БАЛАЧАК ИЛЕ ТЫЛСЫМЧЫСЫ – ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ
статья

Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәмәтовна

В данной статье речь идет о роль творчества Ш.Галиева в воспитании детей, а именно о его стихотворениях для детей которые включены в школьную программу. Во время анализа стихотворения рассматриваются определенные герои, их характер, разговор и поступки, язык и стиль его написания. Проделанный анализ позволят сделать вывод о том, что главным инструментом, ключом от сердца детей стал его юмор и  понимание детской психологии. Обращение к его произведениям на уроках татарской литературы помогут в нравственном воспитании будущего поколения, поспособствует духовному развитию обучающихся.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_balachak_ile_tylsymchysy_-_shukt_galiev.docx28.66 КБ

Предварительный просмотр:

БАЛАЧАК ИЛЕ ТЫЛСЫМЧЫСЫ – ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ

Шакирова Гөлфинә Рәҗәп кызы

Алабуга шәһәре, КФУ ның Алабуга институты,  gulshak92@mail.ru

ВОЛШЕБНИК СТРАНЫ ДЕТСТВА – ШАУКАТ ГАЛИЕВ

Нигматуллова Рамзия Нурмухаметовна

МБОУ “Гимназия №1 - Центр национального образования” ЕМР РТ, г.Елабуга, Российская Федерация

Nigmatullova Ramzia Nurmukhametovna

Municipal Budget Educational Organization “Gymnasia N1 – Center of national education” Yelabuga, The Russian Federation

e-mail: n.ramzia@mail.ru

Шакирова Гульфина Разаповна

Елабужский институт Казанского (Приволжского) федерального университета, г.Елабуга, Российская Федерация

е-mail: gulshak92@mail.ru

Аннотация. В данной статье речь идет о роль творчества Ш.Галиева в воспитании детей, а именно о его стихотворениях для детей которые включены в школьную программу. Во время анализа стихотворения рассматриваются определенные герои, их характер, разговор и поступки, язык и стиль его написания. Проделанный анализ позволят сделать вывод о том, что главным инструментом, ключом от сердца детей стал его юмор и  понимание детской психологии. Обращение к его произведениям на уроках татарской литературы помогут в нравственном воспитании будущего поколения, поспособствует духовному развитию обучающихся.

Ключевые слова: Ш.Галиев; стихотворение; юмор; воспитание; нравственность; духовное развитие; родной язык.

Балачак – ул иң гүзәл, бәхетле, ваемсыз чак. Балачак – әйтерсең лә сөрү җир, ни чәчсәң яшьтән, шуның җимешләрен татыйсың гомер көзеннән. Шуңа күрә, балаларны кечкенә яшьтән алып тәрбия кылырга кирәк. Бу хакта Ризаэтдин Фәхретдин дә: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас” [7, б. 7], – дигән.

Әлеге мәкаләбездә, күренекле халык шагыре, Г.-Х. Андерсен исемендәге Почет Дипломы иясе Шәүкәт Галиев иҗаты, аеруча аның балалар әдәбияты хакында сүз барачак.

Ш.Галиев – ул чын мәгънәсендә балачак иле тылсымчысы. Кечкенәдән нәни балалар күңеленә шигъри тылсым таягы ярдәмендә тәрбиялелек, итагатьлелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, юмартлылык орлыклары чәчә. Әмма әлеге шагырьнең тагын бер сихри көче бар, ул да булса – юмор. Ш.Галиевның “Читтән торып”, “Куркыныч “Аюлар”, “Чагыштыру”, “Читләр читтән күргәнчә”, “Кеше турында кайгырту” юмористик шигырьләре бернинди дә катлаулы сюжетларсыз, акыл сатудан башка, фәкать мөлаем көлү аша укучыларга тәэсир ясый. Ул укучыларны шул рәвешле дулкынландыра, уйландыра. Аның шигырьләре әллә каян елмаеп, көлеп, кояш кебек “мин” дип балкып тора. Шигырьдәге геройлары тапкырлыклары, зирәк булулары белән башкаларынан аерылып торалар. Мисал өчен, Шәвәлине генә алыйк.

“Мин –

     Шәвәли

Шук малай,

Үткен малай!

Мин –

     Бик уңган,

Өлгер

     мин,

Юк-бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр

     мин,

Җыйнак

     Мин” [1, б. 37] – ди ул үзе турында. Ә аннары:

“Мин,

Мин,

Мин бик

Тыйнак

Мин!” [1, б. 37] – дип өстәп, масаеп та куя. Шулай итеп бик “тыйнак” кына, әмма гомерлеккә сабый күңелен яулап ала. Балаларны уен-көлке ярдәмендә, кызыклы итеп, дөнья белән, тормышта очрый торган катлаулы хәлләр белән таныштыра. Алардан чыгу юлларын табарга булыша, яңадан-яңа мавыктыргыч хәлләр, мәгълүматлар бирә ул үзенең яшьтәшләренә.

Шул ук Ш.Галиевның Камыршасына гына күз салсаң да, анда язучы балаларны ялкауланмаска, эшчән булып үсәргә өнди, әмма бу хакта турыдан бәреп әйтми, киресенчә, балаларга читләтеп, Камырша образы үрнәгендә мисал итеп күрсәтә.

Әдип шигырьләре ярдәмендә балалар белән уйный, көлә, шаяра, булдыра алган кадәр алар күңелен күрә. “Әмма көлү һәм шаярулар үзмаксат түгел, ә балалар психологиясен һәм зәвыгын тирәнтен аңлаудан туган үтемле бер чара, сәнгатьле чара буларак файдаланыла. Уен-көлке аша тәрбия һәм әхлак мәсьәләләренең иң җитдиләрен күтәреп чыга шагыйрь, шигырьләрендәге кызык һәм мәзәк хәлләр сабый күңелендәге кешелеклелек һәм рухи гүзәллек орлыкларының шытуы өчен бәрәкәтле җирлек һәм уңайлы шартлар хәзерләүгә хезмәт итә” [9, б. 121], – ди танылган татар язучысы, әдәбият белгече Р.Мөхәммәдиев Ш.Галиевның балалар өчен иҗат иткән әсәрләре турында “Иң бәхетле чагы алманың” дигән мәкаләсендә.

Ш.Галиев үзенең шигырьләре аша укучыларга сөйләшү әдәбен, яхшылыкка карата яхшылык белән җавап бирергә, җылы сүз әйтергә кирәклегенә өйрәтә. “Рәхмәтләр хакында” шигыре нәкъ шул турыда. Биредә Динә исемле кыз ялгыш бияләен җиргә төшереп җибәрә, ә Гафур кызга аны алып бирә. Шуннан кыз егеткә рәхмәт әйтә. Ләкин Гафур да җавапсыз калмый Динәнең “рәхмәтенә” үзе дә “рәхмәт” белән җавап бирә. Шул рәвешле үзара рәхмәтләр әйтешү дәвам итә:

“Малай аңа

Башын иде:

- Рәхмәтемә

Рәхмәт өчен

Рәхмәтеңә

Рәхмәт!” [4, б. 67] – диде.

“Тынлык”, “Тәмле җәй”, “Үсә урман”, “Җиргә язны кем китерә?” дигән шигырьләре аша язучы укучыларны әйләнә-тирәнең, табигатьнең матурлыгын күрергә, аңарга сокланырга чакыра. Үзенең “Тәмле җәй” шигырендә  җәй аеның матурлыгы белән хозурлана:

“Аланнарда – җиләк исе,

Басуларда – иген исе,

Җәйләүләрдә – сөт исе...

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе –

Шушы булыр җәй төсе!” [5, б. 96].

“Җиргә язны кем китерә?” дигән шигырендә исә язның килү сере яшеренә. Ш.Галиев балаларга аның серен “тамчы, карга, гөрләвек, умырзая, тургай” ярдәмендә ачарга булыша. Тик ни гаҗәп, боларның һәрберсе яз килүнең төп сәбәпчесе итеп үзләрен күрсәтә:

“Җиргә язны

Мин китердем,

Мин китердем!” [6, б. 61] – дип әйтә.

Әмма аларның бу сүзләренә яз үзе болай дип җавап бирә:

“- Тамып килдем!

Җырлап килдем!

Үзем килдем!” [6, б. 62].

 Укучылар бу сүзләрдән соң тәмам аптырап калсалар да, язучы моның белән генә дә тукталмый:

“Иң биектән

Барысын күрә,

Елтыр-елтыр

Кояш көлә –

Яз язмышын

Тик ул белә.

Дәшми генә” [6, б. 62] – ди. Шул рәвешле, ул “җиргә язны кем китерә?” дигән сорауга җавапны ачык калдыра. Моның белән укучыларга үзләренә уйланырга, фикер йөртергә, бирелгән сорауга җавап табарга куша. Табигать күренеше, ел фасылының үзенә күрә бер үзенчәлекләре белән таныштыра. Бала күңеленә беренче карашка гади генә булган, ә икенче яктан хикмәтле булып чыккан табигатьнең яңа күренеше белән танышу сөенеч китерә.

Ш.Галиев балалар белән уйнап-көлеп, шаярып сөйләшә, тик аның шигырьләрен балаларның күңелен күтәрү, кызык өчен генә дип карарга һичкенә дә ярамый. Ул алар белән шул шаяру, көлү аша бик җитди, көн кадагында торган проблемаларны күтәрә. Шулай ук бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмаган тел мәсьәләсен дә “Телдән калу”, “Татарча”, “Телле һәм телсез”, “Туган тел” шигырьләрендә күтәреп чыга:

“Телгә тимә – аңга тимә,

Телгә тимә – канга тимә,

Телгә тимә – намга тимә,

Телгә тимә – җанга тимә” [11, б. 106].

Бу хакта Ш.Галиев Мансур Вәлиди белән булган әңгәмәдә дә сөйли. Ул кешеләрнең рус телен туган телне белгән кебек белү кирәклеге белән һичшиксез риза булуларына, тик шул ук вакытта үзләренең ана телләрен кирәксезгә чыгарып калдыручыларның да аз булмавына игътибар итә. Җан ачысы белән, әмма шул ук вакытта “Туган телне белү кирәкме? Атаң-анаң телен белмичә, чын мәгънәсендә зыялы кеше булу мөмкинме?  дигән сорауга: “Рус теле нихәтле белемгә юл ача! Ә бит туган телне белмәү дә гасырлардан килгән мирас-хәзинәгә юлны бикли” – дип җавап бирә [10, б. 16].

Дөрестәндә туган телен белмәүче кеше, үз милләтенең йөзек кашы булырдай асыл мирасын, күренекле әдәбиятын башка телдә, тәрҗемә рәвешендә генә укып аның чын асыл мәгънәсен аңлый, җан җылысын тоя алмый кала. Укыганнар күзләр аша йөрәк түренә үтә, аңга-җанга сеңә алмый! Биредә янәдән Ш.Галиевның үзе әйткән сүзләрен әйтми калу мөмкин түгел:

“Үз халкыңның улы булып үсү өчен, аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күпгасырлы тарихын, әхлак-тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк” [8, б. 31]. Моңа үрнәк итеп “Җирдә миңа ни кирәк?” дигән шигырьне китерергә була. Әлеге шигырьдә бирелгән сорауга карата җавабы да бар:

“Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай, туган тел кирәк!” [2, б. 90].

Шул рәвешле әдип үзеңнең туган телеңне белергә, атаң-анаң телен хөрмәт итәргә, бөек Тукай телен өйрәнергә дәшә. Үзе дә, бала күңеленә үтеп керердәй, анда шытып чыгып, алга таба киң колач җәеп үсәрдәй туган тел орлыкларын салу өстендә тынгысыз рәвештә эшли. Ф.Сафин да: “Шәүкәт аганың берсеннән-берсе матур шигырьләрен укып үсмәгән татар баласы балачактан мәхрүм, милли рухтан мәхрүм, андый балаларның күңелләре буш, көннәре якты түгелдер сыман тоела” [3, б. 11], – дип әйтә. Әлеге сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

Ш.Галиев балалар психологиясен тирәнтен белеп, алар белән уйнап-көлеп, шаярып, әмма шул ук вакытта аларны үз тиңнәредәй күреп бик җитди темаларга сүз алып барган, ничәмә-ничә буын баласын тәрбияләгән күренекле балалар язучысы. Гади көннән дә олы бәйрәм ясарга сәләтле тылсымчы. Мин дә Ш.Галиевның әлеге балачак илендә тәрбия алу бәхетенә ирешкән бер баласы.

Әдәбият

1. Әдәби уку: туган телдә (татар телендә) башл. гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен дәреслек. 1 нче сыйныф. Ике кисәктә 2 нче кисәк / [Г.М. Сафиуллина һ.б.: рәссамы Ф. Ризаева]. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2017 . – 80 б.

2. Әдәби уку: туган телдә (татар телендә) башл. гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен дәреслек. 4 сыйныф. 1 нче кисәк / Г.М. Сафиуллина, Ф.Ф. Хәсәнова, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова: рәссамы Ф. Ризаева. – Казан: “Мәгариф-Вакыт нәшр., 2017. – 135 б.

3. Әдипнең биографиясе // Мәйдан. – 2003. – № 12. – Б. 11.

4. Гарифуллина Ф.Ш. Әдәби уку: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 2  нче сыйныф, 1 нче кисәк / Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л. Золондинова]. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2017. – 111 б.

5. Гарифуллина Ф.Ш. Әдәби уку: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 2  нче сыйныф, 2 нче кисәк / Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л. Золондинова]. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2017. – 119 б.

6. Гарифуллина Ф.Ш. Әдәби уку: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 3  нче сыйныф, 2 нче кисәк / Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л. Золондинова]. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2017. – 144 б.

7. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Дәрес эшкәртмәләре. Яр Чаллы: Өзлексез педагогик белем бирү институты, 2001. – 240 б.

8. Күбәләктәй җанга – көч // Шәүкәт Галиев: Тормыш юлы һәм иҗаты: укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б. 28-32.

9. Мөхәммәдиев Р. Иң бәхетле чагы алманың // Шәүкәт Галиев: Тормыш юлы һәм иҗаты: укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б. 120-122.

10.  Халкыбызга ышанам! // Мәйдан. – 2003. – № 12. – Б. 14-23.

11. Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк / Ф.Ф Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2017. – 111 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе. Бәхетле балачак.

"Праздник поэзии". Можно использовать как мероприятие, посвященное дню рождения великого поэта Г. Тукая....

Биктимернең балачак истәлеге. (5нче сыйныфта Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү)

Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән яңа теманы өйрәнү дәресләрен эчтәлеге һәм формасы ягыннан заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырырга тырышам. Еш кына эзләнү-тикшеренү алымын, компьютер прогр...

Балачак истәлекләре. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...

Роберт Миннуллин. Балачак истәлекләре. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...                  Дәрес-лекция          ...

Балачак үзе яз ул

5 нче сыйныфта татар теле дәресе...

Галимҗан Баруди-олы галим, фәлсәфәче, дин әһеле,күренек-ле педагог һәм рефарматор

Г.Баруди – үзбилгеләнү чорында татарларның аерым милләт икәнлеген раслаучы, милли мәгърифәт системасының яңача үзгәртеп корылуына нигез салучы, аларны Яңа чор Европа дәрәҗәсенә җиткерергә омтылу...

Балачак илендә

Укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык сыйфатлары тәрбияләү...