М.Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәдәни мирас
статья (6 класс)
Мирас... Ул буыннан - буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф - гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Безнең яраткан язучыбыз М.Мәһдиев татар әдәбиятына халыкчан характерлар, милли әхлак традицияләрен, кабатланмас җанлы сөйләмне кайтарды. Халыкның рухи тамырлары, мәдәнияты сакланган урын буларак авылны күтәрә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Мәдәни мирас | 23.52 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татарстан республикасы Биектау муниципаль районының "Галимҗан Баруди исемендәге Биектау 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе"
Биектау муниципаль районының Галимҗан Баруди исемендәге Биектау 4 нче номерлы мәктәбе
Хәсәнова Р.Д., 6 нчы сыйныф укучысы
М.Мәһдиев иҗатында авыл һәм
мәдәни мирас
Укытучы: Хәлилова Гөлнар Мансур кызы
2022
Туган-үскән җир ул – иң төп мирас,
Дәвамында гомер юлының.
Хезмәт, сәгадәт, хәят мәйданы ул,
Иман шарты һәрбер буынның.
Фазыл Шәех “Туган-үскән җир ул”
Мирас... Ул буыннан - буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф - гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Безнең яраткан язучыбыз М.Мәһдиев татар әдәбиятына халыкчан характерлар, милли әхлак традицияләрен, кабатланмас җанлы сөйләмне кайтарды. Халыкның рухи тамырлары, мәдәнияты сакланган урын буларак авылны күтәрә.
Язучының иҗат ителгән күләмле әсәрләре – авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы күмәк хуҗалык чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны рәссам күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы «Фронтовиклар» (1972) романы, «Каз канатлары» (1975) романы, «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса. Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар.
Мәдәни мирасыбызны саклап калырга язучыга җыр булыша. М.Мәһдиевне башка язучыларыбыздан аерып тора торган төп сыйфатларның берсе шул: аның геройларының күңеле моң белән, җыр белән тулы. Автор һәр әсәрендә дә җырны заманның, сурәтләнә торган вакыйганың, персонажларның символикасы буларак куллана. Язучының үз күңеле моң белән, җыр белән тулы булмаса, әсәрләрендә бу хәтле көйләр яңгырамас иде. Мөхәммәт Мәһдиев җырның нечкә күңел белән генә тоеп була торган “эчке серләрен” яхшы белгән һәм шул серләрдән үзенең роман, повестьларын, хәтта публицистик, я тәнкыйть мәкаләләрен язганда бик оста файдаланган. Повесть, хикәяләрендәге кайбер абзацлар, хәтта бүлекләр дә, киңәйтелгән җыр куплетларын хәтерләтә. Язучының әсәрләрен укый башлау белән әллә кайдан, ерактан төрле көйләр ишетелә сыман, моңлы сагыш агыла.
Авыл тормышына багышланган әсәрләрдән «Кеше китә — җыры кала» исемле әсәре дә мөһим урын алып тора. “Кеше китә – җыры кала” әсәренең үзәгендә – Кара Чыршы исемле, табигатьнең матур бер җиренә кереп оялаган гадәти татар авылы. Аның тормышында, язмышында бөтен ил кичергән олы hәм кечкенә, шатлыклы hәм фаҗигале вакыйгалар чагыла, hәммәсе аерым кеше язмышы аша уза.
М. Мәhдиев кешеләрне байга – ярлыга, укымышлыга – наданга бүлми. Аның кыйбласы – кешелеклелек. Адәм баласы үз башына төшкән шатлыкны да, кайгыны да, бәхетне дә, көенечне дә кабул итә белергә, hәр очракта дәрәҗәсенә, җанына тап төшермәскә тиеш дип әйтергә тели кебек автор . Һәр кешенең үз язмышы бар, ди язучы. Шул фикерен төгәл, ачык, хәтердә калырлык вакыйга – хәлләр аша күңелгә, йөрәккә сеңдерә килә.
Шау – шулы, ыгы – зыгылы тормышны тәфсилләп сурәтли М Мәhдиев. Сугышка озату, туй күренешләре, күп кешеле җыелышлар, базар мәйданы аеруча осталык белән тасвирлана. Бу өлешләрдә күпертү, сүз уйнату өстенлек итә. Әмма шул чуарлыкта да hәр кеше үз тавышы. Үз тамгасы белән яши.
Аның әсәрләре укучыны сабыр, ямьсез гадәтләрдән өстен булырга өйрәтә. Һәр юлдан авыл моңы, курай тавышы агып чыккан кебек тоела. Үзенең кабатланмас әсәрләрендә авыл халкының киң күңеллелеге, төшенкелеккә бирелмәве, бер-берсенә игътибарлы һәм мәрхәмәтле булуы, ата-бабаларына ихтирамлылыгы һәм башка бик күп күркәм сыйфатларын сурәтләү аша Мөхәммәт ага Мәһдиев татар милләтенең XX гасыр уртасында сакланып калуын һәм үсешен бары тик авыл, бигрәк тә аның халкы, теле һәм мәктәбе генә тәэмин итте дигән фикерне раслый, һичшиксез, М. Мәһдиевнең моңа кадәр яратып укылган әсәрләре киләчәктә дә үз укучыларын табачак һәм аларны да матур фикерләре белән дулкынландырачак.
Кулланылган әдәбият:
- Мәһдиев М. Кеше китә – җыры кала.- Казан “Татар китабы” нәшрияты, 1996.-17б.
- Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.М. Йосыпова. – Тулыл. 2 нче басма. – Каза: Мәгариф, 2006.- 319б
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
НУР ӘХМӘДИЕВ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ТЕМАСЫ
Фәнни эшебезнең максаты һәм бурычлары: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучыларның тормышын, иҗатын өйрәнү; туган якка, туган телгә мәхәббәт, патриотик һәм милли хисләр ...
Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.
Гамил Афзал иҗатында авыл темасы....
Рафаил Төхфәтуллин иҗатында авыл хезмәтчәннәре язмышы.
Статья для участия в Республиканской научно-практической конференции «Творческий мир Рафаиля Тухфатуллина», приуроченной к 90-летию со дня рождения Р. Тухфатуллина....
Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасының чагылышы.
Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән....
М.Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы
Без бүген даими борчулар белән тулы, тиз үзгәрүчән тормышта яшибез. Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырларын, тарихын хө...
М. Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы
Мәдәни мирас дигән бәһаләп бетергесез кыйммәтне бик күпләрнең акылы-рухы, хыялы-зәвыгы тудыра һәм туктаусыз баета. Кешелек дөньясын кешелеклелек чикләрендә саклап торган шушы байлык исә, үз чиратында,...