Татар халкының ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйле йолалары. ( фәнни-гамәли конференция)
творческая работа учащихся (10 класс) по теме

Салимова Минзиля Шамсрахмановна

Эчтәлек:

 

1.     Кереш сүз. Табигатьнең  кеше тормышындагы әһәмияте.

2.     Әби-бабаларыбызның табигатькә мөнәсәбәте.

3.     Йола һәм гореф-гадәтләр чал тарих белән бәйле.

4.     Татар халкының ел фасыллары, табагать күренешләре белән бәйле йолалары:

                  − “Карга боткасы” (мәктәбебездә үткәрелә торган бәйрәм турында)

                  − “Нәүрүз” бәйрәме (язны каршылау бәйрәме)

                  − “Сөрән салулар” (татар халык аваз иҗаты)

                   − “Сабан туе” бәйрәме, “Каз өмәсе”, “Нардуган” бәйрәме, һ.б.

    5. Ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйле татар халык мәкальлә-

        ре, табышмаклары, сынамышлары һ.б.

    6. Йомгаклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Конференция124.92 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль районы 5нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Тема: Татар халкының ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйле йолалары.

                          ( фәнни-гамәли конференция)

 

                                                                 Зәй шәһәре 5нче гомуми белем

                                                                   бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф                                                                          

                                                                          укучысы Яковлева Маргаританың  

                                 фәнни эше.

                     Фәнни җитәкчесе: татар теле һәм

            әдәбияты укытучысы  Сәлимова

              Минзилә Рәхим кызы.

                                        Зәй шәһәре

Эчтәлек:

  1. Кереш сүз. Табигатьнең  кеше тормышындагы әһәмияте.
  2. Әби-бабаларыбызның табигатькә мөнәсәбәте.
  3. Йола һәм гореф-гадәтләр чал тарих белән бәйле.
  4. Татар халкының ел фасыллары, табагать күренешләре белән бәйле йолалары:

                  − “Карга боткасы” (мәктәбебездә үткәрелә торган бәйрәм турында)

                  − “Нәүрүз” бәйрәме (язны каршылау бәйрәме)

                  − “Сөрән салулар” (татар халык аваз иҗаты)

                   − “Сабан туе” бәйрәме, “Каз өмәсе”, “Нардуган” бәйрәме, һ.б.

    5. Ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйле татар халык мәкальлә-

        ре, табышмаклары, сынамышлары һ.б.

    6. Йомгаклау.

Кереш сүз. Табигатьнең  кеше тормышындагы роле

         “Экология – тирә-як мохит белән организмның үзара мөнәсәбәтен әйрәнүче фән” диелә сүзлектә. Ә ни өчен экология хәзер актуаль мәсьәләгә әйләнде? Кешеләр гомер-гомергә тирә-як мохит белән тыгыз элемтәдә торганнар, табигать  кочагында яшәгәннәр. Табигать аны тукландырган, киендергән, җылыткан, савыктырган. Кулына балта тотып утын әзерләгән кеше, мылтык тотып ауга барган, елга-күленнән балык тоткан. Табигатькә моннан бернинди зыян да килмәгән.

         Әмма вакыт уза тора, фән-техника үсә. Хәзер инде табигатьне балтадан, мылтыктан гына түгел, ә төрле химикатлардан, зарарлы газлардан да сакларга кирәк. Танкерлар бәрелеп, диңгезләргә нефть агып төшә, балыклар үлә. Сазлыкларны киптерүдән бакалар юкка чыга. Кыр чәчәкләрен, гөмбәләрне, дару үләннәрен кочак-кочак җыеп, төбе тамыры белән юк итәбез. Менә шундый шартларда экология фәнен өйрәнү, экологик культура тәрбияләү мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән безнең алдыбызга килеп баса.

         Авыл кешесе өчен табигать – эш урыны, муллык чыганагы, уртак сукмак, уртак хәтер, истәлекләр биләмәсе. Һәр сукмак ялан, болын, чишмә исемле булу, аларга багышлап җырлар чыгару, истәлекләр саклау,  табигать турында кайгыртуның аерым тәртиптә алып барылуы – шуны дәллили. Тирә-як мохитне җимерү, файда артыннан куып хәтердән баш тарту – тормышны дәвамсыз итә, кешегә физик яктан гына түгел, рухи яктан да зур зыян китерә.

         Әби-бабаларыбыз борын-борыннан туган җиргә, туган туфрак төшенчәсенә, аның байлыкларына хөрмәт тәрбияләгән, сакчыл эш итәргә кушкан. Бу халык әйтемнәрендә, мәкальләрендә чагыла. Мәсәлән, халкыбыз урманның әһәмияте, алрның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле турында: “Урман үстер – ачлык күрмәссең”, - ди. Инде урманны саклау һәм үстерү турында кисәтә һәм борчылып: “Урманга шырпы белән бармыйлар”, “Бер агач кисәрдән элек, ике агач утырт!” – дип кисәтә.

            “Яшь агачны сындырма – яшь гомерең өзелер”, “Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә”, “Кошларны кыерсытма – каргарлар”, “Кош оясы туздырма – каргышы төшәр” кебек киңәшләр бирә.

         Сулыкларны саклау, аларның адәм баласы тормышында әһәмиятен күрсәтеп: “Төкермә коега, суын эчәрсең”, “Су кулны юа, ә суны ни юа?”, савыттагы су өсләрен һәрвакыт ябулы тотарга, чишмә яннары чиста, пөхтә җыештырылган, агач утыртылган булуын искәргән һәм шулай эшләгән. Коеларның өсләре ябулы булган.

         Җир-су хайваннарын саклап: “Баканы кыерсытма, кайгыдан башың чыкмас”, “Хайваннарны кыерсынма – үзеңә килер” – дигән үгет-нәсихәтләре белән хайваннарга да яхшы мөнәсәбәт булырга тиешлеген искәртәләр.

         Милләтебездә туган туфракка карата изге мөнәсәбәттә булган. Чит җирләргә, яуга китүчеләр үзләре белән бер уч туфракны янчыкка салып алып киткәннәр һәм шушы туфракның аларны исән имин туган җиргә алып кайтырына ышанганнар.

Йола һәм гореф-гадәтләр чал тарих белән бәйле

         Соңгы елларда халкыбызның милли традицияләренә, изге йолаларына, гореф-гадәтләренә, бәйрәмнәренә игътибар арта бара, Сабан туйлырны үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ.б.ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.  

         Халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу – шул халыкның мәдәнияте, рухый байлыгы саега бару дигән сүз. Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган  чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Бәйрәмнәр халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер элементы да булап торалар.

         Халык бәйрәмнәре безне чал тарих белән бәйли, буыннар чылбырын ялгый, шул халыкны бердәм милләт итеп берләштерә. Халык бәйрәмнәре, аларга караган күп кенә гореф-гадәтләр, йолалар, шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да. Ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе теләп катнаша. Монда һәр кеше үзара аралашу, үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә. Мондый бәйрәмнәр кешеләргә уңай тәэсир итә, йөрәккә ял бирә, рухы нечкәрә, кешеләрне берләштерә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, туган-үскән җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Татар халкының ел фасыллары, табагать күренешләре белән бәйле йолалары.

 Сөрән салу

         Балаларның “Сөрән йөрү” вакытында такмаклый торган әсәрләре – сөрән салулар да эчтәлекләре белән  Яңа ел теләкләренә һәм нәүрүзләргә якын. Сөрән йоласының халык телендә төрле исемнәре бар. Кайбер якларда аны “Сөрән йөрү”, “Кызыл йомырка көне”, “Йомырка җыю” дип тә атыйлар. Бу йола бәйрәме яз көне чәчүгә төшәр алдыннан уздырыла торган булган. Ул көнне иртә белән малайлар өй саен такмак әйтеп, йомырка җыеп йөргәннәр. Җыелган йомырканы кырга алып чыгып, “йомырка уены” уйнаганнар. Соңыннан, сыйланып, калган йомыркаларны җир өстенә сибеп киткәннәр. Бу уенның әүвәл заманда магик мәгънәсе булган. Халык, шулай иткәндә игеннәр уңа, ел җиңел килә, дип ышанган. “Сөрән сөрү” йоласы вакытында башкарыла торган шигъри әсәрләр эчтәлеге белән башкалардан аерылып тора.  Алар, кагыйдә буларак, тавык кыткылдавы тавышына иярү – кыткылдау белән башланып китә:

         

          Кыт-кытыйк, кыт-кытыйк.                     Бер йомырка бирмәсәң,

          Әби-бабай өйдәме,                                      Турыгызда күлегез,

          Бер йомырка бирәме?                                 Шунда батып үлегез!

Эндәшләр

     Балалар фольклорында халыкның борынгы аграр йолаларына бәйләнеше булган тагын бер төркем поэтик әсәрләр бар. Алар – яңгырга,  кояшка эндәшүләр. Мәсәлән, җәй көне, яңгыр сибәли башладымы, авыл балалары яланбаш, яланаяк такмаклый-такмаклый яңгыр астында йөгерәләр:

           Яңгыр, яу, яу, яу!                                       Тәмле ботка бирермен,

          Кара сарык суярмын,                                Тәти кашык базарда,

          Ботын сиңа куярмын                                 Майлы ботка казанда.

          Тәти кашык бирермен,

     Ә су коенганда кояш болыт арасына кереп китсә, бергәләп шулай кычкыралар:

           Кояш, чык, чык, чык!                                 Әти китте базарга,

           Майлы  ботка бирермен.                           Тәти кашык алырга,

           Майлы ботка казанда,                              Тәти кашык сабы алтын,

           Тәти кашык базарда.                                Безгә кирәкми салкын.    

     Эндәшләр үзләренең килеп чыгышы белән “Карга боткасы”, “Нәүрүз” йолаларына бәйле. Бу  йола бәйрәмнәрендә кешеләр, мәрхәмәт, муллык сорап, кояшка, яңгырга, кыскасы, табигать көчләренә мәрәҗәгать иткәннәр. Заманнар узып, йолалар онытылгач, “мәрәҗәгать”ләр матур яңгырашлы, мавыктыргыч булулары белән балаларның игътибарын җәлеп иткән һәм, буыннан-буынга күчеп, хәзергәчә сакланып калган. Аларның эчтәлегендә кояшка, яңгырга корбан, йола ашы вәъдә итү (“кара сарык суярмын”, “майлы ботка бирермен” һ.б.) кебек борынгы мәҗүси ышануларга ишарә итүче мотивлар ачык төсме-рләнә. Хәзер исә аларның йолалык мәгънәләре бөтенләй онытылган балаларның күңел ача торган такмаклары булып кына йөриләр.

Яңгыр, яу, яу, яу,

Без булыйк сау, сау,

Яу килмәсен – иң элек

Илдә булсын иминлек.

                                                 ***

Ягыраем, яу, яу,

Илгә ачлык килмәсен,

Ачтан халык үлмәсен.

Начар чирләр йөрмәсен.

Яңгыраем, яу, Яу!

Иген-ашлык күп булсын,

Башаклары тук булсын.

                                                 ***

Җир атасы – Җирән сакал,

Җир анасы – Асылбикә!

Түбәсенә туклыгың бир,

Тамырына ныклыгың бир,

Җирдә җиңсен игелек,

Чәнчелсен бар явызлык,

Чәнчелсен бар явызлык.

Бир шуларга явызлык –

Яңгыр, яу, яу...

Кибән-эскерт зур булсын,

Яңгыркаем, яу, яу!

Кәҗә, сарык суярмын,

Ботын сиңа куярмын.

Сөтле сыер абзарда –

Бар да булыр, яуганда.

Яңгыркаем, яу, яу!

Ил өстенә муллыгың бир,

Башлыйк теләкне,

Күтәрик беләкне,

Кояш, шаһит бул!

Карга боткасы

Татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе, һичшиксез, Карга боткасы.

Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлап эреп, сулар ага башлагач, табигать изүләрен чишеп җибәреп, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр. Бергәләшеп өйдән өйгә йөргәннәр – йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар. җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.

Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип, ялан өстенә сибеп калдырганнар, чишмә суына корбан иткәннәр.

Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп карр-карр килеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.

Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.

Юк, бу гади әкият кенә түгел. “Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бу – мәҗуси йола. Ә мәҗүсилек ул – ай-кояшка, күккә-җиргә, гомумән, табигатькә табыну.

Бик ерак заманнарда безнең ата-бабаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар Табигатькә табынганнар. Һәм, җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак ул йола-уен булып кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.

Мондый такмаклар әйткәннәр:

   Карга әйтә: кар, кар,                           Өйдәме, түтәй?

           Туем җитте, барр, барр.                     Җәтрәк бир күкәй.

           Ярма, күкәй алып бар,                        Бирсәң безгә өч күкәй,

           Сый, маеңны салып бар,                    Тавыгың салыр йөз күкәй.

           Әпәй, итен тагып бар,                         Май кирәк, ярма кирәк,

           Барр, барр, барр.                                  Карга туена бар да кирәк.

 

Оның булса, он чыгар,

Пешерербез без чумар.

Шикәр кирәк, тоз кирәк,

Чыгар, түтәй, тизрәк!

Синең кебек уңган түтәй

Бу дөньяда бик сирәк.

Мәктәбебездә “Карга боткасы” бәйрәме

         Татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең  берсе, “Карга боткасы”.

           Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлап эреп, сулар ага башлагач, табигать яңаруга – яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

         Безнең мәктәбебездә дә канатлы дусларыбыз – кошларны каршы алу традициягә әйләнеп китте. Мәктәп укучылары укытучылар белән бергә бу бәйрәмгә март аеннан ук әзерләнә башлый, безгә урман хуҗалыгы

хезмәткәрләре дә кушыла. Һәр укучы күргәзмәгә сыерчык оялары, кулдан ясалган әйберләр алып килә. Һәр сыйныф кошлар турында стена газетасы чыгара, шигырьләр, сөрән салулар, җырлар өйрәнә, кошлар турында сәхнәләштерелгән күренешләр әзерли. Ә быел укытучыларыбыз инициативасы белән зур “Жалоба кенәгәсе” ясадык. Анда кошлар исеменнән укучылар кошларның моң-зарларын яздылар. Мәсәлән: тынычлык, ышаныч, матурлык символы – күгәрчен – үзенең бетә баруына “зарлана”. Ил гизүче күгәрченнең бетә баруына кем гаепле соң? Кеше!? Күп кенә кошлар безгә - кешеләргә “зарланалар” икән.

         Бу бәйрәм апрель аенда була. Бәйрәм буласы урын матур итеп бизәлә. Стена газеталары, плакатлар эленә. Сыерчык оялары күргәзмәсе, укучылар кулы белән ясалган әйберләр күргәзмәсе куела. Иң элек һәр сыйныф үзе әзерләгән кош турында сәхнәләштерелгән чыгыш ясый, кошлар турында шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар. Урман хуҗалыгы инженерлары сыерчык ояларын тикшереп бәя бирәләр. Иң яхшы сыерчык оялары хуҗаларына акчалата бүләк бирелә. Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәп бакчасы мәйданчыгында дәвам итә. Анда без зур казаннар асып “Карга боткасы” пешерәбез, аны бергәләп утырып ашыйбыз. Ягылган коймак пешереп, чәй эчәбез, бәйрәмне карарга килгән кунакларны сыйлыйбыз. Бу бәйрәм уен-көлке, җыр, бию, төрле уеннар, ярышлар  белән бәйләп алып барыла. Ә калган ботканы җимлекләргә салып кошларга калдырабыз. Сыерчык оялары бистәдәге агач башларына эленә. Кошлар өчен барысы да әзер. “Рәхим итегез, кошкайлар”, - дип, шат, күтәренке күңел белән өйләргә таралышабыз.

                                               Нардуган

         XVIII гасырдан башлап татарлар арасында Яңа елны рус халкында кабул ителгән Юлиан календаре нигезендә каршы алу гадәте тарала. “Нардуган” сүзе, Яңа елны каршылау йоласына караган бер атама буларак, телгә һәм көнкүрешкә шул вакытларда кергән булса кирәк. Бу сүзнең килеп чыгышы монгол теленә бәйләп карала. Монгол телендә “нар” кояш дигәнне аңлата. Нар+туган – ягъни кояш туган дигән мәгънәгә туры килә.

         Юлиан календаре нигезендә Яңа ел декабрь ахырында – гыйнвар башында каршы алына. “Нардуган” кичәләре нәкъ шул вакытта үткәрелә торган булганнар. Атна – ун көнгә сузылган бу кичәләр вакытында авыл кызлары аулак өйләрдә йөзек салышканнар, бәхет сынап фал ачканнар, багучылык кылып төрле йола уеннары уйнаганнар. “Нардуган” кичәләрендә Яңа елга багышлап теләкләр, юраулар әйтелгән. Менә “Нардуган” вакытында әйтелгән шигъри теләкләрнең берсе:

                                 

           Нардуган, Нардуган,

           Нардуган, хуҗалар,

           Котлы, мөбәрәк булсын,

           Тормыш түгәрәк булсын;

           Мал-туарыгыз артсын,

           Колыннарыгыз чапсын,

           Игеннәрегез уңсын,-

           Күкәй кебек тук булсын,

           Нардуган, Нардуган.      

         Бу такмаза үзенең эчтәлеге һәм стиле белән алда телгә алынган “Нәүрүз” теләкләренә якын тора. Шунысын әйтергә кирәк, “Нардуган” йоласы “Нәүрүз әйтү” гадәтен юкка чыгармый. Вакытлар узу белән бу ике йола үзара кушылып, үрелеп яши башлый һәм узган гасырда “Нәүрүз әйтү”ләр “Нардуган” бәйрәменең бер өлеше булып китә.  

         “Нәүрүз” һәм “Нардуган” текстлары тотрыклы ике кисәктән тора. Беренче кисәк, кагыйдә буларак, йола бәйрәменең килүен хәбәр итүгә нигезләнгән, икенчесе – хуҗаларга яхшы теләкләр теләүгә корылган.

         Яңа елыгыз котлы булсын,                 Сыерыгыз сөт бирсен,

         Ашлыгыгыз яхшы булсын,                 Бозавыгыз булсын;

         Башагы биш карыш булсын,               Кыйтак-кыйтак,

         Сыерыгыз сөтле булсын,                     Тавыкларыгыз йомырка салсын,

         Атыгыз көчле булсын.                         Чебиләр чыгарсын.

                                       Га-га-га,

                                        Казларыгыз күп булсын,

                                        Ястык – түшәк җыегыз,

                                        Аягым җиңел булсын.                  

Нәүрүз

                              (Язны каршылау бәйрәме)

         Нәүрүз – борынгы  әби – бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.

         Мәгълүм булганча, XVIII гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21 ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә “Нәүрүз” дип аталган. Иранда һәм аңа күрше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.

         “Нәүрүз” сүзе фарсы – таҗик телендә “Яңа көн” дигән мәгнәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте,  үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган – тумачага, күрше – күләнгә миһербанлык кылганнар, ата – баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек – саулык, иминлек – байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

         Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.  

         Нәүрүз әйтүләр:

               Торыгыз, тор, хуҗалар,                             Пич, пич, пич, бабай,

               Нәүрүз җитте, беләмсез?                           Пич башыннан төш, бабай

               Нәүрүзчеләр килде сезгә,                          Пич башыннын төшмәсәң,

               Ни сөенче бирәсез?..                                  Илле тиенеңне давай!  

Бәйрәм көнне иртән иртүк балалар, йорттан йортка кереп, “Нәүрүз” әйтеп, йомырка, май, ярма һ. б. җыеп йөриләр. Һәр төркемгә бер гармунчы булса, тагын да әйбәт. Балалар йорт хуҗаларына:

       

               Ач ишегең, керәбез,

               Хәер – дога кылабыз.

               Аш – сый көтеп торабыз, -

дип әйтергә мөмкиннәр, аннан соң, әйбер биргәч:

                Яшегез җитсен йөзгә,

              Малыгыз артсын көзгә.

              Мал-туарыгыз артсын,

              Игеннәрегез уңсын,

              Күкәй кебек тук булсын, -

дип рәхмәт әйтәләр.                                      

Сабан туе

Сабан туе – халкыбызның иң яраткан, ел саен зарыгып көтеп алына торган иң борынгы милли бәйрәмнәрнең берсе. Элек-электән килгән гадәт буенча, бу көнгә әзерлек алдан ук башлана. Кунаклар каршылау өчен шәһәр һәм авылларыбыз чистамы, юлларыбыз төзекме – һәммәсе дә күздән кичерелә. Кыз-кыркын тегенә-чигенә, батырларга бүлләккә дип, җылы кулдан бүләген хәстәрли. Егет-җилләннең үз кайгысы: мәйдан тота алырмы, биле сыеграк түгелме? Шуны чамалау өчен, ничек тә җаен китереп, бил алышып карау әмәлен эзли башлый. Бәйрәм җиле карт-корыларны да читләп үтми.

Сабан туе – олы бәйрәм. Ул ямь-яшел болында, ямьле елга тугаенда үткәрелә. Анда йөзләрчә кеше җыйнала.  Күзләр камашырдай халык кыр-мыска оясы кебек кайный. Елга буенда җигүле атлар тора. Тарантаслар, сиртмәле җиңел арбалар, шлея, чуклы аргамаклар... Аларның өстендә җиз тәңкә, муеннарда шөлдер; бизәкле дугаларда җиз кыңгыраулар зыңгылдаша.

Сабан туеның иң кызыгы  татарча көрәш. Аннан – атлар чабышы...

Кайчан барлыкка килгән соң бу бәйрәм?

Бу вакыйганың елы-көне дә, беренче сабан туе батыры исемен алган егетләр дә мәгълүм түгел. Ләкин бернәрсә бик яхшы билгеле: Сабан туе бәй-рәме кешеләр игенчелек хезмәте белән  шөгыльләнә башлагач барлыкка килгән. Безнең бик  борынгы бабаларыбыз, эшне, җирне сөюче уңган кешеләр, язгы кыр эшләренең башлануын һәм төгәлләнүен бөтен халык бәйрәме итеп билгеләп үтә торган булганнар, шатланып, куанып күңел ачканнар.

Безнең чорда да бу бәйрәм олы мәгънә алды, эчтәлеккә баеды. Хәзер инде мәйдан уртасына, беренче булып, кырларда алдынгылыкны  бирмәгән хезмәт батырлары чыгып баса. Борынгыдан килгән ярышлар – ат чабышлары, татарча көрәш, колгага менү һ.б. белән бергә, биючеләр, җырчылар да ярыша.

Сабан туе сөрән сугудан башлана. Яшьләр, иртәгә Сабан туе дигән көнне, матур бизәлгән атларга утырып, гармун тартып, җырлап, өйдән өйгә кереп, бүләкләр җыеп йөриләр. Бу йола җыр, бию белән аралашып бара.

Ярыш-бәйгеләрдә җиңеп чыгучылар өчен бүләк җыю. Бу йола күбесенчә “бүләк җыю”, “бирнә җыю”, “сөлге (бөстәр, яулык, чәй яулыгы) җыю”  исемнәре белән билгеле.

Бүләкләр һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабан туйдан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып, үзенең  бирнәсендәге иң матур бизәкле сөлгедән әзерләгән.

Бүләкләрне җыю тәртибе дә бер булган. Бүләкне яшь киленнәр бирергә тиеш булган, башкалар исә аны үз ихтыярлары белән биргән. Моның  ихтыяри булуына карамастан, күпчелек авылларда һәр хуҗа хатын бүләк чыгара торган булган. Ул гына да түгел, әгәр бүләк җыючылар йортка кермичә, берәр сәбәп белән читләтеп үтсәләр, хуҗалар үпкәли торган булганнар. Хәер, бүләк бирмәүчеләрне авыл халкы саранлыкта гаепләр дип тә курыкканнар. Берәр теләге кабул булганда садака итеп  яки адарынып бүләк итәргә  әзерләүчеләр дә булган. Алар еш кына: “Бүләгем – көрәшчегә”, “чабышта җиңүчегә” яки, киресенчә, “иң арттан килүчегә”  дип атап әйткәннәр. Садака итеп исә күбесенчә карчыклар биргән.  Кыз-кыркын, башлыча, чиккән кулъяулыклар әзерләп торган.

Бүләк җыеп йөрүчеләр бүләкне мул биргән кешеләрне бөтен халык алдында мактап алганнар.

Ә  менә бүләк җыю ысулында аермалар да шактый. Аны җыюда я яшь егетләр, яисә өлкән яшьтәге ирләр катнашкан. Егетләр ат менеп, я җәяү йөриләр.

Бүләкне яшьләр җыйган очракта җыр, музыка яңгырап торган. Бүләк җыючылар арасында гармун уйнаучылар шактый булган.

Кайчак бүләк җыючыларны чикләвек, өй сырасы белән сыйлаганнар.

Бүләк җыеп бетергәч, егетләр бергә җыелганнар һәм җырлый-җырлый авыл урамын тагы бер кат үткәннәр (атта яки җәяү генә) һәм бүләкләрен халыкка күрсәткәннәр.

Мәйдан. Ярышлар һәркайда бер үк төстә үткәрелеп, ат чабышларыннан, йөгерештән, сикерү һәм көрәштән гыйбарәт булган. Бәйгедә авыл халкы да, читтән килгән кунаклар да катнаша алган. Хатын-кызлар тамашачы сыйфатында, төркем-төркем булып күзәтеп торганнар. Бәйрәмне үткәрү өчен гадәти, традицион урыннар да булган. Күбесенчә ул болын җир, аланлык булып, агачлар, куаклар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган.

Бистәдәбездәге кичке Сабан туе күренеше

Рисунок14

Каз өмәсе

         (Әбием сөйләгәннәрдән чыгып язып алынды. Аның исеме Петрова Роза Романовна, аңа 68 яшь)

         Көннәр суытып беренче каралар күренә башлагач, авылда каз өмәләре башлана. Каз йолкырга килергә тиешле хатын-кызларга алдан ук хәбәр ителә (кичтән тагын бер тапкыр әйтелә). Хуҗа-хатын ике-өч көн алдан казларны су буена алып төшә. Йолкыганда мамыклары чиста булсын дип, аларны ишек алдында яки чиста абзарда кундыра.

         Иртән кызу эш башлана. Казларны суярга олы яшьтәге абыйга кушалар. Ул белгән догаларын укып, бакча ягында аларны суя башлый. Канын ап-ак кар өстенә сиптерә. Кан күпме ераграк сибелсә, киләсе елга каз шуның кадәр күбрәк була дигән йоласы бар.

         Өйгә кергәч башын кисеп, бугазыннан кан акмасын дип, бәйләп куялар. Аннары җыелган бала-чагаларга койрык-канатларын җыеп бирәләр. Алар сыдырырга тотыналар. Кызларның һәрберсе янына мамык салыр өчен савыт куела. Кызлар казны йолкырга тотыналар. Эш уен-көлке, җыр белән бәйләп алып барыла. Шул вакытта кызларның берсе хуҗа хатыннан чүмеч белән су сорап ала. Ул “кыйгак, кыйгак, кыйгак” дип кычкырып, су эчеп сусаганын баса.  Менә бер кызның казы йолкынып бетә. Кемнең казы чистарак, анысына да бәя биреп алалар. Казлар йолкынып бетә. Каз мамыгын алдан тегеп куйган мендәр сүрүенә тутырып куялар.

         Кайнап торган суда казларны пешекләп, чистарта башлыйлар. Муенын, аякларын, башларын аерым бауларга тагалар. Чистартылган  казларны көянтәгә асып кызлар чишмәгә китәләр. Анда барып салкын чишмә суында чайкый-чайкый юалар. Чишмәгә бару – үзе бер йола белән бәйле. Аларга гармуннарын  алып, егетләр дә иярә торган булган. Монда да җыр, такмак әйтү, чишмә буенда биюләр башкарылган. Өйдә калган берничә кыз өйне җыештырып чыгаралар. Ә балалар сыдырган каурыйларын, су буена төшүче тыкрык буйлап чәчкәннәр. Аның да үз йоласы – алар да киләсе елга каз күп  булсын, шушы чәчкән каурыйлар сыман озын итеп тезелешеп йөрсеннәр дип телиләр. Каурыйларны мөмкин кадәр озынрак итеп чәчәләр.

         Казларны юып кайтышка хуҗа хатын каз маенда бик әйбәтләп коймак, я тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп тора.

         Кич җиткәч, каз суйган өйгә кызлар белән башка кунаклар, егетләр дә чакырыла. Уен-көлке, җыр дәвам итә. Хуҗабикә аларны каз ите белән  сыйлый.

         Безнең әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар.  Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястык ясаганнар. Минем әбием безнең белән бергә тора. Чигелгән ап-ак мендәртышлары киертеп, мендәрне өеп куярга  ярата ул. Каз итеннән: каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз һ.б. әзерләгәннәр.  Каз маен дәвалау өчен дә саклаганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр.

         Тагын шундый йола бар,  улы яки кызының тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан. Чөнки пар каз – ул туйның хөрмәтле күчтәнәче. Матур табакка салып казны туй мәҗлесенең түренә чыгарганнар. Аны җиренә җиткереп, йолаларын үтәп, бүлә белә торган осталарга тапшырганнар.

             Шәһәрдә мәктәбебез экологик юнәлештә эшләүче мәктәпләрдән санала. Үзенең ачылу вакытыннан, 1966 елдан алып, 5 нче номерлы мәктәп Зәй урман хуҗалыгы белән тыгыз элемтәдә яши. 1999 нчы елда укучылар үзидарәсе һәм укытучылар коллективы белән “Табигать – туган йортыбыз!” дигән оешма төзелде һәм аның Уставы кабул ителде.

        Ел саен иртә яздан көзгә кадәр укучылар урман хуҗалыгы питомнигында (30 гектар җир) эшлиләр.

        Мәктәбебездә ел саен Татарстан Республикасы экологик фонды ярдәме белән “Чыршыкай” дип исемләнгән мәктәп яны ял һәм хезмәт лагере оештырыла. Анда 60 тан 80 гә кадәр бала ял итә һәм эшли. Мәктәбебез укучылары урманнарны корыган сабаклардан арындыралар, кырмыска ояларын саклау буенча эш алып баралар, чишмәләрне чистарталар – төзекләндерәләр, дару үләннәре җыеп киптерәләр, үзебезнең урманнарда үскән төрле үләннәрдән гербарийлар төзиләр. Зәй урман хуҗалыгына агачлар утыртуда, аларны карап үстерүдә булышалар. Авылны яшелләндерүдә күп эшләр башкарыла. Сабантуе үткәрелә торган мәйданны, юл буйларын, бистә урамнарын, ярдәмгә мохтаҗ әби – бабайларның ихатасын җыештыру эшләрен башкаралар.

Җәй буе мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә ел буена җитәрлек яшелчәләр – кишер, суган, чөгендер үстерелә. Мондый эшләр җәй буе дәвам итә.

        Кыш көне балалар кошларга җимлекләр, яз көне сыерчык оялары ясап эләләр.

        Шулай итеп, безнең мәктәп укучылары кечкенәдән үк туган – үскән җирен, аның челтерәп аккан чишмәләрен, урман буйларын, бертуктаусыз черелдәүче чикерткәләрен, чәчәктән – чәчәккә кунып бал җыючы умарта кортларын, иген кыры өстендә сайраучы сабан тургайларын, барлык тереклек ияләрен күреп, ишетеп, алар белән аралашып үсә, ә үскән саен табигатьнең гүзәллеген, матурлыгын танырга, аңардан ләззәт табарга һәм шул ук вакытта аны саклый, кадерен белергә өйрәнә. Бездә - укучыларда шушындый матур сыйфатларны тәрбияләүдә, билгеле, мәктәбебез зур әһәмияткә ия.

        Туган як, аның табигате турында ачык чаралар, кичәләр, дәресләр үткәрелә.

Сөмбелә бәйрәме

    Халык көзге уңышны, көзге икмәкне җыеп алгач, заурлап, “Сөмбелә” бәйрәме уздыра торган булган.

    Татарстанда, төрле төбәкләрдә, авылларда, район үзәкләрендә уңыш бәйрәмнәре узырыла башлады. Халык телендә  аларны “Көзге сабантуй” дип тә  йөртәләр. Әмма татар халкында махсус уңыш бәйрәме – “Сөмбелә” бәйрәме уздырылган. “Сөмбелә” (татарча әйтелеше “Сөмбел”,“Сөмбелә”) Гарәпчәдән “башак”, “бөртек”, “орлык”, “иген” дип тә тәрҗемә ителә. Халык 21 августтан 22 сентяберьгә хәтле дәвам иткән айны “Сөмбелә ае” дип йөрткән. Зодиак билгеләре буенда да русча “Созвездие Девы” дип йөртелгән йолдызлык татарча “Сөмбелә йолдызлыгы” дип атала. Татар хатын – кызлары арасында “Сөмбел”,“Сөмбелә” исемнәре дә киң таралган, халыкта берничә көй дә шул исемне йөртә. Хуш исле, кыңгырау чәчәкне хәтерләткән, Вак – вак чәчәкле гиоцинт гөле татарча “Сөмбелә гөле” дип атала. Халкыбыз үзенең ырым – сынамышларында “Сөмбелә ае”н еш искә ала: “Сөмбелә туса су суына”, “Сөмбеләдә коенырга ярамый”, “Сөмбеләдә яралган шытым кышны исән – имин чыгар һәм мул уңыш бирер”, “Сөмбелә гөле суы белән битеңне юсаң, гел яшь калырсын, битең җыерчыкланмас”,  “Сөмбеләдә арыш чәч – тамагың һич тә булмас ач”, “Сөмбеләдә сука бетер, бер чүмәлә артык китер...”

    Бүгенге көндә “Сөмбелә көне” кайбер керәшен авылларында,тугандаш төрки чуваш халкында сентябрьнең 22 сендә, ягъни көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителә. Бу выкытта инде,гадәттә, урып – җыю эшләре тәмамлана. Соңгы культураларны җыю, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш кибәннәре куелып, амбар – келәтләргә тутырылып беткәч, илгә бәйрәм килә.

    Халык ул көнне алдан ук шул сый – ризык әзерләгән, камыр ашлары аларда зур һәм мактаулы урын алып торган. Үргән арпадан тарттырылган оннан сыра кайнатканнар. Халык өйдән өйгә йөреп күңел ачкан. Көзге муллык,байлык символы итеп, күпләп бавырсак пешерелгән.

    Бәйрәмнең хуҗабикәсе – Сөмбелә исемле алтын – сары толымлы (“алтынчәч”) сылу кыз. Уңыш алиһәсе Сөмбеләне авылдашлары иң уңган, иң чибәр кызлар арасыннан сайлап ала торган булалар. Сөмбелә патша ни әйтсә, шуны тыңлаганнар,ни кушса, шуны үтәгеннәр. Кызлар аңа, җырлап – биеп, башына алтын башаклардан Сөмбелә такыясы үреп кидергәннәр. Ил агайлары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән биек тәхеткә утыртканнар. Аның каршында уеннар оештырылган, җыр – бию тынмаган, уңган икенчеләргә дан җырланган. Кыскасы, халык матур, мәгънәле итеп күңел ачкан, тамаша кылган.

Табигать күренешләре, ел фасыллары белән бәйле табышмаклар.

Һава.

Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел,аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел.

Үзе шушында,

Үзе беленми,

Тынга беленә,

күзгә күренми.

Яңгырау, кайтаваз.

Тәнсез тора,

Телсез сөйләшә,

Һичкем аны күрми.

Һәркем аны ишетә.

Гаиб изгеләрдән бер дусым бар,

Мин ни дисәм шуны ди.

Җырласам җырлый, көлсәм көлә;

“Син кайда?” – дип сорасаң,

Кайдалыгын әйтми, яшерә.

“Ә” дисәм, “ә...” – ди,

“Мә” дисәм, “мә...” – ди,

Үзе бирми, бирсәм – алмый,

Сәзгә җавап кайтармый.

Җил–давыл.

Аяксыз – кулсыз капка ача,

Ача да артына кача.

Үзе күренми, үзе сызгыра,

Үзе бар нәрсәне пыр туздыра.

Урманнан биек,

Җептән нәзек.

Җил һәм су.

Оча канатсыз,

Йөгерә аяксыз.

Җил яки су.

Җөгәне юк тотарга,

Авызы юк еларга,

Теле юк сөйләргә,

Бөтен эшне эшләтәләр.

Томан.

Кырда кырык киштә.

Уты юк, төтене бар.

Көн туганчы көн итә,

Үлән башын су итә.

Судан пар күтәрелү.

Күк тана койрыгы белән су

эчә.

Су пары һәм яңгыр.

Җирдә чакта күккә ашкына,

Күккә менгәч  җиргә ашкына.

Чык яки кырау.

Кич җиргә төшә,

Төнне җирдә үткәрә,

Иртә белән тагын югала.

Ак җәймәм төшеп калды,

Ай күрде, кояш алды.

Өй артында – ак мүк.

Төнен туа, көндезен үлә.

Болыт.

Түбәсе бар, өе юк.

Аягы юк – ил гизә.

Күзе юк – яшь түгә.

Тау башында ямаулы торпыша.

Зәңгәр күктә бөркет оча, -

Канаты белән кояшны каплый.

Яңгыр .

Иң килә, миң килә,

Ике тәкә тиң килә,

Каенлыкларны үтә килә,

Кар суларын эчә килә.

Иләк белән су ташыйлар.

Күктән килде, җиргә китте.

Яшен.

Урал таудан кылыч орсам,

Иделдә чабатам уйный.

Ялан җирдә ялт та йолт.

Ялт итте, йолт итте,

Елгага төшеп китте.

Аҗаган.

Селки арыш камчысы,

Алтын нурлар тамчысы.

Ялман ялап ала,

Ялаган җире янмый кала.

Кояш.

Елмый агай елмаеп боз эретә.

Салават күпере.

Өй түбәсендә чаңгы юлы.

Өй аркылы аркан аттым.

Сыр-сыр сыры бар,

Алты төрле нуры бар,

Җиде кат күккә юлы бар.

Суык.

Ишектән керер,

Түреңә менеп утырыр.

Аягы юк, кулы юк,

Ишек ачуга, өйгә басып керә.

Байны кочаклый,

Ярлының куенына керә.

Боз.

Утта янмый,

Суда батмый.

Кышын ята таштай,

Язын чаба аттай.

Кар.

Элек үзе судан туды,

Хәзер үзе су тудыра;

Ак мамык кебек,

Ялтырый  алмаз кебек.

Мамык юрган,

Кат-кат сырган,

Үзе суп-суык.

Буран, өермә.

Үзе ямьсез ыҗгыра,

Кар буранын туздыра.

Каз мамыгын кагына,

Кагына да тузгына.

Котыра да үкерә,

Бөтен җирне тутыра.

Урамда аю улый.

Җәй.

Кигән киемнең бизәге

Бәтен дөньяны бизәде.

Яз.

Ала сыер ятып кала,

Ак сыер торып китә.

Кыш килү.

Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып.

Тамчы.

Үзе туңа, өйгә керми,

Үзе җылый да җылый.

Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый.

Өй артында озын агай

Энә белән кое казый.

Игенчелек.

Кара куйның тиресен әйләндереп капладым.

Иген кыры.

Диңгез түгел, дулкынлана.

Агачлар, куаклар, үсемлекләр турында табышмаклар.

Урман.

Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә.

Агач.

Төбе бер, башы мең.

Яз килсә - киенә,

Көз килсә - чишенә.

Көнбагыш.

Бабай мескен картайган,

Эшләпәсе янтайган.

Гәүдәсе нәзек булса да,

Бик зур чалма чорнаган.

Кычыткан.

Бер үлән бар чокырда,

Аны таный сукыр да.

Кыйнамый, сукмый, үзе елата.

Үсемлек.

Җаны булмасада, гомер итә.

Чикләвек.

Бәләкәй генә бер чүлмәк,

Авызы-җөе күренми.

Ничек кенә йөртсәң дә,

Ашы һичбер түгелми.

Усак.

Нинди агач җилсез шаулый?

Кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр, йорт хайваннары турында табышмаклар.

Саескан.

Ала чапан киенгән,

Мал суйганга сөенгән,

Шунда төшеп йөгергән.

Савытыннан сабы озын.

Кечкенә генә берәү,

Артында озын терәү.

Кырмыска оясы.

Кырда кара казаным кайный.

Тургай.

Бер кошым бар: тынмый,

Агачка оя кормый;

Ое – җирдә,

көе – күктә.

Карлыгач.

Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

Үрдәк.

Су төбенә төшә,

Чыланмыйча чыга.

Кырда йөрсә - кыр киеге,

Суда йөзсә - су киеге.

Сыерчык.

Колга башында йорты,

Эчендә аның җырчы.

Сыерчык оясы һәм сыерчык.

Колга башында бер өй,

Кунагым тәрәзәсеннән йөри.

Ел фасыллары, табигать күренешләренә караган мәкальләр һәм әйтемнәр.

Мәкәль атамасы безгә гарәп теленнән кергән. Аның мәгънәсе “сөйләү, әйтеп бирү” дигәнгә туры килә. Аларга тирән һәм үткен  фикерне җыйнак итеп, образлы формада әйтеп бирү сыйфаты хас. М. Кашгаринең  “Дивани лөгатет – төрк” сүзләрендә (1072 - 1074) мәкаль сав дип аталган. Сав – аталар, картлар сүзе.

Мәкаль гомер – гомергә халыкның аерылгысыз юлдашы, киңәшчесе, акыл, үгет – нәсихәт бирүчесе булып килгән. Мәсәлән: “Көз җир сөр, кыш кар сөр” , “Таза орлык таза иген үстерер”. Мәкальләрнең килеп чыгулары тормыш – көнкүрештә булып тора торган төрле сәер, кызыклы, гыйбрәтле, гадәттән тыш вакыйгалар белән бәйләнгән. Шундый вакыйгалардан халык тирән бер хикмәт, тормыш фәлсәфәсе эзли, үткен һәм тапкыр итеп йомгак, нәтиҗә чыгарып куя. Менә шул йомгак сүзләре соңыннан халык телендә еш кына мәкаль буларак әйтелеп йөри башлыйлар.

Борынгы мәкальләрдә табигатькә табыну, күк җисемнәрен, хайваннар, кош – кортларны тотемлаштыру, төрле ияләргә ышану эзләрен таба алабыз.

Күк йөзе, кояш, ай, йолдызлар.

  1. Ай белән кояш берәр генә була.
  2. Ай якты да, җылытмый.
  3. Бер күктә ике ай булмас.
  4. Кояш юк – көн юк, көн юк – тереклек юк.
  5. Кыш кояшны айда бер күренә.
  6. Түбәң күктә булса да, аягың җирдә булыр.
  7. Күктән кйткән, җирдән тапкан.
  8. Җир белән күк арасы.
  9. Җире байның иле бай.
  10. Җире юкның иле юк.

Һава торышы: Җылы – суык, җил – давыл, явым – төшем һ.б.

  1. Вак яңгыр чылата.
  2. Давыллы болытның явымы аз.
  3. Карга килсә, кар китәр.
  4. Томан төшә - җимешләр пешә.
  5. Ярыктан кергән җил усал була.
  6. Җил исми яфрак селкенми.
  7. Җил чәчсәң, давыл урырсың.
  8. Кызыл кар яуганда.
  9. Кыш көне кар бирмәс.
  10. Ләйсән – рәхмәт яңгыры.

Сулар: чишмә, кое, елга, күл, дингез һ.б.

  1. Агым судан чиста булмассың.
  2. Акмаган күл кортлый.
  3. Суда батмый, утта янмый.
  4. Суга сәнәк белән язылган.
  5. Су да бер тулгач таша.
  6. Кайда диңгез – шунда яңгыр.
  7. Кайда су чыкса, коены шунда казыйлар.
  8. Кешегә кое казысаң, үзең төшәрсең.
  9. Агымга каршы йөзеп булмый.
  10. Аккан су кире кайтмас.

Үсемлекләр, игенчелек.

  1. Бер чәчкә белән яз булмый
  2. Гөл чәчкәсеннән билгеле.
  3. Гөмбә яңгырдан туймас.
  4. Кыр эшне ярата.
  5. Игә белән иген ашар.
  6. Данны басудан эзлә.
  7. Ашлык – ил байлыгы.
  8. Ашлаган җир икмәк ашата.
  9. Уңган игенне уруы рәхәт.
  10. Җирне сөйгән ач булмас.

Урман.

  1. Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.
  2. Урман авызы тар булыр.
  3. Урман киексез булмас.
  4. Урманга ботак илтмиләр.
  5. Урманга себерке белән кермә.
  6. Урманда вәзир юк.
  7. Урманы үсмәгән, агачы кисмәгән.
  8. Урманлы юл – бер кат тун.
  9. Урман – колак, кыр – куз.
  10. Урманда ни аваз кычкырсаң,шул ишетелер.

Хайваннар.

  1. Аерылган аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
  2. Аюны да биергә өйрәтәләр.
  3. Бүре баласын бүреккә салсаң, урманга карар.
  4. Бүрәнә аркылы бүре куган.
  5. Ике куян кусаң, берсен дә тотмассың.
  6. Төлке – тиресе белән, былбыл өне белән кадерле.
  7. Киектән курыксаң, урманга барма.
  8. Аю кыш буе йоклый, “йокым туйды” дими.
  9. Аю курыккан урманга бармас.
  10. Балның тәмен аю да белә.

Кошлар.

  1. Кош сайравыннан билгеле.
  2. Кош та сайламыйча куакка кунмый.
  3. Теләмәгән агачына кош та оя ясамый.
  4. Бөркет биектән курыкмас.
  5. Бөркетнең канаты очканда ныгый.
  6. Бер карга кыш ясамас.
  7. Иртә кычкарган күкенең башы авырта.
  8. Сыерчык бала чыгарганчы гына саырый.
  9. Тартар теленнән табар.
  10. Сандугач үз кадерен үзе белер.

Йомгаклау

         Безнең мәктәп укучылары кечкенәдән үк туган – үскән җирен, аның челтерәп аккан чишмәләрен, урман буйларын, бертуктаусыз черелдәүче чикерткәләрен, чәчәктән – чәчәккә кунып бал җыючы умарта кортларын, иген кыры өстендә сайраучы сабан тургайларын, барлык тереклек ияләрен күреп, ишетеп, алар белән аралашып үсә, ә үскән саен табигатьнең гүзәллеген, матурлыгын танырга, аңардан ләззәт табарга һәм шул ук вакытта аны саклый, кадерен белергә өйрәнә. Бездә - укучыларда шушындый матур сыйфатларны тәрбияләүдә, билгеле, мәктәбебез зур әһәмияткә ия.

        Туган як, аның табигате турында ачык чаралар, кичәләр, дәресләр үткәрелә.

          Соңгы елларда халкыбызның милли традицияләренә, изге йолаларына, гореф-гадәтләренә, бәйрәмнәренә игътибар арта бара, Сабан туйлырны үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ.б.ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.  

         Халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу – шул халыкның мәдәнияте, рухый байлыгы саега бару дигән сүз. Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган  чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Бәйрәмнәр халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер элементы да булап торалар.

         Халык бәйрәмнәре безне чал тарих белән бәйли, буыннар чылбырын ялгый, шул халыкны бердәм милләт итеп берләштерә. Халык бәйрәмнәре, аларга караган күп кенә гореф-гадәтләр, йолалар, шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да. Ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе теләп катнаша. Монда һәр кеше үзара аралашу, үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә. Мондый бәйрәмнәр кешеләргә уңай тәэсир итә, йөрәккә ял бирә, рухы нечкәрә, кешеләрне берләштерә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, туган-үскән җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Файдаланылган әдәбият

  1. Татар халык иҗаты: йола һәм уен җырлары /Төзүче И.Н. Надиров. Казан: татар. кит. нәшр. 1987
  2. Татар халык иҗаты: мәкальләр һәм әйтемнәр/Төзүче Х.Ш. Мәхмүтов. Казан: татар. кит. нәшр. 1987
  3. Татар халык иҗаты: табышмаклар /Төзүче Х.Ш. Мәхмүтов. Казан: татар. кит. нәшр. 1977
  4. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры/Төзүче А.Г. Абдуллин. Казан: татар. кит. нәшр. 1993
  5. Д.С. Баязитова. Татар халкының бәйрәме һәм көнкүреш йолалары. Казан: татар. кит. нәшр. 1995
  6. Татар балар фольклоры/ Төзүче Рәшит Ягъфәров. Казан. “Раннур” нәшр. 1999
  7. Р.Уразман. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. Казан. Татар. китт нәшр. 1992
  8. Р.Х. Шәймәрданов, Р.Г. Сибгатуллин. Татар милли педагогикасы. Казан. “Матбугат йорты” нәшрияты. 2004
  9. Р.Ә. Сәхипова. Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү. Казан. Татар. кит. нәшр. 2005.
  10. Газета материаллары.
  11. Татар мифлары. Сынамынлар, йолалар. Г.Гыйяманов. Казан. Татар. китап нәшр. 1999
  12.  Экологическое воспитание в школе./Состав. И.Г. Норенко. Волгоград.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 кл. Контроль эш.Татар халкының күренекле әдипләре.

Контрольная работа по татарскому языку для учащихся 8 класса русской школы....

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...

Татар халкының милли киемнәре.

5 классның татар төркеме өчен "Татар халкының милли киемнәре" темасына дәрес эшкәртмәсе  һәм презентация дә тәкъдим ителә....

Cтихияле табигый күренешләр дәрес эшкәртмәсе

Табигатьтә бара торган табигый күренешләр турында  белешмә дәрес. Алардан саклану чаралары турында белү.  Табигый шартларның кеше тормышына һәм сәламәтлегенә тәэсире турында аңлатма бирү....

Каюм Насыйри хезмәтләрендә татар халкының йолалары.

КАЮМ НАСЫЙРИ ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ. ТУЙ ЙОЛАСЫФәнни эш....

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...