Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
план-конспект урока (6 класс)
Предварительный просмотр:
Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Максат: 1)Укучыларга җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү, аларны аерырга өйрәтү.
2)Җыйнак жөмләләрне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару.
3) сөйләм телен үстерү, татар телендә дөрес һәм матур сөйләшү теләген камилләштерү;
4) язгы табигатькә мәхәббәт, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.
5)Логик фикерләү, уку мөстәкыйльлеген үстерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләре булдыру.
6. Игътибарлылыкны, дус булу, аралашу культурасы, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру.
Шәхес буларак: үз тирәңдә дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары; дәрестә актив, тәрбияле, дус иптәш булу.
Регулятив: үз алдына максат куя белү, нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу.
Танып – белү: җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белу; укытучының сорауларына җавап бирү, матур, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә бер – берсен тыңлый белү, сөйләшү барышында үз фикерен телдән яки язмача җиткерү, алган мәгълүматларнык улланаб елү.
Дәрес тибы. Яңа белеем формалаштыру дәресе.
Җиһазлау: ноутбук, экран,презентация, карточкалар.
Дәресбарышы.
- Мотивацион – ориентлаштыру этабы.
Уйларга вакыт җитте!
Сөйләргә вакыт җитте!
Күрсәтергә вакыт җитте!
Ә сез әзерме?
У: Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар. Сезне күрүемә мин бик шат!Хәлләрегез ничек?
Б: Хәлләребез яхшы.
Әйдәгез, укучылар бер- беребезгә елмаеп, хәерле көннәр теләп сәламлик.
Ә хәзер, дөрес итеп утырабыз.
Укучылар, без бүген ике төркемгә бүленеп эшләрбез. Ә хәзер мин сезгә Г.Тукайның табышмак – шигырен укыйм, уйлагыз әле, анда нәрсә турындасүз бара икән?
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара (Яз)
- Актуальләштерү.
–Әйе, балалар, яз турында сүз бара. Яз турында нәрсәләр әйтергә була? Күк йөзе нинди? Кар нинди була? (Сулы, җепшек, пычрак) Көн нинди? (Җылы, озын, кояшлы) Кар эрегәч нәрсә барлыкка килә? (Гөрләвекләр) .
- Балалар, сезнең каршыгызда биремнәр һәм смайликлар. Биремне эшлибез, үзебезгә смайлик ярдәмендә билге куябыз. Дәрес ахырында уңай йөзле смайликларны санап чыгарбыз.
- Сүзлек диктанты язу, орфограммалар астына сызу,тактадан тикшереп үзбилге кую.
А) Гөрләвек, кояш, челтер-челтер, кошкайлар, сыерчык, яңгыр, табигать, бөреләр, җир, дөнья, ямьле, ямь-яшел.
- Уку максаты кую.
Балалар, рәсемнәргә карап берәр җөмлә төзеп язабыз.
(мөмкин сүзлек диктантта язган сүзләрне кулланырга)
Кояш елмая. Кояш кошкайларга елмая.
Кояш җылыта. Ямьле кояш җирне җылыта.
Ә хәзер җөмлә кисәкләрен исебезгә төшерербез.
Алар төзелешләре белән охшашмы, әллә аерыламы?
Нәтиҗә. Димәк, бу җөмләләр төзелешләре буенча бер-берсенә охшамаган.
- Без аларны төркемнәргә аера алабызмы?
- Дәресебезгә нинди уку максатын куярбыз? (Җөмләләрне төзелешләре буенча төркемнәрг әаерырга өйрәнү.)
- Уку мәсьәләсен чишү, модельләштерү.
1) – Беренче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз? Ул нәрсәләрдән тора?
-Ул ия һәм хәбәрдән генә тора.
- Ә икенче җөмлә?
- Ия белән хәбәрдән һәм иярчен кисәкләрдән тора.
- Бу ике җөмләне ике кулыгыз ярдәмендә чагыштырып күрсәтегез.
- Беренчесен күрсәткәндә, кысылды, кечерәйде, тарайды.
- Тагын ничек әйтеп була?
- Җыелды, җыйнакланды.
- Ә икенче җөмләне күрсәткәндә, зурайды, киңәйде, җәелде.
- Шулай булгач, беренче җөмлә ничек дип аталыр икән?
- Жыйнак җөмлә.
- Ә икенчеҗөмлә – җәенке җөмлә.
- Төзелешләре буенча, нинди җөмләләр була икән?
- Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
- Димәк, дәресебезнең темасы ничек булыр?(Җыйнак һәм җәенке җөмләләр)
-Балалар, дәрестә без бүген нишләрбез?
................ аерырга өйрәнербез.( җыйнак һәм җәенке җөмләләр аерырга өйрәнербез)
................... чагыштырырбыз.( җыйнак һәм җәенке җөмләләр чагыштырырбыз)
...................... әйләндерербез .( җыйнак җөмләләрне җәенке җөмләләргә әйләндерербез)
...................... үстерербез (сөйләм телен үстерербез)
- Әйдәгез билгеләмәсен чыгарып карыйк әле.
- Нинди җөмлә җыйнак җөмлә, нинди җөмлә җәенке җөмлә дип атала икән?
Баш кисәкләрдән генә төзелгән җөмлә җыйнак җөмлә була.
Бер яки берничә иярчен кисәге булган җөмлә җәенке җөмлә була.
-Ә хәзер үзегез ясаган нәтиҗәне слайдтагы нәтиҗә белән чагыштырыгыз. Сез ясаган нәтиҗә белән килешәме икән?
Гади җөмләләр җыйнак һәм җәенке була | |
Җыйнак (нераспространенные) җөмләләр | Җәенке (распространенные) җөмләләр |
Баш кисәкләрдән (ия белән хәбәрдән) генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала. | Баш һәм иярчен кисәкләре булган җөмлә җәенке җөмлә дип атала. |
- Ял минуты.
- Беренчел ныгыту. Күнегүләр формалаштыру.
– Укучылар, хәзер төркемнәрдә эшлибез. Карточкалар таратыла.
Яз җитә”җыры яңгырый. (Ф. Кәрим шигыре. Җ. Фәйзи көе)
I төркемгә җәенке җөмләләрне җыйнак җөмләләргә әйләндерергә.
Агачлар яшел яфракка күмелде.( Агачлар күмелде.)
Болында аллы-гөлле чәчәкләр үсә . (Чәчәкләр үсә.)
II төркемгә җыйнак җөмләне җәенке җөмләләргә әйләндерергә( мөмкин сүзлек диктантта язган сүзләрне кулланырга).
Яз җитте. ( Ямьле яз җитте.)
Кояш җылыта. (Якты кояш җирне җылыта.)
- Тема буенча эшне дәвам итү.
Табышмак - зиһен ачкычы
-Укучылар, экранга карыйбыз, табышмакны тыңлыйбыз
Исемнәр ике иҗектән,
Ә хәрефләр тик өчәү.
Без нинди кошлар булабыз?
Уйла әле, без ничәү?
(Ләкләк, тартар, былбыл)
1.Әңгәмә.
Ләкләк, тартар, былбыл елның кайсы вакытында киләләр? Аларны нинди кошлар дип атыйбыз?Сез нинди күчмә кошлар беләсез? (тактага кош рәсемнәре эленә)
Монда нинди кошлар?
Беренче булып нинди кошлар кайта?
Сез сыерчыкларга оялар ясадыгызмы?
Кошлар безгә нинди файда китерәләр?
Кошларны рәнҗетергә ярыймы?
- Балалар, слайдтагы җөмләләрне укыгыз.
Кояш кыздыра. Күчмә кошлар кайта.
2.Бирелгән җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. Сез эшлгән вакытта релаксация минуты уздырырбыз. Кошларнын сайрауларын тыңлап, илһамланып биремне эшләрсез.
_____________________ __________ .
- ~~~~~~~~~ __________ __________
__________.
3.Вакыт калса, “Кайсы сүз артык? уены. Җөмләләр язылган. Балалар артык сүзне табалар һәм 1 укучы шул сүзгә баса. Әгәр җавап дөрес булса ул югала, әгәр дөрес булмаса урынында кала.
- Җылы яктан сыерчыклар, тургайлар, чыпчыклар кайтты.
- Кайсы сүз артык? (чыпчыклар) Ни өчен? (Чөнки чыпчыклар җылы якка китмиләр)
- Каеннар, чыршылар, юкәләр яшел яфракка күмелде.(чыршының яфраклары юк)
- Аюлар, куяннар, керпеләр кышкы йокыларыннан уяндылар. (куяннар кыш көне йокламыйлар)
- Болар нинди җөмләләр?
- Синквейнязу.
Хәзер “яз” темасына, мөмкин сүзлек диктантта язган сүзләрне кулланып, синквейн төзеп карарбыз.
Нәрсә соң ул синквейн?
Синквейн фразцуз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.
Синквейнны язу тәртибе:
1нче юл. Теманыачыклаучысүз, исем. Яки Нәрсә? Соравына җавап бирә торган сүз.
2нче юл. Теманысурәтлиторганикесыйфат. Нинди?
3нче юл. Синквей нтемасына хас булган 3 фигыль. Нишли?
4нче юл. Теманыңэчтәлегеначучы фраза, җөмлә. Ул баланыңтемагамөнәсәбәтен күрсәтә.
5нче юл. Баланыңтемага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә, ассоциация. (резюме).
Сез язны ничек күзаллыйсыз
Вакыт калса – текст белән эшләү. Җөмләләрне төрләрен әйтергә.) Җыйнак яисә җенке җөмлә икәнме?
Яз.
Ямьле, күңелле яз җитте. Яз көне бөтен табигать уяна. Көннәр озын, төннәр кыска була. Көндез кояш балкый, ул җылыта. Кар эри, сулар агалар. Тамчы тама: тып-тып-тып. Елгада боз китә.
Безгә җылы яктан кошлар кайталар. Әнә кара каргалар. Алар оя ясадылар.
Әнә сыерчыклар. Уңган, тырыш балалар аларга оялар куйдылар. Сыерчыклар шатланалар. Алар бик матур сайрыйлар.
- Йомгаклау.Рефлексия.
Күпме көч куйдык, тырыштык.
Тауга да менеп җиттек.
Бирем, күнегүләр эшләп,
Максатка без ирештек.
-Дәрескә нәтиҗәя сыйбыз. Нинди тема уздык? Нәрсә сезгә авыр иде?Кызык иде?
Эшнең кайсы этабынд акыенлыклар очрады?
Нинди яңа белемнәр алдыгыз? (Җыйнак җөмләне җәенкея сарга, җәенкене җыйнак ясарга өйрәндек. Ия белән хәбәргә сораулар куеп иярчен кисәкләр сайларга һәм җөмләләр төзәргә өйрәндек).
У-чы: Смайликларны санап чыгыйк әле.Мин бер нәтиҗәгә килдем- бу дәрестә татулык, дуслык җиңде. Ә сезнең тулы җавапларыгыз, яз турында кызыклы мәгълүмат биргәнегез өчен һәм дәрестә актив катнашканыгыз өчен барыгызга да рәхмәтләремне белдерәм.
Укучалар, без бүген дәрестә яз турында, күчмә кошлар турында сөйләдек. Сезнен өстлләрегездә ясалган кошлар. Хәзер эшебезгә бәя бирәбез. Кемгә дәрестә җиңел булды -алар сары тасмалы тургайны күтәрер, кемгә дәрестә бик җиңел булмады-күк тасмалы тургайны күтәрер.
- Кемгә авыр булды- тургайны кутәрер. Кошларны күтәреп, язны каршы алыйк.(музыка)
Дәрестә актив катнашкан укучылырга рәхмәт, дәрес тәмам, сау булыгыз!
Былбыл тартар Ләкләк
Ачылды ак юрган
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган-үскән җирләре.
Көннәрен юлда үткәреп
Куанышып очалар.
Канатларына күтәреп
Яз китерә ич алар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
Урок татарского языка в 6 кл (русская группа)...
Сборник технологических карт бинарных уроков в рамках реализации проекта ЕНКО
Данный методический сборник предназначен для педагогов общеобразовательных учреждений. В нем представлены технологические карты бинарных учебных занятий и занятий внеурочной деятельности Муниципальног...
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр...
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр (презентация)
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр...