“Ел фасыллары. Гасыйм Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясе буенча мастер - класс.
материал по теме

 

      У нас русская школа, мы обучаем татарскому языку детей разных национальностей. В русских группах детей много.

     Сегодня, в эпоху компьютерных игр, сделать урок словесности и литературы высокоэффективным, чтобы он оставлял след в душах детей, и достичь хороших результатов я использую информационно-коммуникативные технологии.

        Я считаю, что применение на уроках информационно - коммуникативных технологий дает возможность оперативно модифицировать учебные материалы, позволяет многократно использовать и тиражировать материалы в разных формах.

        Современные учащиеся выросли на телевизионных передачах и компьютерных играх и приучены воспринимать зрительные образы. Поэтому материал, сопровождаемый красочными иллюстрациями, вызывает большой интерес и усваивается лучше, чем изложение того же самого с помощью мела и доски. Таким образом, я начинаю говорить на языке, понятном каждому ученику, и учу его формулировать свои мысли кратко и чётко. Использую информационно-коммуникативные технологии на теоретических занятиях, развиваю логическое мышление, учу отделять главное от второстепенного, структурировать информацию. Такие навыки очень полезны именно сегодня, в эпоху информационного бума.

         Сейчас я показала фрагмент урока татарской литературы в 4 б классе  с использованием информационно - коммуникативных технологий.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әнисә песнәкне ашатырга булды.

                                                               Кыш көне иде.

Песнәк көн саен тәрәзәгә килә башлады.

 Тәрәзәгә песнәк кунды.



Предварительный просмотр:

      У нас русская школа, мы обучаем татарскому языку детей разных национальностей. В русских группах детей много.

     Сегодня, в эпоху компьютерных игр, сделать урок словесности и литературы высокоэффективным, чтобы он оставлял след в душах детей, и достичь хороших результатов я использую информационно-коммуникативные технологии.

        Я считаю, что применение на уроках информационно - коммуникативных технологий дает возможность оперативно модифицировать учебные материалы, позволяет многократно использовать и тиражировать материалы в разных формах.

        Современные учащиеся выросли на телевизионных передачах и компьютерных играх и приучены воспринимать зрительные образы. Поэтому материал, сопровождаемый красочными иллюстрациями, вызывает большой интерес и усваивается лучше, чем изложение того же самого с помощью мела и доски. Таким образом, я начинаю говорить на языке, понятном каждому ученику, и учу его формулировать свои мысли кратко и чётко. Использую информационно-коммуникативные технологии на теоретических занятиях, развиваю логическое мышление, учу отделять главное от второстепенного, структурировать информацию. Такие навыки очень полезны именно сегодня, в эпоху информационного бума.

         Сейчас я показала фрагмент урока татарской литературы в 4 б классе  с использованием информационно - коммуникативных технологий.

Дәрес темасы: “Ел фасыллары. Гасыйм Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясе.

Дәрес төре: Йомгаклау дәресе.

Максатлар:

1. “Ел фасыллары”, “Туган як табигате” темалары буенча укучыларның белемнәрен системалаштыру, йомгаклау.

2. Укучыларның танып белү эшчәнлеген арттыру; иҗади һәм тикшерү күнекмәләрен үстерү; монологик сөйләм телен тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү; диалогик сөйләм телен үстерү.

3. Туган җиргә, табигатькә мәхәббәт хисе һәм сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау:

1. Ел фасыллары рәсемнәре.

2. Укучыларга тарату өчен текст һәм тест биремнәре.

3. Мультимедиа проекторы, аудиомагнитофон.

                                        Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше. Укучыларны сәламләү.

Җәвад Тәрҗемановның “Табигать китабы” шигыре укыла.

(Мультимедиа проекторда “Табигать китабыннан” күренешләр, Р. Яхин музыкасы   яңгырый.)

Әйдәгез урманга

Һәм кырга

Табигать китабын

Укырга

Бу китап гаять зур,

Гаять бай

Анда бар: Җир, Су, Күк, Кояш, Ай.

Йөрибез урманда,

Аланда

Җәнлекләр, кош – кортлар

Күп анда...

Хуш исле чәчәкле

Җөмләләр,

Нокталар урынына

Гөмбәләр

Биредә сүзләрнең

Яме бар:

Исе бар,

Төсе бар, тәме бар.

Әнә бит сандугач та сайрый:

“Кошларга тияргә

Ярамый”.

Чишмәдә салкын су

Чылтырый:

“Эчәсең килмиме?” –

Дип сорый.

Битләрне иркәли

Йомшак җил

Гүзәл ул,

Мәңгелек

Туган ил!

Укытучы балаларга дәреснең максатын һәм үткәрү тәртибен әйтә.

1. Фонетик күнегү.

/ а / - ак, кар, аяз, ачык, агач, бала

/ ә / - Әнисә, тәрәзә, песнәк, җәй

/ ы / - кыш, салкын, суык, җылы

/ о / - кош, оя, борын, болын, оча

/ ө / - көн, өй, төрле, төс

2. Ел фасыллары темасы буенча алган белемнәребезне искә төшерик әле.

      - Ничә ел фасылы бар? - (Дүрт ел фасылы бар.)

- Аларны әйтеп узыгыз әле? – (Яз, җәй, көз, кыш.)

             - Хәзер мин сезгә җөмләләр укып узам. Бу җөмләләрдә кайсы ел фасылы турында сүз бара? Шуны әйтерсез.

                                               Яз.

     Карлар эреп, урамнарда гөрләвекләр ага. Җылы яклардан кошлар кайтып оя кора, балалар чыгара. Агачлар яшеллеккә күмелә. Бар табигать җанлана.

      - Бу текстта кайсы ел фасылы турында сүз бара? - (Яз турында.)

 (Мультимедиа проекторда яз күренеше чыга.)

- Әйе, дөрес.

                                                Җәй.

    Елның иң матур вакыты. Көннәр аяз, җылы. Бөтен җир яшеллеккә күмелә. Болыннарда кызыл, зәңгәр, ак чәчәкләр үсә. Төрле төстәге күбәләкләр оча. Матур итеп кошлар сайрый. Җиләк – җимеш өлгерә.

- Бу елның кайсы фасылы? – (Җәй.)

- Дөрес.

(Мультимедиа проекторда җәй күренеше чыга.)

                                                 Көз.

     Агачларның яфраклары саргая. Бакчалардан, кырлардан мул уңыш җыеп алына. Кошлар җылы якларга очып китәләр. Салкын яңгырлар ява.

- Бу кайсы ел фасылы? – (Көз.)

      - Дөрес.

(Мультимедиа проекторда көз күренеше чыга.)

                                                     Кыш.

     Йомшак карлары белән, салкын бураннары белән ул килеп тә җитте. Болыннарны, урамнарны, урманнарны ап – ак кар каплады. Балалар чанада, чаңгыда, тимераякта шуалар. Һава чиста, саф.

     - Бу кайсы ел фасылы? – (Кыш.)

     - Дөрес.

(Мультимедиа проекторда кыш күренеше чыга.)

    - Сиңа кайсы ел фасылы ошый? (Миңа яз ошый.)

    - Ни өчен? (Чөнки...)

    - Ә хәзер бездә нинди ел фасылы? (Кыш.)

    - Кыш айларын әйтегез әле! (Декабрь, гыйнвар,февраль.)

    - Табигатьтә кыш көне нинди үзгәрешләр була?

    - Быел безгә кыш соң килде. Кар яуды, салкын җилләр исә башлады.

    - Кыш турында берничә җөмлә әйтегез әле.

    - Ә кыш көне сез нинди кошларны күргәнегез бар? (Күгәрчен, чыпчык, саескан, ала карга, песнәк.)

    Укучыларга текст һәм тест сораулары таратыла. Башта укытучы текстны кычкырып укый, аннары соң укучылар текстны кычкырып укыйлар. Укытучы текстны аңлауларын тикшерә. Шуннан соң текст эчтәлеге буенча биремнәр, текстны сәхнәләштерү һәм тест үтәлә.

(Экранда башта текст, аннары тест биремнәре һәм азактан җаваплар күрсәтелә.)  

                                   

Песнәк белән Әнисә.

       Кыш көне иде. Көннәр бик салкын. Тышка чыксаң, суык борынны туңдыра.

       Кошларның хәле бик авыр. Аларга ашарга табу кыен.

       Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә сары песнәк килеп кунды. Ул тәрәзәне чукый башлады.

- Әни, нигә песнәк тәрәзәне чукый? – дип сорады Әнисә.

- Тышта нинди салкын! Аның ашыйсы килгән, - диде әнисе.

- Мин аны ашатам, - диде Әнисә. Ул форточканы ачты да бер кисәк май куйды. Песнәк бик шатланды. Канатын какты, Әнисәгә рәхмәт әйтте.

     Шул көннән башлап, песнәк көн саен бер вакытта тәрәзәгә килә торган булды. Аннары ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.

Гасыйм Лотфи.

кунды – подсела

чукый башлады – начала клевать

аның ашыйсы килгән – она проголодалась

канатын какты – махнула крылышком

1. Сүзлек эше: аңлашылмаган, яңа сүзләрне табыгыз.

Кайсы сүзләр сезгә аңлашылмый? Кайсы сүзләр сезнең өчен яңа?

Сүзлек дәфтәрләренә язабыз.

2. Ә хәзер текстны укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.

Текстны барыгыз да аңладымы?

3. Аудирование.

Тыңлагыз һәм әйтегез. Икенче җөмләгә нинди сүзләр өстәлгән?

1) – Көннәр салкын.

    – Көннәр бик салкын.

2) – Бөркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә песнәк кунды.

     - Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә сары песнәк кунды.

3) – Песнәк көн саен тәрәзәгә килә башлады.

    - Песнәк көн саен бер вакытта тәрәзәгә килә башлады.

4. Җөмләләрне текстның эчтәлеге буенча дөрес тәртиптә куегыз.

а) Әнисә песнәкне ашатырга булды.

ә) Кыш көне иде.

б) Песнәк көн саен тәрәзәгә килә башлады.

в) Тәрәзәгә песнәк кунды.

5. Хәзер текстны сәхнәләштерәбез. ( Песнәк, Әнисә, Әнисәнең әнисе ).

Песнәк шакылдый.

Әнисә: - Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый?

Әни: - Аның ашыйсы килгән.

Әнисә: - Мин аны ашатыйм әле. ( Әнисә бер кисәк май ала ).

Песнәк: - Әнисә апа, исәнме!

Әнисә: - Исәнме, кошчыгым!

Песнәк: - Әнисә апа, миңа бик салкын.

Әнисә: - Бүлмәгә кер песнәк. Монда җылы.

Песнәк: - Әнисә апа, минем ашыйсым килә.

Әнисә: - Мә, сиңа шоколад, кәнфит.

Песнәк: - Юк, Әнисә апа, минем ярма, эремчек, ипи, май ашыйсым килә.

Әнисә: - Мә, сиңа май. ( Песнәккә бер кисәк май куя ).

Песнәк: - Рәхмәт. Әнисә апа, минем очып уйныйсым килә.

Әнисә: - Бар алайса, оч. Ашыйсың килгәндә тагын кил. ( Тәрәзәне ачып чыгарып җибәрә).

Тестның җаваплары.

I. 1.-

    2.+

    3. –

    4. +

    5. +

II. В

III 1. Б

2. Б

3. А

4. Б

5. А

IV. 1. Б

  1. Г
  2. А
  3. В

Хаталар юк  - «5»

1,2 хата – «4»

3,4 хата – «3»

5 хата – «2»



Предварительный просмотр:

“Песнәк белән Әнисә” тексты буенча тест.

I.Текстның эчтәлегенә туры килгән җөмләгә (+), туры килмәгән җөмләгә (-) билгесе куегыз.

1) Көннәр җылы иде.

2) Кошларга ашарга табу кыен.

3) Әнисәләрнең тәрәзәсенә карлыгач килеп кунды.

4) Әнисә кошка бер май кисәге куйды.

5) Песнәк көн саен тәрәзәгә килде.

II. Текстта кайсы ел вакыты турында сүз бара?

а) җәй

б) яз

в) кыш

III. Кирәкле сүзләрне табып җөмләләрне язып бетерегез.

  1. Кошларның хәле ...

а) җиңел

б) авыр

в) күңелле

2. Песнәк тәрәзә пыяласын...

а) шакыды

б) чукыды

в) ватты

3. Әнисә ... сорау бирде.

а) әнисенә

б) әбисенә

в) әтисенә

  1. Песнәк бик ...

а) кайгырды

б) шатланды

в) сайрады

  1. Кош ... өйгә керә башлады.

а) тәрәзәдән

б) ишектән

в) морҗадан

IV  Җөмләләрне текстның эчтәлеге буенча дөрес тәртиптә куегыз.

а) Әнисә песнәкне ашатырга булды.

б) Кыш көне иде.

в) Песнәк көн саен тәрәзәгә килә башлады.

г) Тәрәзәгә песнәк кунды.

Тестның җаваплары.

I. 1.-

    2.+

    3. –

    4. +

    5. +

II. В

III 1. Б

2. Б

3. А

4. Б

5. А

IV. 1. Б

 2. Г

 3. А

 4. В

Хаталар юк  - «5»

1, 2 хата – «4»

3, 4 хата – «3»

5 хата – «2»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гасыйм Лотфи “Песнәк белән Миләүшә”

Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслеге буенча 7 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан төзелгән дәрес конспекты....

Әйләнә-тирә дөньядан 1 сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча мастер-класс

1 сыйныфта " Йорт хайваннары" темасына мастер- класс күрсәтелә. Йорт хайваннарының  башка төр хайваннардан аермалы яклары таптырыла....

Альберт Яхин программасы буенча мастер - класс

Альтернатив программа - А. Г. Яхин программасы- нигезендә фикерләүгә өйрәтү, әсәргә анализ ясау ята. Башлангыч сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр дәреслек һәм методик кулланма  бер автор тарафы...

Внедрение современных технологий на уроке музыки. Открытый урок в форме мастер - класса по внедрению в урок музыки новых технологий в рамках реализации ФГОС. Тема урока: «Вторая жизнь песни» 5 класс.

Внедрение современных технологий на уроке музыки. Открытый урок в форме мастер - класса по внедрению в урок музыки новых технологий в рамках реализации ФГОС. Тема урока: «Вторая жизнь песни» 5 класс....

Конспект мастер-класса "Аккорды авторской песни". 4 класс.

Конспект мастер-класса "Аккорды авторской песни". 4 класс....

"Кайдан? соравы һәм аңа җавап формалары" темасы буенча мастер класс.

Әлеге мастер класс балалар бакчасында  булачак беренче сыйныф укучыларының  ата-аналары каршында үткәрелде. Максаты булып, ата-аналарны укытучыларның мәктәптә ничек туган телгә өйрәтүләре бе...