Ел фасыллары
презентация к уроку
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
ЕЛНЫҢ ДҮРТ ФАСЫЛЫ Ел дүрт фасылга бүленә: кыш яз җәй көз
КЫШ АЙЛАРЫ Декабр ь Гыйнвар Февраль У р м а н д а – а п - а к к а р, Б о л ы н д а - а п – а к к а р , К ү к һ а м а н з ә ң г ә р с у.
ЯЗ АЙЛАРЫ Март Апрель Май Урманда -з әңгәр су, Болында-зәңгәр су, Һавалар зәңгәрсу, Нигәдер бик рәхәт, Нигәдер ямансу.
Ямь-яшел болыннар, Ямь-яшел урманнар З әп-зәңгәр күк өстә , Июнь Июль Август ҖӘЙ АЙЛАРЫ
Сентябрь Октябрь Ноябрь КӨЗ АЙЛАРЫ Сап-сары урманнар, Сап-сары болыннар, Һавалар күк төстә.
МӘГЛҮМАТ Бу айларның кайсысы утыздан, кайсысы утыз бердән килә, феврал ь ае гына 28-29дан кил ә. Әмма башка айлар төрлечә булганлыктан, ничәдән килгәнлеге күп вакыт истән чыга. Шуларны онытмас өчен,”апиюнсено” кагыйдәсе ярдәм итә.”Апи ю нсено” кәлимәсендә дүрт ай исемнәренә ишарә кылынган: ап- апрел ь,июн-июнь, се-сентябрь, но- ноябрь. Бу дүрт ай дүртесе дә утыздан килә. Габдулла Тукай
КЫШ Килеп җитте кыш та, Ай-яй салкын тышта! Өч ай торыр торса,- Аның гомере кыска... Бари Рәхмәт
Кыш Кыш-иң салкын ел фасылы. Ап-ак кар ява.Салкын җилләр исә.Ак күбәләктәй карлар җир өстенә куналар.Кышын салкын ачы җилләр булса да, аның үз яме бар.Кояш нурында кар бөртекләре энҗедәй ялтырый.Агач ботакларына мамыктай бәс куна. Ә урман тып-тын.Агач ботакларын кар сарган.Урман нәкъ әкияттәге кебек. Кышын да сихри ул. Кайдадыр якында”тук-тук” дигән тавыш ишетелә.Урман докторы-тукран түгелме соң?Әйе, шул үзе! Бигрәк матур. Кышын балалар чанада, чаңгыда һәм тимераякта рәхәтләнеп шуалар,куаналар.Ә кар төшә дә төшә.
Сораулар Кыш кайсы айдан башлана? Урамда ничек? Балалар нишли? Кешел әр ничек киенәләр? Табигат ь ничек үзгәрә?
Яз килә Кәннәр аяз, куктән алсу Нур сибеп, кояш көлә. Җиргә тама көмеш тамчы- Сагынып көткән яз килә. Мөнир Мазунов
ЯЗ Салкын кыштан соң яз килә.Көннәр озыная, төннәр кыскара.Яз көне бөтен табигат ь уяна. Җирләр яшәрә, дөн ья ку ңелләнә. Агачлар яфрак яра. Озак йокыдан соң бөтен табигат ь кә җан керә. Яз көне кояш җылырак һәм яктырак яктырта. Елгаларда бозлар ага башлый.Беренче чәчәкләр чыга. Сыерчыклар әйләнеп кайта. Әкрен-әкрен чебеннәр, черкиләр, кубәләкләр куренә башлыйлар. Һәр җирдә тереклек, куңеллелек башлана.
Сораулар Яз кайсы айдан башлана? Һава нинди? Бу вакытта урамнарда нинди үзгәрешләр бар? Агачлар нинди төстә? Кояш нинди?
Җәй Кузгаты куңелне Куаныч җилкетте: Чәчәкле,матур чак- Җәй җитте! Җәй җитте! Абдулла Сәләхетдинов
ҖӘЙ Җәй иң җылы ел фасылы. Җәй июн ь аеннан башлана. Бу айда кояш күк йөзендә күбрәк торадыр.Шунлыктан көннәр бу айда бигрәк озын булалар. Үсемлекләр күптән чәчәк аттылар,кошлар,хайваннар балаларын җитештерделәр.Кура җиләк, чия кебек җимеш агачлары үзләренең җимешләрен бирделәр. Кешеләр су коеналар,кызыналар.Җәйге урманда саф һава, йомшак җил исә, кошлар сайрый. Кая гына карама, җан күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый.
Сораулар Җәй кайсы айдан башлана? Ни өчен бу айда көннәр озын? Үсемлекләр нишләделәр? Хайваннар нишләделәр ? Нинди агачлар җимеш бирделәр?
КӨЗ Сыерчыклар киттеләр, Карлыгач та күренми. Күктә - торналар моңы. Көз! Бу инде синмени? Хәсән Туфан
КӨЗ Алтын көз җитте. Агачларда яфраклар саргайды һәм коела башлады. Кешеләр уңыш җыеп бетергәч, бәйрәм уздыралар. Бу бәйрәм Сөмбелә бәйрәме дип атала. Салкын яңгырлар ява башлый. Иртә белән кырау төшә. Кошлар җылы якка очып китәләр. Көзен табигат ь салкын кышка әзерләнә башлый. Көзне инде җәнлекләр дә сизә. Күп итеп запас ясыйлар.
Сораулар Алтын көз нәрсәгә охшаган? Урманнар нинди? Яфраклар нишли? Көз нинди вакыт? Кошлар нишли?
Габдулла Тукайның “Елның дүрт фасылы “ шигыре Боз һәм кар эреде, Сулар йөгерде, Ег ъ лап елгалар, Яш ь ләр түгелде. Көннәр озая, Төннәр кыскара. Бу кайсы вакыт?- Иә, әйтеп кара! Яз көне
Ашлыклар үсте, Башаклар пеште; Кояш пешерә, Тиргә тәшерә. Халык ашыга, Китә басуга, Урагын ура,- Бу кайчак була? Җәй көне
Кырлар буш кала, Яңгырлар ява; Җирләр дымлана,- Бу кайчак була? Көз көне
Кыш көне Һәр җир карланган, Сулар бозланган; Уйный җил-буран, Бу кайчак,туган?
Тапкырга табышмак Унике аккош куыша, Берсен берсе узалмый. й
Бер картның унике улы бар: Өчесе сары бишмәт кия, Өчесе яшел күлмәк кия, Өчесе сары чикмән кия, Өчесе ак тун кия.
Бабай килгән сагынып , Ак чикмәнен ябынып.
Йолдыз-йолдыз вак кына, Челтәр- челтәр ак кына. Өс киеменә куна, Тәнгә тисә, су була. Йолдыз-йолдыз вак кына, Челтәр- челтәр ак кына. Өс киеменә куна, Тәнгә тисә, су була.
СЫНАМЫШЛАР Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр. Тәрәзә бозланса, явым булыр. Иртән кояшны томан капласа, аяз булыр. Чык тиз кипсә, яңгыр булыр. Беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр. Каен суы күп акса , җәй яңгырлы булыр. Мәче башлы ябалак кычкырса,суыклар башланыр. Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр. КЫШ яз Җәй КӨЗ
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Без бер тамырдан” (керәшен татарларының ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр һәм йолалар)
Без Зәй төбәгендә яшәүче татарлар – ислам динен тотучы Казан татарлары булабыз. Төбәгебездә татарлар һәм керәшеннәр бер милләт булып яшиләр, чөнки телләребез...
“Ел фасыллары. Гасыйм Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясе буенча мастер - класс.
У нас русская школа, мы обучаем татарскому языку детей разных национальностей. В русских группах детей много. Сегодня, в эпоху компьютерны...
Татар халкының ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйле йолалары. ( фәнни-гамәли конференция)
Эчтәлек: 1. Кереш сүз. Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмияте.2. Әби-бабаларыбызның табигатькә мөнәсәбәте.3. Йола һәм...
Яз фасыллары
5 нче сыйныф татар төркеме, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе....
Тест. Ел фасыллары. 6нчы сыйныф.
Тест. Ел фасыллары. 6нчы сыйныф. Рес төркеме.3нче чирек...
Татарларда ел фасыллары белән бәйле уеннар (Презентация)
Татарларда ел фасыллары белән бәйле уеннар...
Ел фасыллары
Укучылар өчен ел фасыллары турында презентация...