Чит телләр өйрәтү методикасына нигезләнгән Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре буенча укучыларның сөйләм телен үстеру
учебно-методический материал по теме

Гиниятуллина Розиля Фатиховна

Чит телләр өйрәтү методикасына нигезләнгән Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре буенча укучыларның сөйләм телен үстерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

"Чит телләр өйрәтү методикасына нигезләнеп төзелгән Р.З.Хәйдарова дәреслекләре буенча укучыларның сөйләм телләрен  үстерү."

   Рус телле балаларга татар теле укыту дидактик бурыч кына түгел, сәяси мәсьәлә дә, Татарстанның дәүләтчелеге мәсьәләсе, татар телен саклап калу, милләтләрнең үзара хөрмәтләшеп яшәү мәсьәләсе дә.

          Мәктәп елларында балаларның икенче телне өйрәнү мөмкинлеге гаять зур.  Рус телле балаларны татар сөйләменә нәтиҗәле педагогик технологияләр аша өйрәтү – кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең берсе.

        Укыту барышын технологияләштерү бүген әhәмиятьле бурычлардан санала. Инде 30 нчы елларда ук А.С.Макаренко: “Барлык җитештерү тармаклары технологик фикер йөртүгә корылган, бары педагогика өлкәсе генә әхлакый фикерләүгә нигезләнә,” – дигән иде.

         Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган технологияләрнең берсе –чит тел укыту методикасында бүген стандарт буларак кабул ителгән коммуникатив технология. Коммуникатив технологиянең гомуми нигезләре А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү лингвистика институты (М.Н.Вятютьнев,А.А.Леонтьев,В.Г.Костомаров,О.Д.Митрофанова), Липецкидагы чит ил культурасына коммуникатив методика нигезендә укыту үзәге (Е.И.Пассов,В.П.Кузовлев,В.Б.Царькова.) хезмәтләреннән гыйбарәт.

    Е.И.Пассов сөйләм материалын үзләштерүне өч этапка бүлеп карый:

    1.Сөйләм күнекмәләре формалаштыру этабы.

     2.Сөйләм күнекмәләре камилләштерү этабы.

      3.Сөйли белү этабы.

      Күнекмәләр формалаштыру этабында яңа сүзләр үзләштерелә, әйтергә читен сүзләр, грамматик категорияләр искә төшерелә, яки өр-яңадан өйрәтелә. Баланы текстны укырга психологик яктан да әзерләргә кирәк.

     Күнекмәләр формалаштыру этабында түбәндәге алымнарны кулланырга мөмкин.

     1.Авыр сүзләрне иҗекләп әйтү .

      2.Сүзләргә аваз анализы ясау.Фонетик күнегүләр.

      3.Текстта булачак яңа грамматик кагыйдәләргә охшаш җөмләләр төзү, язу.

      4.Текст эчтәлегенә туры килә торган рәсемнәргә карап, җөмләләр төзү.

       5.Яңа сүзләр өйрәнү. Сүзлек эше.

        Укучылар .текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин.Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә.Шуңа күрә аны уку дәресләре дип атыйбыз.Бу дәресләр күнекмәләрне камилләштерү этабына керә.Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика, грамматика турыдан-туры текстта кабатлана,төрле бәөләнешләргә керә,ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.

        Өченче этапта текст эчтәлеге буенча диологик- монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла.Бу дәресләрдә тексттагы лексик- грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерелә,укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар.

        Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәреслекләрнең төп үзенчеләге дәресләр челтәренең цикллыкка корылган булуында. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Р. З. Хәйдәрова үзенең дәреслекләрен шушы чит телләр методикасы нигезендә цикллыкка корып төзегән.  

        Дәреслек – уку эшчәнлеген оештыруда төп чара. Дәреслеккә укыту технологиясе салыну – уку – укыту әсбабының уку эшчәнлеге белән идарә итү вазифасы ул.

        Коммуникатив технология нигезендә кече яшҗтәге мәктәп балалары өчен төзелгән дәреслекләргә нинди сыйфатлар хас соң?

  1. Кече яшьтәге мәктәп балаларының материалны кабул итүе, башлыча, күрү хәтеренә нигезләнә.

Бала материалны үзе өчен кызык булганда гына кабул итә, фикерли башлый.

      Әлеге психологик үзенчәлекләр дәреслекнең эчтәлеген сайлаганда искә алынды: материал билгеле бер әкияти сюжет аша таныштырыла барды. Балалар янына урман хуҗасы Шүрәле кунакка килә, алар белән таныша.(Танышу, хушлашу лексикасы). Шүрәле бары тик татарча гына сөйләшә. Аннан соң ул сабантуйга килергә вәгъдә биреп, урманга кайтып китә. Урманда үз дуслары – кыргый хайваннар белән очраша. Алар спорт бәйрәменә әзерләнәләр, спорт белән шөгыльләнәләр. (“Спорт бәйрәме темасы”).

       Урманга авылдан Былтыр килә. Ул җәнлекләр белән таныша, авылдагы дуслары – йорт хайваннары турында сөйли. Кунакка чакыра, хушлашып кайтып китә (“Йорт хайваннары hәм кошлары” темасы.) Йорт хайваннары Былтыр кайтуны бик көтәләр, почтага барып, “Былтыр дус, тизрәк кайт” дип, телеграмма сугалар. Үзләре аның кайтуына бакчада яшелчәләр үстерәләр (“Без хезмәт яратабыз” темасы.) Менә Былтыр урманнан хат алып кайта. Хатта Шүрәле hәм аның дуслары йорт хайваннарын кунакка чакырып язалар.

      Шулай итеп, сюжет эчтәлеге кече яшьтәге балаларның иҗтимагый элемтәләренә, аралашу даирәсына туры килә.

  1. Дәресләр челтәре коммуникатив максат тирәсендә берләшә. hәр яңа лексика дәресенең коммуникатив үзәгеннән, аралашу ситуациясеннән чыгып билгеләнә. Мәсәлән:

  -Коммуникатив максат .Табибка тән әгъзаларының авыртуы турында әйтә белү.

   -Сөйләм үрнәге. Минем башым авырта. Минем күзем авырта. Мин авырыйм.Синең кай төшең авырта? Синең колагың авыртамы?

   -Лексик материал.баш, бит, чәч, борын,

колак, авыз, кул, аяк, бармак.

   -Грамматик материал.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

3.  Уен – балалар эшчәнлегенең төп төре. Дәрес структурасында хәрәкәтле, сюжетлы, рольле, лексик – грамматик уеннан, төрле башваткычлар, таблицалар өстенлек ала. Күнегүләр системасы, нигезендә, ихтыярсыз, образлы хәтергә нигезләнә. Механик хәтерләү, ятлау инкяр ителә. Күнегүләрнең биреме уку эшчәнлегенең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Мәсәлән: Помоги предложениям найти свои домики. Кар ява. Яңгыр ява. Кояш җылыта. Көннәр озын. Төннәр кыска. Төннәр озын. Көннәр кыска. Тамчы тама. Буран. Кар эри. Елгада боз ага. Бик суык. Елгада су туңа. Кошлар җылы якка китә. Кошлар җылы яктан кайта. (Өйләр: яз, көз, кыш.)

4.Грамматик кагыйдәләр функциональ төстә бирелә.

 Мәсәлән:

     1)Исеңдә калдыр!

Если ты хочешь сказать, что начинаешь что-либо делать, то говоришь так:

уйный башладым – я начал играть

эшли башладым – я начал работать

яза башладым - я начал писать

    2)Запомни!

Если ты говоришь о событиях, которых сам не видел, то употребляешь форму:

кайткан, киткән, ватылган

апа килгән – сестра пришла (оказывается)

тәлинкә ватылган – тарелка разбилась (оказывается)

3).Дәрес динамикасында сөйләм эшчәнлеге төрләре (уку, язу, ишетеп, аңлау, сөйләшү) дәрес максаты аша үзара бәйләнә, ягъни сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре аша да бер үк сөйләм дозасы өйрәнелә. Бу кабатланыш тудыра.

4). Контроль лексик – грамматик материалны таный белүне генә түгел, ә аларны аралашу ситуацияләрендә укучыларның мөстәкыйль куллана белү дәрәҗәләрен тикшерә.

Әйтик:

  а). Скажи и напиши о том, что ты вчера ходил в гости.

  б). Какие вопросы ты задаешь, чтобы получить такие ответы?

-   …?

- Юк, без диктант яздык.

-   ...?

Мин “4”ле алдым.

  • ...?
  • Ике хәреф хатам бар.
  • ...?
  • Юк, урамга чыкмыйм.

5). Дәреслек лексик –грамматик материалның кабатланышы булуын тәэмин итә:

  • бер дәрес өчендә (12-18 тапкыр);
  • цикл өчендә(hәр циклда үзара бәйләнгән 3-6 дәрес);
  • тематик бүленеш эчендә (темада үзара бәйләнгән берничә цикл);
  • hәр тема азагында “Үз-үзеңне тикшер!” дәресләре;
  • темаларның үзара бәйләнешлелеге нәтиҗәсендә;
  • сыйныфтан сыйныфка кабатланыш.

           Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге –укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар тудыру.

          Без, 87нче мәктәп укытучылары, Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре буенча укытып шактый бай тәҗрибә тупладык.Үзебезнең тәҗрибәбез белән шәhәр, район семинарларында уртаклашабыз. I категорияле укытучыбыз Венера Таhировна  Гарипованың “Мәгариф” журналында басылган мәкаләләре моңа мисал булып тора.(“Мәгариф” 2009 №9  Гарипова В .”Без хезмәт яратабыз”, 2007 № 3 Гарипова В. ”Адым-адым татарча...” ) Ул үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашып шуларны сөйли : “Белем бирүдә коммуникатив технология кулланам. Дәресләрне цикллап төзим.Телне аралашу чарасы буларак үзләштерү-гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максаты ,ягъни гамәли максат.Гамәли максатка ирешүне дәвам итү өчен, әлеге дәрестә укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләре булдыру, диалогик , монологик сөйләм күнекмәләренүстерү, татар теленең фонетик, орфоэпик,лексик, грамматик нигезләрен hәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү бурычы куям “.

 

Кулланылган материал.

1. Р З.Хәйдәрова “Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республики Татарстан”.

2. ”Мәгариф” 2007 № 9 Хәйдәрова Р.”Икетеллек – заман таләбе.”

3. ”Мәгариф”2006 №6 Гарипова В. “Без хезмәт яратабыз.”

4. ”Мәгариф” 2007 № 9 Вафин В.”Дөрес , аңлап укырга өйрәтү”.

5. ”Мәгариф” 2007 № 3 Гарипова В.”Адым- адым татарча...”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча татар теленнән имтихан биремнәренә җаваплар

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча татар теленнән имтихан биремнәренә җаваплар...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү турында фәнни эш. Ул сөйләм телен үстерүнең әһәмиятен, алымнарын, иҗади сөйләмне, сочинение язу  методикасын, карти...

Рустелле укучыларның сөйләм телен үстерү

Рустелле укучыларның сөйләм телен үстерү. Башлангыч сыйныф укучылары өчен....

Без - булышчылар.Сингапур методикасына нигезләнеп,6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе

"Без - булышчылар" темасына 6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе шул ук исемдәге бүлекнең ахырында сөйләм үстерү дәресе үткәрүче укытучыларга методик ярдәм буларак тәкъдим ителә...

9нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен Р.З. Хәйдәрова,Г.И. Ибрагимова. Р.Л.Малафеева дәреслекләре буенча 1 нче чиреккә контроль эш

quot;Без Татарстанда яшибез" темалары буенча  укучыларның   беренче чиректә алган белемнәрен тикшерү....

"Интерактив метод алымнары аша укучыларның сөйләм телен үстерү"

Танып белү һәрчак эмоциональ үлчәнешне дә күз алдында тота. Балаларны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнүчеләр барысы да менә шушы үлчәнешкә игътибар итәргә тиеш, шул чакта гына эш, уку дәресе һәр ка...