«Бүген нәрсә пешерәбез?» темасы өстендә эш .4 нче сыйныф (рус төркеме)
план-конспект урока (5 класс)
Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе
Максат: 1. Рәсемнәрне тасвирлый алу. Тема буенча лексик берәмлекләрне һәм структураларны сөйләмдә дөрес куллана белү;
2. Фигыльләрне барлык һәм юклык формасында төрләндерә белү;
3. Коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
4.Аралаша белү, бер-береңне ихтирам итәргә өндәү, активлык, бердәм эшли белү сәләтләрен тәрбияләү, дөрес туклану серләрен аңлауга ирешү
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет – эш тәртибен аңлап, уку эшчәлеген оештыра белү, уку максатын мөстәкыйль билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү
Предмет – рәсемнәрне тасвирлый алу, тема буенча лексик берәмлекләрне һәм структураларны сөйләмдә дөрес куллана белү;
Шәхескә кагылышлы – үз вакытыңны дөрес һәм файдалы итеп планлаштыра белү, җаваплылык тою.
Җиһазлар: карточкалар, интерактив такта, «Сәлам» сайты
Дәрес барышы
- Оештыру моменты. Дәрескә уңай халәт тудыру.
- Исәнмесез укучылар!
- Исәнмесез!
- Кәефләрегез ничек укучылар?
- -Яхшы.
- Әйдәгез алайса бер-беребезгә елмаеп карыйк, яхшы кәеф телик һәм татар теле дәресен башлыйк!
-Урыннарга утырдык укучылар.
-Укучылар, ә хәзер экранга карап китик әле. (Экранда дәрескә кагылышлы видео).
- Укучылар, әлеге видео язманы карагач, бүгенге дәресебезнең темасы ничек дип уйлысыз?
- Бүген нәрсә пешерәбез? - дип аталачак.
- - Дөрес укучылар. Бүгенге дәресебезнең темасы: “Бүген нәрсә пешерәбез?”- дип аталачак. Тема сегодняшнего урока будет называтся “Что мы сегодня будем готовить?".
- Димәк, укучылар бүген без сезнең белән дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?
- Значит, ребята, о чем мы с вами сегодня говорим на уроке? (Азык турында, төшке аш, иртәнге аш, кичке аш, нәрсә пешерү турында сөйләшәчәкбез). Яхшы укучылар.
- Ә хәзер укучылар дәреслегебезнең 78-79 нчы битләрен ачтык, аудио язманы тынлыйбыз, сүзләрне дәреслектән табабыз һәм әлеге сүзләрне истә калдырабыз. ( Аудиоязма тыңланыла). Сезнең алдыгызда билгеләү карталары, һәрбер дөрес эшләнгән бирем өчен үзегезгә берәр йолдыз куясыз.
- Ә хәзер укучылар ноутбуклардан флешкарталарны ачтык, анда бирелгән сүзләрне укыйбыз, рәсемнәргә карап тәрҗемә итәбез. Сезгә әлеге сүзләрне карап алу өчен 30 секунд вакыт бирәм, аннары һәрбер укучы берәр сүзне тәрҗемә итә.
- Вакыт бетте укучылар, тәрҗемәне башлыйбыз. Тәрҗемәне дөрес әйткән укучы билгеләү карталарына әлеге бирем өчен йолдызчык куярга онытмыйбыз.
- Укучылар эш дәфтәрләренең 68 нче битен ачтык, 1 нче күнегүне карыйбыз. Мисаллар китерәбез. (Приведите примеры)
- Ашамлыклар кибетеннән нәрсәләр сатып алабыз? Язабыз укучылар. - Что мы покупаем в продуктовом магазине?
- Икенче бирем. Нәрсә пешерәбез, әзерлибез? Мисаллар китерәбез, сезгә бу эшне эшләү өчен бер минут вакыт бирелә укучылар. Что мы готовим? Приводите примеры. – Ә хәзер дәфтәрләрне алыштык, бер –беребезнең эшен тикшерәбез, ике бирем дә дөрес булса, 2 йолдызчык куябыз, бер бирем дөрес булса, 1 йолдызчык куябыз.
- Ә хәзер укучылар ял итеп алабыз. Һәрбер өстәлдә ноутбуклар, уеннар бүлеген ачабыз, парлап әлеге уенны уйныбыз. Беренче өстәл- карусель уенын, икенче өстәл –космос уенын, өченче өстәл –капчык уенын, дүртенче өстәл –фонарь уенын һәм бишенче өстәл – тир уенын уйный башлый. Сезгә әлеге уенны уйнау өчен 30 секунд вакыт бирелә. Башладык. Барысыда дөрес булса, билгеләү картасына бер йолдызчык куябыз.
- Мин иртәнге ашка солы боткасы ашыйм һәм сөтле кофе эчәм. Төшке ашка кәбестә ашы һәм пешкән ит ашыйм, чәй эчәм. Кичке ашка салат ашыйм һәм кефир эчәм.
- Ә хәзер әйтегез, сез иртәнге ашка нәрсә ашыйсыз?
(Мин иртәнге ашка май белән ипи ашыйм, чәй эчәм)
-Төшке ашка нәрсә ашыйсыз?
(Мин төшке ашка балык белән бәрәнге, токмачлы аш ашыйм, кофе эчәм)
-Кичке ашка нәрсә ашыйсыз?
(Мин кичке ашка кыздырылган тавык ите белән карабодай боткасы ашыйм, чәй эчәм). Һәрбер дөрес җавап өчен үзегезнең билгеләү карталарына йолдызчык куярга онытмыйбыз.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
4_nche_syynyf_selam.docx | 25.07 КБ |
Предварительный просмотр:
УМК “Сәлам!”
4 нче сыйныф
«Бүген нәрсә пешерәбез?» темасы өстендә эш .
Рус телле төркемнәрдә татар теле дәресе

- Алдагы бирем карточкаларда була укучылар. Рәсемнәргә карыйбыз һәм җөмләләрне тулыландырабыз. Посмотрите на рисунки и дополни педложении.
-Мин туңдырма яратам.
- Син балык яратмыйсың.
- Ул чәй яратмый.
- Без шоколад яратабыз.
- Сез кишер яратмыйсыз.
- Алар сок яраталар.
- Тактадан эшләребезне тикшереп алабыз, әлеге биремдә бер хата да булмаса билгеләү картасына бер йолдыз куябыз.
- Өй эшен өч төрле итеп бирәм. Үзегез сайлап берсен эшлисез.
- 69 нчы бит 1 нче күнегү. Сәгатьнең укларын яса, вакытын яз. Нокталар урынына тиешле сүзләрне язырга. ( Нарисуй стрелки на часах и напиши время. Вставь пропущенные слова).
- 68 нче бит 2 нче күнегү. Аш бүлмәсендә нәрсәләр бар? Рәсем яса һәм яз.
( Нарисуй, и подпиши, что есть в кухне?)
- 69 нчы бит 3 нче күнегү. Син гадәттә нәрсә ашыйсың? Рәсем яса һәм яз.
( Нарисуй, что ты обычно ешь на завтрак, на обед и на ужин. Подпиши).
8. Рефлексия
-Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Бүген нәрсә пешерәбез, Иртәнге ашка, төшке ашка, кичке ашка нәрсә ашыйбыз җөмләләрен әйтергә өйрәнәбез. Бик яхшы укучылар.
-Билгеләр кую.
- Бүген дәрестә сез бик актив булдыгыз,молодецлар. Билгеләү картагызда 5 һәм аннан да күбрәк йолдызчык икән, сезгә бүгенге дәрес өчен “5” ле билгесе куям, өч яки дүрт йолдызчык икән, “4” билгесе аласыз.
- Сезгә бүгенге дәрес ошадымы укучылар? Бар да аңлашылдымы?
- Сезнең алдыгызда смайликлар ята.
Яшель смайлик- Дәрес ошады, барысы да аңлашылды, иптәшемә дә ярдәм итә алам –дигәнне аңлата.
Сары смайлик- Барысыда аңлашылды, дәрес ошады - дигәнне аңлата.
Зәңгәр смайлик - Барысыда аңлашылып бетмәде, сораулар калды – дигәнне аңлата.
Кызыл смайлик- Бернәрсә дә аңлашылмады, дәрес ошамады – дигәнне аңлата.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)
6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....
Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.
Максат. Табигать темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү; белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...
"Вакытның кадерен бел" темасы буенча тест - тренажёр. 5 нче сыйныф (рус төркеме).
Тест тренажёр, 5сыйныф. "Вакытның кадерен бел" темасы буенча....
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...
"Хәерле иртә" темасы буенча дәрес ( 5 сыйныф, рус төркеме)
"Хәерле иртә" темасы буенча дәресенең технологик картасы ( 5 сыйныф, рус төркеме)...
“Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” (Ф. Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясенең 2 нче кисәге өстендә эш) дәрес проекты. 7 нче сыйныф, рус төркеме,
Шәһәркүләм семинарда күрсәткән Ә.З. Рәхимовның "Иҗади үсеш технологиясе"нә корылган "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт"; (Ф. Яруллинның "Ак төнбоек" хикәясенең 2 нче кисәге өстендә эш) дәрес проекты...
11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше
Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...