүстерүмәсьәләләре. – К., 1976. 10. Ахмедова Р.Р.Теория и практика преподавания русского и татарского языка в условиях двуязычия-Набережные Челны: ЧИПП «Печатный двор»,1996. 11.Фәтхулова К.С. Тел аралашу чарасы булсын / К.С.Фәтхулова // Мәгариф, 2009. - №10. –Б. 21-23. 12.Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы / Ф.С.Сафиуллина. – Казан:Татар кит. нәшр., 1992. – 320 б. Интернет-ресурслар. 1.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2. Н. Исәнбәт. Мәкальләркитабы
Кушымта
Индивидуальбиремлекарточкалар Карточка №1 Бирем: бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табып алыгыз. Мин сине көтәрмен, онытма, акыллым.(М. Хөсәенов) Карточка №2 Бирем: бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табып алыгыз. Мин сезгәәйттем бит, мондаулгаеплетүгел. (Ф. Хөсни) Карточка №3 Бирем: бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табып алыгыз. Кем эшләми, шулашамый. (мәкаль) Тест 1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ? а. мөстәкыйль; ә. бәйләгеч; б. модаль. 2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез. а. эш яки хәлне яисә билгенең билгесен белдерә ; ә. предметның билгесен белдерә ; б. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләрен белдерә. 3. Җөмләдәзаталмашлыкларынинди функция үти? а. җөмләкисәгебулмыйлар; ә. ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәлбулыпкиләләр; б. аергычкынабулыпкалалар. 4. Заталмашлыклары нәрсә белән төрләнмиләр а.сан; ә. килеш; б. тартым. 5. Минем алмашлыгыкайсы килештә? а. И.к; ә. Б.к; б. Т.к. 6. Дөресязылышны билгеләгез. а. миң; ә. сиңга; б. аның.
|