Балачак үзе яз ул
методическая разработка (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Газымова Резида Мәүлемҗан кызы.
Балачак – үзе яз ул.
(5нче сыйныфта Г. Сабитовның “Ярсулы яз” әсәрен өйрәнү)
Максат. Хикәянең эчтәлеген үзләштерү, укучыларны хикәя жанрына анализ ясарга өйрәтү; әсәрнең телен, язу үзенчәлеген тикшерә алуга ирешү; фикерләү һәм нәтиҗә ясый белү сәләтләрен, танып-белү осталыкларын үстерү; чын дуслык, бер-береңә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы. Әдәби әсәрне анализлау.
Ысуллар. Тикшерү, эзләнү.
Җиһазлау. Язучының портреты, “Урман кызы” җыентыгы, “Айбаш”, “Чын дәфтәр” хикәяләре. Х. Якуповның “Яз” картинасы.
Дәрес планы.
- Оештыру. (Дәреснең темасын, максатын әйтү, уңай психологик халәт тудыру)
- Актуальләштерү. (Хикәянең эчтәлеген кыскача сөйләү, образларны билгеләү)
- Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
а) Язучы хезмәтен, хикәя жанрының тууын ачыклау.
б) Вакыйгаларны, образларны анализлау.
в) Әсәрнең телен, язу үзенчәлеген тикшерү.
г) Әсәрнең әһәмиятен билгеләү.
- Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Яз һәм дуслык, күңел кичерешләренең кеше характерындагы чагылышын табу.
- Өйгә эш бирү. Сайлап алу өчен иҗади эш. “Балачак һәм яз” темасына шигырь яки хикәя язып килергә.
- Дәресне йомгаклау. Укучыларга билгеләр кую, дәресне төгәлләү.
Дәрес барышы.
- Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру. Укучыларны бергәләшеп яз, дуслык, мәктәп тормышы турында бирелгән хикәя аша актив сөйләшүгә чакыру. Табигатьтәге үзгәрешкә, кояшка игътибар итү. ( Программа буенча бу әсәр яз айларында үтелә)
- Актуальләштерү.
- Укучылар, татар балалар әдәбиятына шактый зур өлеш керткән язучы Г. Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясе сезгә бик ошагандыр дип уйлыйм. Чөнки әсәр җиңел аңлашыла, мәктәп тормышы, балачак, дуслык турында сүз бара бит монда. Сюжет сызыгы да бер генә. ( Мөмкин кадәр кыска итеп укучылар хикәянең эчтәлеген сөйләп чыгалар)
- Образлар да күп түгел, кемнәр алар? (Гамил, Гөлүсә, Галләм абзый). (Хикәяне күз алдына китереп, эчтәлеген сөйләгәч, өй эшенә әзерлек өчен билгеләр куела)
- Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Дәреснең бу өлешендә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, аларга аңлаешлы рәвештә хикәягә анализ ясала.
– Укучылар, яз ул – табигатьнең матур мизгеле. Сезгә җылы көннәр, яшел болыннар, матур чәчәкләр, җылы кояш алып килә ул. Аллы-гөлле чәчәкләр дә, биек агачлар да тамырларыннан шифалы матдәләр алалар.
Әсәр дә үзеннән-үзе генә тумый, аны тудыручы, туендыручы, бизәүче, кешеләргә шифа бирүче итеп җиткерүче тамырлары бар. Ул нинди тамырлар дип уйлыйсыз?
- Әсәрне тудыручы тамыр – ул язучы! Ул язар өчен вакыйга таба, образлар эзли, сүзләр белән бизи, шулай итеп әсәр туа.
- Күрәсезме, нинди аңлаешлы, гади, әһәмиятле әсәр тудырган язучы. Бу, әлбәттә, зур хезмәт, тырышлык, белем сорый.
- Аннан соң вакыйгалар табыла. Вакыйгаларны тудыручы образлар анализлана. Образларны күз алдына китерер өчен башта аларның портретлары турында сөйләшү уздырыла. Укучыларның өйдә ясап килгән рәсемнәре карала. Язучы тасвирлап биргәнчә ясаган укучының эше югары бәяләнә. Укучыда төгәллек булсын, киләчәктә тагын да яхшырак эшләсен өчен, рәсемнәрне тактага элеп чагыштырырга мөмкин. Әсәр буенча игътибар белән эшләгәнме ул, юкмы?
- Танып-белү осталыкларын үстерү. Образларның холыкларын, эш-гамәлләрен ачыклау. Укучылар дәфтәргә образларга хас сыйфатлар язалар һәм җавап бирәләр.
- Гөлүсә наян, тиз эшли ала, ләкин уйларга иренә, сырпаланырга ярата, чиста, чын дус була ала торган кыз.
- Гамил яхшы укучы, тырыш, уңган, тәртип ярата, өйдә гөлләргә су сибә, казга да мәрхәмәтле, ишекне ачып чыгара, матурлыкны күрә белә, тиз кызып китә, ләкин усаллыгы юк.
- Галләм абзый – укытучы, сугыш ветераны, аягын сугышта өздереп кайткан, мәрхәмәтле, хөрмәтле кеше.
Гамил һәм Гөлүсә мөнәсәбәтен ачу. Шушы чорда малайлар һәм кызлар арасында башлана торган дуслык турында сөйләшү.
Укучылар, алар арасында җылы мөнәсәбәт булуын, чүп савытына карамаланы ташлау да, утыргычка авторучка кую да, ялган чокыр казу да наян үртәшү икәнен генә табарга тиешләр.
- Белгәнне дәлилләп бирү.
- Чөнки Гамил Гөлүсәгә битараф түгел, ул аның матурлыгына, күзләренә, керфекләренә ачуланышкан вакытта да сокланып карый. Аның чокырга төшүен дә теләми. Гөлүсәгә карата соклану, дуслык хисләре бар аңарда.
Тәрбияви өлеш.
Кешелеклелек сыфатларын оста итеп бирә язучы. Галләм абзыйны чын күңелдән кызгана, аны ихтирам итә Гамил, чокырга төшүдән саклап кала. Мондый шәхестә өмет бар. Кеше күңеле нечкә, йомшак булырга тиеш. Кызгана белү – ярдәм итәргә омтылу дигән сүз ул. Димәк, Гамил изгелекле булып үсә.
Эзләнүне дәвам итү.
Әсәрдә тагын бер җан иясе бар. Табыгыз әле, укучылар. Игътибар белән укыдыгызмы икән?
Укучылар кыш буе хәрәкәтсез ятучы, ә яз кояшы карагач җанланган күбәләк образын табалар.
Укытучы, бу образның әсәрнең төп фәлсәфи нигезе икәнен әйтеп үтә.
“Кояш күбәләкне уята. Күбәләк мәхәббәт һәм матурлык символы” (укучылар соңгы абзацны кычкырып укыйлар)
“Тик иртәрәк шул әле. Табигать, уянганны сизеп, болай гына, йокы аралаш кына талпынуыдыр.Алдадыр әле, уяныр, очар көннәре”,-бу сүзләр Гамилнең күңелендә Гөлүсәгә кабынган дуслык турында сөйли. Ләкин әле бераз иртәрәк. Тик ул алга таба ныгыячак, чын матур дуслыкка әйләнәчәк. Ә моңа яз һәм язгы кояш сәбәпче. Күңелдәге тойгылырны җылытучы кояш әсәрдә һәр нәрсәне күзәтә: контроль эшне дә, карлар эрүен дә, тамчылар тамуын да, күбәләкнең уянуын да ...
г) Әсәрнең телен, язылу үзенчәлеген ачу.
Укучылар белән бергәләп, әдәбият теорияләре булган чагыштырулар, эпитетлар, пейзаж, фразеологик әйтелмәләр табыла.
Дәфтәрләргә языла:
Чагыштырулар: җим көткән чебеш кебек, гәрәбәдәй соры нарат стеналар, койрыклы камчыдай, ак бәкәлле колын кебек һ.б.
Эпитетлар: Ап-ак читекле, неп-нечкә билле, аллы-гөлле, буй-буй шарф бәйләгән, йомшак канатлы талгын җил, бәйләнгеч кояш һ.б.
Пейзаж: хикәядә язгы табигать күренеше табып укыла.
Фразеологик әйтелмәләр: башыма тай типмәгән, күрше хакын хакламады, һавадан тургай санап йөри, кирәкле кишер яфрагы, авыз ачып тору, көле күккә очу һ.б.ү
Дәреслек белән эш.
Гамил белән Гөлүсә арасындагы диалогка игътибар итү, әсәрдән шул өлешне табып уку. Укытучы халык сүзләренең, сүз уйнатуларның күп булуын әйтә. (Исең китәр бу эшкә, чалбар төбе юешкә, койрыклы җеннәр һ.б.)
Әйтемнәр табыла: “бәла аяк астында була”, “бәйрәм ашы – кара-каршы”
Нәтиҗә ясала. Язучы барлык төр тел-сурәтләү чараларын оста һәм үтемле файдаланган. Шулай итеп ул геройларның күңел байлыгын, сүз байлыгын, эчке дөньяларын ачып биргән.
- Белем һәм күнекмәләрне ныгыту өчен укучылар яз һәм әсәрдәге геройларның яз кояшы астындагы кичерешләрен, бу кичерешләрнең нәтиҗәсен матур итеп әйтеп бирергә тиешләр. Әсәрнең тәэсир итү көче, укучыны мавыктыру, җәлеп итү дәрәҗәсе билгеләнә.
- Өйгә эш бирү. Сайлап алу өчен иҗади эш бирелә. “Балачак һәм яз” темасына шигырь яисә хикәя язып килергә.
- Дәресне йомгаклау. Билгеләр куела, дәрес төгәлләнә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Роберт Миңнуллин иҗатында балачак иле.
Презентация...
Дәрес эшкәртмәсе. Бәхетле балачак.
"Праздник поэзии". Можно использовать как мероприятие, посвященное дню рождения великого поэта Г. Тукая....
Биктимернең балачак истәлеге. (5нче сыйныфта Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү)
Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән яңа теманы өйрәнү дәресләрен эчтәлеге һәм формасы ягыннан заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырырга тырышам. Еш кына эзләнү-тикшеренү алымын, компьютер прогр...
Балачак истәлекләре. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...
Роберт Миннуллин. Балачак истәлекләре. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан... Дәрес-лекция ...
Балачак илендә
Укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык сыйфатлары тәрбияләү...
Бәхетле балачак
Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән "Бәхетле балачак" дип исемләнгән Хәйрия концерты сценариясе....
Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )
Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...