Муса Җәлилгә багышланган бәйрәм
план-конспект занятия (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйгесе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйгесе. | 33.03 КБ |
Предварительный просмотр:
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйгесе.
1 нче алып баручы: Бүгенге кичә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышлана.
Февраль ае – халкыбызга Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә, февраль – Җәлил ае һәм җәлилчеләр ае. “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени”,- дип язган була Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә бик тә туры килә.
2 нче алып баручы: (презентация күрсәтелә)
Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, алтынчы бала булып дөньяга килә. Мусаның әнисе Рәхимә, әтисе Мостафа исемле була. Рәхимә апа шигьри күңелле кеше була. Ул шигырьләр, җырлар чыгара.
Муса Җәлил алты яшьтән үк укырга керә. Бәләкәй чактан ук бик зирәк, сәләтле була, рәсем ясарга ярата. Беренче шигырен ул тугыз яшендә яза (1915). “Хөсәния” мәдрәсәсендә укыганда стена газетасы чыгара, мәктәп журналында хикәя, шигырьләрен бастыра.
Безнең мәктәп укучылары да Муса Җәлилнең бик күп шигырьләрен беләләр. Шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырләре дә күп. Шундыйларның берсе “Гөлләр” шигыре.
-Сөйли Хамитова Ильсия “Гөлләр” шигырен сөйли.
“ Куркак куян”, “Җилләр” “Күке” шигырьләрен
Укып үсте күпме балалар ?
Укыган саен, язган шагыйрен дә
Яраттыра икән шул алар.
Муса Җәлилнең тагын бер балалар өчен язылган шигырен тыңлап үтик. Сөйли Гумерова Сафия “”Җилләр”
1 нче алып баручы: Шагыйрь фронтта.(Левитан тавышы яңгырый)
Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк М.Җәлил сугышка китә. Ул кызы Чулпанга “... җиңгәч мин өйгә кайтырмын. Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез. Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен”дип хат яза. Ләкин аңа кайтырга насыйп булмый.Муса Җәлилнең кызына багышлап язган шигыренең берсен сөйли Хаярова Алсу “Дочери»
2 нче алып баручы. Сугышның беренче көннәреннән үк Муса фашистларга каршы корал һәм каләм белән көрәшен башлый. Аның сугыш тематикасына багышланган
“ Дошманга каршы”, “Артиллерист анты” җыентыкларында җырлар, патриотик шигырьләр туплана. Шагыйрьнең һәрбер шигырендә Туган илгә, Ватанга мәхәббәт, якыннарга карата җылы хисләр чагыла. Бу хисләр татар, рус телләре аша гына түгел, чит телләр аша да җиткерелә.
Инглиз телендәге шигырен башкара Гилмутдинова Камилә
1 нче алып баручы. “Җырларым” шигырен автор 1943 нче елның 26 нчы ноябрендә язган. Әлеге шигырен ул үзенең бөтен иҗат һәм тормыш юлын йомгаклый торган шигырь дип санаган. Андре Тимермманска тапшырган дәфтәрендә Җәлил аны беренче шигырь итеп урнаштырган. Бу шигырь белән ул иленә һәм халкына биргән изге анты үтәлү турында соңгы минутларында шигъри рапорт бирә.
«Җырларым» шигыре сөйли Гумерова Зарина
2 нче алып баручы. “Моабит дәфтәрләре” турында кыскача мәгълүмат.(1 нче презент.9 слайд)
Менә бу китап шагыйрьнең Моабит төрмәсендә булганда язган шигырьләреннән тора. Муса Җәлил шигырьләрен нинди кәгазь кисәге тапса, шуңа язган. Шагыйрьнең үлем сәгатен көткәндә дә җанны иркәләрлек шигырьләр язуы бер батырлык булса, ул шигырьләрне үз илеңә кайтару – икенче батырлык. Бергә тоткынлыкта булган иптәшләре М.Җәлилнең шигырьләрен туган илгә кайтарып җиткерә ала. Аларны бөтен дөнья белә. М.Җәлилнең ике “Моабит дәфтәрләре” туган илгә кайтты. Анда 93 шигырь бар. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенчесендә 33 шигырь. Ул дәфтәрләр хәзерге вакытта Татарстан дәүләт музеена тапшырылган. Беренче дәфтәрне Габбас Шәрипов, икенче дәфтәрне чит ил кешесе Андре Тимерманс төрмәдән алып чыгып безнең илгә тапшыра.
1956 елны М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул “Моабит дәфтәрләре” өчен 1957 елны Ленин премиясе белән бүләкләнә. Муса Җәлил – иң югары дәрәҗәдәге шушы ике дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер шагыйрь. 1934 елда Җәлил шигырьләре рус телендә дә аерым китап булып басыла.
Мәгълүм булганча, М.Җәлил әсәрләре бүгенге көндә илле дүрт телдә басылып чыккан. Әхәзер, “Моабит дәфтәрләре” циклына кергән кайбер шигырьләрен рус һәм инглиз телендә сөйләп үтәрбез.
Җәлил бер шигырендә “ Соңгы җырым палач балтасына, башны тоткан килеш языла” - ди. Менә шул шигырне Тупикова Сөмбел татарча, Захарова Елизавета русча, ә Султанов Самат инглиз телендә сөйләп үтерләр “Последняя песня”, “Соңгы җыр”.
1 нче алып баручы- Шагыйрь М. Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады.
Аның бөтен тормышы – героик тормыш ул. М. Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. Бу образлар, сыйфатлар аның һәрбер шигырендә диярлек чагылыш таба. Мондый хисләр белән сугарылган шигырьләр, әлбәттә, инде барысы да сугыш чорында иҗат ителгәннәр.
Фаткуллова Рузилә башкаруында “Кызыл ромашка”
2 нче алып баручы: Сез Муса Җәлил шигырьләрен беләсезме икән? Мин аның шигырьләреннән өзекләр укыйм, ә сез бу шигырь юллары кайсы әсәрләрдән алынган икәнен әйтерсез.
1. "Кырык чирне алып үз өстемә, Аны саклап калыр идем мин" ("Чулпанга")
2. "Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, Муса инде үлгән дисәләр" ("Ышанма")
3. "Барыгыз болынга, балалар!
Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!» ("Чәчәкләр")
4. "Чәнечкеле тимер чыбык белән
Уратылган безнең йортыбыз" ("Кошчык")
5. "Алар, җыйнап аналарны
Балаларны кырга кудылар" ("Вәхшәт")
- Әфәрин! Булдырасыз!
1 нче алып баручы-
- Шагыйрьнең инглиз теленә тәрҗемә ителгән тагын бер шигырен тыңлап үтик.. Сөйли Нигматуллина Алсу “Кыз җыры”.
2 нче алып баручы.Муса Җәлилнең шигырьләрендә ил язмышы үз язмышы белән аерылгысыз булып үрелеп бара. Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. «Яшь ана», «Ана бәйрәме». Әлеге әсәрләрдә Җәлилнең сугышта улларын югалткан аналарга карата иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уйлары чагыла.
Шигырь “Яшь ана” сөйли Куркин Данил
-Ә хәзер, инсценировка. Катнашалар: Ана. Укучы
Укучы. Исәнмесез!
Ана. Саумы – сәламәтме, балам.
Укучы. Мин сезгә ничек эндәшергә дә белмим.
Ана. Син үзең кем соң, балам?
Укучы. Киләчәктән килдем сезнең янга.
Ана. Алай икән. Йомышың ни иде соң, бәбкәм?
Укучы. Сез – М.Җәлилне дөньяга бүләк иткән Ана.
Ана. Бүләк иттем дә менә күрә алмый тилмерәм. Кайтмыйлар бит.
Укучы. Балаларыгыз югалмады, бөек Ана.Исәннәре илгә хезмәт итә. Киткәннәре якты эз калдырып китте.
Ана. Муса улым кайларда йөри, белмисеңме?
Укучы. Халык күңелендә. Сез дөньядан иртәрәк киттегез. Мусаның
бөеклеккә ирешкәнен күрә алмый киттегез.
Ана. Рәхмәт әйт үзләренә, балам. Ил алдында әтиләрен, әниләрен хур
итмәгәннәре өчен рәхмәт әйт.
Укучы. Сөйләсәгез иде Муса турында , бөек Ана.
Ана. Ни сөйлим... Тапкач та ак биләүләргә биләдем, бәхетле бул дидем.
Җыр тыңлау ”Бәлли-бәү”
Укучы. Сез аңа бөеклеккә юл күрсәткәнсез
Ана. Юлны Ил күрсәтте аларга, балам. Мин бары тик, яхшы булыгыз, матур торыгыз дип кенә әйтә килә идем.
Укучы.
“Башым иям бу дәһшәтле чорда
Шундый уллар биргән халыкка.
Башым иям бу халыкның исемен
Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә”.
1 нче алып баручы. . Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1942 елда Волхов фронтында камалышта кала. Ул аңын җуйган хәлдә әсирлеккә төшә. М.Җәлил 791 көн гомерен әсирлектә үткәрә. Ул 4 төрмәдә була. М.Җәлил һәм аның иптәшләре яшерен оешма оештыралар. Ул яшерен оешманың җитәкчесе була. Алардан сорау алалар. Шагыйрьнең һәм аның иптәшләренең гомерләре 1944 нче елның 25 нче августында Берлинда Плетцензее төрмәсендә фашист палачы балтасы астында өзелә.
Муса Җәлилнең көрәштәшләре берсеннән-берсе батыр, берсеннән-берсе Туган илләрен ныграк яратучы, берсеннән-берсе фашистларны ныграк күрәлмаучы кешеләр иде. Фашистлар суды аларның башларын кисәргә хөкем итте.
1944нче елның 25 августы , иртәнге тынычлыкны солдат аяк тавышлары боза. Акрын гына ишек ачыла.
Камерага фашистлар керә. Алар татарларның исемлеген укып, тиз генә чыгарга кушалар.
Әсирләр аңлыйлар, бу аларның соңгы сулышы...
Тыныч баралар. Шул вакыт Муса җырлап җибәрә...
(“Кара карлыгач микән” җыры яңгырый)
Бу уйламаганда килеп чыга. “Молчать” дип кычкыра конвой.
Ләкин татарлар кулларын кысып, башларын күтәреп, җырны тагын да көчлерәк рух белән дәвам итәләр. Алар бер-берсенә елмаялар иде.
(«Татарлар елмаеп үлделәр» җыры яңгырый)
1944нче елның 25нче августы 12 сәгать 06 минут, фашист гильотинасы эшли башлый.(2 презент. күрсәтелә)
Беренче булып Гайнан Кормаш
Берсе артыннан берсе , һәр 3 минут саен, татарлар киттеләр...
Фоат Сәйфелмөлеков
Абдулла Алиш
Фоат Булатов
Муса Җәлил
Гариф Шабаев
Әхмәт Симаев
Абдулла Баттал
Зиннәт Хәсәнов
Әхәт Атнашев
Сәлим Бохараев
1944нче елның 25нче августы Муса Җәлил Берлинның Плетцензее төрмәсендә хөкем ителә. Ләкин аның җырлары Туган илгә әйләнеп кайта.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
“Үткәндә кичергән” шигыре, сөйли Малькова Айгөл.
2 нче алып баручы:Шагыйрьнең исеме үлемсез. Ул туган илен, халкын чын күңелдән сөйгән кеше. Шушы мәхәббәте аны зур батырлыкларга рухландырган да инде. Аның исеме мәңгеләштерелде. Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелды (Казанда, Оренбургта, Мостафа авылында , музейлар ачылды (Казанда, Минзәләдә ).Муса Җәлил исеме пьеса һәм кинофильмнарда, роман һәм поэмаларда, җырларда гәүдәләндерелгән.
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры Казанның иң зур театрларының берсе. Ирек мәйданы каршында урнашкан. Опера бинасы 1939-1956 нчы елларда төзелгән. 1956 нчы елда театрга Муса Җәлил исеме бирелә.
-Ә хәзер Пелькина Валерия «Звонок» дигән шигырен сөйләп үтәр.
1 нче алып баручы.
Без киләчәгебез, хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган батырларны онытмыйк!
Шагыйрь абый, тиңсез батыр да син,
Онытмыйлар сине илеңдә.
Гел яшәрсең батыр шагыйрь булып,
Һич тап төшмәс синең исемгә.
Рәхмәт сиңа шигырьләрең өчен,
Тиңсез батыр булган өчен дә.
Муса Җәлилгә багышланган шигырь бәйгесе тәмам.. Хушыгыз!Тыңлавыгыз өчен рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә).
“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)....
"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате.
Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате (2 сыйныф)...
"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация
"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация...
Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)
Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)...
Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)
"Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә" 2 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре....
Муса Җәлилгә багышланган кичә
Муса Җәлилгә багышланган кичә....
Муса Җәлилгә багышланган презентация
Муса Җәлилгә багышланган кичәдә куллану өчен...