Туган тел 3 класс
план-конспект урока
Предварительный просмотр:
3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
Тема: «Сыйфат дәрәҗәләре»
Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату
Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын искә төшерү, сыйфат дәрәҗәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Кулланылган технологияләр: проблемалы-диалогик технология, үстерелешле укыту
Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь һәм группалы, индивидуаль.
Көтелгән нәтиҗәләр:
предмет буенча: сыйфат дәрәҗәләрен дөрес билгеләү
шәхси: яңа материалны өйрәнүгә, танып - белүгә кызыксыну күрсәтү;
- уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану).
Универсаль уку күнекмәләре:
- регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау;
- укытучы тәкъдим иткән алгоритм буенча эшләргә өйрәнү;
танып-белү:тамырны билгеләгәндә шартлы тамгалар куллану;
- укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау;
- укытучы җитәкчелегендә эш алгоритмы төзү;
коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;
- бергә эшләү процессында, фикерләр каршылыгы булганда да, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау .
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.
- Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теле – татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә. - Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013 ел.
Дәреснең структурасы:
- Оештыру өлеше (психологик уңай халәт тудыру).
- Фонетик күнегү.
- Белемнәрне актуальләштерү.
- Максат кую .
- Яңа белемнәрне аңлау.
- Яңа белем информациясен аңлап үзләштерү.
- Физкультминутка.
- Уку материалы буенча алган яңа белемнәрне ныгыту, истә калдыру (белемнәр системасы эченә салу һәм кабатлау)
- Рефлексия
- Дәресне йомгаклау
Дәреснең барышы.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)
21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"
Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...