М.Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы
статья (5 класс)

Халилова Гульнар Мансуровна

Без бүген даими борчулар белән тулы, тиз үзгәрүчән тормышта яшибез. Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырларын, тарихын хөрмәт итә, кадерләп саклый, чөнки бары тик үткәненә хөрмәт белән караучыларның гына киләчәге бар. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга, киләчәк буынга да тапшырырга кирәк. Үз тарихын һәм мәдәниятен белгәндә генә кеше милләт буларак яши.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m.mhdiev_izhaty_._ilalova_t.m.docx23.18 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан республикасы Биектау муниципаль районының "Галимҗан Баруди исемендәге Биектау 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе"

Биектау муниципаль районының Галимҗан Баруди исемендәге

Биектау 4 нче номерлы мәктәбе

                   Исмәгыйлева Ясминә Алмаз кызы   5   нче сыйныф укучысы

М.Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы

             

                   Укытучы: Илалова Тәнзилә Мансур кызы

2022

                                                     

Без бүген даими борчулар белән тулы, тиз үзгәрүчән тормышта яшибез. Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырларын, тарихын хөрмәт итә, кадерләп саклый, чөнки бары тик үткәненә хөрмәт белән караучыларның гына киләчәге бар. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга, киләчәк буынга да тапшырырга кирәк. Үз тарихын һәм мәдәниятен белгәндә генә кеше милләт буларак яши.

Һәр милләтнең үзенә генә хас яшәү, көнкүреш итү, үз-үзен тоту кагыйдәләре формалаша. Аларның күбесе буыннан буынга тапшырыла, заман таләпләреннән чыгып формалаша. Аларның күбесе буыннан буынга тапшырыла. Заман таләпләреннән чыгып камилләштерелә. Вакыт узу белән милли үзенчәлекләрнең кайберләре юкка чыга, яңалары барлыкка килә.  

Мәдәни мирасыбызны саклап калуда татар әдәбиятының роле бик зур. Шундый әсәрләребез безгә Мөхәммәт ага Мәһдиев аша килеп ирешкән. Кешелек дөньясын кешелеклелек чикләрендә саклап торган шушы байлык исә, үз чиратында, талант ияләреннән корбанчылык та, шәхси кыюлык та таләп итә. Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевның фәнни мирасы әнә шундыйлардан. Күп санлы фактларны , вакыйгаларны, язмышларны эзләп табып, гомуми тарихи барышта урыннарын билгеләп язылган мөйстәкыйль, фәнни язмалар бер баш астына ХХ гасырның беренче чиреге татар мәдәнияты тарихы булып берләшәләр.

Авыл тормышына багышланган әсәрләрдән «Кеше китә — җыры кала» исемле әсәре дә зур урын алып тора. Анда да Мөхәммәт ага геройларының прототибын, һичшиксез, авылдашлары арасыннан тапкандыр. Чөнки аның бөтен әсәрләрендә туган авылы чагылыш таба.

Повестьтагы вакыйгалар Кара Чыршы авылында бара. Үзәктә Шәяхмәт карт гаиләсе тора. Шулай ук аның уллары, сугыш чорында авылда барган күренешләр тасвирлана. Авыл халкының авыр тормышы, күп кайгылар күрүе ачык мисал булып тора. Нургали дә сугыштан әтисен күрергә кайтканда поездга тапталып үлә. Нургалинең үлеме табигать күренешләре белән бергә үрелеп бирелә.

“Кеше итә – җыры кала” әсәрендә  М. Мәhдиев үз геройларына битараф түгел, ул аларның уңышларына сөенә, ялгышларына көенә. Тормыш буйлап кулга – кул тотынып, җилкәгә – җилкә терәп бергә атлый һәм безне дә үз артыннан ияртә. Язучы hәр каhарманының холкын, фигылен,  үсеш дәрәҗәсен ачып бирердәй тел бизәкләрен эзли. Германиядә әсирлектә булганы өчен Улибаева тарафыннан “немец шпионы» дип мәсхәрә ителгән Шәйхи хәлфә борчак сибәргә, чуар итеп сөйләргә, табигать сынамышларын кабатларга ярата.

Имче – томчы Хәбирә карчык надан кешеләрне алдап үз көнен күрә, ялганын яшерер өчен томанлы, кинаяле сөйләмгә мөрәҗәгать итә. “Үлмәсә әле дә исән буласы икән, исән булса Гарәбстанда җимешлектә йөрүе күренә”, дип, сугыштагы малае турында юрауны сорап кергән Фәхернисаны шомартып чыгарып җибәрә. Кызмача Хисмәт авылдашлары белән саубуллашканда да, үлеме алдыннан Гитлерны әрләгәндә дә фикерен “едвали” белән хуплап бара. Башкача була алмый, нәкъ шулай сөйләргә тиештер бу кешеләр, дигән фикергә киләсең.

Нәтиҗә ясап,шуны әйтәсе килә:язучы үз чоры кешеләренең рухи–әхлакый йөзен ачып,  үз геройларын зур тормыш юлы үткән олы шәхесләр итеп күрсәтә.Алар үз гомерләрендә күпне күреп күпне кичергәннәр,әмма бервакытта да авырлыклар алдында югалып калмаганнар,тормыш һәм кешеләр алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр.Бу геройлар халыкның күпгасырлык рухи байлыгын,югары әхлакый сыйфатларын үзләрендә йөртүчеләр булып алга басалар. Минемчә, милли-әхлакый яктан авыр сынауларга һәм җитди югалтуларга дучар ителгән әлеге тәҗрибә безнең замандашлар өчен су һәм һавадай кирәкле рухи чыганактыр.

          Әдәбият исемлеге:

1. М.Мәһдиев “Кеше китә –җыры кала”, Казан,2000.

2.Татар әдәбияты тарихы, Казан, ”Раннур”нәшрияты,2001.

3. Хәзерге татар әдәбияты, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2008.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәсыйхәтләр – иң кадерле мирас.

Ризаэддин Фәхреддин гыйлемне  дөнья һәм ахирәттә үзенә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белү дип атый һәм гыйлемнең кешеләргә генә хас олуг бер сыйфат һәм гыйлем өйрәнүнең бәндәләр өстендәге...

Научное общество учащихся "Мирас"

Положение о НОУ "Мирас", устав, план работы, отчеты за 2008-2009уч.г,2010-2011уч.г....

НУР ӘХМӘДИЕВ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ТЕМАСЫ

        Фәнни эшебезнең максаты һәм бурычлары: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучыларның тормышын, иҗатын өйрәнү; туган якка, туган телгә мәхәббәт, патриотик һәм милли хисләр ...

Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасының чагылышы.

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән....

М.Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәдәни мирас

Мирас... Ул буыннан - буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф - гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Безнең яраткан язучыбыз М.Мәһдиев татар әдәбиятына халыкчан характерлар,...

М. Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы

Мәдәни мирас дигән бәһаләп бетергесез кыйммәтне бик күпләрнең акылы-рухы, хыялы-зәвыгы тудыра һәм туктаусыз баета. Кешелек дөньясын кешелеклелек чикләрендә саклап торган шушы байлык исә, үз чиратында,...