"Хәерле иртә" темасы буенча дәрес ( 5 сыйныф, рус төркеме)
план-конспект урока (5 класс) на тему
"Хәерле иртә" темасы буенча дәресенең технологик картасы ( 5 сыйныф, рус төркеме)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
herle_irt.doc | 66 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәреснең технологик картасы
Укытучы | Нуриева Эльвира Азат кызы | ||
Сыйныф | 5 А, 5 Б | ||
Төркем | Рус | ||
Число | 13.11.2015 14.11.2015 | ||
Дәреслек | Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова Татар теле. 5 нче сыйныф: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014. | ||
Дәреснең темасы | Тылсымлы сүзләр | ||
Планлаштырылган нәтиҗәләр | П р е д м е т | Метапредмет | Шәхескә кагылышлы |
“Хәерле иртә” шигырендәге яңа сүзләр белән таныштыру | Нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү | Матур язуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау | |
Дәрес төре | ЛКФ | ||
Җиһазлау | Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (38-39 бит); методик ярдәмлек (32-33 нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”, сүзлекләр китабы. |
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Формалаштырылачак универсаль гамәлләр |
| Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. - Хәерле көн, укучылар! - Кәефләрегез ничек? - Бүген ничәнче? - Атнаның нинди көне? - Һава торышы нинди? - Дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. | Дәрескә игътибарлы булу. - Хәерле көн! - Бик яхшы. - Унөченче ноябрь. -Җомга. - Бүген көн салкын,кар ява, болытлы. | Коммуникатив: укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру |
|
2) Төрләнешне дәвам итегез: Мин торам, җыям, юынам. Син ... , ... , ... . Ул ... , ... , .... . 3) - Укучылар, сез нинди татарча тылсымлы сүзләр беләсез? |
Синең әбиең, бабаң, мәктәбең, урының. Аның әбисе, бабасы, мәктәбе, урыны. Мин торам, җыям, юынам. Син торасың, җыясың , юынасың. Ул тора, җыя, юына . Укучылар җавабы. | Танып-белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру Коммуникатив: тыңлый белү, фикер алышуда катнашу. Регулятив: күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу |
| Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр: Иртә, иртән, йоклый, уяна, хәерле иртә, урын, җыям, юынам, үзем. 1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү). 2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла): - яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү; - сүзне кабатлау; - сүзтезмә әйтү; - 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү. 3. “Хәерле иртә” шигырен уку, тәрҗемә итү. | Укучылар сүзләрнең тәрҗемәсен эзли, кабатлый.
Җөмләләр төзү. Уку, тәрҗемә итү. | Танып-белү: Аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү. Коммуникатив: Коллектив фикералышуда катнашу Регулятив: кагыйдә, интсрукцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу. |
|
| Укучылар Рәсимнең нәрсәләр эшләгәнен әйтә. Иртән нәрсә эшләгәнен әйтәләр. | Танып-белү: иҗади характердагы проблеманы чишү юлларын мөстәкыйль эзләү Коммуникатив: үз фикеренңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү Регулятив: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
|
Как скажете о том, что: - вы встаете рано; - сами убираете постель; - сами умываетесь; -сами уходите в школу. 2. 10 нчы күнегү: Спросите у друга: - встает ли он утром сам; - убирает ли он постель; - пьет ли он утром чай. 3. Тылсымлы сүзләр кертеп диалог төзергә. | 1. - Мин иртә торам. - Мин үзем урынымны җыештырам. - Үзем юынам. - Үзем мәктәпкә китәм.
Диалоглар төзиләр, сөйлиләр. | Танып-белү: Белемнәрне структуралаштыру Коммуникатив: Мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү Регулятив: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү |
| Өй эше: конкурс “Тәмле телле укучы”. Сезгә дәфтәрегезгә тылсымлы сүзләр язып килергә кирәк булачак. Кем күбрәк тылсымлы сүзләр язып килә, шул җиңүче була. | Көндәлекләренә өй эшен язып куялар. | Регулятив: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
| - Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә өйрәндек? - Бүген өйрәнгән тылсымлы сүзләрне сөйләмегездә кулланырсыз дип ышанып калам! |
| Танып-белү: туган проблеманы иҗади характерда чишү юлларын табу. Коммуникатив: әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру. Регулятив: коррекция |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4 нче сыйныфларының татар төркеме өчен"Күрсәтү алмашлыклары" темасы буенча төзелгән дәрес конспекты.
4 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәреснең конспекты....
"Вакытның кадерен бел" темасы буенча тест - тренажёр. 5 нче сыйныф (рус төркеме).
Тест тренажёр, 5сыйныф. "Вакытның кадерен бел" темасы буенча....
Фигыль темасы буенча тест ( 2 кл., татар төркеме)
Фигыль темасы буенча тест ( 2 кл., татар төркеме) ...
"Боерык фигыль" темасы буенча дәрес (5класс, рус төркеме)
"Боерык фигыль" темасы буенча технологик карта (5класс, рус төркеме)...
"Урман тиңсез хәзинә" темасы буенча презентация, 7 класс, рус төркеме
"Урман тиңсез хәзинә" темасы буенча презентация, 7 класс, рус төркеме...
"Фигыль" темасы буенча тренажер. 7 класс, рус төркеме.
"Фигыль" темасы буенча тренажер. 7 класс, рус төркеме....
2 нче сыйныф буенча татар теленнән "Тамырдаш сүзләр " темасы буенча презентация
Тамырдаш сүзләр темасы буенча презентация. Укучылар өчен файдалы тест....