Г. Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясен анализлау.
план-конспект урока

 Г. Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясен анализлау.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре 16 нчы татар-инглиз гимназиясе туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гыйниятуллина А. Р. ның дәрес проекты

Тема:  Г. Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясен анализлау.

Сыйныф: 6 нчы сыйныф

Максат: - «Яхшылык» төшенчәсенең мәгънәсен аңлату; балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, нәтиҗә ясарга өйрәтү, иҗади фикерләүне тирәнәйтү; укучыларда әхлак сыйфатларын (яхшылык, кешелеклелек, шәфкатьлелек) тәрбияләү;

 - хикәяне анализлау өчен шартлар тудыру;

- әдәбият белеме терминнарын баету, төрле формалар кулланып, татар телендә эзлекле җөмләләр төзергә, аралашырга  өйрәтүне дәвам итү.

 

Бурычлар: - белем бирү максаты: хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар булдыру;

  • фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп  нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү;
  • тәрбия бирү максаты: максатыңа ирешү өчен дөрес юлдан барырга  кирәклегенә ышандыру.

Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: яшәү мәгънәсе дөрес яшәүдә икәнен аңларга өйрәнү.

 Метапредмет нәтиҗәләр:

- регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, образлар  эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу;

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, «дөрес яшәү» төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару;

- коммуникатив: «дөрес яшәү» турында төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

Предметара бәйләнешләр: биология, татар теле.

Эшне оештыру: төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр: тема, идея, дөрес яшәү проблемасы, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә.

 Җиһазлау:  кояш рәсеме, мультимедиа презентация, перфокарталар, индивидуаль бирем карталары, видеоролик.

Дәрес барышы:                                        

1.Оештыру - мотивлаштыру этабы.

Уңай психологик халәт тудыру

Укытучы:

- Хәерле көн, укучылар, исәнмесез!

- Исәнмесез, укытучы апа!

- Балалар, кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек!

- Яхшы, исән-сау булуыбызга шатланып, ап-ак карлы кыш көнендә әдәбият дәресебезне башлыйбыз.

- Укучылар, минем кулымда һәм слайдта без нәрсә күрәбез?

Укучылар: Кояш рәсеме

Укытучы: Кояш ни өчен кирәк?

 Укучылар: Кояш - яшәү чыганагы, яшәү мәгънәсе.

Укытучы:

-  Мин сезгә шундый бирем тәкъдим итәм:

- 1 төркем - сез үзегезне елга дип күз алдына китерегез, 2 төркем - ә сез үлән дип күз алдына китерегез. 3 төркем  сез - кешеләр.

Кояшка ничек дип эндәшерсез?

Укучылар:

1төркем:

  • Кояш, артык кыздырма, безнең суыбыз кибә...

2 төркем:

  • Кояш, артык кыздырма, без янабыз...

3 төркем:

  • Кояш, без синнән башка яши алмыйбыз...

Нәтиҗә чыгарыйк, бер үк әйбергә төрле мөнәсәбәт, шул ук вакытта кояштан башка тора алмыйбыз, ул - яшәү чыганагы.

  • Укучылар, әйтегез әле, без үсемлекләрнең кояшка эндәшүен кайсы әсәрдә күрдек?

Укучылар:

- Гали Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясендә.

- Димәк, дәреснең темасы нинди булыр?

Укучылар:

  • Гали Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясен анализларбыз.

Укытучы:

  • Теманы белдек, бурычларны билгелик (укытучы ярдәме белән бурычлар билгеләнә)

Бурычлар:

1. Автор Гали Рәхим, чор, хикәянең язылу вакыты турында белербез.

2. Тема, идея, проблеманы, каршылыкны  табарбыз.

3. Авторның сүрәтләү осталыгын күзәтербез.

Нәтиҗә чыгарырбыз.

Укытучы:

  • Балалар, автор турында ниләр беләбез? Хикәянең язылу вакытын кайсыбыз әйтер, тарихка күз салыйк.

Укучы:

  • 1913 нче елда Гали Рәхимнең күп хикәяләре басылып чыга, «Яз әкиятләре», «Эч пошканда», «Серле-серле әкият», «Хан мәчетендә». Бу елны Г.Тукай үлгән...

Укытучы:

  • Тарихка күз салыйк, бу нинди еллар булыр?

Укучылар:

  • Революциягә кадәрге еллар...

Укытучы:

  • Әйдәгез әле, әсәрнең эчтәлеген искә төшереп үтик. Өйдә әзерләнеп килергә кушкан идем.

Өй эшен тикшерү.

Әсәрдәге төп вакыйганы чылбыр буенча сөйләп чыгабыз.Берничә баланы тыңлыйбыз.

Укытучы:

  • Катнашучы  образларны табабыз.

Укучылар:

  • Канәфер агачы, эт эчәгесе, кояш, сандугач, чык, автор (кыскача гына эш-гамәлләре турында фикер алышабыз)

Төп образларны билгелибез.

Укучылар:

  • Канәфер агачы, эт эчәгесе

Китаптан 1 нче төркем - канәфер агачы турында язылганнарны табабыз, 2 нче төркем - эт эчәгесе турында язылганнарны табабыз һәм укырга әзерләнәбез.

(укучылар табып укый, фикер алышабыз)

Укытучы:

  • «Эт эчәгесе куркынып кына тишелеп чыкты, тирә-ягына карана башлады», автор ике сүз белән эт эчәгесен җанландырган да куйган. Әдәбиятта бу нинди алым булыр?

Укучылар:

  • Аллегория - читләтеп әйтү,фикерне ачыктан-ачык түгел, образның сыйфатлары ярдәмендә аңлату; киная белән сөйләү.

Өстәлдәге №1 кәгазъләрне алабыз һәм төп образларга чагыштырмача характеристика бирәбез (2 минут вакыт бирелә)

Чагыштырма характеристика

                                                     Охшаш яклары

Эт эчәгесе

Канәфер агачы

Үсемлек

үсемлек

Яшел төстә

Яшел төстә

Чәчәге бар

Хуш исле чәчәк ата

                                                     Аермалы яклары

Үрмәләп үсә

Турыга үсә

Башка үсемлекләр хисабыннана яши

Башка үсемлекләргә комачауламый

Алдый

Җимешләр бирә

Мәкерле

Ышана, алдана

Слайдта таблица белән җаваплар чагыштырыла һәм үзбәя куела.

Балалар, күңелле ял вакыты җитте. Бүген  кем үткәрә? ( музыка, слайд)

Укытучы:

-  Ә хәзер әсәрдәге конфликтны табабыз.

Укучылар: «Ә бервакыт эт эчәгесе мәкерле җан иясенә әверелә».

Конфликт:

Мәкер,  мәхәббәт, ышану.

Укытучы:

  • Кара елан шикелле борылып-сарылып, яшь Канәфер агачына таба үрмәли башлый. Автор нинди сурәтләү алымы кулланган?

Укучылар:

  • Чагыштыру, эт эчәгесен кара елан белән чагыштыра. Бу чагыштыру алымы.

Менә шунда каршылык башлана.

Укытучы:

  • Укучылар, хикәя чынлап та яз турында бара, эт эчәгесе шундый мәкерле үлән, чорнап алып башка үсемлекләрне юк итә, башкалар хисабына яши икәнен беләбез, җәй буе бакчада утап йөрибез.

Хикмәт нәрсәдә? Кем әйтер?

К.җ: автор табигатьтәге үсемлекләр мисалында кеше табигатен, характер сыйфатларын гәүдәләндерә, чагыштыра.

Укытучы:

  • Вакыйганы тормышка күчерик. Кешеләр тормышында да шуңа охшашлы хәлләр, фаҗигаләр була. Хәзер мин сезгә бер гыйбрәтле хәл күрсәтеп үтәм. Видеоролик күрсәтелә.

 Автор. Минем сезгә бер риваять сөйләп үтәсем килә. Көннәрдән-беркөнне әти кеше улына бер капчык кадак алып кайтып бирә. Малай аптырашта кала, чөнки гомерендә бер тапкыр да кадак какканы булмый. Әтисе улын чакырып ала.

Ата. Соңгы араларда холкың бик үзгәрде, улым, гел кычкырасың, каршы әйтәсең. Болай сөйләшәбез, ачуың килде исә, бакча ягына чыгасың да, киртәләргә кадак кагасың.

Автор. Малай ризалашты. Беркөн утыз җиде кадак бизәп торса коймаларны, ахыргы көннәрдә чүкеч рәхәтләнеп ял итте. Әтисе тагын улын чакырып алды.

Ата. Ә хәзер киресен эшлә, ачуың килдеме, кадакларны суырып ал.

Ул тагын кунде. Суырып алырга авыр икәнен белгәч, ачуын бөтенләй басарга өйрәнде. Ата кеше моны тагын үзенә дәште.

Ата. Менә, улым,  күрдеңме?! Суырып алган кадаклар урынында ямьсез булып тирән эзләр уелып калган. Койма ул – кешенең йөрәге. Кешене рәнҗетеп, аннан кичерүен сорасаң да, йөрәктә тирән яралар барыбер калачак.

Бу хәлләрдән гыйбрәт алып нәтиҗә ясагыз.

Автор безнең алга  ике төрле яшәү үрнәге тәкъдим итә:

                            Ничек яшәүне сайларга:

Кирәкле, файдалы булып, мәгънәле гомер кичерергәме? Ни өчен?

Әллә үзеңдә бернинди көч, ныклык һәм мөстәкыйльлек тоймыйча, аякка баса алмыйча, үрмәләп кенә яшәргәме? Ни өчен?

Зирәк укучы игътибар итәр: Канәфер агачы үз гомерен  саклап калыр өчен көрәшмәде  бит, дөрес эшләмәде дияр. Һәм хаклы булыр.

Тагын бер фикер калкып чыга:

Табигатьтәге кебек үк тормышта да мәкер-явызлык, вакытлыча булса да, җиңүгә ирешергә мөмкин. Мондый хәлләр булу ихтималын белеп, актив яшәргә, үзеңдә кире сыйфат, күренешләр белән көрәшерлек  акыл, белем, көч тупларга кирәк.

Үзбәя.

Индивидуаль эш (өстәлләрдә №3 битләрне алабыз һәм язабыз)

1.Белемле булу өчен мин нишлим...

2.Акыллы булу өчен мин нишлим...

3.Көчле булу өчн мин нишлим...

Фикерләр тыңлана.

Үзбәя куела.

Укытучы:

  • Укучылар, алдагы дәресләрдә үткән Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе атның үлеме белән тәмамлана. Монда да автор «Ул үлде...» дигән җөмләне куйган.

Ике язучы да яшәү белән үлем турында төрле мисал китереп, төрле яктан килеп, тормыш дигән чиксез бай, матур һәм катлаулы да булган күренеш турында уйландыралар.

Язучыларыбыз милләтне яратуларын әсәрләрендә күрсәтә алганнары өчен безнең күңелләрдә мәңге яшәсен!

Рефлексия, бәяләү  – Бүген дәрестә нинди темага сөйләштек? (Яшәү мәгънәсе, яхшылык, игелек эшләү турында). Нинди уку максаты өстендә эшләдек? Ә командада ничек эшләдек? Нинди нәтиҗәгә килдек? Үзбәя кую. Тактада – агач рәсеме. Кем барын да аңладым, белдем, иптәшемә аңлата алам ди, исемен язып, кызыл алмалар ябыштыра; кем эле аңлап җиткермәгән, яшел алмалар ябыштыра.

Өй эше:

1. «Минем максатларым» дигән темага хикәя язып килергә.

2. Тәртип сүзенең һәр хәрефенә туры килүче сыйфатлар язарга.

3. Канәфернең файдасы турында сөйләргә.

Бүгенге дәрес тәмам, сау булыгыз, балалар!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Охшаш яклары Эт эчәгесе Канәфер агачы үсемлек үсемлек Яшел төстә Яшел төстә Чәчәге бар Хуш исле чәчәк ата Аермалы яклары Үрмәләп үсә Турыга үсә Башка үсемлекләр хисабына яши Башка үсемлекләргә комачауламый Алдый Җимешләр бирә Мәкерле Ышана,алдана

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәресне анализлау.

Дәрес анализлауныңигътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегендә, эшенә үзанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрәгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк....

Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен анализлау

Анализ произведения Г.Тукая "Коза и баран"...

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен анализлау

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен анализлауМаксат:  1.Әсәргә анализ ясап, башка образларга мөнәсәбәттә Әхмәдулла образын ачу, образлар арасындагы бәйләнешләр һәм символлар аша әсәрнең эчтәлеген...

Татар халык әкиятләре һәм аларның төрләре. Әкиятләрнең төзелеше.

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;2. Әкиятләрне ...

Шәриф Камалның "Буранда" хикәясен анализлау

Шәриф Камалның "Буранда" хикәясе буенча презентация...