Балачак илендә
материал на тему

Укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык сыйфатлары тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балачак илендә

Кар кызы җырлый-җырлый сәхнәгә чыга.

К.кызы : Менә, ниһаять, син дә тулы вә-кә-ләт-ле Кыш бабай булдың.

Кыш бабай: Ә син-Кар кызы! Каяле, дүкәмитләргә тагын бер күз йөртеп чыгыйк әле.

К.кызы : (букчасыннан кәгазьләр ала) .Әле генә караган идек бит инде, Кыш бабай... Гел-гел карап, дүкәмитләрне таушалдырып бетермик.

Кыш бабай: Борчылма, Кар кызы. Тагын бер караганнан гына таушалмый ул. Йәле, ниләр язылган анда?  Укып җиффәр әле!

 К.кызы : Монда матур сүзләр генә язылган инде, Кыш бабай.

 Кыш бабай:(глобусны кочаклап, аны иркәләп, назлап) Укы син, укы. (Рәхәтләнеп тыңларга әзерләнә).

Кар кызы:(кәгазьне әйләндереп карый-карый) Нинди әйбәт кәгазьгә язганнар... Шоп-шома! (укый) “Яңа ел га-ли-җә-нәп-лә-ре. Кыш бабай белән Кар кызы Татарстанның Түбән Кама шәһәре 33нче урта мәктәбендә узачак бәйрәм тантанасына җибәреләләр.”

Кыш бабай: Шәә-әп!

Кар кызы(кәгазьләрен букчага сала да кулларын чәбәкләп ала.) Искиткеч!

Кыш бабай: (кулындагы глобусны әйләндерә) Карый әле, кай тирәдә икән ул Түбән Кама? Тә-әк.(Икәүләшеп глобуска карыйлар).ӘҺ-ә, менә Та-тар-стан...Татарстан...Матур исем, әйеме?(Кар кызы “әйе” дигәнне белдереп башын кагып ала). ӘҺ-ә таптым! (бармагы белән глобуска төртә). Менә ул –Түбән Кама шәһәре!

Кар кызы: Борыным  сизә - бик матур шәһәр булырга тиеш .

Кыш бабай: (бармагын Кар кызының борыныны тидереп ала). Синең борының сизсә сизә инде! 

Кар кызы: Шаяртмале, кыш бабай.

Кыш бабай: Яле кызым, безнең серле тартманы ачып җибәр әле, карыйк, нинди шәһәр микән ул – Түбән Кама?(Ноутбукны ачып карый башлыйлар. Шәһәр турында слайдлар күрсәтелә.)

Кар кызы: Нинди матур шәһәр, искитекеч! 1965 нче елда нигез салынган икән, быел 45 яшен үткәргәннәр. Чулман елгасы ярына урнашканга исемен Түбән Кама дип кушканнар. Бабакай, карале, нинди төзек урамнары, матур парклары бар икән.Ә бу Изгеләр чишмәсе. Күз явын алырлык!

Кыш бабай: Кызым, ә без бара торган 33 нче мәктәп кай тирәдәрәк урнашты икән? Аны да күреп булмас микән?

Кар кызы: Була бабай, ник булмасын! Менә ул - инглиз телен тирәнтен өйрәнүле  33нче урта мәктәп.

Кыш бабай: Яле, яле, карыйк әле ул мәктәпне!

Кар кызы: Әлеге мәктәпкә 1997нче елда нигез салынган. 3 катлы, нинди матур, якты бина.  Монда 1750 бала белем ала. Башка фәннәр белән беррәттән инглиз теле тирәнтен өйрәнәләр. Буш вакытларында укучылар бәйрәмнәр, кичәләр уздыралар икән. Карале, бабакай, бигрәк матур рәсемнәр.

Кыш бабай: Бик күңелле булгандыр монда, әйдә, кызым, тизрәк юлга чыгыйк, бәйрәмгә соңга кала күрмик. Кузгалыйк. (Чыгып китәләр)

II пәрдә.

Мәктәп күренеше, коридор.Тәнәфес. Балалар шау-гор киләләр. Кыңгырау шалтырый, балалар дәресләргә таралалар. Дәресләр бара. Кыш бабай белән Кар кызы мәктәпкә керәләр, аларны беркем дә каршы алмый. Әкрен генә кабинет ишекләрен ачып карыйлар.

Кар кызы: Монда дәресләр бара икән әле. Күз салыйк эле, Бабакай.

Татар теле дәресе (татар теле слайды)

Укучы:

Дамир абый әйтеп тора,

Кабатлап бара Сара:

- Мин барам,

Син барасың,

Ул бара...

Кинәт Сара тутады да

Уңга, сулга карады:

- Аңламыйча калдым, абый,

Ә без кая барабыз?

Кар кызы: Бу татар теле дәресе булды.

Кыш бабай: Монда инглиз теле бара, әлеге мәктәптә инглиз телен тирәнтен өйрәнәләр  дигәннәр иде, болар бии-бии өйрәнәләр бит!(Бию. Инглиз полькасы башкарыла).

Кыш бабай: Бигрәк матур биеделәр.

Кар кызы: Әйе бабай. Әйдә рәсем дәресенә дә күз салыйк.

Рәсем дәресе (рәсем дәресе слайды)

Укучы:

Рәсем ясыйм ак кәгазьгә

Төсле буяулар белән:

Юлбарысны ясап куйдым

Төлке- куяннар белән.

Рәсемемдә тычкан белән

Аю бии бергәләп.

Бал кортлары очып йөри,

Канат җилпи күбәләк.

Мәтәлчек атып уйныйлар

Мәче, керпе, арыслан...

Ташбакалар, пыр туздырып,

Атлар белән ярыша.

Рәсемемдә кошлар сайрый,

Чикерткәләр сикерә.

Балык малайлары белән

Күлдә кәҗә су керә.

Үзе кадәр йөк күтәргән

Бер кырмыска малае.

Маймыл, аңа караган да,

Кашып тора маңгаен.

Үземне дә, дусларны да

Сыйдырдым мин рәсемгә:

Юан гәүдәле булса да,

Сыйды хәтта Рәсим дә!

...Ак кәгазьгә сыйган кадәр

Ясагачтын барсын да,

“Без-табигать баласы!”-дип

Яздым рәсем астына. 

Кар кызы: Бабам, күрәсеңме, тегендә балалар чаңгыга басканнар, физкультура дәресе бугай.

Физкультура дәресе (спорт залы слайды)

Укучы:

Һәр ял көнне тауда шуам,

Рәхәт шул чөнки анда.

Кем белә,бәлки, тиздән мин

Булырмын чемпион да.

Чемпион да булмам, бәлки,

Тик шуны яхшы беләм:

Сырхау һәрчак читтә йөри,

Дус булсаң чаңгы белән.

Күмәк бию башкарыла. Карнавал киемнәре кигән балалар Кыш бабай белән Кар кызын биюгә чакыралар.

Кыш бабай: О-О-О, күпме бала җыелган. Исәнмесез балалар! Яңа ел  белән сезне!

Укучы: Рәхмәт, Кыш бабай, Кар кызы. Әйдәгез, түрдән узыгыз, сез безнең кадерле кунакларыбыз.Хәзер бәйрәмебезне башлыйбыз.( Кыш бабай белән Кар кызы түргә кереп утыралар.)

Алып баручы:

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә:

Нинди гүзәл татар кызы!-

Күз тимәсен үзенә.

Камилә башкаруында җыр.

Алып баручы:

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә:

Нинди матур татар улы!-

Күз тимәсен үзенә.

Үзе тыйнак, үзе горур,

Хак сүз булыр әйткәне.

Яратыр газиз Ватанны,

Сөяр әткәй-әнкәйне!

Дәү булгач та шулай калыр-

Татар баласы булып.

Әйтерләр:

-Татар улы бу!

Диярләр:

-Татар улы!

Малайлар башкаруында татарча бию.

Кыш бабай: Бигрәк оста балалар булдыгыз әле сез. Мин дә буш кул белән килмәдем бит. Сезгә күчтәнәчләр, бүләкләр алып килдем. Хәзер мин табышмаклар әйтермен, җавабын белүчегә татлы бүләк. (Табышмаклар әйтә.)

Кыш бабай: Әллә нәрсә туңып киттем әле мин, сез дә өшеп утырасыз бугай. Әйдәгез җылынып алыйк әле, барыбыз да бастык, биеп алабыз. (Тамашачылар белән күмәк бию башкарыла).

Кар кызы: Арыдың бугай инде ,Кыш бабай,бераз ял итеп ял.

Кыш бабай: Әйе кызым, утырып торыйм әле бераз. Кая соң әле минем кар бөртекләрем, бер бөтерелеп алсыннар әле сәхнәдә.

Камилә башкаруында җыр. Кар бөртекләре бииләр, кунакларга бүләкләр өләшәләр.

Кыш бабай: Кадерле кунаклар, бәйрәм ничек кенә күңелле булса да миңа китәргә вакыт, мине башка балалар көтә.

Кар кызы: Исәнлек-саулык, уңышлар теләп без сезнең белән саубуллашабыз. Яңа еллар белән сезне!

 (Чыгып китәләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе. Бәхетле балачак.

"Праздник поэзии". Можно использовать как мероприятие, посвященное дню рождения великого поэта Г. Тукая....

Биктимернең балачак истәлеге. (5нче сыйныфта Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү)

Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән яңа теманы өйрәнү дәресләрен эчтәлеге һәм формасы ягыннан заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырырга тырышам. Еш кына эзләнү-тикшеренү алымын, компьютер прогр...

Балачак истәлекләре. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...

Роберт Миннуллин. Балачак истәлекләре. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...                  Дәрес-лекция          ...

Балачак үзе яз ул

5 нче сыйныфта татар теле дәресе...

Бәхетле балачак

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән "Бәхетле балачак" дип исемләнгән Хәйрия концерты сценариясе....

Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )

Сценарий эшкәртмәсе  “Балачак – бәхетле чак”  (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен  Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...