Затланышлы фигыльләр.
план-конспект урока (6 класс) по теме
"Затланышлы фигыльләр" темасына дәрес планы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kopiya_zatlanyshly_figyllr.doc | 158 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Затланышлы фигыльләр. VI кл. (КВН-дәрес) Максат: 1.Затланышлы фигыльләр буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау . 2. Интерактив такта белән эшләү күнекмәсен ныгыту, дәрескә ка- рата кызыксыну уяту. 3. Г.Мөхәммәтшинга ихтирам итү хисе тәрбияләү. Материал: 1. Ф.Ю. Юсупов ” Татар теле ” VI кл. 2. Ф.С. Сафиуллина”Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.” 3. ” Кызыклы грамматика. ” 4. А.Х.Нуриева ” Татар теленнән дидактик материаллар .” 5. ”Мәгариф” журналы . 6. Дидактик материаллар . 7. Н.В. Максимов ”Татар телен- нән дидактик материаллар.” Җиһазлау: 1. Таблица. 2. Төрле биремнәр язылган дидак- тик материаллар. 3. Сюжетлы рәсемнәр. Дәрес барышы. I. Дәресне оештыру. 1. Исәнләшү. 2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. II. Актуальләштерү. 1. Ребус чишү. -Мин сезгә ребус чишәргә тәкъдим итәм. Нәтиҗәдә мөстәкыйль сүз төркеме барлыкка килергә тиеш. (Фигыль)
2. Сорауларга җавап алу. -Укучылар,нинди сүз төркеме фигыль дип атала? -Предметның яки затның эшен,хәрәкәтен,хәлен,торышын белдерә торган сүзләр фигыль дип атала. - Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? - Нишли,нишләгән,нишләде,нишләр кебек сорауларына җавап бирә. - Фигыль нинди 2 төркемгә бүленә? - Фигыль затланышлы һәм затланышсыз була. - Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә? -Хикәя фигыль, боерык фигыль,шарт фигыльләр затланышлы була. - За - Затланышсыз фигыльләргә нинди фигыльләр керә? -Сыйфат фигыль,хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив затланышсыз була. -Бүген затланышлы фигыльләр турында сөйләшербез. III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
-Укучылар, бүген без дәресне КВН итеп үткәрәбез. Бу дәрестә сез үзегезнең фигыльләр турында ниләр белүегезне күрсәтерсез. Фигыльләр дөньсы сезгә үзенең ишеген ача. Бүгенге дәрестә һәркайсыгызның актив катнашуы сорала . Сезгә уңышлар телим . Сизгер һәм кыю булыгыз. Белемегезгә таянып эш итегез. 2. Уен командаларның бер-берсен котлавы белән башлана. “Дуслык” командасы. Сәламләү. - “Ялкын”лыларга дусларча кайнар сәлам ! Телик бер-беребезгә без, Сәламәтлек һәм уңыш ! Кайсыбыз җиңеп чыкса да, Бетмәсен безнең дуслык. “Ялкын”командасы. Сәламләү. - “Дуслык командасына ялкынлы кайнар сәлам ! “Ялкын”дай янып яшәгез, Көч сынашыйк без бүген. Үскәч тә искә алыйк Бүгенге сынау көнен. 3. Биремнәр үтәү. 1) Табышмак-шигырьләр уку. -Укучылар, хәзер мин сезгә табышмак-шигырьләр укыйм. Сез миңа кайсы фигыль төркемчәсе турында сүз барганын әйтерсез. I команда. Кирәк икән - боерабыз, Кирәк икән - тыябыз. Җөмләләрдә төрле - төрле Зат һәм санны тоябыз. (Боерык фигыль) II команда. Эш, хәлне, хәрәкәтне Без белдереп киләбез. Эшләүченең азмы, күпме Икәнен дә беләбез. (Хикәя фигыль) I-II команда. Күрсәтәмен шартын эшнең, Үтәлү - үтәлмәсен, Белдерәм теләк - үтенечнең Күптөрле мәгънәсен. (Шарт фигыль) 2) Һәр команда үзенә караган фигыльләрне күчереп ала.
3) Бу өзектә нинди фигыльләр бар? Хикәя фигыльне тап. Җиргә кабат язлар килде, Былбыллар кайтыр инде, Үз телендә туган җиргә, Саумы, дип әйтер инде. (Г.Мөхәммәтшин) Хикәя фигыльне тап. Кайтыр да куанычыннан Күкләргә ашар инде. Сагындым, туган җирем, дип, Җыр белән дәшәр инде. ( Г.Мөхәммәтшин) Боерык фигыльне тап. Яшә, моңлы татар җыры, Моңнарыннан суынма. Илт, Муса, халкыбыз җырын Буыннардан - буынга. (Г.Мөхәммәтшин)
Боерык фигыльне тап. -Рөстәм, син өстәлне сөрт! - Фәнис, син суга йөгер! - Ләйсән тәрәзә юарсың, - Марат, син идән себер. (Г.Мөхәммәтшин) Шарт фигыльне тап. Өзелмәс халык хәтере Шушы моңнар тынмаса, Халык җаны тын калалмас, Синең җырны тыңласа. (Г.Мөхәммәтшин)
Шарт фигыльне тап. Каршы торса да, үпкәләтсә дә, хәтта ачуланып һәм куркытып караса да, алар Айзатны барыбер җиңде. (Г.Мөхәммәтшин)
Г.Мөхәммәтшин турында кереш сүз.
Г.Мөхәммәтшин Балтач районы Арбор авылында туа. Мәктәп елларыннан ук әдәби иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Аның “ Килегез , дусла - рым ”, “ Гомерлек язым ”, “ Керим әле урманнарга ”, ”Бәхет” кебек ши- гырь җыентыклары бар. Балаларга багышланган “Уеннан уймак”,”Сәрләвек”,”Сүтелгән йомгак” китаплары дөнья күрде. Аның иҗатында җырлар аерым урын алып тора.Мөхтәр Минһаҗев, Рөстәм Яхин, Сафиян Ибраһимов, Фасил Әхмәтов, Азат Хөсәенов, Рәйсә Имамиева, Илнур Әүхәтшин, Луиза Батыр-Болгари һ.б. танылган композиторлар аның шигырьләренә 60 тан артык җырлар иҗат иттеләр. Күп җырлары халык арасында популярлык казанды. “Керим әле урманнарга”, “Яшьлегем кайтавазы”, “Аулак өй”, “Идел күк”, “Ага сулар”, “Көнбагыш”,”Язгы моң” кебек җырлары бар.Бу җырларны сез Хәйдәр Бигичев, Зөлфия Минһаҗева, Зөхрә Сәхәбиева, Айдар Фәйзрахманов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәлия, Вил Усманов һ.б. җырчылар башкаруында ишеткәнегез бардыр. Магнитофон тасмасында җыр тыңлау.
Викторина. 1. Нинди тамыр фигыльләр сыйфат та була ала ? (Ал,ач,арт,ак). 2. Уңнан да,сулдан да нинди фигыльләр бер үк төрле укыла? (Чәч,как,тот,ала,үтү). 3. Нинди боерык фигыльләр исем дә була ала?(Күн-күн(кожа),кара(смотри)- кара(чернила),кит-кит(балык). 4. Хәзерге заманның өченче зат формасында исем дә була алган нинди фигыльләр беләсез? (Кала,таба.) Тест эшләү.
Тырышса, кайгырса да. 1) Хикәя фигыльләр. 2)Боерык фигыльләр. 3) Шарт фигыльләр. 3.Монда кайсы фигыльләр боерык фигыльләр? Җырлый,тырышса,укы,төзе,язар,уйнаса,яшәсен,шаярыр,шаярсын, уйнаган,омтылса да. 1) Укы,төзе,яшәсен,шаярсын. 2) Җырлый,язар,шаярыр,уйнаган. 3) Тырышса,уйнаса,омтылса да. 4) Уйнаган,уйнаса,җырлый.
Тырышты,эшләгән,күрдек,барганбыз. 1) Үткән заман хикәя фигыльләр. 2) Киләчәк заман хикәя фигыльләр. 3) Хәзерге заман хикәя фигыльләр. 4) Шарт фигыльләр. 5. Б 5. Бу нинди фигыль ? Аның турында ниләр әйтә аласыз ? Хөрмәт итәчәк. 1) Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, III зат , берлектә, барлык төре. 2) Билгеле үткән заман хикәя фигыль, III зат , берлектә, барлык төре. 3) Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль, III зат , берлектә, барлык төре. 4) Билгесез үткән заман хикәя фигыль, III зат , берлектә, барлык төре.
6. З 6. Затланышлы фигыльләрнең кайсысы өч заманда да була ? 1) Шарт фигыль, боерык фигыль. 2) Боерык фигыль, хикәя фигыль. 3) Боерык фигыль. 4) Хикәя фигыль.
VI. Дәресне йомгаклау. 1.Нәтиҗә ясау. 2. Билгеләр кую. 3. Саубуллашу. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Затланышлы фигыльләр.
Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерелешле технологиясе буенча рус урта гомум белем мәктәбенең 7нче сыйныфы татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәләре. ...
Затланышлы фигыльләр.Тест.
"Затланышлы фигыльләр" темасы буенча тест. 6 класс....
Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.
Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат кызының дәрескә үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...
Затланышлы фигыльләрне кабатлау.
7нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен план - конспект....
Затланышлы фигыльләрне кабатлау. (Повторение по теме "Глагол")
В данной разработке представлен опыт проведения урока по татарскому языку для учащихся 7-го класса,изучающих татарский язык,как родной язык в русской школе.Цель работы-систематизировать изученный мате...
ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.
Сингапур методын кулланып “Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты...
Затланышлы фигыльләр
Затланышлы фигыльләр...