Туган (татар) телен өйрәнүдә продуктив методиканы проект аша куллану
проект (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)

Акашина Ниля Мухамедовна

Нинди өлкәдә эш башкаруына  карамастан, социаль актив кешегә замана һөнәри осталык хезмәтендә башкаруда аерым таләпләр куя. Шуңа күрә безгә төрле шартларда үзара эшчәнлеккә, иҗади эш тәҗрибәсен үзләштерергә, уйланылган фикерне тәмамларга, иң кыю хыялларны тормышка ашырырга өйрәнергә кирәк. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда кулланылган түбәндәге продуктив эш алымнары (проект эшчәнлеге), беренче чиратта, нәкъ  менә шундый мөмкинлекләр бирә.

Проект эшчәнлегенең  әлеге продуктив формасы телне өйрәнгәндә материалны актив үзләштерергә, сүзгә, сөйләм һәм  язма телгә игътибарлы булуны арттыра.

Проектлар методы /грек теленнән “эзләнү юлы” төшенчәсен аңлата/ - укыту-тәрбия барышында уку процессын оештыру  моделе. Ул  укучы шәхесенең  ихтыяр көчен, иҗади, интеллектуаль һәм физик мөмкинлекләрен  тормышка  ашыруга юнәлдерелгән ысулларның берсе.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Туган (татар) телен өйрәнүдә продуктив методиканы

проект аша куллану

Акашина Ниля   Мөхәммәт кызы,

Казан шәһәре Яңа Савин  районы “Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”нең  милли укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Өйрәнү иҗади проекты - субъектив яки күләмле яңалыкка ия булган материал. Ул, укытучы, тикшерүче киңәше астында эшләнгән идеядән алып,    аны гамәлгә ашырганга кадәр мөстәкыйль башкарыла.

Проект нигезендә ниндидер проблема ята. Аны хәл итү өчен укучылардан  төрле фәннәрдән белемле, мәгълүматлы  булу таләп ителә. Моннан тыш укучылар, интеллектуаль һәм коммуникатив осталыкка, иҗади фикерләүгә дә ия  булырга тиеш (текст белән эшли белү, төп фикерне аеру, чит телдәге текст буенча мәгълүмат туплау,  аны  анализлау, нәтиҗә чыгару, төрле белешмә материаллар белән эшли белү осталыгы).

        Коммуникатив белемле,  ягъни аралашу осталыгына ия булу өчен  үзеңнең әңгәмәдәшеңне ишетә һәм тыңлый белү,  аның белән уртак тел табу, үз фикереңне аңлаешлы әйтә белү һәм әңгәмә үткәрә белү кирәк. Димәк, проект методын дөрес башкару өчен әзерлек сорала.

 Шундый әзерлек эше системалы һәм даими проект эше белән    параллель үткәрелергә тиеш.

Әлбәттә, тулаем алганда, дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларны уздырганда мәктәпләрдә, гимназияләрдә проект эшчәнлеген кулланырга була. Бу ысулны белем бирүнең төрле баскычларында, шулай ук, башлангыч сыйныфлар да кулланырга мөмкин.  Эш шунда, проблеманы сайлаганда, билгеле чишү чараларын таләп итүчене табарга кирәк.

Проект структуралары  һәм аны үткәрү этаплары:

1. Тема буенча фикер алышачак ситуацияне күз алдына китерү өчен бер яки    берничә проблеманы күтәрү;

2. Куелган проблема буенча гипотеза нәтиҗәсен чыгару “акылны яулау”, һәр гипотеза буенча фикерләшү һәм аны ачыклау;

3. Төркемнәрдә кабул ителгән гипотеза буенча, тикшерү алымнары аша, фикер алышу;

4. Төркемнәрдә гипотезаны исбатлау (яки каршы аргументлар), дәлилләр эзләү эше;

5. Проектны яклау (проблеманы чишү гипотезасы);

6. Яңа проблемалар күтәрү.

Иң мөһиме - программа темасы буенча укучылар эш процессында башкарачак проблеманы формалаштыру.

Проектлар типларга бүленә һәм аларның гомумдидактик типларына тукталыйк.

Проектның типологик билгеләре:

1. Проект төрләре: эзләнү, иҗади, уен, информация бирү, практик - ориентир һ. б.

2. Фәнгә караган өлкә: монопроект (белемнең бер өлкәсе буенча гына һәм фәнара проект);

3. Проектның координация характеры (бер мәктәп, сыйныф, шәһәр, регион, ил, дөньяның төрле илләрдән килгән катнашучылар арасында), эчке яки халыкара;

4. Проектта катнашучылар саны (шәхси, парлап, төркемләп);

5. Үткәрү вакыты (кыска вакытлы, уртача дәвамлы).

Проект - нәрсә ул ? 

        Проект төрле алымнар, күнекмәләр, иҗадилык таләп итүче эшчәнлек. Аның игътибар үзәгендә тел максатларына ирешү, лингвистик мәсьәләләр  чишү генә түгел, ә аерым фәнни темалар буенча эзләнү тора.  Теманы һәм  аны башкару юлларын сайлаганда укучыларның роле бик зур. Алар барлык белемнәрен һәм үзара хезмәттәшлек юлларын уртак максатка   ирешүгә юнәлдерәләр, нәтиҗәдә, проект эше татар теле  буенча   табигый контекстка алынган белемнәрне тормышка ашырырга   мөмкинлек бирә.

Укучылар төрле   проект формаларын башкаралар: кыска вакытлы,    берничә атнага һәм берничә елга сузылган төркем яки   индивидуаль башкарыла торган проектлар булырга мөмкин.

Татар теле һәм   әдәбияты   буенча проектлар   берничә  төргә бүленә:

 - мәгълүмат туплау һәм эзләнү проектлары;

 - күзәтү   ясау  проекты;

 - стена газеталары чыгару проекты;

 - оештыру-чыгышлар әзерләү проектлары (конкурс “Уйлап   тап һәм сыйныфта үткәр!”), (яңа герой уйлап тап һәм аның    катнашында сценарий төзе).

Проект эше шуның белән әһәмиятле: эшне  башкарганда укучылар үзара иҗади якынаялар һәм, аралашып, үзара хезмәттәшлек итәләр.

        Әйтергә кирәк, проект эше ул - ярыш түгел, ә - хезмәттәшлек. Проектның  тәмамланган   нәтиҗәсе югары билгене алыштыра, ә укытучының  хуплавы - уңыш   чарасы кебек. Проектны язганда төп  рольне күнекмәләр   уйный.

             Татар теле буенча   проект эшендә отышлы күнекмәләр:

- тормыш белән бәйләнеш;

-проект мөмкинлекләре төрле булган   укучыларга бергә хезмәт итәргә булышу: рәсем ясарга, фото төшерергә, комьютер күнекмәләренә өйрәнү;

-пөхтәлеккә өйрәтү;

-укучының татар теле буенча белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллана алуда ышаныч бирү;

- укучыларга көндәлек сыйныф ыгы-зыгысыннан арынырга ярдәм итү.

Проект эшен башкаруда укытучының   роле:  

- укытуда   яңа   стиль куллану теләге;

-укучыга үзенең көченә ышаныч  уяту, максатка ирешү теләге уяту;

- хаталарны төзәтү;

- укытучы - ярдәмче;

-укытучы - күргәзмәләр оештыручы.

Проект эшчәнлеген куллануда татар теле кафедрасы укытучылары  

тәкъдим иткән  темалар: 

“Төрле  халыкларның бәйрәмнәре һәм уеннары”, “Уку хезмәте”, “Сәламәт тормыш”,  “Әкиятләр”,  “Кеше   һәм шөгыльләр”, “Аралашу культурасы”, “Татарларның милли сәнгате”  һәм башкалар.

 Проект төрләре:

  • Эзләнү проекты укучыны иҗади эзләнергә һәм проблеманы чишәргә юнәлдерә.
  • Рольле-уенлы проектта структура күзаллана һәм эшнең ахырына кадәр ачык  булып кала. Проектның эчтәлегенә һәм характерына туры килгән рольдә укучылар үзләрененең иҗади сәләтләрен күрсәтәләр. Әдәби яки уйлап чыгарылган герой булырга мөмкин. Социаль яки эшлекле мөнәсәбәттәге рольләрне кабатлау. Иҗат дәрәҗәсе  югары булу.
  • Мәгълүмати проект төре мәгълүмат белән эшләргә юнәлдерелгән. Төгәл мәгълүмат белән танышу, аны анализлау һәм киң аудиторияләрдә нәтиҗә ясау.
  • Телекоммуникацион өйрәтү проекты бар проект төрләрен дә үз эченә      кертә. Бу проект төрле фәннәр арасында үткәрелә.
  • Предметара проект берничә предметка үзара бәйле.

 Проектка таләпләр:

- Титул (тышкы) бите (мәктәп исеме, сыйныфы, автор, проектның исеме, елы);

- Эчтәлек (проектның исеме, төп өлешләре);

- Эпиграф;

- Төп өлеш;

- Йомгаклау (нәтиҗә);

- Библиография;

- Проект авторлары турында мәгълүмат;

- Өстәмә (приложение)

Төре

Үзенчәлеге

Тикшерү булып торамы

Мәгълүмати- рефератив

Берничә чыганак буенча ниндидер проблеманы тирән яктырту

Тикшерү булып тора

Рефератив- проблемалы

Фәндә чагылдырылган, билгеле нәтиҗәсе булган эксперимент үтәү

Иллюстратив характерда

Табигәтне сурәтләү

Ниндидер күренеш сурәтләү һәм күзәтү. Аермалы ягы

Фәнни яңалык элементы булырга мөмкин

Тикшеренү

Методиканың фәнни күзаллаудан чыгып эшләнелгән эшләр, шушы методикага нигезләнеп

эксперименталь материал булдырыла һәм, шуңа нигезләнеп, тикшерүнең характеры турында нәтиҗә һәм анализ ясала

Тикшерү ысулы нәтиҗәнең билгесез булуын да бирергә мөмкин

Уку проектына таләпләр: 

      - мәгълүматны заманча бирү югары бәяләнә;

 -  эш бастырылган, дискетта, авторның исеме, проектның исеме белән тапшырыла;

 - проект гадәти дизайн кагыйдәләренә туры китерелеп башкарыла;

      - проект укучының көченә (белеменә) яраклашкан булырга тиеш;

   - ата-аналар проектның максатларын һәм бурычларын белергә тиеш.             Проектны берничә укучы башкарган булса, һәр баланың проектка керткән хезмәтен төгәл бәяләү. Һәр бала башкарган эше өчен аерым билге ала.

Эзләнү эшчәнлеген оештыру

Сентябрь 

  • Тема сайлау
  • Таләпләр белән танышу
  • Җитәкче сайлау
  • Теория дәресе, аерым консультация алу

Октябрь 

  •  Фәнни әдәбият өйрәнү
  • Куелган проблема буенча материал туплау
  • Эзләнү планы төзү

Ноябрь – гыйнвар 

  • Тема буенча материал туплау
  • Теория һәм гамәли дәресләр

Февраль 

  •  Материалны билгеле бер тәртипкә китерү, эшне туплау

Март 

  • Материалларны туплау эшен тәмамлау
  • Эзләнү эшенә рецензия язу

Апрель

  •  Иҗади эшне яклау

Май 

  • Башкарган эшкә утырышта нәтиҗә ясау

Проект  үтәүнең индивидуаль графигы

 №

Этаплары

Үтәү

Чикләре

Искәрмә

1

Тема сайлау

2

Библиография төзү

3

Төп әдәбият белән танышу

4

Чыганаклар белән танышу

5

Кереш өлеш

һәм планның проектын төзү

6

Эш проектын өйрәнү

7

Чыганакларны өйрәнү

8

Кулланылачак әдәбиятны өйрәнү

9

План һәм кереш өлеш буенча эш

10

Текстның 1 нче варианты

Проектның төрләре

  • Докладлар;
  • Читтән торып экскурсияләр;
  • Видеофильм;
  • Әңгәмә-интервью;
  • Хикәя җыентыкларының битләре буенча сәяхәт һәм башкалар;
  • Композицияләр, бәйгеләр, викториналар, рекламалы хикәя һ.б. киң массалы тематик уеннар;
  • Рәсемле стендлар;
  • Үрнәк (модель);
  • Тематик җыентыклар;
  •  Бюллетень, газета, альманах;
  • Телдән журналлар.

Проектның тәэмин ителеше

  • Белгечләр һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар;
  • Музей экспонатлары һәм архив белән эш;
  • Югары сыйныф укучыларын киңәш бирүче  (консультант) буларак эшкә тарту;
  • Мәгълүмати үзәк мөмкинлекләрен куллану;
  • Библиографик белешмәләрне кулга төшерү;
  • Укучыларның укытучы белән актив, бердәм диалогик сөйләшүләре.

Эзләнү

  • Проблеманы анализлау, эзләү;
  • Проект темасын  сайлау;
  • Проект эшен этаплап планлаштыру;
  • Проект темасы буенча информация җыю, өйрәнү, эшкәртү.

Төзү (конструкторлаштыру)

   *  Проект бурычларын чишүдә оптималь чишелеш эзләү;

   *  Конструктив технологик документлар төзү.

Техник эш

  • Проектны практик тормышка ашыру, кирәкле материал туплау;
  • Планлаштырылган эшне үтәү;
  • Көндәлек тикшерү;
  • Конструкциягә кирәгенчә үзгәрешләр кертү;

Тәмамлау

  • Проектны үтәү сыйфатын бәяләү;
  • Проектны үтәү нәтиҗәләренә анализ;
  • Нәтиҗәләрне куллану мөмкинлеген өйрәнү (күргәзмә).

Иҗади проектны үтәү тәртибе

  • Проблема кую;
  • Идеяне ачыклау, эзләнү;
  • Проект темасын нигезләү;
  • Проект объектын эзләү;
  • Идеяне киңәйтү;
  • Планлаштыру;
  • Әзерләнгәннәрне оештыру, туплау;
  • Экологик-икътисадый ягын нигезләү;
  • Нәтиҗә чыгару;
  • Проектны яклау.

Белешмә

Төркемдә ничек эшләргә:

  • Кызыксынулары буенча төркемнәргә берләшү;
  • Җитәкче сайлау (өлкән төркемнән);
  • Төрле рольдәге эшчәнлек булдыру;
  • Билгеләнгән вакытта биремне үтәү;
  • Үзара булышу;
  • Таләпчән һәм  дөрес булу;
  • Фикерләрне бирүдә мөстәкыйльлек һәм  тигезлек сакла.

Искәрмә

      Проектны эшләүдә, аның катлаулыгына карап, укучылар  саны төрле булырга мөмкин:

  • бердән алып (индивидуаль проект);
  • бер сыйныфтан берничә укучы;
  • башка мәктәпләрдән, оешмалардан, төрле класслардан, төрле яшьтәге  зур иҗади коллективларга кадәр.

     Проектны башта автор үзе бәяли, соңыннан билгеләп куелган жюри.  Ул укучылардан һәм  укытучылардан тора. Шул рәвешле, автор, коллективның объектив билгесен ала.

Проект темасын   сайлаганда игътибар итәргә

  • Проектка индивидуаль кызыксыну уяту;
  • Аның социаль әһәмияте;
  • Акыл һәм практик эшләрнең нәтиҗәләре.

     - Эш барышында үзең, дусларың, якыннарың, тирә-юньдәге кешеләр    нинди авырлыклар белән очраштың?

- Үзеңә, тирә-юньдәгеләргә ничек булыша аласың?

- Нинди күнекмәләр  һәм осталыклар  үстерергә телисең?

проектның сыйфат дәрәҗәсе

1. Сайланган теманы аргументлаштыру, нигезләү, практик юнәлеше эшенең мәгънәлелеге, кирәклеге;

2. Эшкәртмәләрнең күләме, тулылыгы, проектны үзләштерүдә мөстәкыйльлек, төгәлләнгәнлек, хәзерлек;

3. Цитаталарның, бибилиографиянең тулылыгы, тәкъдим ителгән чишелешне аргументлаштыру;

4. Теманың   оригинальлеге, иҗат дәрәҗәсе, проектны күз алдына китерү, тормышка ашыру;

5. Аңлатма язуының  сыйфаты, бизәлешенең стандарт таләпләргә тәңгәл килүе, текстның төзелеше, рецензиясенең тулылыгы.

6. Проектның сыйфаты, оригинальлеге.

Өлкән төркемнәр өчен белешмә

1.  Төркем белән  җитәкчелекне оештыру;

2. Төркемдәге катнашучыларның  кызыксынуларына, мөмкинлекләренә, сәләтләренә карап биремнәрне билгеләү;

3. Биремнәрне үтәгәндә иптәшләреңә булышу;
4. Аерым эшкә нәтиҗә ясау;

5. Һәр группа әгъзасының   эшчәнлеген бәяләү.

Проблема   эзләү

     Проектны нигезләү, бурычлары:

  • Кем?
  • Нәрсә?
  • Тема  исеме?
  • Ни өчен?
  • Кайчан?
  • Кайда?
  • Проектның төп бурычлары.

Тема буенча  белешмә

1. Идеянең синтезы һәм анализы;

2. Барлык идеяләрне сурәтләү, вариантлар (язарга, ясарга);

3. Проектны эшләгәндә төрле вариантлар булдыру: а) чиста кәгазь бите алырга;   б) аңа барлык идеяләрне язарга (фразалар, аерым сүзләр):

- проект тарихы;

- сәнгатьчә  эшләнеше;

- проектның эскизы;

- күрсәтмә сызымын әзерләү.

4. Кимчелекләргә һәм уңай якларга анализ ясау.

Проектны яклау һәм билгеләр критериясе

Тәкъдим ителгән карарларның актуальлеге һәм яңалыгы, теманың катлаулылыгы

5 балл

Эшкәртмәләрнең күләме һәм тәкъдим ителгән киңәшләрнең исәбе

5 балл

Чынбарлык һәм практик кыйммәтлелеге

10 балл

Эшне тәкъдим итә белү, тыңлаучыны кызыксындыру

10 балл

Сорауга җавапны аргументлаштыру

5 балл

Тышкы күренешен эшләү

5 балл

                     Барлыгы

40 балл

Эш үтәлешен дәрәҗәләрдә(%) күрсәтү, бәяләү

90%-100%- югары дәрәҗәдә үтәлгән (36-40 балл)

75%-89%- яхшы дәрәҗәдә үтәлгән (30-35 балл)

60%- 74%- уртача дәрәҗәдә үтәлгән (24-29 балл)

                Укучыларның проект үтәүдә укытучының   функциясе

* Проект сайлауда булышу;

* Укучыларның эш барышына күзәтү ясау;

* Аерым укучыларга булышу һәм  уку-укыту эшчәнлеген стимуллаштыру;

* Сыйныфта эшчәнлек атмосферасын даими күздә тоту;

* Һәр этапта уку-укыту эшчәнлеген бәяләү;

* Укучылар хезмәтен нормалаштыру;

            * Аерым укучыларның яки төркемнәрнең эшләрен гомумиләштерү һәм анализлау.

Проектның эзләнү этабында укытучы эшчәнлеге

* Проблема тудыру;

* Таныштыру: а) проектларны эчтәлекләре буенча классификацияләү;

                          б) проектны эшләгәндә кирәкле белем.

* Проект темаларын тәкъдим итү;

          * Аңлату:         а) проектның төп таләпләре;

                          б) эшләү технологиясе;

                          в) билге критерийлары.

Нәтиҗәләрне йомгаклау

* Документларны әзерләү  һәм яклау;

* Проектның яхшы һәм начар якларына үзанализ;

* Нәтиҗәләргә үзанализ;

Сорауга җавап бир

* Планлаштырылган эшләр  барысы да эшләнгәнме?

* Проект  килеп чыктымы?

* Автор аның   белән канәгатьме?

* Нәрсәнедер үзгәртергә  телисеңме?

Нәтиҗәләр ясау

* Документлар яклауга   әзерләү;

* Проектның җитешсезлекләренә һәм яхшы якларына үзанализ;

* Нәтиҗәләргә үз бәя бирү.

 Иҗади проект эшләү этаплары

 Эзләнүле

1. Проблеманы анализлау, эзләү;

2. Проект темасын сайлау;

3. Проект эшен этаплап  планлаштыру;

4. Проект   темасы буенча мәгълүмат  җыю, өйрәнү, эшкәртү.

Төзү (конструкторлаштыру)

1.  Проект бурычларын  чишүдә оптималь чишелешне күрсәтү;

2. Эзләү (конструкторшалтыру вариантларының таләпләрен күздә тотып тикшерү);

3.  Конструкторлы технология документлар төзү.

Тәмамлау

1. Проектны үтәү   сыйфатын бәяләү;

2. Проектны үтәү  нәтиҗәләренә анализ;

3. Нәтиҗәләрне куллану  мөмкинлеген өйрәнү /күргәзмә/.

Туган (татар) теле һәм әдәбиятыннан

 иҗади эш эшләгәндә тәкъдим ителгән темалар исемлеге

8 нче сыйныф укучылары өчен

Темалар

Эш төре

Татар халык авыз иҗаты үзенчәлеге

Реферат, текстка анализ

Татар театры бүген һәм иртәгә

Реферат, мәкаләләргә чагыштырма анализ

Г. Ахуновның “Идел кызы” әсәренә сценарий

Эзләнү элементлары     белән эшләү

“Каз өмәсе”, “Сабантуй”бәйрәмнәренә сценарийлар

Эзләнү элементлары

Г. Мөхәммәдиев һәм Г. Исхакыйның әдәби эшчәнлекләре

Фәнни тикшеренү

Г. Бәшировның “Туган ягым яшел бишек” романында табигать бирелеше

Реферат, текстка анализ

М.Җәлил,Ш.Галиев шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итү

Тәрҗемә, стиле буенча  тикшерү

Г. Камал исемендәге

 татар театрының туу тарихы

Экскурсия

9 нчы сыйныфлар өчен

Темалар

Эш төре

Ш. Камал әсәрләрендә бәхет темасы

Реферат

Драматургия үсешендә Г. Исхакый роле

Стенгазетага мәкалә

“Сөмбелә”, “Нәүрүз” бәйрәмнәренә сценарий язу

Эзләнү элементлары

Ш. Хөсәенов “Әни килде” әсәренә рецензия

Рецензия

30 еллар әдәбиятында X. Такташ керткән яңалык /яңа стиль/

Эзләнү элементлары белән эшләү

X. Такташның “Мокамай” поэмасына тулы анализ

Реферат

Сөембикә турында риваятьләр

Хәбәр итү

Г. Исхакыйның “Җан Баевич” комедиясендәге проблемалар

Тәнкыйть мәкаләләре белән эшләү

10нчы сыйныфлар өчен

Темалар

Эш төре

Казанның ханбикәләре. Беренче хатын-кызлар турында

Мәкаләләрне өйрәнү, тикшерү

Г.Тукай әсәрләрендә табигать сурәтләнеше

Тикшерү, реферат

Шигырьләрнең рус теленнән татар теленә тәрҗемәсе

Тәрҗемә

Туган як темасына инша

Инша

Сүзнең төзелеш ягыннан анализы

Тикшерү

Г.Кандалый иҗатына хас сыйфатлар

Мәкаләләрне өйрәнү

Рус һәм татар әкиятләренә чагыштырма тасвирлама

Тикшерү элементлары

Һ.Такташ иҗатында яшьләр, гаилә һәм мәхәббәт мәсьәләләре

Реферат

Х. Туфан поэмаларында хатын-кыз образы

Реферат

Ф.Кәрим поэзиясендә лирик геройның сугыш елларындагы кичерешләре

Тикшерү,  мәкаләләрне өйрәнү

11нче сыйныфлар өчен

Темалар

Эш төре

М. Горький “Мать”, И.Гази “Язгы җилләр” әсәрләрендә темаларның бирелеше

Реферат

Татар әдәбиятында авыл прозасының бирелеше

Мәкаләләр, хикәя

Татар әдәбиятында сугыш прозасы

Эзләнү

Мәкаләгә рецензия язу

Рецензия, бәяләмә

Спектакльгә бәяләмә

Бәяләмә

Г. Ибраһимовның “Адәмнәр” повестендә 1921елгы ачлыкның сурәтләнүе

Реферат

Һ.Такташ иҗатында яшьләр, гаилә, мәхәббәт проблемасы

Реферат

М. Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклында шагыйрь образы

Эзләнү

Нәтиҗәләрне йомгаклау

1. Документларны әзерләү  һәм яклау;

2. Проектның яхшы һәм начар якларына үзанализ;

3. Нәтиҗәләргә үзанализ.

Кулланылган әдәбият:

1. Мусин Ф. М., Юсупов Р. А. “Общеобразовательная программа для учащихся татар”,  1998г., МНиО РТ.

2. Сафиуллина Ф. С. “Общеобразовательная программа для русскоязычных учащихся”, 1999 г.,  МНиО РТ.

3. Волков И.П. “Приобщение школьников к творчеству” - М.; Просвещение, 2013.

4. Полат Е. С. “Обучение в сотрудничестве” журнал “Иностранные языки в школе”,  2014, №1, стр. 3-10.

5.  Самородский П. С.  “Основы разработки творческих проектов” Книга для учителей технологии и предпринимательства.  Брянск, 2015.

6.  Журнал “Народное образование”, №7, 2017, стр. 151-157.

7.  Журнал “Фән һәм мәктәп”, № 1-2, 2011,106 бит.

8. Асадуллин А. С. Учебник для 8 класса “Татар теле”, К., 2014.

9. Асадуллин А. С. Учебник для 9 класса “Татар теле”, К., 2015.

10. Сафиуллина Ф. С. Учебник 10 класса “Татар теле”,  К., 2010.

11. Сафиуллина Ф. С. Учебник 11 класса “Татар теле”,   К., 2010.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган (татар) теленнән эш программасы (5-11 класслар)

2019-2020 нче уку елы өчен 5-9, 11 нче сыйныфларда  туган (татар) тел һәм әдәбиятыннан  эш программасы....

Туган ( татар) телен өйрәнүдә продуктив методикасын проект аша куллану

—. Тема буенча фикер алышачак ситуацияне күз алдына китерү өчен бер яки    берничә проблеманы күтәрү;—2. Куелган проблема буенча гипотеза нәтиҗәсен чыгару “акылны яулау”, һә...

Туган (татар) теленнән арадаш аттестация

7нче сыйныф өчен туган (татар) теленнән арадаш аттестация биремнәре...