Доклад.
статья (8 класс)

Тимофеева Лена Павловна

Бу доклад уку грамоталылыгы алымнары турында .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_chygyshym.docx26.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тимофеева Лена Павел кызы,

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Дәресләрдә укучыларның  уку грамоталылыгын үстерү алымнары.

“Кешегә бетмәс –төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк “. Л.Н.Толстой.

Хөрмәтле гимназиябез кунаклары, коллегалар, хәерле көн барчабызга да. Яз ул яңарыш, тормыш уянган, дәрт ашкынган бер мизгел, шушы ямьле матур язда барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет –шатлык, җан тынычлыгы телим. Бүгенге чыгышымның темасы “Дәресләрдә укучыларның уку грамоталылыгын үстерү алымнары”. Максатым, уку грамоталылыгын үстерү алымнарына  күзәтү ясау,  хәтердә яңарту  һәм дәресләрдә аларны күбрәк куллануга ирешү, шуның белән бергә дәресләребезне тагы кызыклырак,отышлырак, эффектлырак итү.

Уку грамоталылыгы-функциональ грамоталылыкның төп компоненты, чөнки ул башка компонентларның да яртысын диярлек тәшкил итә.

Белем бирү процессын оештырганда укытучылар укучыларның алган белемнәрен  тормышта актив кулланышка кертә алуларын күздә тотарга тиеш булалар.

Барлык бу күнекмәләрне формалаштыру өчен, без үз эшчәнлегебездә уңышларга ирешү юлын, схемасын, эзлекле, системалы якын килү методын кулланабыз. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә нәрсәгә басым ясап эшлибез? Әлбәттә, уку грамоталылыгына .

Уку грамоталыгы укучыда текстларны аңлау, куллану, бәяләү, алар турында уйлану сәләте үстерә. Сүзнең мәгънәсенә төшенүгә   күнекмәгән, аның чын билгеләмәсен ачык яки нигездә аңламаган,  язма һәм телдән сөйләмдә иркен  эш итү кунекмәсе булмаган бала, башка фәннәрне өйрәнүдә бу җитешсезлектән һәрвакыт каршылыкларга дучар булыр.

- дип язган моннан күп еллар элек бөек педагог К.Д Ушинский.  Бүгенгесе көндә дә бу фикерләр белән килешми мөмкин түгел.

      Уку – коммуникатив танып белү эшчәнлегенең иң мөһим төрләренең берсе, аның нигезендә фикерләү эшчәнлеге ята. Бүгенге көндә, без укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтергә тиеш. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып үсәчәкләр.

Дәресне кызыклы һәм файдалы итеп уздыру максатыннан, бүгенге көн укытучысы, алдынгы һәм югары эффект тәэмин итәрлек  алым һәм технологияләргә таянып эш итә.Текст өстендә эшне кызыклы итеп оештыру максатыннан гадәти булмаган, укучыларда кызыксыну уята ала торган, социаль тормыш белән бәйле сорауларны чишәргә өйрәтә алырлык текстлардан файдалану уңышлырак. Дәреслектәге текстлар, гадәттә, бүгенге заман укучысына аңлау өчен кызыксыз, күләме буенча зур, аларда мәгълүмат аз һәм актуаль түгел. Дәрестә эшне “гадәти булмаган” текстлар ярдәмендә төрләндерергә мөмкин.

Уку грамоталылыгын формалаштыру максатыннан “уку җирлеге” тудыру бик мөһим:

*сәбәп-эзләнү ситуациясе;

*әңгәмә- ситуациясе;

*үзең сорау бир;

*укытучының шәхси үрнәге;

*сүз белән телдән рәсемләү алымы;

*драматизация элементы.

 Уку грамоталылыгына килгәндә исә, ул  берничә аспектны тәшкил итә:

*текстта бирелгән мәгълүматны аңлау;

*текстның  телен, стилен, жанрларын билгели һәм аларга бәя бирә белү;

*текстта җиңел ориентлаша, аерым күренешләрне берләштерә белү;

* төп фикер һәм нәтиҗәләрне формалаштыру;

* текстны гомуми аңлау, эчтәлек турында фикер йөртә  һәм аңа бәя бирә белү, эчтәлекне тексттан тыш булган мәгълүмат белән чагыштыру;

 Текст белән эшләү күнекмәләрен формалаштыруның төп юнәлешләре түбәндәгеләр.

 * текстның мөһим өлешен билгеләү;

 * текстта китерелгәннәргә нигезләнеп мисаллар төзү;

* куелган сорауга җавапны тексттан таба белү;

* укылган текстны дөрес итеп сөйләү.

* укылган текстка план төзи белү;

* тәкъдим ителгән план буенча текстны яңадан сөйләү;

* үрнәкләрдән файдалана белү;

* билгеләмәләрне истә калдыру,

* иллюстрацияләр (рәсемнәр, сызымнар, диаграммалар) белән эшләү;

• яңа теорияне төрле уку һәм тормыш ситуацияләрендә куллана белү;

 • фәнни фактларны раслау;

• яңа теманы конспектлау.

   Юнәлешләрнең шартлы рәвештә сыйныфлар арасында бүленешенә игътибар итик:

 1-4 сыйныф:

тексттан ярылып яткан мәгълүматны таба һәм аерып ала белү;

текст нигезендә гади фикерләүгә ирешү;

текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне билгеләү;

5-6 сыйныф:

текст эчтәлеге буенча куелган сорауларга җавап бирә белү;

текст эчтәлеге буенча гади һәм катлаулы фикер йөртә белү;

автор тарафыннан әйтелгән  ачыктан-ачык  һәм яшерен  фикер арасында бәйләнеш урнаштыру; аларны  төп фикер белән бәйли белү;

7-8 сыйныф:

Укылган текстка план төзү һәм төзелгән план нигезендә эчтәлекне сөйләү, текстта булган мәгълүматны бәяли һәм аны шәхси тәҗрибә белән чагыштыра белү;

9-11 сыйныф:

Текстны конспектлау һәм тезисларга таянып  текстта бирелгән мәгълүматны сөйли белү, тексттан авторның төп фикерен табу, формаль элементларны күрә һәм дөрес билгели белү; яңа үзләштерелгән теоретик белемне  төрле  ситуацияләрдә куллана белү.

Югарыда әйтелгәнчә,     уку грамоталылыгын формалаштыруга  юнәлтелгән, текст өстендә эшләү буенча,   кайбер эффектив алымнарны тагын бер кат барлап үтәсем килә.  

“Ачкыч сүзләр” алымы (слайд)

Бу алымны парларда,төркемнәрдә,индивидуаль эшләр өчен тәкъдим итеп була.

Укытучы тактага тексттан алып 4-5 ачкыч сүз яза. Укучыларга шушы сүзләрне кулланып хикәянең үз версиясен язарга кушыла. Укучылар чыганак текст һәм үз хикәяләрен чагыштыралар. Бу алым фантазияне, күзаллауны бик нык үстерә. Укучыларда игътибарлылык  тәрбияли. Мәсәлән,“Өч ул”әкияте. Дәрдемәнд . 3 сыйныф. Рус төркеме

Тексттан алынган сүзләр:өч ул, әти, базар, алмалар,  ашадым, бирдем һ.б.

“Сүзлек”алымы. Прием – «Словарики» 

Текстны беренчел укыганда укучылар, мәгънәләре аңлашылмаган сүзләрнең асларына, каләм белән сызып баралар. Текстны укып бетергәч, текстта барлык сүзләр дә аңлашылган укучы- сүзлекләрне билгелибез. Алар аңлашылмаган сүзләрне аңлаталар.  Кирәк булганда укытучы да ярдәм күрсәтә.Бу алым, укытучыга, һәр  яңа текстны башлангыч өйрәнгәндә оештырылырга тиеш булган сүзлек эшен,    рациональ һәм эффектив якын килеп уздыруга ярдәм итә.

Мисал өчен, Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте. 6 класс. Рус төркеме.Укучылар билгеләгән кайбер сүзләр: Каф тавы, чәчкән, урган, өлгермәдем, иреннәрем көеп чыкты, канәгатьсезлек, риза, офыклар, ямьсезләнгән, яманлык...

Тукталыш ясап уку” алымы. Приём – «Чтение с остановками» 

һәм “Блум сораулары” алымнары.

Беренче төре.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучысын танып белү процессына гына өйрәтеп калмый, беренче чиратта, бәйләнешле сөйләмне үстерә.Тәнкыйди фикерләүне үстерүче технология ул укучыны әңгәмә алып барырга, бәхәсләшергә, үзеңнең фикереңне яклый белү культурасына да өйрәтә.

Минемчә, бу очракта “Тукталыш ясап уку” һәм “Блум сораулары” алымнарына мөрәҗәгать итү урынлы булыр. Бу алымнарның асылы -төрле типтагы сорауларны кулланып уку дигән сүз.

Әсәрне тукталышлар ясап укыйлар, һәр тукталыштан соң бер сорау бирелә. Блум сораулары төрле типта һәм алар чәчәк таҗларына урнаштырылган: гади, ачыклаулы, бәя бирүче, иҗади, практик, аңлатмалы.

Бу алым килеп туган проблеманы төрле яктан фикер йөртеп чишәргә ярдәм итә.

2 нче төре.

Укучылар текстның башлам өлешендә текст  исеменнән чыгып сүзнең алга таба нәрсә турында барачагын ачыклыйлар  һәм  текстның төп өлешен бүлекләргә бүлеп укыйлар. Бүлекләр арасында тукталыш ясыйлар һәм алга таба сюҗет сызыгының үсешен фаразлыйлар.  

Бу алым укучыга бүтәннәрнең дә фикерен кабул итәргә һәм үз фикерен, аргументлар җитмәгән очракта,  авырлыксыз үзгәртүгә китерә.  

“Сораулыклар белән эш”алымы.  Приём «Работа с вопросником»

Бу алымны яңа материалны үзләштергәндә, дәреслек белән мөстәкыйль эшне оештырганда, кулланырга киңәш бирелә. Укучыларга текст эчтәлеге буенча төзелгән   сораулар тәкъдим ителә.Сораулар гади дә, катлаулы да булырга мөмкин.Бу сораулар укучылардан тирән фикерләүне, анализлауны, шәхси тәҗрибәгә таянып җавап әзерләүне таләп итәргә дә мөмкин. Соңыннан җавапларның дөреслеге, төгәллеге тикшерелә,дөрес булмаганнары  төшерелеп калдырыла.

Г.Кутуй. Рөстәм маҗаралары.  “Әби әкияте” өзеге.5 класс. Татар төркеме.

Әбиләр оныкларына күчтәнәч алып киләме? Нинди күчтәнәчләр була? Әбиегез сезгә әкият сөйлиме? Сез абага үләнен күргәнегез бармы? Ул кайларда үсә? Абага чәчәк атамы? Әкият һәм чынбарлык арасында нинди охшаш һәм аермалы яклар бар?

“Беләм, белергә телим, белдем” алымы. Приём «Знаю, узнал, хочу узнать». 

“Беләм, белергә телим, белдем” алымы – үзләштерелә торган материалны системалаштырырга һәм структуралаштырырга ярдәм итә торган интерактив алымнарның берсе. Таблицаны тутырганда укучылар таныш мәгълүмат белән яңалыкны үзара чагыштырырга өйрәнәләр.

Беләм

 

Белергә телим

Белдем

 

 

Үткәрү методикасы:

Дәрес башында “Беләм” баганасына укучылар уку мәсьәләсен куяр алдыннан белемнәрне актуальләштерү этабында белгәннәрен таблицага язалар. Таблица тактада һәм укучыларның дәфтәрендә ясала.

“Белергә телим” баганасында актуальләштерелгән белемнәр нигезендә укучылар яңа темага кагылышлы яңа сораулар формалаштыралар. Бу исә дәреснең уку мәсьәләсе булып тора.

Материал белән танышканнан соң дәрес ахырында рефлексия этабында бу таблицага киредән әйләнеп кайтыла һәм таблица тулысынча тутырыла. Укучы таблица аша дәрестә үзләштерелгән белемнәрнең күләмен чагыштырырга тиеш. Мәсәлән: “Мин дәрес башында Үткән заман хикәя фигыльнең Нишләде? Нишләгән? Сорауларын белә идем, дәрес ахырында үткән заман хикәя фигыльнең билгесез һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль булуын белдем, кушымчаларын аерырга, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәндем”.

“Хат язу” алымы

 Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә дә актив кулланырга була. Хатлар төрле адресатларга юнәлергә мөмкин.  Мәсәлән, якыннарыма, якын дустыма, чит илдә  яшәүче танышыма, президентка, Мокамайга, Алсуга, “Сагыну” әсәрендәге лирик геройга, Бәдретдингә, бакчачыга, айдагы Зөһрә кызга, Сак белән Сокка  һ.б. Хат аркылы без укучының  тирән, эзлекле фикерләвен, борчуларын, киңәш-теләкләрен дә күрә алабыз.

“Почмаклар” алымын (Приём «Уголки») әсәр геройларына характеристика биргән очракта кулланырга була. Класс ике төркемгә бүленә. Беренче төркем геройларның  уңай сыфатларын таба һәм  шәхси тәҗрибәләреннән чыгып дәлилләр китерә. Икенче төркем геройларның тискәре сыйфатларын эзлиләр, үзләренең җавапларын әсәрдән цитаталар табып дәлиллиләр.   Бу алымны әдәби әсәрне тулысынча укып чыкканнан соң куллану отышлы. Дәрес азагында бергәләп нәтиҗә ясала.

Г.Тукай “Су анасы”

Әкиятнең төп герое булган малайга уңай һәм тискәре яктан характеристика бирү:Уңай сыйфатлар: яхшы йөзә, әнисен тыңлый  Тискәре сыйфатлар:куркак,карак

“Иҗади эшләр” алымы (Приём «Написание творческих работ») үтелгән теманы ныгыту этабында кулланырга була.Фонограммалар  методын куллану отышлы.Укучыларга сочинение язу өчен  чынбарлыктан ерак торган темалар тәкъдим итү.

Бу укуга кызыксыну уяту белән бергә, укучыларда иҗади күзаллауны, сүзлек  запасын баетуны, бирелгән һәрбер темага җавап табу, сочинение язу тәртибен саклауга да этәргеч була.

“ Викторина төзү”алымы. Приём «Создание викторины».

Тема үтелгәннән соң викторина сораулары төзү, төркемнәргә бүленеп үзара ярыш оештыру, иң яхшы белгечне сайлау.

 “Идеяләр кәрҗине” алымы.

Бу алым төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә.

«Идеяләр кәрҗине» алымы белән эшләү методикасы:

Дәреснең яки текстның темасы билгеләнелә.

Индивидуаль эш. Һәр укучы битләрдә яки дәфтәрендә бирелгән тема буенча белгәннәрен тезислап язып куя. Бу эшкә 1-2 минут вакыт бирелә.

парлы яки төркемдә эш. Укучылар 1-2 минут вакыт эчендә үз тезислары белән уртаклашалар. Монда укучылар иптәшләренең фикерләренә ихтирамлы булырга тиешләр.

Сыйныф белән эш. Бу этапта һәр төркем үз темасы буенча үз фикерен җиткерә. Ләкин җаваплар кабатланырга тиеш түгелләр. Һәр җавапны укучы “идеяләр кәрзиненә” яза бара. “Кәрзингә” дәреснең темасына туры килгән барлык идеяләр, фактлар, терминнар һ.б. языла. Ләкин, язылган бер җөмлә дә, фикер дә тәнкыйтьләнми. Бу этапта барлык мәгълүмат җыела. Укытучының нихәтле ялгыш фикерләрне төзәтәсе килсә дә, төзәтми. Бу исә тәнкыйди фикерләү технологиясенең таләбе булып тора.

Кәрзингә салынган барлык идеяләр дәрес барышында, ягъни төшенү стадиясендә анализлана, тикшерелә. Хаталы яки ялгыш идеяләр кәрзиннән кире алына. Кәрзиндә бары тик дөрес идеяләр генә калырга тиеш.

Рефлексия этабында “Идеяләр кәрҗиненә” игътибар итеп дәрес темасына нәтиҗә ясала.

         Диалогик сөйләмне үстерергә ярдәм итә. Бу алым аша укучылар беренчел мәгълүмат белән уртаклашалар, каршылыкны ачыклыйлар, үз карашларын иптәшләренең позицияләре, фикерләре белән чагыштыралар.

“Мозаика” алымы. Прием «Мозаика». «Реконструкция текста».

Сузләрдән җөмләләр төзү, җөмләләрне урыннарына дөрес тәртиптә урнаштыру.

  ”Чуалган логик чылбыр” алымы. Приём «Логическая цепочка».

1нче вариант. Дәреснең рефлексия өлешендә укылган текстның ачкыч сүзләрен чуалтып бирәсең. Укучылар шуны тәртипкә салалар, дөреслиләр.

2нче вариант. Аерым битләргә текстта сурәтләнгән 5-6 вакыйга языла.Укучылар шуны хронологик яки сәбәп- эзләнү тәртибендә эзлекле чылбыр итеп урнаштырырга тиеш.Фикерләр тыңланып беткәч, карар кабул ителгәннән соң, укытучы чыганак текстны укый, укучылар чагыштыра. Бу алым укучыларның игътибарын һәм логик фикерләвен үстерә.

  “Юка һәм юан  сораулар” алымы Приём - «Тонкие и толстые вопросы»

Бу алым араркылы укучылар сорау бирергә дә, тулы җавап бирергә дә җәлеп ителә. Таблицада нигезендә эш алып барыла. Игътибар итсәгез, ике   баганада  да  сорауларның башы бирелә, укучылар  үзара хезмәттәшлек нигезендә  бу сорауларны  уйлап тутырырга һәм бер-берсенә сорау-җавап формасында сораштыру уздырырга тиеш.  Беренче баганада- юка  сораулар. Монда бары бер сүз   белән  җавап бирергә була, ә икенче баганада юан сораулар, җаваплары аңлатуны таләп итә торган характерда. Бу эшне без төрлечә тәкъдим итә алабыз: бирелгән шаблон нигезендә укучылар төркемнәрдә җавап бирәләр, яисә үзләре бу таблицаны тутырып, төркемдәшләре өчен үзләре сорау әзерлиләр. Җаваплар нигезендә  әсәрне укучы тагын бер кат күздән кичерә.  Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” әсәре нигезендә мисалларны карап китик. 

1- вариант 

Юка сораулар

Юан сораулар

Кем?Нәрсә?

Аңлатыгыз. Ни өчен...?

Кайда?

Аңлатыгыз. Ни өчен шулай уйлыйсың?

Кайчан?

Ни өчен син шулай саныйсың?

... булганмы?

Аерма нәрсәдә? Чагыштырыгыз.

Синеңчә, ..

Күз алдына китерергез, әгәр...

Бәлки, ...

Бу фикер белән килешәсеңме?

Әгәр ... булса, ....

2- вариант

Юка сораулар

Юан сораулар

“Кыйссаи Йосыф” әсәренең төп герое кем?

Аңлатыгыз.Ни өчен Якуб Йосыфка пәйгамбәр

булырсың ди?

Вакыйга кайда бара?

Аңлатма бирегез. Ни өчен абыйлары

Йосыфны сахрага алып чыгып китәләр?

Йосыфны абыйлары кая ташлый?

Коедан Йосыфны кем коткара?

Йосыф һәм аның абыйларын чагыштырыгыз

Хан кызының исеме ничек?  

Күз алдына китерергез, әгәр Йосыф пәйгамбәр

 булып тумаса?

Йосыфны зинданга кем утырта?

Йосыф бәхетле. Син бу фикер белән килешәсеңме?

“Ыргытылган таш” алымы.

“Ыргытылган таш” алымының авторы күренекле әкиятче, журналист Дж. Родари.

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең бу алымы укучыларның иҗади фикерләүләрен үстерә, фантазияләрен баета, предметлар, вакыйга-хәл арасындагы логик бәйләнешне табарга өйрәтә. Шулай ук бу алым аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә, чөнки инша, хикәя, мәкалә, синквейн язарга әзерләнгәндә лексик берәмлекләр тупларга ярдәм итә.

 “Ыргытылган таш” алымының үткәрү методикасы:

Тема буенча укытучы тарафыннан бер сүз бирелә. Укучылар бирелгән сүзгә төрле эпитетлар, ассоциатив сүзләр һ.б. әйтеп чыгалар. Бу очракта бирелгән сүз суга ыргытылган таш, ә укучылар әйткән сүзләр суда барлыкка килгән түгәрәк боҗралар булып күзаллана.

Барлык әйтелгән сүзләрнең тема белән бәйләнеше анализлана, иҗади эш өчен кирәклеләре генә сайланып алына. Мәсәлән, дәрестә “Ямьле яз” темасына иҗади эш башкарырга кирәк. Укытучы укучыларга Яз сүзен бирә. Укучылар яз турында  хәтерләреннән калкып чыккан сүзләрен әйтәләр: җылы, чәчәкләр, кояш, әниләр бәйрәме, тамчы, кар эри, умырзая, апрель һ.б. Укучылар әйткән һәр сүз дә анализланмыйча, аңлатма бирелмичә тактада языла барыла. Соңыннан гына укытучы укучылар белән берлектә иҗади эш өчен кирәкле сүзләрне, сүзтезмәләрне сайлап алалар. Укучылар әйткән сүзләрдә язга карамаган сүзләр дә очрарга мөмкин, мәсәлән: эт, песи һ.б. Бу сүзләрне кире кагарга ярамый, бәлки укучы  яз көне эте белән булган хәлне исенә төшереп язар. Я песиенең туган көне яз вакытыдыр.

 “Эйдос-конспект” алымы

Бу алым ярдәмендә без  абстракт күренешләрне рәсем,  схема, карикатура рәвешендә күрсәтә алабыз.  Бу төшенчәләрне   укучы ассоциациягә нигезләнеп ясый. Мәсәлән, бәхетне кемдер роза чәчәге, кояш, йөрәк итеп, күгәрчен, кыйммәтле ташлар итеп тә, елмаю-смайликлар, ә явызлыкны белдерүче рәсемнәр - бүре,  ярканат, елан һ.б.

З.Бигиев “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә бәхет, рәсемнәрдән күренгәнчә, Хәдичәнеке- бер капчык акча, тәрәзә артындагы шәүлә, роза чәчәге. Ә Зөләйханы- гади ромашка, ерткаланган йөрәк, пычак  һ.б. рәсемнәр.

Мондый эш төрләре аркылы укучы әсәргә үз бәясен бирә,  фикерен дәлилли, сөйләм телен үстерә, шулай ук төрле  төсләр,  предметлар аркылы да укучы  үз мөнәсәбәтен  күрсәтә.  Бу алым нигезендә укучы гади бер рәсем тәкъдим итеп кенә калмый , ул әле аны исбатлап аңлатырга омтыла: нәтиҗә ясый.

“Синквейн” алымы Приём «Синквейн».

Синквейн француз теленнән кергән сүз, синк “биш” дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр.

Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә. Бу алымның кабул ителгән кагыйдәләре бар. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейнны язу тәртибе:

1нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем. Кем? яки Нәрсә? соравына җавап бирә торган сүз.

2нче юл. Теманы сурәтли торган ике сыйфат. Нинди?

3нче юл. Синквейн темасына хас булган 3 фигыль. Нишли?

4нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтә.

5нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә, ассоциация. (резюме).

Синквейн” алымының өстен яклары:

Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгы арта

Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли

Тәнкыйди һәм креатив фикерләүне камилләштерә

Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла

Катлаулы информация гомумиләштерелә

Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә

Бөтен укучы да яза ала.

   Синквейнның темасы төрле булырга мөмкин:

табигать;

әдәби герой, персонаж,

әни, әти һәм башка гаилә әгъзалары;

күңел халәте;

дәрестә өйрәнгән тема;

Көз

Сары, яңгырлы.

Коела, ява, салкыная.

Агачлардан алтын яфраклар коела.

Матурлык.

  

Каюм Насыйри

Белемле, күпкырлы

Укыткан, белгән, өйрәнгән

Каюм Насыйри – күренекле галим

Остаз.

“Сүз- маркерлар” алымы

Язучы- шагыйрләрнең биографияләре белән танышканда, туган телдән күнегү өстендә эшләгәндә дә  кулай кулланыла.    Бирелгән текст өстендә укучы  мөһим сүзләрнең, сүзтезмәләрнең  астына сызып, үзе өчен иң кирәкле мәгълүматны аерып ала. Мәсәлән,  Һади Такташ биографиясенә сүзтезмә – маркерлар. Бу сүзләрдән күренгәнчә, без Һади Такташның 1901 нче елда гади крестьян гаиләсендә туганын, 13 яшендә  Бохарада булуын да, приказчик өйрәнчеге булып эшләвен дә, укытучы, китапханәче булып эшләвен дә Ташкентта, Мәскәүдә, Казанда яшәп актив тормыш алып баруын, гомеренең кыска икәнлеген дә  күрәбез. Тәҗрибәмнән күренгәнчә, укучымның фикерләү сәләте эшкә җигелә, танып- белү эшчәнлегенә тартыла, ул эзләү процессында фикерли, үз- үзен сыный, мөһим сүзләрне аерып ала. Көтелгән җавабында   укучының автор турында күзаллавы  булдырыла,  бәйләнешле сөйләм теле  үстерелә.

Тематик алфавит” алымы

Бу алымны дәреснең актуальләштерү һәм рефлексия өлешләрендә куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Үтелгән материалны кабатлау, ныгыту өчен бик уңай алым.Укучының зиһенен, хәтерен ныгыта.

Алдан әзерләнгән таблица һәр укучыга бирелә.

Таблицаның һәр шакмагына хәрефләр куела. Укучы бирелгән темага шул хәрефкә башланган сүз, сүзтезмә, терминнарны яза. Аннан соң бергәләп тикшерәләр.

“Диаманта” алымы

Синквейнның диаманта дигән төре бар. Аның ярдәмендә ике төшенчә арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләргә мөмкин. Диаманта– җиде юлдан торган  шигырь, беренче һәм соңгы юллары капма-каршы мәгънәне аңлата. Диамантаны язу тәртибе:

1нче юл.   1 исем (тема).

 2нче юл.  2 сыйфат (теманы ачыклау).

3нче юл.   3 фигыль (эш, хәл, хәрәкәт).

4нче юл.   4 исем (ассоциация).

 5нче юл.  3 фигыль (капма-каршы эш-хәл,    хәрәкәт)

 6нчы юл.  2 сыйфат (капма-каршы теманы ачыклау).

 7нче юл.  1 исем (капма-каршы тема).

Әдәбият дәресләрендә әсәрләргә анализ ясаганда бу алым бик кулай.

Мәсләлән, “Көндәлек – документ, көндәлек – көзге”  тексты.

Рамил

Тырыш, пөхтә

Саклый, ыргытмый, укый

Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

Оныта, бөгәрли, пычрата

Тәртипсез, ялкау

Галимов Илнар.

 Синквейн һәм Диаманта алымнары иҗади сәләтләрне үстерергә, үз карашыңны булдырырга  өйрәтә. Зур күләмле информацияне гомумиләштерергә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булыша. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару – җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә. Һәм иң мөһиме синквейн төзү укучыдан, уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгак ясауны һәм шуны берничә сүз белән (кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә.

 Шулай итеп, тәнкыйди фикер йөртү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар тудырып кына калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята. Бу акыл эшчәнлегенең гадидән катлаулыга таба үсешен тәэмин итәргә ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад:"Эффективность учебного занятия-стимул к успеху педагога и обучающегося" Доклад:" Профессиональная компетенция педагога в дополнительном образовании"

Млтивация ребенка на освоение нового для себя и интересного вида деятельности.Профессионально компетентным можно назвать педагога доп. образования, который на достаточно высоком уровне осуществляет пе...

Доклад к педсовету от 27 марта 2013 г. Тема доклада: «Формирование продуктивных компетенций через участие учащихся в кружковой деятельности».

Развитие творческих способностей  детей является неотъемлемой частью образовательного процесса, который включает в себя не...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...