II. Белемнәрне актуальләштерү. | - Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.
- Экранга игътибар итегез эле. Анда сезгә кроссворд бирелгән, әйдәгез әле бергәләп бу кроссвордны чишеп карыйк. а)Әрекмәндәй зур колак, Аяклары бер колач. Борыны җиргә тигән, Килгән ул ерак җирдән (фил) б)Бөтен халыкта бар ул, Ансыз уку, язу юк. Тәртибен бутый күрмәгез, Анысы мөһим шулай ук (алфавит) г) Җир астында җирән ат, Аның тиресе җиде кат, Суясың да туныйсың Тунаганда елыйсың (суган) в)Үлән ашый, май ташый (Сыер) д)Кич булганда күренер, Таң булдымы – күмелер.(йолдыз) Е)Бертуктаусыз йөри, Урыннан кузгалмый(сәгать) - Нинди сүз килеп чыкты? ( фигыль)
| Укытучы һәм сыйныфташлары белән бергә төрле ситуацияләр буенча күнекмәләр булдыру, сорауларга җавап бирү. | ШУУГ |
IV. Яңа белемнәрне ныгыту. | Дәрес планы: - Бу дәрестә без фигыль турында белемнәрне тирәнәйтербез. Дәрес барышында белемнәребезне системалаштырырбыз, кимчелекләребезне бетерү юнәлешендә эшләрбез. (модель төзи башлау) - Бүгенге дәресебезнең девизы булып: “Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.” дигән мәкаль булыр. Бу мәкальне сез ничек аңнлыйсыз? -Димәк, яфраксыз агач матур булмый, кеше дә эшләгән эше белән генә матур була ала. Матур язу күнекмәсе. Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны языгыз. Бүген безнең егерме сигезенче сентябрь. Класс эше. Шушы мәкальне дәфтәрләргә язып куйыйк әле. - Ә хәзер карточкаларда эшләп алыйк, бу эшне без парларда эшлибез. Парларда ничек эшләргә кирәк? Сезнең алдыгызда карточкалар, бу карточкаларда хәрефләр адашканнар.Сез адашкан хәрефләрдән сузләр төзергә тиеш буласыз. К,ә,т,и-китә К,ы,а,р,а,д-карады Т,к,ч,ә,к,ө,ә-көтәчәк А,к,ы,з,а,б-кабыза Ч,р,а,к,а-качар Л, н,а, к, г, а- калган - Нинди сүзләр килеп чыкты? Бу сүзләргә нинди сорау куярбыз икән? (нишли?, нишләде?, нишлиячәк?) (модель) - Бу сүзләр нәрсәне белдерә? ( эшне, хәрәкәтне, хәлне) (модель) - Димәк, эшне, хәрәкәтне, хәлне белдергән сүзләр нәрсә дип атала? (фигыль) - Әйдәгез без әйткән фикерләрнең дөреслеген тикшерү өчен китапларның 24 нче битен ачып кагыйдәне укып карыйк. Дәреслектән 22 нче биттәге 31 нче күнегүне табыйк әле. Биремне укып чыгабыз. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп языгыз. Физкультминутка үткәрү Җил исә, исә-исә, Агачларны селкетә. Җил тына-тына, тына, Агачлар үсә, үсә. - Ә хәзер карточкаларда эшлибез. Бирелгән сүзләрне ике баганга булеп языгыз. Беренче баганага фигыльләрне, икенчесенә исемнәрне.
Җил, йөзә,тәрәзә, кош, утыра, табиб, оча, уйный, карлыган, бара, бәйли, ашый, өстәл. - Дәреслекләр белән эшне дәвам итик. 23 нче биттәге 33 нче күнегүнең биремен укыйк әле. Мәкальләрнең дәвамын табарга һәм асларына сызарга. Бу мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатып карыйк әле.
- Укучылар, э хэзер алдагы күнегүне яисә 34 нче күнегүне эшләп карыйк. Кайсыгыз биремне укырга тели?
- Менә укып чыктык, ә хәзер шушы тексттагы җөмләләрдән фигыльләрне табып карыйк әле. Булып чыгар микән.
- Әфәрин, укучылар, бик дөрес!
Ә хәзер карточкаларда мөстәкыйль эш эшләп алабыз. Мөстәкыйль эш ике өлештән тора, тест өлешеннән һәм бирем өлешеннән. Тест өлешендә 1 дөрес җавапны табып, аны түгәрәккә аласы, ә бирем өлешендә бирелгән исемгә туры килә торган фигыльләр табып, янына язасы. Кем күпме яза ала. 1. Фигыльнең сорауларын тап: А) Нишли? Нәрсә? Ничек? Б) Нишли? Нишләгән? Нишләячәк? В) Кем? Нәрсә? Кайчан? 2. Фигыль нәрсәне белдерә? А) предметның төсен Б) хәрәкәтнең вакытын В) эш-хәрәкәтне, хәлне 3. Фигыльне тап: А) уйный Б) түгәрәк В) кызыл Бирем: бирелгән исемгә туры килә торган фигыльләр табып яз (4) Кош - оча, куна, сайрый, корт чүпли, оя ясый, бала чыгара Ат - чаба, кешни, узыша, йөк ташый … Елан - шуыша, чага, урала, ысылдый … Эт - йөзә, саклый, ашый, йоклый, эзли,өрә … - Ә хэзер карточкаларга исем, фамилияләрегезне язабыз һәм җыябыз.
| Проблемалы ситуацияне чишү юлларын укытучы белән бергә планлаштыру.
| РУУГ |