Проект эше."Халык авыз иҗаты.Әкиятләр"
проект (5 класс)
Халык авыз иҗаты төре әкиятләр турында тулырак өйрәнү. Әкиятләрне кызыксынып уку. Сөйләм телен үстерү. Укыган әкиятләрне матур, сәнгатьле итеп сөйли белү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_kiyatlr.docx | 22.68 КБ |
Предварительный просмотр:
Яндавишча төп мәктәбе
(С.Ф.Әбельханов исемендәге
Семочки төп гомуми белем бирү мәктәбе филиалы)
Проект эше:
“Халык авыз иҗаты. Әкиятләр”
Эшләде: 5 сыйныф укучысы
Махмутов Илгиз
Җитәкче: Камалова Н.А.
Яндавишча 2022
1. Проектның төре: Танып белү.
2. Проектның дәвамлылыгы: 1 атна.
3. Максат: Халык авыз иҗаты төре әкиятләр турында тулырак өйрәнү. 4. Бурычлар: Тәрбияви: Әкиятләрне кызыксынып уку. Үстерешле: Сөйләм телен үстерү. Өйрәтү: Укыган әкиятләрне матур, сәнгатьле итеп сөйли белү.
5. Проектның этаплары:
Әзерлек этабы: *Проектның темасын сайлау. *Проблема кую. *Проект буенча материал җыю. *Әкиятләр картотекасы ясау. * Информацион папкалар ясау. *Бармак курчак театры булдыру. *Өстәл курчак театры булдыру.
Төп этап: *Әкиятләр уку. *Курчак театрын карау. *Әкиятләргә иллюстрацияләр карау. *Әкият геройларына карата табышмаклар. *Әкияткә карата төрле уеннар. *Әкияткә карата язылган җырларны , көйләрне тынлау. *Әкият геройлары кергән физкульт минуткаларны өйрәну. *Халык иҗат иткән уенчыклар белән танышу. *Татар телендә мультфильмнар карау. *Рәсем ясау, әвәләү.
Йомгаклау: Балалар бакчасы балалары өчен әкият күрсәтү.
6. Көтелгән нәтиҗәләр:
1. Әкиятләрне кызыксынып укый башлау. 2. Сөйләм байлыгы арта, сөйләм теле үсә. 3. Әкиятләргә карата иҗади сәләт ( иллюстрация, аппликация ясау, әвәләү,
әкиятләр язу) үстерелә.
«Әкияттә кунакта» күңел ачу иртәсе.
Зал бизәлеше: Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бер кырыйда китаплар, бармак һәм курчак театры күргәәзмәсе. Икенче якта балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе.
Катнашалар:
Тәрбияче, Әкиятче, Куянкай, Бабай, Әби, Чуар тавык.
Күңелле музыка астында балалар залга керәләр,алдан әзерләнгән урындыкларга утыралар.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, карагыз әле, безгә бүген күпме кунак килгән. Әйдәгез әле, без аларга уйнап, жырлап, биеп курсәтик. Тыссс…Балалар кемдер килә бугай. Мин ниндидер тавыш ишетәм. Көй яңгырый, залга Әкиятче керә, кулында кәрзин белән йомгаклар.
Әкиятче: Исәнмесез. Балалар: Исәнмесез. Әкиятче: Мин сезгә әкиятләр иленнән килдем. Узем белән сезгә күчтәнәчләр алып килдем.Карагыз әле минем кәрзинемә, анда әкияти йомгаклар бар. Алар могжизалы, тәгәрәтеп карыйк әле аларны. Әкиятче йомгакны тәгәрәтә, шул вакыт көй яңгырый, йомгак эченнән Куянкай килеп чыга.(Үзе дерелди.)
Куянкай: Айай, мин монда каян килеп эләктем? Кем чакырды мине монда? Әкиятче: Куянкай, курыкма. Монда сине мин чакырдым. Буген балалар бакчасында әкият бәйрәме. Тәрбияче: Куянкай, син курыкма, балалар сиңа тимәсләр. Балалар, без Куянкай белән нинди әкиятләрдә очраштык әле? Балалар: «Теремкәй», «Куян кызы», «Төлке», «Куян һәм әтәч». Куянкай: Әле мине күп әкиятләрдә очратырга була. Балалар, әйдәгез әле минем белән җырлап, биеп, уйнап алыйк әле.
« Куянкай» уены башлана.
Куянкай: Ак куянкай утырган, Колакларын селкетә. Менә шулай, менә шулай. Колакларын селкетә. Куян туңа башлагач, Аякларын селкетә. Менә шулай, менә шулай Аякларын җылыта. Куян тагы да туңа, Сикергәләп тә куя. Менә шулай, менә шулай Сикергәләп тә куя.
Әкиятче: Балалар, тагын бер йомгакны тәгәрәтеп карыйк әле. Ул безгә кунакка кемне чакырыр икән? Әкиятче йомгакны тәгәрәтә, шул вакыт көй яңгырый, йомгак эченнән Әби белән Бабай чыга, кулларында зур шалкан. Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә кунакка тагын кемнәр килгәннәр, алар кайсы әкияттән.
Балалар: Әби белән бабай. Алар «Шалкан» әкиятеннән. Бабай: Монда нинди акыллы балалар җыелган икән. Әкият укырга яратканнары күренеп тора . Әби: Бабакай, әйдәле без дә балаларның белемен тикшереп карыйк. Чыгар әле табышмак китабыңны. Бабай зур китап чыгара. Бабай: Әбисе кызны яраткан, Буләк иткэн аңа калфак. Кыз оныткан аның төсен, Нинди икән аның төсе?
Балалар: Кызыл, «Кызыл калфак» әкияте.
Әби: Бар миндә дә бер сорау. Бир әле, бабай китабыңны. Нинди тавык әби белән бабайны елаткан да куандырган да?
Балалар: Чуар тавык.
Шулвакыт Әкиятче тагын йомгакны тәгәрәтә, йомгак эченнән Чуар тавык чыга.
Чуар тавык: Кем монда мине искә алды ? Кем монда мине чакырды? Әкиятче: Чуар тавык, бездә бүген бәйрәм, әкиятләр иртәсе. Тәрбияче: Балалар белән без менә әкияти табышмаклар чишәбез. Чуар тавык: Ә, мин ишеткән идем инде балалар бакчасына әкият яратучы балалар гына йөри дип. Дөрес икән, мин аларга әкият алып килдем.
« Чуар тавык» әкияте бармак курчак театры ярдәмендә курсәтелә. Тәрбияче: Балалар, сезгә әкият ошадымы? Әйдәгез әле, без килгән кунакларга рәхмәт әйтик.
Балалар: Рәхмәт. Әкиятче: Балалар, безгә китәргә вакыт җитте инде, сау булыгыз. Куянкай: Без сезнең белән әкият китаплары битләрендә гел очрашып торырбыз.
Чуар тавык: Ә хәзергә сау булыгыз.
Балалар: Сау булыгыз. Көй астына барлык әкият геройлары, Әкиятче чыгып китәләр. Күңел ачу иртәсе тәмам.
Кулланылган әдәбият:
1. Гыйздәтуллина А.М.Биләудәге рәссам.Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе»,2007. 102бит. 2. Закирова К.В.Ин матур суз: Атааналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен христоматия.Казан:Мәгариф,2000.335 б. 3. Ягъфаров Р. Татар балалар фольклоры.Казан: «Раннур» нәшрияте,1999352б. 4. Зарипова Ф.Я. Могҗизалы мәктәп сәхнәсе: Балалар бакчалары тәрбиячеләре .сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек.Казан:Мәгариф,2003.255б. 5. Закирова К.В.Әхлак нигезе –матур гадәт(Гаиләдә һәм балалар бакчаларында әдәп әхлак тәрбияләү):Методик кулланма.Казан:Мәгариф,2004.383б. 6. Закирова К.В.Уйный-уйный усәбез. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма.Казан:Татар.кит.нәш.,2010.175б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Доклад по татарской литературе "Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү"
Материал можно использовать в преподавании Татарской литературе...
Элективный курс. Татар халык авыз иҗаты.
Цель и задачи элективного курса: дать учащимся систематическую научную информацию о фольклоре, на этой основе формировать специальные знания и навыки; научить детей думать и при анализе произведений, ...
Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.
Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыг...
"Татар халык авыз иҗаты"
"Татар халык авыз иҗаты" дигән темага авторлык программасы. Урта мәктәп һәм өстәмә белем бирү укытучыларына ярдәмлек....
Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү
Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү....
Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары
5 сыйныф татар әдәбияты "Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары" темасы буенча презентация...
Проект "Татар халык авыз иҗаты - тәрбия чарасы".
Менделеев районы Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе. Проект җитәкчесе:Зиннәтуллина Р.Х. Проектның темасы: Татар халык авыз иҗаты - тәрбия чарасы.Проектның актуальлеге. Тәрбия өлкәсен...