Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")
элективный курс (9 класс) на тему
“Татар теленең лексикологиясе” дип аталган электив курсы программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре өчен тәкъдим ителә. 9-11 класс укучыларына адреслана.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
электив курс | 122.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы “Чирмешән лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Сүз эчендә мәрҗән бар...”
(“Татар теленең лексикологиясе”)
дигән темага электив курс программасы
Программаны эшләде:
Шәрифуллина Рәзилә Ильяс кызы, беренче
квалификация категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Рецензент: Мозаффарова Мингаян Гаяз
кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне
үстерү институтының Мәгарифтә
менеджмент кафедрасы доценты,
педагогика фәннәре кандидаты
2012 нче ел
Аңлатма язуы
Бүгенге көн мәгариф системасының өстенлекле юнәлеше булып укучының шәхес буларак үзүсешен тәэмин итә алырлык уку эшчәнлеген оештыру; махсус белем һәм күнекмәләр белән янәшә белем алуда универсаль гамәлләренең камил һәм тотрыклы формалашуын да тәэмин итүгә юнәлдерелгән уку-танып белү процессын оештыру санала. Мәгариф системасы алдына икенче буын федераль дәүләт белем стандартлары катгый, әмма гадел таләпләр куя: бирелгән белемнең фундаменталь булуы, ягъни, укучының татар әдәбияты дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләренең рус әдәбиятын һәм башка халыклар әдәбиятын үзләштергәндә дә; татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләренең рус телендә дә кулланышка керерлек булу зарур.
Сөйләм телен баетучы чаралар, нәрсә турында һәм ничек сөйләшү мөһимлеге, фикерне тыңлаучыга ничек җиткерүе зарурлыгына кагылышлы сораулар кешеләрне һәрвакыт кызыксындырган. Телнең сүзлек составы үзенчәлеген, сүзләрдә кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе, аларның образлы фикер йөртү дәрәҗәсе, күзәтүчәнлеге, үткенлеге, зирәклеге чагылышын ассызыклый торган мавыктыргыч өлкәсе - тел гыйлеменең “лексикология” бүлеге. Лексикология сөйләм-фикерләү культурасының төп нигезләрен өйрәнә торган һәркем өчен мөһим һәм зарур күнекмәләр формалаштыра торган бүлек.
Сүз – күп яклы һәм катлаулы тел берәмлеге. “Сүз” дөньясының төрле якларын - төп һәм күчерелмә мәгънәләре, килеп чыгышы, атама тарихы, стилистик бизәге, кулланыш үзенчәлеге, төзелеше, кулланылыш сферасын үзләштерү; аерым-аерым тармакларының үзенчәлекләрен ачу һәм сөйләм этикеты кагыйдәләрен саклап, төрле характердагы коммуникатив ситуацияләрдә фикер алышуга әзерлек, тотрыклы күнекмәләргә ия булу – заман таләбе. Мәгълүм булганча, мәктәп программасында лексикология һәм сөйләм культурасына өлешчә урын бирелә. 5 нче сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә лексикология үзенчәлекләре белән танышалар, ләкин программада лексикология буенча тулы белем бирү каралмаган. Бу фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү электив курсның нигезендә ята.
Электив курсның төп максаты: коммуникатив гамәлләрнең эффектив камилләшүе өчен җирлек булдыру.
Электив курсның төп бурычлары:
- Лексикологиянең төп тармакларын үзләштерү
- Сүзнең мәгънәсе һәм төзелеше үзенчәлекләрен үзләштерү.
- Сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның типларын үзләштерү.
- Күчерелмә мәгънәләрнең төрләрен, образлы сурәтләү чараларын, аларны сөйләмдә дөрес куллануның әһәмиятен үзләштерү.
- Хәзерге татар әдәби теленең килеп чыгышы, кулланылышы һәм кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составын өйрәнү.
- Практик дәресләрдә укучыларның күнекмәләрен тотрыклы ныгыту, конструктив эшчәнлек өчен шарт тудыру.
Программаның билгеләнеше:
“Татар теленең лексикологиясе” дип аталган электив курсы программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре өчен тәкъдим ителә. 9-11 класс укучыларына адреслана.
Электив курсның төп функциясе:
“Татар теленең лексикологиясе” электив курсы нигездә ике функция үти:
- гуманитар юнәлешле сыйныф укучыларының формалашу өлкәсендә танып-белү эшчәнлекләрен киңәйтү;
- татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм тәрбия өлкәсендә эшләүче класс җитәкчеләренә эш планы буларак.
Электив курсның актуальлеге: Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларының яңалыгы - белем алуда универсаль гамәлләрнең берсе коммуникатив гамәлләрнең камил формалашуы. Ягъни, укучының үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белүгә әзерләү. Бу таләп - электив курсның актуальлеген раслаучы мөһим дәлил дә.
Программаның структурасы:
Программа 5 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән.
Кереш.
- Лексикология һәм аның тармаклары.
- Килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы.
- Кулланылыш сферасына карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы.
- Кулланылыш активлыгына карап татар телендә сүзлек составы.
- Хәзерге татар теле сүзлек хәзинәсенең экспрессив - стилистик катламнары.
Программа материалын өйрәнү 34 сәгатькә исәпләнә. Программада теоретик материалның гамәли эшчәнлек белән үрелеп баруы тәэмин ителә. Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга һәм укучыларның теоретик материалларны үзләштерү дәрәҗәсен контрольдә тотарга ярдәм итә. Укытучы аларны үзе теләгәнчә үзгәртә дә ала.
Кулланышка керергә тиешле чыганакларга гомуми таләпләр: Электив курс программасы материалларын үзләштерү “Риторика”, “Стилистика”, “Әдәбият теориясе” буенча белем чыганакларын файдалануны күздә тота. (Алар “Кулланылган әдәбият исемлеге”ндә күрсәтелде.) Мәктәп китапханәсендә курс программасында каралган темаларны өйрәнү өчен җитәрлек дәрәҗәдә материаль база бар. Моннан тыш компьютерлар ярдәмендә Интернет аша университет һәм институтлар китапханәләренә чыгып, тиешле материалларны эзләү мөмкинлеге дә бар.
Электив курс буенча укучылар үзләштергә тиешле белем һәм күнекмәләр:
1. Лексикология фәненең төп тармакларының асылына, үзенчәлекләренә таянып, эффектив булганын куллану, сүзлек составында татар теленең үз сүзләрен, башка телләрдән кергән алынма сүзләрне, төрле тармакка караган сүзләрне аера белү, алардан урынлы файдалану; синоним, антоним һәм омонимнарның үзенчәлекләрен белү; аңлатмалы сүзлек; фразеология һәм синонимнар.шулай ук башка төрле сүзлекләрдән нәтиҗәле файдалану; укучының үз сөйләмен һәм чит кеше сөйләгәнне сүз һәм фразеологик берәмлекләрнең төгәл, стилистик яктан урынлы кулланылуы ягыннан бәяли алу;
2. Матур әдәбият стиленең нигезен тәшкил итүче образлы сурәтләү чараларының аерым элементларын, троплар һәм стилистик фигураларның төрләрен аера белү;
3.Көнкүреш сөйләм теле белән әдәби телнең үзенчәлекләрен, лексика составын, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләрен аңлата белергә.
4.Сөйләм этикасы нормаларын белү, төрле характердагы коммуникатив ситуацияләрдә фикер алышу, тотрыклы күнекмәләргә ия булу.
5.Курс ахырына укучылар “Лексикология” фәне буенча программмада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу - әдәби, фәнни-публицистик характердагы текстларны анализлау, лексик һәм стилистик сурәтләү чараларын кулланып, төрле жанрда иҗат итү һәм төрле темага телдән чыгыш ясый белү күнекмәләрен булдыру дигән сүз.
Электив курсның укыту-тематик планы
(34 сәгать)
Бүлек | Дәрес саны | Дәрес темасы | Эш формасы |
Кереш | 1 | “Татар теленең лексикологиясе” электив курсның максаты һәм бурычлары. | Кереш дәрес |
I бүлек | 2 | Лексика һәм аның өйрәнү объекты. Лексикологиянең тармаклары | Проект |
3 | Сүзнең грамматик һәм атау вазифасы | Дискуссия | |
4 | Сөйләм теленең асылы: югалтулар һәм табышлар; матур әдәбиятта табу һәм эвфемизмнарны күзәтү | Презентация | |
5 | Семасиология һәм аның типлары. Чынбарлыктагы әйбер яки күренешкә мөнәсәбәтле лексик мәгънә төркемчәләре. Аңга яки фикерләүгә мөнәсәбәтле лексик мәгънә төркемчәләре | ||
6 | Лексик мәгънәләрнең үзара бәйләнешендәге аермаларга карап бүленеше. (синонимик һәм антонимик, монолексик һәм омонимик, мотивлашкан һәм мотивлашмаган,нигез һәм ясалмага) бүленә. | Тезмә һәм чәчмә әсәрләрне анализлау | |
7 | Дөньяны танып-белүдә төшенчәле һәм образлы фикер йөртүнең әһәмияте. | Диспут | |
8 | Лексик мәгънәләрнең үсеше:
| Проект | |
9 | - Синонимнар. Синонимнар оясы (рәте).
| Дискуссия | |
10 |
| ||
11 | Г. Ибраһимовның “Яз башы” хикәясендәге образлы сурәтләү чараларын табыгыз. Аларга характеристика бирегез. Стилистик эксперимент үткәрегез: әсәрнең (“Яз башы”) бер өлешендә бирелгән сурәтләү чараларын төшереп калдырып укыгыз һәм чагыштырып әйтегез: кайсы текст матуррак, ни өчен? | Дискуссия | |
12 | 1. “Кышкы иртә”, “Көзге урман”, “Боз китү” темаларының берсен сайлап алыгыз, төрле сурәтләү чаралары кулланып тасвирлагыз. 2. Язган текстыгызны анализлагыз: сурәтләү чаралары дөрес кулланылганмы, табигать җанлы һәм образлы булып күз алдына киләме? | тренинг | |
13 | Түбәндәге шигырь текстларында нинди троплар һәм сөйләм (стилистик) фигуралар кулланылган? Аңлатма бирегез. Җырлый белмиләр бөркетләр, Сугыша белми былбыл, Җырдан сызланмый бөркетләр, Сугышта үлми былбыл. Муса кайсы шул кошларның? Җанына сыйган җир, күк... Сугыша белгән былбыл ул Һәм җырлый белгән бөркет. (Зөлфәт) (Антитеза) Картлык яшьлегемә кердем, Кирәк түгел артыгы. (З. Нури) Мин Иделгә кайттым... Җиремдә дә Сагынам таулар илен, яшермим... Үзәннәрдә таулар җырын җырлыйм, Мин ирекле Кавказ әсире. (Р. Гатауллин) Фаҗигале бәхет көз төсендә, Кабер түгел бәгырь өстендә. (Зөлфәт) (Оксюморон) | Коллоквиум | |
14 | I. Бирелгән темаларның берсен файдаланып, түбәндәге биремне эшләгез: сайлаган темагызга тулы аңлатма бирерлек сурәтләү чараларын табыгыз һәм кыскача текст төзегез. Бирелгән темалар: Фантазия. Ярлылык. Байлык. Ялгызлык.Сагыш. Үрнәк өчен “Сагыш” темасын алабыз. Бу күренешне түбәндәгечә сурәтләп була. Көнем – караңгы төн. Йөрәгем әрни, сыкрый, өзгәләнә. Сагышлы уйлар миемне томалый. Күз алдымда карурмандай билгесезлек. Күргәнегезчә, бу текстта метафора, фразеологизм, градация, эпитет, чагыштыру кулланылган. II. Антитезалар кулланып, үзегез белгән кешенең тышкы кыяфәтен сурәтләгез: портретын бирегез. | Практик дәресләр. Синквейн төзү | |
II бүлек | 15-16 | Килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы . | Презентация |
17 | Татар телендә калькалар | Проект | |
III бүлек | 18 | Кулланылыш сферасына карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы. - Диалекталь сүзләр | Дискуссия |
19 | - Һөнәрчелек лексикасы | ||
20 | - Жаргон һәм арго сүзләр | Уен үткәрү (импровизация) | |
IV бүлек | 21 | Кулланылыш активлыгына карап татар телендә сүзлек составы: -Актив һәм пассив сүзләр | тренинг |
22 | -Искергән сүзләр -Неологизмнар | тренинг | |
23-24 | Фразеология | Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш | |
V бүлек | 25-26 | Хәзерге татар теле сүзлек хәзинәсенең экспрессив - стилистик катламнары .
| Проект эше |
27 | I. Бирелгән шигырь юлларында нинди гади сөйләм сүзләре кулланылган? Аңлатып бирегез. Бу ядрәгә кушып койган эшче Йөрәгенең тирән ачуын. Шул ачуга тончык, явыз Гитлер, Җиткән инде синең шашуың!.. (М. Җәлил.) - Нәрсә булды? ...Анысын Солтан белә - (Печтек кенә телеп алдылар.) (Һ. Такташ.) Совсем сүзен “чәпчим” чәпчеттегез, Урыс аңламаслык иттегез. (Һ. Такташ.) Зурла, имеш, елмай узганда, Бирән килмешәккә баш иеп. (Ә. Маликов.) Кирәксә үзең мәтәштер Син аның... бисмилласын. (Х. Туфан.) Дөнья артка типкәләсә дә Әни кирәк... (Г. Рәхим.) Ике егет бер кыз өчен Чын-чынлап түбәләште. (Р. Харис.) Тәтелди-тәтелди ярсып, Аңа таба килә карчык. (Н. Арсланов.) | коллоквиум | |
28-29 | Ономастика | тренинг | |
30-31 | Сөйләм культурасын тәрбияләү: | диспут | |
32-33 | I. Теләгән теманы сайлап, аудитория каршында чыгыш ясау. “Сүзләр, сүзләр...” II. “Сүзне ничек яратам мин...” темасына әңгәмә оештыру. | коллоквиум | |
34 | III. Электив курс буенча контроль төре: зачет. | коллоквиум |
“Татар теленең лексикология” се электив курс программасының эчтәлеге
Беренче тема. Кереш. Курсның төп максаты, бурычлары, актуальлеге турында. Библиографик чыганаклар белән танышу.
Икенче тема. Лексика һәм аның өйрәнү объекты, аның төп аспектлары. Лексика һәм аның өйрәнү объекты. Лексикологиянең тармаклары:ономасиология (ономастика, топонимика, антропонимика), семасиология, этимология, фразеология.
Өченче тема. Сүзнең грамматик һәм атау вазифасы, номинатив вазифа. Сүз һәм предмет, сүз һәм төшенчә, сүзнең лексик мәгнәсе.
Дүртенче тема. Матур әдәбиятта табу (полинезия) һәм эвфемизмнарны күзәтү.
Бишенче тема. Семасиология һәм аның типлары. Чынбарлыктагы әйбер яки күренешкә мөнәсәбәтле лексик мәгънә төркемчәләре (номинатив һәм сигнал, туры һәм күчерелмә, бер һәм күпмәгънәле, конкрет һәм абстракт мәгънәләр). Аңга яки фикерләүгә мөнәсәбәтле лексик мәгънә төркемчәләре.
(терминологик һәм гомуми, образсыз һәм образлы, эмоциональ һәм эмцоиональ булмаган мәгънәләр)
Алтынчы тема. Лексик мәгънәләрнең үзара бәйләнешендәге аермаларга карап бүленеше. (синонимик һәм антонимик, монолексик һәм омонимик, мотивлашкан һәм мотивлашмаган,нигез һәм ясалмага)
Җиденче тема. Дөньяны танып-белүдә төшенчәле һәм образлы фикер йөртүнең әһәмияте.
Сигезенче тема. Лексик мәгънәләрнең үсеше: метафора, метонимия, синекдоха. Вазифа буенча күчеш. Катахреза. Сөйләм агышында, монологта, диалогта сүзнең бары бер генә мәгънә алуы.
Тугызынчы тема. Синонимнар. Синонимнар оясы (рәте). Синонимнарның барлыкка килү юллары: алынма сүзләр, җирле сөйләм, тарихи үзгәрешләр, табу, эвфемизмнарның төрләре, жаргон сүзләр, иске сүзләрне кайтару. Антонимнарның образлы сөйләмдәге роле. Антитеза. Сөйләмдә сүзләрнең бәйләнешкә керүе- оксюморон барлыкка килү.
Унынчы тема. Омонимнар, аларның төрләре (омографлар, омофоннар, омоформалар).
Унберенче-ундүртенче темалар. Гамәли дәресләр. Стилистик эксперимент үткәрү. Бирелгән өзектән лексик һәм стилистик чараларны табу. Лексик чараларны кулланып, текст төзергә. Монолог яки диалогта бирү.
Унбишенче – уналтынчы тема. Килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы .Татар телендә гомумтөрки сүзләр. Татар телендә алынмалар. Интернациональ сүзләр. Татар телендә алынмалар.
Унҗиденче тема. Татар телендә калькалар. Калькалаштыру. Ярымкалькалар. Структур һәм семантик калькалар.
Унсигезенче тема. Кулланылыш сферасына карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы. Диалекталь сүзләр. Лексик , семантик, этнографик диалектизмнар.
Унтугызынчы тема. Һөнәрчелек лексикасы. Әдәби тел лексикасында кулланылышы.
Егерменче тема. Жаргон һәм арго сүзләр. Матур әдәбиятта жаргон һәм арго сүзләрнең кулланылышы. Халык авыз иҗатында арго сүзләр.
Егерменче беренче тема. Кулланылыш активлыгына карап татар телендә сүзлек составы: актив һәм пассив сүзләр.
Егерменче икенче тема. Гамәли дәрес. Искергән сүзләр. Архаизмнар. Неологизмнар. Матур әдәбиятта архаизмнарның кулланылышы.
Егерме өченче – егерме дүртенче тема. Фразеология. Идиома. Фразеологиянең төрләре. Фразеологик берәмлекләрнең матур әдәбиятта һәм публицистикада стилистик кулланылышы.
Егерме бишенче –егерме алтынчы тема. Хәзерге татар теле сүзлек хәзинәсенең экспрессив - стилистик катламнары. Стильара лексика. Көнкүреш сүзләре. Китапча сүзләр.
Егерме җиденче тема. Гамәли дәрес. Гади сөйләм сүзләрен куллану. Гади сөйләм теленең синтаксик һәм морфологик төзелеше.
Логик эзлекле, эмоциональ, ышандырырлык бербөтен мәгънәгә ия булган сөйләм телен үстерү. Сүзнең асылы, сөйләмдә аның төп роле.
Егерме сигезенче - егерме тугызынчы тема. Ономастика. Антропонимика. Топонимика.
Утыз- утыз беренче тема. Сөйләм культурасын тәрбияләү. Сөйләм тәртибе этикасы (коммуникатив хезмәттәшлек принцибы: фикерләреңне көчләп такма, әңгәмәдәшеңне тыңла, дустанә мөнәсәбәттә бул).Башка кеше сөйләмен кабул итү һәм бәяләү.
Утыз ике-утыз өченче тема. Гамәли дәресләр. Сөйләм этикасы нормалары. Аудиториядә чыгыш ясау үзенчәлекләр. Әңгәмә коруның төп юнәлешләре. Әзерлексез чыгыш ясауның үзенчәлекләре: үз-үзеңне тота белү (мимика), сөйләмнең төп фикерен җиткерә белү, кереш һәм йомгаклау сүзен формалаштыру
Утыз дүртенче дәрес. Электив курс буенча контроль төре.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
- Абдуллина, Р.С.Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре / Р.С.Абдуллина.- Яр Чаллы, 1997. 128б.
- Әхәтов, Г.Х. Татар теленең лексикасы / Г.Х.Әхәтов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1995.- 93 б.
- Вәгыйзов, С.Г. Кызыклы грамматика / С.Г.Вәгыйзов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207 б.
- Вәлиуллин М. Яңа стандартлар туганда. – Мәгариф журналы. – 2010. - № 2. – Б. 3-6
- Габдулхаков В.Ф. Риторика. – Казань, Мәгариф, 2004.
- Ибраһимов, Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел / Г.Б. Ибраһимов, Ф.С.Сафиуллина. – Казан: Мәгариф, 1998. – 176 б
- Курбатов, Х.Р. Сүз сәнгате / Х.Р. Курбатов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 199.
- Концепция развития поликультурного образования в Российской Федерации.
- Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации
- Национальная образовательная инициатива. “Наша новая школа”
- Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.- Казан “Хәтер”, 1999
- .Г. Петерсон, Ю.В. Агапов, М.А. Кубышева, В.А. Петерсон. Система и структура учебной деятельности в контексте современной методологии. М., 2006.
- Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009 – 48 с.
- Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. – Казан: Таткитнәшр., 1980.
- Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.
- Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Тат кит нәшр., 1974.