I этап. Оештыру, мотивация | Дәресне Ә.Ерикәйнең канатлы сүзләре белән башлап җибәрү. Видеодәрес Җөмлә төрләрен өйрәнүне дәвам итәбез. -Алдагы дәресләрдә үтелгән темаларны искә алыйк әле. (фикерләр, җаваплар тыңлана).
« Артык юлны тап уены » (бирелгән 4 юлдан артык юлны табыгыз һәм аӊлатыгыз). 1. Туган тел 2. Кыш җитте 3. Туган як 4. Сакларга кирәк |
Тикшерәбез: « Артык юлны тап уены » (бирелгән 4 юлдан артык юлны табыгыз һәм аӊлатыгыз). 1. Туган тел 2. Кыш җитте 3. Туган як 4. Сакларга кирәк | Дөрес җавап : кар ява, чөнки бу җөмлә, ә калганнары – сүзтезмәләр. Сүзтезмә һәм җөмлә турында кагыйдәләрне искә төшерү. Җөмлә кисәкләрен искә төшерү. |
|
II этап. Уку мәсьәләсен кую
Уку мәсьәләсен чишү | Презентация карауны дәвам итү. Артык җөмләне тап! Кыш җитте. Суыклар башланды. Кар себерә. Җил улый. Иртәнгә җыелган сулар боз белән каплана. | Менә көтеп алынган кыш та җитте. Җир өсте йомшак кар белән капланды. Тирә-як сихри тынлыкка чумды. Көннәр кыскара. |
Тикшерәбез: Кыш җитте. Суыклар башланды. Кар себерә. Җил улый. Иртәнгә җыелган сулар боз белән каплана. | Менә көтеп алынган кыш та җитте. Җир өсте йомшак кар белән капланды. Тирә-як сихри тынлыкка чумды. Көннәр кыскара. |
Нәтиҗә чыгару. Баш кисәкләрдән генә торган җөмләне - җыйнак җөмлә дип атыйлар. Баш кисәкләрдән кала иярчен кисәклре дә булган җөмләне җәенке җөмлә дип атыйлар. |
III этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
| Дәфтәрләрдә эш. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп язарга. • Кыш җитте. • Кар ява. • Җил исә. • Балалар шуалар. (иӊ озын, иӊ матур җөмләнеӊ авторы билгеләнә). Дәреслек белән эш. 1.Дәреслектән кагыйдәне уку (168 бит). 2.169 нчы бит, 329 нчы күнегү (язмача). |
VI этап. Рефлексия. | Кабатлап чыгу. (тест эшләү) I вариант Җөмләнең баш кисәге: - аергыч;
- тәмамлык;
- хәбәр;
- хәл.
Аергыч җөмләнең: - баш кисәге;
- иярчен кисәге.
Җәенке җөмләне табыгыз: - Агачлар үсә.
- Кошлар сайрый.
- Татарстан аша дүрт елга ега.
- Табигатьне саклагыз!
Нинди җөмлә җыйнак дип атала? - баш кисәкләрдән генә торган җөмлә;
- баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләре булган җөмлә;
- баш кисәге исем белән белдергән җөмлә.
Җөмлә кисәкләрен билгеләгез : Кышын балалар Кыш бабай ясыйлар. - хәл, ия, аергыч, хәбәр;
- хәл, ия, тәмамлык, хәбәр;
- ия, тәмамлык, хәбәр;
- ия, тәмамлык, хәбәр, хәл.
II вариант Җөмләнең баш кисәге: 1) аергыч; 2) тәмамлык; 3) ия; 4) хәл. Нинди җөмлә җәенке дип атала? 1) баш кисәкләрдән генә торган җөмлә; 2) баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләре булган җөмлә; 3) баш кисәге исем белән белдергән җөмлә. Хәл җөмләнең: - баш кисәге;
- иярчен кисәге.
Җәенке җөмләне табыгыз: - Матур кыш.
- Яңа ел җитте.
- Без туган тел дәресләрен көтеп алабыз.
- Тырышып укыгыз!
Җөмлә кисәкләрен билгеләгез : Җәен җылы яңгырлар ява. - хәл, аергыч, ия, хәбәр;
- хәл, ия, тәмамлык, хәбәр;
- ия, тәмамлык, хәбәр;
- ия, тәмамлык, хәбәр, хәл.
Дәрескә нәтиҗә ясыйбыз. - Нинди тема өйрәндек? Ничек җәенке җөмләне җыйнактан аерырга? - Нинди җөмләгә җыйнак җөмлә дибез? - Ә нинди җөмләгә җәенке җөмлә дибез? Өй эше Бирелгән биремнәрнең берсен сайлап эшләргә. 1. 171 нче бит, 334 нче күнегү (дәреслектән эш). 2. Синтаксик-морфологик анализ яса: Көннәр үтә. Хуҗасы өйдән чыкмый, дәшми,күренми. Кызыл чәчәкле пыяла тәлинкәсенә бернәрсә дә салынмый. 3. Җәенке һәм җыйнак җөмләләр кулланып «Кышкы табигать» дигән темага кечкенә күләмле хикәя язарга. (7-8 җөмлә) |