Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
план-конспект урока (6 класс) по теме
Урок татарского языка в 6 кл (русская группа)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_deres-plantest.docx | 26.96 КБ |
Предварительный просмотр:
БМББУ «Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең
I категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Зарипова Миләүшә Хәбибулла кызы
6-нчы «В» сыйныфында ачык дәрес
тема: “Җыйнак һәм җәенке җөмләләр”
2012
Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
Максат:
- Укучыларныӊ лексик – грамматик белемнәрен камилләштерү.
- Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү.
- Татар һәм рус теле грамматикасын чагыштырып өйрәтү.
- Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру.
- Сөйләмдә әдәплелек нормаларын кулланырга өйрәтү.
- Табигатькә хөрмәт һәм сакчыл хисләр тәрбияләү.
I. Оештыру өлеше
- Исәнләшү.
- Дежур белән әңгәмә.
II. Төп өлеше
- Үткән материалны кабатлау, сөйләмдә ныгыту. Мотивация тудыру..
Балалар, без татар телен ни өчен өйрәнәбез:
-Чөнки без Татарстанда яшибез.
- Татарстанда ике дәүләт теле бар.Татар һәм рус телләре.
- Киләчәктә безгә татар теленнән дәүләт имтиханын бирәсе бар.
- Ә минем күрше татар әбие белән татарча сөйләшәсем килә.
Алай булса, дәресебезне башлап җибәрәбез.
“Табигать – безнеӊ йортыбыз”. Сез моны ничек аӊлыйсыз?
- Табигать кешегә су бирә.
- Табигать безгә азык, һава бир.
Димәк, безгә табигатьне нишләргә кирәк?
- Димәк, безгә табигатьне сакларга кирәк.
Сез бу фикер белән килешәсезме?
- Әлбәттә, мин бу фикер белән килешәм.
Сез татар телендә табигать турында нинди мәкальләр беләсез?
- Урман белән су – табигать күрке.
- Урмансызлык – уӊайсызлык.
- Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.
- Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.
- Кул пычранса, су белән юарсыӊ, су пычранса, ни белән юарсыӊ?
- Су күрмичә интеккәнеӊне онытма.
Балалар, бу мәкальләр безне нәрсәгә өйрәтә?
- Безгә табигатьне сакларга кирәк.
Ә хәзер алдагы дәресләрдә булган теманы искә алыйк һәм бу матур фикерләрне татар халкы безгә нәрсә аша җиткергән икән?
- Бу җөмләләр.
Дөрес.
Беренче бирем. (слайд №2)
Ә хәзер бирелгән 4 юлдан артык юлны табыгыз һәм аӊлатыгыз. Сезнеӊчә, ни өчен бу юл артык?
- Кызыл алма
- Кар ява
- Татарстанныӊ табигате
- Сакларга кирәк
Дөрес җавап Кар ява, чөнки бу җөмлә, ә калганнары – сүзтезмәләр.
Нәрсә ул җөмлә? Рус теле дәресендә сез җөмләгә нинди билгеләмә бирәсез?
- Предложение - это слово или сочетание слов, с помощью которого человек оформляет свои мысли и передает их другим. (слайд №3)
Татар телендә дә җөмләнеӊ төшенчәсе шул ук мәгънәгә ия.
- Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе җөмлә дип атала.
Икенче бирем. (слайд №4)
Аудирование. Тыӊлагыз. Текстта ничә җөмлә бар? 8-нче күн. 103 бит
Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына йомшак кар куна. Кышын бакча матурлана. Вәлигә бу күренеш бик ошый.
Никита: - Минемчә, бу текстта 4 җөмлә бар.
Таня: - Ә минемчә, бу текстта 5 җөмлә бар.
Андрей: - Мин Никита җавабы белән канәгать. Минемчә дә бу текстта 4 җөмлә бар.
Таня: Кызганыч, мин ялгыштым.
Сүзтезмәләрдән аерылып, җөмлә составында нинди кисәкләр бар?
- Җөмләнеӊ баш кисәкләре – ия һәм хәбәр. (слайд №5)
- Җөмләнеӊ иярчен кисәкләре – аергыч, тәмамлык, хәл. (слайд №6)
Өченче бирем.
Тактада (слайд №7) бирелгән тексттан артык җөмләне табыгыз һәм аӊлатыгыз. Сезнеӊчә, ни өчен бу җөмлә артык?
Ямьле яз җитте. Җылы яктан кошлар кайта. Урманда гөрләвекләр ага. Яӊгыр ява. Язгы көннәр озыная.
- Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
а) Теманы һәм максатны ачыклау.
Дөрес җавап: Яӊгыр ява. Чөнки бу җөмлә баш кисәкләрдән – ия белән хәбәрдән генә тора. Ә калган җөмләләрдә иярчен кисәкләр дә бар.
Рус телендә баш кисәкләрдән генә торган җөмләләрне ничек дип атыйлар? (слайд №8)
- Нераспространенное предложение состоит только из главных членов предложения.
- Баш кисәкләрдән генә торган җөмләне җыйнак җөмлә дип атыйлар. Кыш җитте.
Рус телендә баш һәм иярчен кисәкләрдән торган җөмләләр ничек дип атыйлар? (слайд №9)
- Распространенное предложение имеет главные и второстепенные члены предложения.
- Баш кисәкләрдән кала иярчен кисәкләре дә булган җөмләне җәенке җөмлә дип атыйлар. Салкын кыш җитте.
Дәреснеӊ темасы: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Дәрестә җыйнак җөмләләрдән җәенке җөмләләр ясарбыз һәм сүзлек байлыгыгызны арттырырбыз.
Дүртенче бирем. (слайд №10) Дәфтәрләрдә яздыру.
Җыйнак җөмләләрдән җәенке җөмләләр ясагыз.
- Кыш җитте.
- Кар ява.
- Җил исә.
- Балалар шуалар.
Иӊ озын, иӊ матур җөмләнеӊ авторын билгеләргә.
- Белемне һәм күнекмәләрне ныгыту.
Балаларга электрон яки язма рәвештә тест тәкъдим ителә
А. Җөмләнеӊ баш кисәге –
- Аергыч
- Тәмамлык
- Хәбәр
- Хәл
В. Аергыч җөмләнеӊ –
1. Баш кисәге
2. Иярчен кисәге
С. Җәенке җөмләне табыгыз
- Агачлар үсә.
- Кошлар сайрый.
- Татарстан аша дүрт елга ага.
- Табигатьне саклагыз!
D. Җыйнак җөмләдә:
- Тәмамлык хәбәр
- Аергыч ия
- Ия хәбәр
- Хәл хәбәр
E. Җөмлә кисәкләрен билгеләгез
Кышын балалар Кар бабай ясыйлар.
- Хәл, ия, аергыч, хәбәр.
- Хәл, ия, тәмамлык, хәбәр.
- Ия, тәмамлык, хәбәр.
- Ия, тәмамлык, хәбәр, хәл.
III. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗәләр ясау. Билгеләр кую.
- Нәрсә ул җөмлә?
- Җөмләнеӊ баш кисәкләре.
- Җөмләнеӊ иярчен кисәкләре.
- Нинди җөмлә җынак җөмлә дип атала?
- Нинди җөмлә җәенке җөмлә дип атала? Мисаллар китереге.
Балалар, сезнеӊчә, нинди сөйләм матуррак – җыйнак яки җәенке җөмләләрдән торган сөйләм? Җәенке җөмләләрдән торган сөйләм үрнәген тыӊлап китегез:
«Әй, угыл, яхшылыкныӊ кадерен белмәгән кешедән ерак булганыӊ яхшы. Берәүгә бер яхшылыгын тисә – сөйләп йөрмә, берәүдән яхшылык күрсәӊ – фаш кыл,онытма.»
Каюм Насыйри
Великий татарский просветитель Каюм Насыйри призывает нас делать добро и этим не хвастаться, а то добро, которое ты получаешь от других – не забывать. Так давайте, ребята спешить делать добро! Вам понравились слова Каюма Насыйри? Я думаю, что да и многие с ним согласяться. Мне сегодня вдвойне приятно говорить вам об этом человеке. Ведь это наш с вами соотечественник.Он родом из Зеленодольского района. И думается, что вы будете достойными своего земляка.
IV. Өй эше.
5- нче күн. 103 бит, кагыйдә.
Найты пословицы, высказывания замечательных людей о дружбе, уважении, о любви к труду, к природе, к близким. Высказывания, которые учат нас добру.
Тест
А. Җөмләнеӊ баш кисәге –
- Аергыч
- Тәмамлык
- Хәбәр
- Хәл
В. Аергыч җөмләнеӊ –
1. Баш кисәге
2. Иярчен кисәге
С. Җәенке җөмләне табыгыз
- Агачлар үсә.
- Кошлар сайрый.
- Татарстан аша дүрт елга ага.
- Табигатьне саклагыз!
D. Җыйнак җөмләдә:
- Тәмамлык хәбәр
- Аергыч ия
- Ия хәбәр
- Хәл хәбәр
E. Җөмлә кисәкләрен билгеләгез
Кышын балалар Кар бабай ясыйлар.
- Хәл, ия, аергыч, хәбәр.
- Хәл, ия, тәмамлык, хәбәр.
- Ия, тәмамлык, хәбәр.
- Ия, тәмамлык, хәбәр, хәл.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сборник технологических карт бинарных уроков в рамках реализации проекта ЕНКО
Данный методический сборник предназначен для педагогов общеобразовательных учреждений. В нем представлены технологические карты бинарных учебных занятий и занятий внеурочной деятельности Муниципальног...
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр...
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр (презентация)
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр...
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр....