"Интерактив метод алымнары аша укучыларның сөйләм телен үстерү"
учебно-методический материал

Хафизова Залифа Маратовна

Танып белү һәрчак эмоциональ үлчәнешне дә күз алдында тота. Балаларны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнүчеләр барысы да менә шушы үлчәнешкә игътибар итәргә тиеш, шул чакта гына эш, уку дәресе һәр катнашучыга кызыклы һәм файдалы була.  Эмоциональ аспектны истә тотып укыту - балаларда өйрәнгән темага, тикшерелгән сорауга кызыксыну уята, сыйныфта хәвефсезле, ышанычлы атмосфера булдыра. Мондый атмосфераны сыйныфта “энергизаторлар” барлыкка китерә.

    Энергизаторлар - укыту-тәрбия бирүдә укучыларның активлыгын максималь дәрәҗәгә җиткерү өчен кулланылган интерактив методның бер алымы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_tezhrib.docx27.87 КБ

Предварительный просмотр:

Интерактив метод алымнары аша укучыларның  сөйләм телен үстерү

      Икенче буын Федераль Дәүләт стандартлары  буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң ? Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар?

       Педагогик идеяләр турында сүз чыккач, үз эшчәнлегемдәге кайбер алымнарны кабат барлап чыктым. Минемчә, 10-15 ел педагогик стажы булган һәр укытучы үзенә генә хас булган эш алымнары кулланып, иҗади рәвештә эшли башлый. Педагогик технологияләрнең төрлесен кулланып карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый. Шулар нәтиҗәсендә, аның “үз технологиясе” туа.  Минем укыту- тәрбия бирүдә төп  проблемам булып “Укучыларны сәламәтлекне саклау технологияләре аша укыту һәм тәрбияләү” тора.

         Сәламәтлек саклау технологияләрен белү – хәзерге заман укытучысының профессиональ компетентлыгы күрсәткечендә үзәк урынны алып тора.

        Һәрбер укытучы үз эшендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшли.  Аларны 3 кә бүлеп йөртергә мөмкин булыр иде:                               

  1. пассив методлар

 Бу методларны кулланганда  укытучы төп ( үзәк) рольне уйный. Мондый дәресләр монологик сөйләм рәвешендә  үтә. Укытучы кирәкле (информацияне ) мәгълуматны  алдан төзелгән  план буенча тәкъдим итә.

  1. актив   методлар

  Аларны кулланганда нинди дә булса бер проблема буенча әңгәмә, диалог оештырыла. Бу очракта да укытучы  төп рольне уйнаучы булып кала. Әмма укучылар инде пассив тыңлаучылар түгел, алар сорау бирергә, үз фикерләрен белдерергә мөмкиннәр. Бу дәресләр билгеле бер структурага нигезләнеп төзелми.  Дәрес барышында әңгәмәдән соң тема һәм проблема ачыла.

  1. интерактив методлар

 Мондый методлар  кулланып эшләгәндә  дәрестә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълуматны  чыганаклардан үзе таба,  ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә, чыганакларны  тәкъдим итә. Укучы актив -  укытучы моның өчен шартлар тудыра.  Бу -  Яңа стандартлар куйган таләпләрнең бер өлеше булып тора.

        “Интерактив” сүзе инглизчәдән “interact” – үзара хезмәттәшлек, бер-берең белән аралашу дигәнне аңлата.  Методка нигез салучы- философ Мид Джордж Герберт.

        Интерактив метод алымнарын куллану аша  укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, үз-үзеңне тотуның билгеле бер тәртип-гадәт күнекмәләренә ия булуда булышу,  үзара ышанычлы ачык аралашу, мәгълүмат кабул итү, иҗади фикер йөртү өчен шартлар тудыру,  класс эшчәнлегендә һәр укучының бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт атмосферасы тудыруны эшемдә төп бурыч итеп куйдым.

       Укытуда интерактив методларны куллану шулай ук  һәр укучыны уку материалын үзләштерү процессына җәлеп итәргә, танып-белү мотивацияләрен үстерергә, үзара аралашу күнекмәләрен (бер-береңне ишетергә, тыңларга, диалог төзергә, сораулар бирергә)  өйрәтергә; лидерлык сыйфатларын тәрбияләргә,  командада бергәләп эшләү күнекмәләре булдырырга,  мөстәкыйль уку эшчәнлеге күнекмәләрен үстерүгә булышлык итә.
         Эшемдә уңышлы кулланган интерактив эш алымнарының кайберләре белән сезне дә таныштырып китәргә телим.

Энергизаторлар.

       Энергизаторлар - укыту-тәрбия бирүдә укучыларның активлыгын максималь дәрәҗәгә җиткерү өчен кулланылган  кыска күнегүләр, уеннар. Аларны дәреснең төрле этабында, төрле максат белән кулланырга мөмкин. Кайберләре танышу, бер-берсе турында мәгълүмат туплау өчен, икенчеләре парларга, төркемнәргә бүлер өчен, өченчеләре шул төркемнәрне дуслаштыру максаты белән, шулай ук сыйныфта вербаль булмаган аралашу күнекмәләрен, игътибарлылыкны  үстерү өчен дә  отышлы файдаланыла.

      Энергизаторларның өстенлеге:

-        уңай психологик атмосфера булдыру;

-        төркемнең энергиясен төзәтү;

-        катнашучыларның игътибарын үзенә юнәлтү;

-        берничә укыту методын берләштерү;

-        укытуга барлык укучыларны да катнаштыру;

-        укудан ләззәт алу

        Башлангыч сыйныфлар өчен бу алым бигрәк тә  кызыклы.   Без укучылар белән көннән-көн яңа энергизаторлар өйрәндек һәм аларны  туплап, менә мондый җыентык ясадык.

“Вербаль булмаган танышу”

Катнашучыларгы берсүзсез бер-берсе белән исәнләшергә кушыла: а) кулга кул, йомык күз белән; б) аркага арка; в) тезгә тез; г) башка баш һ.б.

 Ял минутында “Ярату” энергизаторы уңай тәэсир итә . Укытучы соравына уңай җавап бирүчеләр басалар.

  • Кемнәр йокларга ярата?
  • Кемнәр аш ашарга ярата?
  • Кемнәр туңдырма ярата? һ.б.

Рефлексия ясаганда “Гәүдә өлеше белән билге кую”

энергизаторы кулланырга мөмкин.

Тәртибе:

  • Укучылар түгәрәк ясап басалар. Һәркем гәүдәләренең бер өлеше белән,  теманы үзләштерү кимәленнән чыгып, үзенә билге куя. Мәсәлән: терсәкне, танауны кулланырга мөмкин.

                                               Карусель

     Укучылар, капма-каршы басып, ике түгәрәк ясыйлар. Күпмедер вакыт эчендә парлар бирелгән информация белән уртаклашалар. Шуннан тышкы түгәрәктәге укучылар унъяк күршеләренә күчәләр. Шулай итеп, балалар  бер минут эчендә берничә кеше белән әңгәмәләшеп өлгерәләр.  Мәсәлән, “Талны яфрак, ә кешене нәрсә бизи?” соравына җаваплар эзләү.

                                                   Аквариум

     Укучылар барысы да түгәрәккә утыралар. Ә берничә укучы, уртага чыгып, бирелгән ситуацияне уйнап күрсәтәләр. Бу алым рольле уеннарны башкарганда  бик уңышлы кулланыла. Мәсәлән, “Табигать- ул тиңсез байлык”  темасын ачыклаганда, балаларга менә мондый ситуация бирергә мөмкин: “Син урманда таныш түгел бер малайның кырмыска оясын туздырганын күрдең. Нәрсә эшләрсең?”

                                         Үз позицияңне сайла

Бу алым балаларга үз позицияләрен күрсәтергә кирәк булганда уңышлы кулланыла.  Ниндидер  раслау укылганнан соң укучылар “әйе” яки “юк” дип язылган плакат яныны килеп басалар һәм үзләренең ни өчен бу позицияне сайлауларын аңлатып бирергә тиешләр. Мәсәлән, “  Бәхет акчадамы?” соравы өстендә эшләгәннән соң, менә шушы алым белән балаларның нинди нәтиҗәгә килүләрен тикшерергә мөмкин.

                                             Акыл штурмы.

      “Штурм” - сорауларга коллектив җавап эзләүнең иң киң таралган методы.
Методның максаты: укучыларны кыска гына вакыт аралыгында күп төрле идеяләр тудырырга стимуллаштыру.
 Кагыйдәләр:
- Идеяләр күбрәк булган саен, яхшырак! Аларны язып барырга кирәк.
- Идеяләрне тәнкыйть итү тыела. Начар идея булмый, барысы да хуплана, чөнки һәр идеяне үстереп була.
- Эш барышында кыска формулировкалар хуплана.
- Фантастик идеяләр дә, шаярулар да кабул ителә.
- Идеяләрне анализларга, фикерләрне берләштерергә, отышлыларын сайларга, дусларча бәяләргә, оптималь вариантны тәкъдим итәргә. 

Методның өстенлекле яклары:
- Гади булуы.
- Алдан әзерлек кирәкми.
- Түбән сыйныф өчен дә, өлкән сыйныфлар өчен дә кулланырга яраклы.
- Мәсьәләне уртага салып тикшерү мөмкинлеге, бер-берсенең идеяләрен үстерү мөмкинлеге бар.
- Оялчан, кыюсыз баланың да коллективта статусын күтәрергә ярдәм итә, программаны йомшак үзләштерүче укучылар да фикер әйтә. 
- Укучылар үз фикерен әйтүдән, хата ясаудан, тәнкыйть итүдән курыкмыйлар.
- Позитив тәнкыйтькә өйрәтә.
- Укучыларның фантазияләрен баета, фикерләү сәләтен үстерә

          Мәсәлән, Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте өстендә  эшне төгәлләгәч, укучыларга ситуатив сорау бирергә мөмкин: “Сез ялгызыгыз урманга барып чыктыгыз. Тирә-як тын, кошлар сайрый, күбәләкләр куышып уйныйлар... Бер заман куркыныч авазлар ишетелде, эре-эре атлап, каршыгызга Тукай әкиятендәге Шүрәле килеп чыкты... Әйе, әйе, нәкъ әкияттәгечә... Бу хәлдә сез нәрсә эшләр идегез?”.

          Тагы менә мондый сораулар бирергә мөмкин:
-  “Әгәр  барлык байлыклар минеке булса...”, “ Мин президент булсам...”

           Танып белү һәрчак эмоциональ үлчәнешне дә күз алдында тота. Балаларны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнүчеләр барысы да менә шушы үлчәнешкә игътибар итәргә тиеш, шул чакта гына эш, уку дәресе һәр катнашучыга кызыклы һәм файдалы була.  Эмоциональ аспектны истә тотып укыту - балаларда өйрәнгән темага, тикшерелгән сорауга кызыксыну уята, сыйныфта хәвефсезле, ышанычлы атмосфера булдыра. Мондый атмосфераны сыйныфта интерактив метод алымнары барлыкка китерә. Аларны дәреснең төрле этапларында кулланырга да мөмкин. Өй эшен тикшергәндә, авыз-тел күнекмәләре ясаганда, теманы ачыклаганда, ныгытканда, бигрәк тә йомгак ясаганда, рефлексия үткәргәндә бик отышлы.

     Интерактив методны куллану укучыдан да, укытучыдан да уку-укыту эшчәнлегендә яңача – актив субъект булып катнашуга юнәлдерелгән.  Балалар төркемнәрдә эшләргә, бер-берсе белән әңгәләмәшергә, бәхәсләшергә өйрәнәләр.

     Интерактив методының  эш алымнарын дәреснең төрле этапларында

 кулланырга да мөмкин. Өй эшен тикшергәндә дә, авыз-тел күнекмәләре ясаганда да, теманы ачыклаганда да, ныгытканда да, бигрәк тә йомгаклаганда да бик отышлы.

         «Укытучының шундые булыр, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырыр. Укытучының тагын шундые да булыр, туфрак булачак бер баланы алтын итә белер, » – дип язган күренекле галим Риза Фәхретдин. Без үзебезгә ышанып тапшырылган шушы балаларның һәммәсен алтын итә белсәк иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү турында фәнни эш. Ул сөйләм телен үстерүнең әһәмиятен, алымнарын, иҗади сөйләмне, сочинение язу  методикасын, карти...

Чит телләр өйрәтү методикасына нигезләнгән Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре буенча укучыларның сөйләм телен үстеру

Чит телләр өйрәтү методикасына нигезләнгән Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре буенча укучыларның сөйләм телен үстерү....

Рустелле укучыларның сөйләм телен үстерү

Рустелле укучыларның сөйләм телен үстерү. Башлангыч сыйныф укучылары өчен....

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...

Презентация. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Презентациядә   мастер-классның  барышы  бирелә.Монда  тавышландыру  алымында  нинди  этаплар  кулланылганы  күрсәтелә....

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасына мастер-класс

ldquo;Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру һәм синквейн алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен...