ТЕЛГӘ ОН-ЛАЙН РЕЖИМДА ӨЙРӘТҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕ
статья

Халилова Гульнар Мансуровна

Хәзерге вакытты телгә өйрәтүдә еш кына он-лайн режимда укыту технологияләре турында сүз бара. Мәктәптә кулланыла торган иң отышлы инновацион технологияләрнең берсе  электрон дәреслекләр  һәм ярдәмлекләр.  Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Хайдарова Р.З. Галиева Н.Г җитәкчелегендә чыккан “Күңелле татар теле” электрон дәреслекләрен,  Фәтхуллова К.С. Юсупова А.Ш. Денмөхәммәтова Э.Н. авторлыгында чыккан “Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз” ярдәмлекләрен кулланып була. Әлеге дәреслекләр һәм ярдәмлекләрдәге материаллар укучыда тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра.  Аларның зәвыклы бизәлеше, биремнәр һәм текстларның сәнгатьчә бизәлеше, бизәлештә төсләрне урынлы куллану, тәкъдим ителгән текстларның һәм өзекләрнең балалар өчен кызыклы булуы, яшь үзенчәлекләренә туры килүе, биремнәр һәм сорауларның укучы башкарып чыга алырлык катлаулылыкта булуы, аудирование өлешләре булу бик тә яхшы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТЕЛГӘ ОН-ЛАЙН РЕЖИМДА ӨЙРӘТҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕ

Хәлилова Гөлнар Мансур кызы,

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Биектау муниципаль районы Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче номерлы Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. 

Хәзер мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. 

Яңача эшләргә омтылу – һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш. 

Башка милләтләргә татар телен укыту методикасы зур һәм катлаулы үсеш юлы үтә. Аның нигезләре К.Насыйри, М.Корбангалиев, Р.Газизова һәм башка танылган галимнәрнең методик мирасына барып тоташа. Алар бүгенге көндә дә рус мәктәбендә татар телен укыту методикасын эшләү өчен фәнни нигез булып торалар.

Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре төзеп бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде. Шулай ук әлеге проблемага багышланган берничә монографик хезмәт дөнья күрде (Ф.Ф. Харисов, А.Ш. Әсәдуллин, Ф.С. Сафиуллина).

Хәзерге вакытты телгә өйрәтүдә еш кына он-лайн режимда укыту технологияләре турында сүз бара. Мәктәптә кулланыла торган иң отышлы инновацион технологияләрнең берсе  электрон дәреслекләр  һәм ярдәмлекләр.  Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Хайдарова Р.З. Галиева Н.Г җитәкчелегендә чыккан “Күңелле татар теле” электрон дәреслекләрен,  Фәтхуллова К.С. Юсупова А.Ш. Денмөхәммәтова Э.Н. авторлыгында чыккан “Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз” ярдәмлекләрен кулланып була. Әлеге дәреслекләр һәм ярдәмлекләрдәге материаллар укучыда тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра.  Аларның зәвыклы бизәлеше, биремнәр һәм текстларның сәнгатьчә бизәлеше, бизәлештә төсләрне урынлы куллану, тәкъдим ителгән текстларның һәм өзекләрнең балалар өчен кызыклы булуы, яшь үзенчәлекләренә туры килүе, биремнәр һәм сорауларның укучы башкарып чыга алырлык катлаулылыкта булуы, аудирование өлешләре булу бик тә яхшы.

  Дәресләрдә информацион технологияләрне куллану түбәндәге нәтиҗәләрне бирә:

-        укучыларда әйләнә-тирә дөньядагы информация агымында ориентлаша алу күнекмәләрен үстерә;

-        информация белән эшләүнең практик төрләренә төшендерә;

-        заманча техник чаралар ярдәмендә информация алмашу күнекмәләрен үстерә;

-        укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыра;

-        уку материалын аңлау, истә калдыру һәм үзләштерүне оптимальләштерә;

-        дәресне югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итә;

-        төрле дәрәҗәдәге биремнәр кулланып, һәр укучыга шәхси якын килергә мөмкинлек бирә;

-        укучыда телгә кызыксыну уята;

Хәзерге көндә электрон белем чыганаклары уку-укыту системасында аерылгысыз бер тармак. Мәсәлән: http://belem.ru/  сайты – татар телендә белем бирүче укытучылар өчен зур ярдәм. Төрле презентацияләрне http://www.rusedu.ru/, http://metodisty.ru/, http://nsportal.ru/,   сайтларыннан алырга була. Күптән түгел эшли башлаган http://balarf.ru/  –  “Бала” дип аталган электрон балалар китапханәсеннән алып татарча мультфильмнарга кадәр булган бай эчтәлекле сайт. http://www.tatknigafund.ru/  татар телендә электрон китапханә системасы. http://www.openclass.ru/node/  сайтында кроссвордлар бар. Татарча мультфильмнар, спектакльләр, фильмнар http://ggulnaz.jimdo.com/, http://ras2203.narod.ru/  сайтларында урнаштырылган. Сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә куллану өчен,  http://ras2203.narod.ru/shubino-karaoke.html   сайтында татарча караоке  урнаштырылган. Әле яңа гына "Белем.ру" порталы укытучыларга һәм татар мәгарифе белән кызыксынган кулланучыларга "Татар иле" татар социаль челтәрен тәкъдим итте. Күп кенә бүлекләре белән беррәттән аудиогалерея – http://tatarile.org/audio   – татар халык җырлары (җыр текстлары белән), татар җырчылары башкаруындагы җырлар, аудиокитаплар һ.б. төр аудиоязмалар тупланып алып барыла торган системалаштырылган сәхифә дә бар. Шулай ук  видеогалерея – http://tatarile.org/video  – татар нәфис һәм документаль фильмнары, фәнни-популяр фильмнар, мультфильмнар, спектакльләр һ.б. төр видеоязмалар тупланып алып барыла торган системалаштырылган сәхифә дә аерым игътибарга лаек. Халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары турында аңлатканда бу сәхифәнең “Аулак өй”, “Каз өмәсе”, “Сабантуй”, “Сөрән салу” һәм башка видеоязмалары искиткеч кулланма материал.

 Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. 1. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.  –  ТР “Хәтер” нәшрияты, 2001 ел.
  2. Харисов Ф.Ф, Харисова Ч.М. Татар телен чит тел буларак өйрәтү. Заманча технологияләр. Казан, 2002.
  3. Интернет ресурслары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: Яҙ темаһы буйынса үтелгәндәрҙе ҡабатлау.

Предмет: Башкирский языкКласс:5Учебник: Башкирский языкАвтор учебника: Габитова З.М., Усманова М.Ғ.,Демонстративные материалы:карточки, электронная доскаv...

Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

5 нче сыйныфның татар сыйныфында "Фонетика, орфография һәм орфоэпия" бүлеген үткәннән соң кабатлауга 1 сәгать вакыт  бирелә. Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрнегомумиләштереп кабатлауга уздырылга...

Телне тизләтелгән ысул белән өйрәнү

Татар телен дәүләт теле буларак җөмһүриятебез тормышының барлык, өлкәләренә гамәлгә кертү өчен, аны бездә яшәүче башка милләт вәкилләренең дә үзләштерүенә ирешү зарур....

“Татарстан Республикасы” темасын өйрәнгәндә көтелгән нәтиҗәләр

“Татарстан Республикасы” темасын  үзләштерүнең  шәхси нәтиҗәләре:– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;– шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру...

Презентация "БРТ.Укучыларның эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр"

Презентация"БРТ.Укучыларның эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр"...

Использование различных он-лайн и офф-лайн радакторов для практических работ по технологии

Некоторые ученики задаются вопросом – зачем им нужен урок технологии. Ведь по нему даже экзамены не сдают, зачем же тратить свое драгоценное время. Но когда урок технологии и практические работы...

Он-лайн викторина для проведения на занятии детей среднего или старшего звена, а так же для игры он-лайн в постах на станицах соцсетей организации или педагога.

Методическая разработка для проведения он-лайн викторины. Данный материал подъодит для дистанционного обучения. Так же можно использовать при оф-лайн проведении занятий. Фотографии с заданиями см...